Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 107
II
Ышаныч
ОглавлениеБезме соң ул? Үзгәрергә тиешме,
Колак салып һәр имансыз сүзенә?
Мин сүземә ышанган күк ышанам
Халкыма, туган җиремә, үземә…
Без бит сабый түгел инде, беләбез
Җир шарының әйләнмәсен кирегә…
Иделемә ышанган күк ышанам
Халкыма, үземә, туган җиремә.
Куркып түгел, күпме ара үткәнне
Белер өчен борылам мин артыма.
Икмәккә ышанган кебек ышанам
Үземә, туган җиремә, халкыма.