Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 106

II
«Болытлы төн. Әрәмәлек йоклый…»

Оглавление

Болытлы төн. Әрәмәлек йоклый.

Күренеп-күренеп китә бер ялкын,

Терелеп-терелеп китә,

Күз алдымнан

Әллә ничә тапкыр югалттым.


Терелеп-терелеп китә, печәнчеләр

Йоклыйлардыр арып-талчыгып –

Инде сүнәр…

Уяу кеше җитми

Ыргытырга коры талчыбык.


Инде сүнәр… Йоклаганнар өчен

Кара төндә янып кара син!

Соңгы тапкыр капшады да сүнде

Кара төннең дымлы һавасын.


Беркем уянмады – сүнде учак.

Төннәр кара,

Төннәр болытлы…

Беркем уянмады… Минем күзләр

Таң атканчы эзләр шул утны.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх