Читать книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус - Страница 3
Романнар
Атадан бала яшь калса…
Беренче бүлек
Оглавление1
Карчыклар чуагы. Сүзнең дә, сурәтнең дә көче җитмәслек матур көзге көн. Болытсыз зәңгәр күк. Кояш, кыздырмыйча гына, иркәләп җылыта. Авыл башындагы чирәмлектә үскән әрем сабакларына, койма буендагы кычытканнарга эленгән көмеш җепләр, кояшта ялтырап, салмак кына селкенеп тора. Җылы якка китәр алдыннан, сыерчыклар балаларын очарга өйрәтәләр. Алар, өерелеп килеп, юл буендагы чирәмлеккә куналар да, бер тын черкелдәшеп алгач, дәррәү күтәрелеп очып китәләр. Тигез генә очып барганда, сыерчык көтүе атылып өскә күтәрелә. Юнәлеш югала, кинәт чәрелдәшү тавышы көчәеп, кискенләшеп китә. Яңа очарга өйрәнгән яшьләр тәртип бозды булса кирәк. Сыерчык көтүе, кыйгачлап, борыла-борыла, җиргә төшә. Җиргә кунаклагач, карт ата сыерчыкларның тавышлары ишетелә башлый. Алар, яшьләрне әрләп-үгетләп, җылы якка баруның ялыктыргыч озын булуын, юлда давыллар, иксез-чиксез диңгезләр өстендә карлы яңгырлар очравын, шуңа күрә алдагы очуның чиктән тыш җаваплы икәнлеген аңлатырга тырышалар шикелле. Нәсыйхәт утырышы тәмамлангач, сыерчык көтүе тагын һавага күтәрелә.
Аллаһы Тәгалә адәм баласына ике төрле матурлык иңдергән. Тышкы һәм эчке матурлык. Тышкы матурлык турында сөйләп торуның кирәге дә юктыр. Телевизор гел шуны күрсәтеп тора. Газета, журнал битләрендә, реклама роликларында, сатылган товар төргәкләрендә тыштан кәнтәйлек балкып торган хатын-кыз сурәтләре. Бит-йөз, дулкынланып бүселеп төшкән чәч көлтәсе, аяк-куллар, күкрәкләр, ымсындыргыч янбашлар… Нигәдер озак карап тора алмыйбыз без андый күз бууга көйләнгән матурлыкка. Көтмәгәндә йөзе-бите дә, тән әгъзалары да уртачарак булган хатын-кыз елмаюы балкып ала, һәм кинәт йөрәгеңнән бәреп чыккан саф, җылы хисләрне җаның-тәнең белән тоеп, изрәп китәсең. Елмаеп сөйләшә башласа, аның һәр сүзендә, сүзнең һәр иҗегендә салмак музыка сугарылган тылсым. Җөмләләр эчендә шәфкать авазы, саф самимилек; эчке матурлыкның тышка бәреп чыгу мизгеле бу. Ханымның бит-йөзе, күз карашы, тән хәрәкәтләре тиз арада сине сихерли, үзенә тарта, тылсымлый башлый.
…Бакчада бәрәңге алучы, кырык белән илле яшьләр арасындагы хатын әнә шундыйлардан иде. Шул тыйнак матурлыкны аңлый алган кеше Юкәле халкының Хәсәнә абыстайга булган изге мөнәсәбәтенең каян барлыкка килүе турында төпченүдән туктар иде, мөгаен.
Бүген Хәсәнә абыстай бакчада бәрәңге ала. Бер төптән чыккан эрерәк, тигез, шома тәнле бәрәңгеләрне, орлыкка калдырыр өчен, аерым бер җиргә, вакларын, көрәккә эләгеп киселгәннәрен, икенче урынга җыеп, базга төшерәселәрен, кояшта киптерер өчен, таратыбрак ташлый бара. Киселмәсеннәр өчен, көрәкне сабактан ераграк батырырга, җирне айкап ташлаганда саграк кыланырга кирәклеген белә. Анысы шулай. Колхозлашканнан соң, бигрәк тә сугыш елларында, үз кулың белән чәчкән, үзең утап, төбен күмеп үстергән, үзең алып, өшемәслек һәм черемәслек итеп саклаган бәрәңге Хәсәнә абыстайның гаиләсен ачлыктан коткара килде. Бәрәңге алуның бөтен нечкәлекләрен белсә дә, соңгы ярты сәгать эчендә ярты дистә бәрәңгедә көрәк эзе калган иде. Бишенче классның беренче дәресенә Югары Бишенде урта мәктәбенә укырга киткән төпчек улы Шәһит, нишләптер, кайтмыйча тора әле. Каршы урамда яшәүче Габдерәсүл дә, авыл башындарак торучы Мәүлетҗан да кайттылар инде. Шәһит әле һаман күренми.
Тәртип бозган өчен укытучысы класста калдыргандыр, дисәң, Хәсәнәнең улы юаш, тыныч табигатьле, сүз тыңлый торган бала югыйсә. Авырып китмәсә генә ярар иде! Әллә берәр иптәше үзләренә чакырып алып китте микән? Шәһитнең әнисе, эшен ташлап, урамга чыкты. Әнә койма буендагы сукмактан, сүлпән генә атлап, Хәсәнәнең кече улы кайтып килә. Кулындагы букчасы, җиргә тия язып, салынып төшкән. Башы аска иелгән, аяк атлавында арыганлык сизелеп тора.
– Нишләп болай соңга калып кайтасың, балам? Әллә, тәртип бозган өчен, укытучы абыең дәрестән соң калдырдымы?
– Юк, калдырмады, – диде Шәһит һәм шуның белән чикләнде.
– Ошадымы соң яңа мәктәп? Нәрсәләр өйрәндегез? Йә, сөйлә инде, нишләп шатлыгыңны бүлешмисең?
Шәһит җавап бирмәде. Малай, әнисенең сүзләрен башын күтәрмичә генә тыңлап, теләр-теләмәс кенә капкага таба баруын дәвам итте. Хәсәнә абыстай малаеның кулыннан букчасын алды, бөгәрләнеп эчкә кергән күлмәк якасын тышка чыгарып, төзәтеп куйды, аркасыннан сыпырып сөйде.
– Укый башлавыңны котлап, мин сиңа тәбикмәк пешердем, – диде Хәсәнә абыстай. – Кулыңны тышта юасыңмы, әллә, өйгә кергәч, җылы су беләнме?
– Тышта юам.
2
– Нәрсәдер булган бу балага, – дип хафаланып куйды абыстай. – Ничек канатланып киткән иде. Ә кайтуы нинди! Артык сораштыра башласаң, бөтенләй дә үз эченә бикләнер. Бераз тынычлансын әле. Аның улы эчендәге серен озак тота алмый. Барыбер бүлешәчәк. Тыныч кына көтәргә кирәк. Төпченә башласаң, йозакка бикләнүе бар.
Татарда таба ашы бәйрәмнәрдә, кунак килгән чакларда пешерелә. Бәйрәм ризыгы адәм баласының күңелен күтәрә. Өйгә татлы аш исе тарала, шул ис бәйрәм шатлыгы уятырга тиеш. Ләкин Шәһит, тәбикмәкне дә сүлпән генә, ләззәтләнүен күрсәтмичә генә ашап, дога кылды. Икәүләп бакчага чыктылар.
– Бәрәңгеләрнең киртә буендагылары кибеп беткәндер инде, – диде Хәсәнә абыстай. – Мин аларны әйләндереп чыктым. Шуларны базга ташый башла! Син ташыган арада башкалары кибәр.
Шәһитнең инәкисе тынычланып казырга кереште. Чөнки малае кайтты. Хәзер, урамга карап, тынгысызланып көтәсе юк. Ана тулысынча җир эшенә бирелде. Яныннан чиләк күтәргән малае уза башлагач кына, Хәсәнә абыстай кулыннан көрәген ташлады:
– Нигә шулкадәр авыр күтәрдең? Имгәнәсең киләмени? – Чиләкнең яртысын җиргә бушаткач кына аңлады ул – тизрәк ташып бетерер өчен, Шәһит зур чиләкне тутырып күтәргән икән… Барыбер тутырып ташыячак. Шуңа күрә бәләкәйрәк чиләк табарга кирәк. Чиләктәге бәрәңгесен җиргә аударып, келәттән бәләкәйрәк чиләк алып чыкты. – Менә шушы чиләк белән ташы, улым. Ашыкма! Базга төшкәндә сак бул, егылып имгәнә күрмә! Аңладыңмы?
Аңлаганын белгертеп, малае баш какты. Улының кәефе кырылган. Юкка гына түгел шикелле, үзе сөйләгәнен көтәргә кирәк. Тыкырдата башласаң, шундук яшерәчәк. Тыштан юаш күренсә дә, төпчек малай күңел серләренә якын җибәрми.
Караңгы төшеп, бәрәңгеләр күренми башлагач кына, алар ял итәргә тукталдылар. Өйгә кергәч, казаннан җылы су алып, сабынлап кулларын юдылар. Хәсәнә абыстай тиз генә бәрәңге пешереп алды. Өй эченә ризык исе, татулык, сабыр тынычлык шаукымы таралды. Калган тәбикмәк, өйләнеп, үз гаиләсе белән яши башлаган Әфләхкә илтергә әзерләп куелган.
Бу илдә, бәлки, иң өстә, Мәскәүдә утыручылар гына ачлык тәмен татымыйча яши алганнардыр? Инкыйлабтан соң өч дистә ел вакыт үтте. Күпме сулар акты, Хәсәнә абыстай белгән кешеләрнең язмышлары үзгәрмичә калмады. Күпме бәндә, бәхет эзләргә киткән җиреннән кайта алмыйча, кайлардадыр адашып, югалып калды. Берәүләр, кәнсәләр тирәсендә җылырак урынга сырышып, көнкүрешләрен җиңеләйтә алдылар. Башкалар, нигәдер, гел киләчәктә кала килгән рәхәт яшәү өмете белән канәгатьләнеп, тырышып-тырышып яши бирделәр. Тигезлек вәгъдә иткән колхозлашу күпләрнең язмышын җимереп ташлады. Шуңа карамастан колхозлашу чорында таланган, әтиләрен югалткан гаиләләр дә киләчәктән бары тик бәхет һәм иминлек кенә көтеп яшиләр иде.
Икәүләп табын янына утырдылар. Рәхәт иде шулай бергәлекне, татулыкны тоеп, ләззәтләнеп утыру. Аштан соң амин тоттылар. Табынны җыю белән, дога кылдылар…
Тагын бер көн үтеп китте. Ана белән бала йокларга ятарга әзерләнә башлады. Хәсәнә абыстай урын җәйде. Улы юрган астына кереп яткач кына, утны сүндерде. Гадәттә, Шәһит яту белән йокыга китә иде. Бүген ул йокыга китә алмыйча интекте. Ана кеше, баласының сулыш алуыннан ук, аның нәрсә турындадыр борчылып уйланып ятуын тоемлый иде.
3
– Инәки, – диде Шәһит басынкы гына. – Син йокламыйсыңмы әле?
– Юк, йокламыйм. Дога да укып карадым. Нигәдер йокы килми. Әллә берәр җирең авыртамы? – диде ана, хафаланып.
– Юк, авыртмый. Минем мәктәпкә барасым килми. – Малай авыр итеп көрсенде, борынын тартып алды.
Баласының сүзен ишеткәнче үк, Хәсәнә абыстай улының ниндидер авыр хәлгә юлыкканын сизгән иде.
– Нәрсә булды, улым? – диде Хәсәнә абыстай, хафаланып.
– Минем мәктәпкә барасым килми, – Шәһит тагын шул ук сүзләрне кабатлады. – Бу мәктәпне яратмыйм мин.
– Кайсы мәктәпне яратасың соң?
– Үзебезнең Юкәле мәктәбен.
– Бездә бит бишенче сыйныф юк. Дүртенчегә кадәр генә. Мәктәпкә йөрмәсәң, надан каласың бит, улым…
– Юк, мин өйдә үзлегемнән укый башлыйм. Күрерсең, мин тырышып укырмын. Белемем башкаларныкыннан зуррак та булыр. Минем әтием дә, Әфләх абыем да күбрәк үзлегеннән укыганнар бит. Син үзең дә әтки хакында, күрше авыллардагы муллалар арасында иң белемлесе, дип сөйли идең. Ә мәктәптә Мәүлетов абый Әфләх абзыкайның 5–7 класслар өчен имтиханнарны бик әйбәт тапшыруын безгә үрнәк итеп сөйләде…
Хәсәнә абыстай беразга югалып калды. Малае, тыштан юаш күренсә дә, әйткән сүзендә тора белә иде. Мин сине чыбыклап илтәм, дип куркыта башласаң, бала тагын да катырак карышачак. Бишенде мәктәбе балага ошамый икән, моның җитди сәбәбе булырга тиеш. Юкәледән алты чакрымдагы мәктәпкә йөрү балага җиңел түгел. Җыелыш булган көннәрдә, өйгә кайтып тамак ялгагач, тагын мәктәпкә йөгерергә туры киләчәк. Кышкы бураннарда, ташу китеп, юл өзелгән чакларда, бала ничек Ташлы кичү аша чыгып йөри алыр? Дөрес, Шәһит ялгыз түгел. Бишенче класска дүрт бала йөри. Әтисен алып китмәгән булсалар, ул җаен табар иде дә…
– Өендә укыган балага таныклык бирмиләр. Белемле булуың турындагы язуны каян алырсың? Кулыңда мөһер суккан таныклыгың булмаса, синең укыган кеше булуыңа кем ышаныр? Патша заманында гыйлемле икәнлегеңне мөфтияттә имтихан тотып расларга була иде. Хәзер бит иң кыйммәтлесе – кесәңдә мәктәп биргән язуың булу. Әткиеңне рәнҗетмә, улым. Ул барыгызны да белемле итәм дип хыяллана иде. Син бит әткиең ягыннан да, минем яктан да муллалар нәселеннән…
– Бармыйм мин мәктәпкә. Каныга башласалар, авылдан китеп, фызыуга3 керәм.
– Улым, нәрсә булды сиңа? Нигә мәктәпкә йөрисең килми? Иртән үзең канатланып киттең ләбаса. Узган айда, кайчан беренче сентябрь җитә, дип, мине бимазалап бетердең. Мин сәбәбен белергә тиеш. Улым, зинһар, аңлат миңа!
– «Мулла малае» дип мыскыллыйлар.
– Кем мыскыллый?
– Әйтмим. Әйткәч, әләк була ул. Мыскылладылар мине. Түбән Бишенде малайлары. Бигрәк тә теге безне талаган кешенең кече улы Ринат.
– Улым, тыңла мине. Мулла малае дип кешене мыскыллап булмый. Муллалар заманында авылның иң укымышлы, иң абруйлы кешесе саналалар иде. Бигрәк тә синең әткиең. Әткиеңне бөтен авыл яратты. Сөргенгә җибәргәч, ничек кайгырдылар. Әле һаман сагыналар. Мулла ул кешеләрне әдәпкә өйрәтә. Әткиең мулла да, укытучы да иде. Шәкертләренә сабак бирә иде. Балаларга исем куша. Никах уку, мәетне соңгы юлга озату, кешеләр арасында купкан гауганы үгет-нәсыйхәт белән сүндерү, киңәш бирү – барысы да әткиең өстендә иде. Ничек инде шундый изге эшләрне башкаручыга тел тидереп булсын?! Әткиеңнең холкы да әүлияныкы кебек иде. Шундый кешене ничек инде мыскыллап булсын! Юк, син ялгыш ишеткәнсеңдер.
– Ул бит, тәнәфескә чыккач, бөтен классташларым каршында әйтте. Бөтен бала ишетте. Аларның күбесе тешләрен ыржайтып көлделәр.
– Син аны рәнҗетмәдеңме соң? Авыр сүз әйтмәдеңме?
– Вахитов абый, класс белән танышканнан соң: «Габдулла Тукай шигырен яттан кем белә?» – дип сорады. Без Ринат белән икәү кул күтәрдек. Абый такта янына башта Ринатны чакырды. Ринат бераз ык-мык итеп торды да укый башлады… Ул укып бетергәч, мин тагын кулымны күтәрдем: «Бу шигырь Тукайныкы түгел», – дидем. Ринатның чырае сытылуын күргәч, әйтүемә үкендем. Соң иде инде. «Ә кемнеке соң бу шигырь?» – дип сорады Вахитов абый бездән. Җавап бирүче булмагач, абый миннән сорады. «Кемнеке икәнен белмим», – дидем мин. «Кызыл байрак» шигыре Мәҗит Гафуриныкы, – дип аңлатты укытучы абый. – Шигырьне ятлар алдыннан, иң башта аны кем язганын хәтерләп калырга кирәк. Ә син үзең Тукай язган шигырьне беләсеңме, Таипов? Чык әле такта янына!» Мин такта янына чыктым. Башта югалып калдым. Барысы да сүземнән гаеп табып көлерләр, мыскылларлар, дип курыктым. Бераз шулай югалып калганнан соң, Тукайның «Теләнче» дигән шигыре исемә төште:
Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра.
Шулвакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора.
…«Сукыр карт» сүзен әйтү белән, Шәһитнең күз алдына сөргендәге әткисе килеп басты. Әткисе дә шушы мизгелдә, сукыр карт шикелле, ачы буранда ялгызы, туган авылын, Хәсәнә абыстайны, балаларын сагынып, дер калтырап басып торадыр шикелле тоелды аңа. Әткисен кызгану, аны кулга алучыларга нәфрәт, ятимлек кимсенүләре – барысы бергә укмашып, үсмернең бугазына утлы төер булып килеп тыгылды. Күзләрдән яшь бәреп чыккач, Шәһит, укытучының рөхсәтен көтеп тә тормыйча, урынына барып утырды да битен партага каплады.
– Таипов, – диде туган тел укытучысы, – Тукайның шундый эчтәлекле шигырен яттан белүеңне хуплыйм. Әмма исеңдә тот, киләчәктә укытучы рөхсәтеннән башка такта яныннан китмә. Рөхсәтсез китү тәртип бозу санала. Аңладыңмы?
Шәһит укытучының соравын җавапсыз калдырды. Ул, сүзен әйтә башлау белән, кабат елап җибәрүдән курка иде.
4
Никадәр тырышып караса да, шушы вакыйганы Шәһит әнисеннән яшерә алмады. Юк, әләк кенә түгел иде бу. Ул бит инде бала-чага түгел. Аңа хәзер унике яшь. Аның инәкисе, башка әниләр шикелле, малаен яклап, талашып йөрми. Инәки булудан тыш, Хәсәнә абыстай – Шәһитнең иң якын дусты да, сердәше, авырлык килгән чакларда иң беренче булып ярдәм кулын сузучы да. Дөрес, ул башка әниләрдән таләпчәнрәк. Ялганлап кара әле Хәсәнә абыстай алдында! Яисә үзеңнән көчсезрәк малайны рәнҗетеп кара. Кеше өлешенә керү, кеше милкенә кул тидерү турында әйтеп тә торасы юк. Андый чакларда Шәһитнең йомшак күңелле юаш инәкисе сүз белән аңлатып булмый торган куркынычка әверелә. Тәүбә кылып, башка алай эшләмәм, дип сүз биргәч тә әле, инәкисенең күзенә бик озак туры карый алмый ул.
Шәһит инәкисенә сөйли башлады:
– Зур тәнәфестә коридорга чыккач, Ринат, шул, Тукай шигыре дип, башка шагыйрь язганны укыган малай, мине почмакка илтеп кысрыклады. Безнең тирәгә бөтен класс җыелды. «Күрәсезме? – диде ул. – Сезнең каршыгызда мулла малае. Аның әтисен, халыкка дин әфьюны таратып йөргән өчен, төрмәгә япканнар». – Коридордагы кайбер укучылар мине мыскыллап көлә башладылар. Звонок шалтырап, коридорга укытучылар чыга башламаган булса, әткигә тел тидергән өчен, мин аның арт сабагын укыта идем. Беләм, ул миннән көчлерәк. Шулай да мин аңа бирешми идем…
– Улым, син аңларга тиеш, кешене көч белән дә, хәйлә белән дә җиңеп булмый. Син аны бер генә юл белән – яхшы укып кына җиңә аласың. Яхшы укыган баланы беркайчан да мыскылламыйлар. Киресенчә, андыйларны мактыйлар, үрнәккә куялар. Укуда үрнәк күрсәтә алсаң, сине бөтен класс яратачак, хәтта бөтен мәктәп. Мыскылламасыннар өчен, син яхшы укырга, тәртипле булырга тырыш. Оныт син ул малайның сүзләрен, йөрәгеңдә ачу саклама. Үч алам, дип, аның белән ызгышма да. Татарда «Таш белән атканга аш белән ат» дигән мәкаль бар. Синең әткиең беркем белән дә ызгышмады, битәрләшмәде. Яхшы укысаң, сабакташларың белән дә, остазларың белән дә тату яшәсәң, әткиең синең белән горурланачак. Син беләсең, ул бит барыбер кайтачак. Гаепсез икәнлеге ачыклану белән үк, әткиеңне иреккә чыгарачаклар. Аның гаепсез булуын бөтен кеше белә.
– Нишләп соң ул һаман кайтмый? – Шәһит кинәт сорауның урынсыз икәнлеген, шушы сүз белән инәкисенең йөрәк җәрәхәтенә тоз салуын аңлап алды. Җылы сүз әйтәсе, инәкисен бәхилләтәсе килеп китте. – Курыкма, мин яхшы укырга тырышырмын.
– Мәктәпкә барасыңмы соң?
– Мәктәпкә дә барырмын. Ачуланма гына. Түзәр хәлем калмагач кына, мәктәпкә йөрмим, – дидем.
Инәкисенең йокы алдыннан укый торган догасын ишеткәч, Шәһит тә, амин тотканда, яңа эш башлаганда укый торган «раббанә атинә»сен, тагын берничә доганы укып, Аллаһы Тәгаләдән әткисен төрмәдән чыгаруны, аны тизрәк өйгә кайтаруны, бергә-бергә, тигезлектә, иминлектә, тыныч тормышта яшәүне сорап ялвара башлады.
5
Шәһитнең Бишенде мәктәбенә йөри башлаганына биш көн үтте. Берсекөнгә ял. Аллага шөкер, бәрәңгене алып, вакытында базга салырга өлгерделәр. Көзге яңгырларга кадәр, коры чакта, кыш чыгарга җитәрлек коры-сары, чыбык-чабык ташып калырга кирәк иде. Ашлыкларны җыеп алганнан соң, камыл өстенә көтү кертер алдыннан, кеше күзенә күренмичә генә, балалар башак җыеп кайткаладылар. Хәтәр эш иде колхоз басуыннан башак җыю. Тотсалар, башыңнан сыйпамаслар. Бу турыда күпме баш ватса да, Хәсәнә абыстай һич аңлый алмады. Совет власте, кеше турында кайгыртуы белән мактанып, бертуктаусыз тукый тора. Ярышып эшләргә, «хезмәт көне» дип йөртелгән аңлашылмас берәмлекне күбрәк тупларга кушып өнди тора. Көз җитеп, уңышны җыеп алгач, ашлыклар хөкүмәткә тапшырылып беткән була. Кырдан җыйганны хөкүмәт кырып-себереп алып бетерә. «Хезмәт көне» дигәннәренә бирергә колхозның бернәрсәсе калмый. Бригада кенәгәсендә эшкә чыкканлыкка куелган тамгалар кысыр килеш кала. Соң бит, урып җыйганда коелып калган башакларның карга чүпләмәгәннәре барыбер кар астында калып чери, әрәм була. Нигә шуны җыярга рөхсәт итмәскә?
Кайда гына булма, нәрсә белән генә шөгыльләнмә, ачка үлмәс өчен, һәр көнне һәр мөмкинлектән файдаланып, нәрсәдер табарга, яшереп өйгә алып кайтырга, яшереп куярга кирәк иде. Кыш рәхимсез. Ачка үләсең килмәсә, тамак ягын җәйдән кайгыртырга кирәк. Җәй көне балаларны ачлыктан коткара алырлык ризык әзерләү колхоз шартларында яшәүнең төп канунына әверелде ләбаса.
Беркем беркемгә бу турыда сөйләми. Һәркем яшеренеп яши, һәркемнең яшисе килә. Менә шул яшисе килү мәҗбүр итә дә инде тамак мәсьәләсен кайгыртуны… Адәм балаларының яшисе килүе, аларның Газраил килгәнче яшәргә хаклары барлыгы Аллаһы Тәгалә тарафыннан расланган. Шушы канунны белмәделәрме икәнни Лотфулла хәзрәтне кулга алучылар? Нахак җәбернең, нахакка рәнҗетүнең гөнаһы бик зур бит. Алар шуны да аңламадылар микәнни?
