Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 102
II
Карт диңгезче
ОглавлениеДиңгезчегә диңгез яны кирәк,
Игенчегә туган ягы кирәк,
Тик шул кирәклекне тояр өчен
Иң беренче олы җаны кирәк.
…Дулкыннарга тиеп-тиеп ала,
Бер карыйсың, гади кош кына,
Һәлакәткә якынлашса кораб,
Акчарлаклар үксеп кычкыра…
Алар якын миңа. Искә төшә
Мең үлемнән калган чакларым…
Урал итәгеннән эзләп киләм
Коры җирнең акчарлакларын.
Причалларын оныт, акчарлагын,
Диңгез моннан ерак ич, диләр.
Коры җирдә дә шул җанга якын
Акчарлаклар төсле кешеләр.
Кайчак Урал тауларына чыксам,
Якын булып китә бөркетләр.
Әмма язмыш мине маяк итеп
Дулкын уртасына беркеткән.