Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 93

II
Биредә…

Оглавление

Биредә күлләре

Күзеңне сындыра,

Биредә куралар

Моңлы көй сыздыра…


Атлары сөлектәй –

Бәйгеләр тотарлык…

Кызлары җелектәй –

Суырып йотарлык.


Биредә бер йорт та

Китмәгән янтаеп,

Биредә кешеләр

Үлә тик картаеп.


Чишмәдә сулары

Мәңгегә җитәрлек,

Болыны, урманы…

Юл салып үтәрлек.


Биредә кайгыңны

Кычкырып әйтерлек,

Биредә белмиләр

Нәрсә ул ятимлек.


Бәхетләр эзләп тә

Кирәкми китәргә…

…Тиеш без Җир шарын

Нәкъ шулай итәргә.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх