Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 96
II
«Русиям бу…»
ОглавлениеРусиям бу.
Безнең бабайларга
Кырыс еллар биргән акылны:
Өй каршына имәннәрне түгел,
Утыртканнар сайлап тупылны.
Төрле илгә төрле кайгы килгән,
Ничәмә мең яра сызлаган,
Әмма Җир шарына килгән афәт
Русиямә керми узмаган.
Тәгәрәгән шашып яшен ташы,
Мәскәү янган,
Мәскәү дөрләгән…
Ярты җанын утка салган илем,
Кешелекне әмма бирмәгән.
Ничә тапкыр яңа Карфагеннар
Тарихларга киткән бит инде,
Ә Русиям тора Җир шарында,
Шаулап тора тупыл шикелле.
Русиям бу.
Бүген кем дә белми,
Бабаларым белгән күптәннән:
Тупыл утыртканнар,
Ә тупыллар –
Яшеннәрне яхшы үткәргән.