Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 105
II
Урман яна
ОглавлениеНаҗар Нәҗмигә
Яна урман, урман яна
Ничәнче көн бу якларда.
Шомлы гүләү авазлары
Ишетелә еракларга,
Ераклардан еракларга.
Җәнлек кача, кош-корт кача,
Кача исән булганнары,
Хәтерләтеп һәлакәтне
Сугыш барган чорлардагы,
Аннан ерак чорлардагы.
Кешеләрне эзли күзләр,
Бу мәхшәрдә кайда алар?
Алар әнә полосалап
Наратларны аударалар.
Исән урман аударалар.
Яна урман, әнә шулай
Янар сыман бу дөньялар…
Ә кешеләр аударылган
Агачларга ут ягалар,
Утка каршы ут ягалар.
Ут очраша, җиргә сеңә,
Сүнә-сүнә раслап тора:
Утка каршы ут якканда
Урманыңны саклап була,
Үз илеңне саклап була.
…Җәнлек кайта, кошлар кайта,
Кайта исән булганнары,
Хәтерләтеп хәрәкәтне
Сугыш тынган чорлардагы,
Аннан әүвәл чорлардагы.