Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 88
I
Җылы эзләп
ОглавлениеСу өсләре әнә тимгел-тимгел –
Кабан күле ята шадраланып;
Күксел дулкыннары егылалар
Ярга барып.
Җылы эзләп ярга йөгерәләр,
Йөгергәндәй учак тирәсенә.
Ашыгудан капкан сулышлары,
Күкрәкләре еш-еш күтәрелә.
Җылы эзләп, көзге киңлекләрнең
Канат җилпи барча тарафлары;
Сикерәләр җиргә җылы эзләп
Чаганнарның елгыр яфраклары.
Трамвайга кошлар килеп керә,
Аерылып калган гарип кошлар…
Көз – озату чоры.
Моңсу гына
Озатып кала көзге тукталышлар.
Көз – озату чоры. Торналарның
Канатларын тоя Сөембикә…
Кремльнең ап-ак стенасы
Киноэкран кебек:
Көзге күктә
Нинди кошлар, нинди болыт уза –
Һәммәсен дә тора чагылдырып,
(Хет булмаса, килер буыннарга
Сәер сурәтеңне калдыр, болыт!)
Сүрәнләнә кояш, сүрәнләнә,
Үз-үзенә җәелеп, эреп бара.
Бөтен дөнья ашыга…
Бөтен дөнья
Җылы эзләп кышка кереп бара.