Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 99

II
Яшен һәм күкрәү

Оглавление

Күз яшьләре аша дөнья көлә,

Бу – яңгырның шатлык яшеме?

Күк күкрәве яңа килеп җитте,

Узып киткәч кенә яшене.


Ал тамчылар куйды калтыранып,

Кызлар күзендәге яшь сыман.

Яшьнәвеннән ялтырыйлар гына,

Күкрәвеннән курка тамчылар.


Ал тамчылар куйды калтыранып,

Күкрәү генә бит ул, туктагыз!

Яшен яшьнәп уза – сокланабыз,

Күкрәүләре килә – куркабыз.


Һәм соклану белән баккан кеше

Сизми кала ничек киткәнен,

Ул яшенне күрә соңгы тапкыр,

Ишетә алмый кала күкрәвен.


Яңгыр елый,

Яңгыр өзгәләнә.

Күкрәүләрне тыңлый тамчылар.

Ал тамчылар ак маңгайга тама,

Толлар күзендәге яшь сыман.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх