Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 104
II
Җырларың
ОглавлениеТамчы тамам дип тамамы,
Йөрәк янам дип янамы?
Җирем дип тамабызмы соң,
Җырың дип янабызмы…
Атсыз яшәү авыр булгандыр шул,
Җырларыңда, халкым, атлар бар…
Атыңны да, яманатыңны да
Саттыргандыр еллар ятлардан…
Мин җырларың белән юлга чыктым,
Юл өстенә басты карурман,
Җырларың да синең, бәхет эзләп,
Карурманга килеп кагылган.
Син өйрәттең безне онытмаска
Авыл урамында өеңне…
Төбәгеңнән чыккач – авылыңны,
Читкә чыккач – туган илеңне.
«Авыр җан сөйгәннәр булмавы», – дип
Яшь түккәндә назлы Гөлҗамал, –
Шәмдәлләрең барыбер янган синең,
Каралса да якты дөньялар.
Синең сүзләреңне кабатлыйм мин:
«Казан калалары таш кала».
Тик Казан да авыр чакларында
Җырларына килеп баш сала.