Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 90

I
«Кемнәр атый безне «хыялый» дип…»

Оглавление

Зөлфәткә

Кемнәр атый безне «хыялый» дип,

Кемнәр атый безне – «фанатик»…

Берәүләре әйтә дошман күреп,

Берәүләре менә… яратып.


Юлга чыктык ич без, карашларны

Якты күңелләргә каратып…

Капланмабыз микән упкыннарга,

Канатларыбызны канатып?


Атасыннар әйдә «хыялый» дип,

Булсак булыйк әйдә «фанатик»…

Әмма яшик – дөрес дошман күреп,

Әмма языйк – дөрес яратып.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх