Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 100

II
Тынлык

Оглавление

Кирәк булса, мәйданнарга чыгып

Ил хөрмәтен яулый бел, туган.

Кирәк булса, шаула, кирәк чакта

Тынлыкны да аңлый бел, туган.


Туган йорттан юлга чыгар булсаң,

Онытма син олы гадәтне:

Тыгыз боҗра булып утырырлар

Һәм теләрләр изге сәгатьне.


Бер минутка тынлык,

Әмма бозма,

Аксакаллар кылсын догасын;

Син үзеңчә телә күңелеңнән

Йөргән юлларыңның уңасын.


Туган йортка кайтсаң ерак юлдан,

Ташлап кайтма изге гадәтне.

Туган йортың син ил гизеп тапкан

Әдәбеңнән мең кат әдәпле.


– Даның кайда, малың кайда? – диеп

Сорамаслар синнән, шау килеп,

Бер минутка тынлык.

Ул – мәдхия

Кайтуыңа исән-сау йөреп.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх