Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 101

II
Эзләүчеләргә

Оглавление

– Кем җырлый анда? – Тимерче бугай.

– Кем җырлый анда? – Игенче бугай.

– Кем әйтте моны? – Ә бу мин генә.

– Син үз җырыңны җырлап кил менә.


Тауларда елгалар җырлыйлар,

Тынмыйлар, тынлыкны белмиләр:

Хәрәкәт, хәрәкәт, хәрәкәт…

Туңмыйлар, кышын да гөрлиләр.


Әйтерсең нәрсәдер эзлиләр,

Язларын җәелеп алалар.

Агалар, агалар, агалар…

Ярларын барыбер табалар.


Җир буйлап барабыз – агабыз.

Ә еллар үз сүзен әйтер бит…

Сөйлиләр, сөйлиләр, сөйлиләр,

Елгалар ярына кайтыр, дип.


Ә без соң елгадан киммени?

Елганың җаны юк. Без – кеше.

Яр табып була ул, үзеңне

Син үзең табарга тиешле.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх