Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 97
II
Соңгы сүз
Оглавление(Баллада)
Иң беренче зур сугышка керәм бүген,
Иң беренче зур сугышны күрәм бүген.
Идел буйларында, якты киңлекләрдә –
зәңгәр күгем,
Зур сугышка керәм бүген.
Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Мин кайтырга тиеш исән килеш,
Мин кайтырга тиеш.
Мин кайтырга тиеш туган илгә,
Мин кайтырга тиеш туган өйгә.
Сабантуйга алган затлы киемнәрем
калды чөйдә, –
Мин кайтырга тиеш өйгә.
Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Мин кайтырга тиеш исән килеш,
Мин кайтырга тиеш.
Инде күптән гөрләп ташу акты бездә,
Инде күптән очар кошлар кайтты бездә,
Мин бердәнбер көтеп алган малай идем
нәселебездә, –
Мин кайтырга тиеш өйгә.
Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Илгә кайтыр өчен исән килеш,
Без җиңәргә тиеш.