Бу юлы шушы уйлар белән каршылады Хәсәнә абыстай мәктәптән кайтучы төпчек улын. Әллә юл буе йөгереп кайткан инде? Бит алмалары алсуланып пешкән. Еш-еш сулыш ала. Үзе елмая. Аллага шөкер, бүген аны рәнҗетмәгәннәр булса кирәк…
Дәресләрнең уңышлы узуы, макталуы, югары билге алуы малаеның йөзенә бәреп чыккан:
– Инәки, миңа «отлично» билгесе куйдылар. Абый мине мактады. Минем дәфтәремне бөтен класска күрсәтте…
…Бүген дә Ринат тирәсендә ялагайланып йөрүче малайлар Шәһитне мыскылларга чамалап карадылар каравын… Ул бүген Ринат малайларына каршы тора алды. Шул хакта сөйләп ташлаудан малай чак тыелып калды. Инәкисе каршында мактанчык булып каласы килмәде. Бүген ул үзен яклый алды. Хәтта аны яклаучылар да табылды. Малайлардан ике авылдашы, класстагы кызларның барысы да диярлек үзләренең Шәһит ягында икәнлекләрен күрсәттеләр.
Бәрелеш болай башланды. Тәнәфескә чыккач, Ринатлар төркеме Шәһитне коридорның түр як почмагына тагын кысрыклады. «Халыкны әфьюн белән агулаучы мулла малае, мулла малае!» Бүген дә Шәһит ягына шушы мәсхәрәле сүзләр ява башлады. Беренче ишетүдә «әфьюн» сүзен Шәһит аңламаган иде. Әфләх абыйсы Карл Марксның руханиларны шулай мәсхәрәләве турында сөйләп күрсәткәч, төшенде. «Әфьюн сату» дигән сүз кешене шәригать кануннары буенча яшәргә өйрәтүне аңлата икән… Күкрәк эчендә әрнеткеч кайнарлык. Авыз кибә. Йодрыклар кысып йомарланган. Йөрәк еш-еш тибә. Шул чакта Шәһитнең исенә Әфләх абыйсы биргән акыллы киңәш килеп төште. Ничек кенә кыен булса да, йөрәгеңдә үч кузгалуын сиздермәскә. Көч-егәреңне бергә туплап, үзеңне тыныч тотарга. Куркуыңны сиздермичә, берни булмагандай басып торырга. «Мулла малае» дигән сүзне мактау, хөрмәтләү рәвешендә кабул итәргә… Шәһит шушы шартларны үтәргә җаны-тәне белән тырышты. Үч алырга теләү, рәнҗү чиктән тыш көчле иде. Шулкадәр авыр иде тыныч кына басып тору. Әмма, ни хикмәт, Шәһитнең дошманнары, мыскыллау өчен яңа сүз эзләп, тукталып калдылар. Нәкъ шул чакта ул, ашыкмаска, тотлыкмаска, куркуын яшерергә тырышып, олыларча җитдилек белән сүз башлады:
– Ринат, син дөрес әйтәсең, мин – мулла малае, – Шәһит һәр сүзенә басым ясый-ясый сөйләде. Абыйсы өйрәткән сүзләр, ятланган шигырь шикелле, аның хәтерендә иде. – Мин – мулла малае. «Мулла» ул – укымышлы, белемле дигән сүз. Синең әтиеңне, Ринат, язу танырга минем әтием өйрәткән. Синең әтиең дә минем әтиемә сабакка йөргән. Әтиләрегезнең барысы да заманында минем әтиемнең шәкертләре булганнар. Элек белемле кешене «мулла» дип атап йөрткәннәр. Ышанмасагыз, кайткач, әниләрегездән сорагыз. Мулла – белемле һәм изге кеше дигән сүз. Сез минем әтиемне «мулла» дип атаганда мин горурланам гына. Ул кешеләрне әдәпкә өйрәткән, авылдашларына кирәкле кәгазьләрне дә минем әтием язган, шуны онытмагыз… Минем өчен бу сүзне ишетү – чын горурлык. Ринат, синең әтиеңнең, бабаңның кем булуын әйтеп, синең йөзеңне кызартасым килми. Әгәр тагын бер мәртәбә әтиемә сүз тидерсәгез, мин сезгә бөтенесен әйтеп бирәчәкмен. Әйдә, тагын кабатлагыз минем әткиемнең кем икәнлеген!
Әфләх абыйсы өйрәткәндә, Шәһит, бу сүзләрне әйтә алмам, куркырмын, дип уйлаган иде. Каян килгәндер бу батырлык?! Ринат төркеме бер генә минутка югалып калды. Моннан соң үртәүнең мәгънәсез булуын аңладылармы, әллә аларны кыңгырау шалтыравы бүлдердеме? Мыскыллаучылар дәррәү класс ишегенә таба йөгерделәр. Ишектән кергәндә, авылдашы Габдерәсүл Шәһитнең колагына пышылдап өлгерде:
– Бүген мин, мәктәптән кайткач, Майлы Куакка коры-сары җыярга барам. Бергә барырга син ризамы? – Сүзен әйтеп бетергәч, Габдерәсүл Шәһитне култыклап алды. Алар, йөгерешеп, класска кереп киттеләр.
Бу инде Шәһитнең ялгыз түгеллеген, класста аны ихтирам итүчеләр, фикердәшләр барлыгын аңлата иде. Курку юкка чыккач, Шәһит үзен ифрат бәхетле итеп сизде. Хәзер малайда кимсетергә теләүчеләргә каршы торырлык көч бар иде. Бу турыда Шәһит инәкисенә сөйләргә оялды. Хәсәнә абыстай, улының нинди кәеф белән кайтып керүен күргәч, сүзсез дә аңлады. «Раббым, мең рәхмәт Сиңа! Ярдәмеңнән ташламадың… Аллага шөкер!» Инәкисенең җылы, тыныч елмаюы малаена да барып иреште. Бүген Шәһитнең чын-чынлап бәхетле көне иде. Ана кеше исә баласының куануыннан бәхетле иде. Дөньяда моңа тиң нәрсә бар?!
6
Майлы Куак. Бу урынны нигә шулай атауларын беркем аңлата алмый. Куакта май үсми бит инде. Моны һәркем белә. Нефть чыгаручылар куакны җир маена буяп китмәсәләр, җирдә үсеп утырган куакның майланып торуын һич күз алдына китереп булмый. Юкәле кешеләре авылдан ике чакрым чамасы көньяк-көнчыгышта урнашкан агачлыкны «Майлы Куак» дип атап йөртәләр. Татарлар куаклык үскән җирне – «әрәмә», зур юан агач каплаган җирне «урман» диләр. Майлы Куак урман белән әрәмәнең бер-берсенә тоташып үскән җире иде. Сирәк үскән каенлыкта ялгыз имәннәр, усак агачлары, чокыр төпләрендә карама, элмә куаклары очрый. Һәм шул урманда гына үсә торган агачлар арасында, нәкъ әрәмәлекләрдәгечә, шомырт һәм балан куаклары, колмак сарган баланлыклар, карлыганнар күпереп үсә, чокыррак җирне кара бөрлегән сабаклары каплап киткән… Юкәлегә якын булгангамы, шушы бәләкәй генә әрәмәле урман татар кешесе яраткан барлык җимешне биреп торгангамы, авыл кешеләре әлеге «җәннәт бакчасына» аеруча зур ихтирам белән карыйлар иде.
Урман эче кардан кыр-яланнарга караганда соңрак ачыла. Кояш төшкән аланнар чәчкәгә күмелгәч тә, әле куе агач каплаган чокыр җирләрдә, яр асларында кар шактый озак саклана. Юкәле хатыннары, бигрәк тә яшүсмерләр, җир кардан ачылу белән, Майлы Куакка юл тоталар. Башта какы һәм кузгалак, озакламый балтырган өлгерә. Ә инде көзгә таба, июнь урталарыннан август азакларына кадәр, Майлы Куак җимешләре бер-бер артлы өлгереп кенә тора. Иң башта татарларның яраткан җимеше – җир җиләге өлгерә. Шәһитнең әнисе җиләкне чиләкләп җыеп алып кайта. Җиләк артыннан кара бөрлегән, шомырт, карлыган, көзге салкыннар якыная башлагач, балан пешә. Киптерергә куйганчы, Хәсәнә абыстай балаларын балан бәлеше, киндер орлыгы һәм чия белән төеп балга катырган кырыккат белән сыйлый.
Майлы Куак дип аталган агачлык зур түгел. Буйга өч, аркылыга ике чакрым чамасы гына. Шул бәләкәй генә агачлык юкәлеләр көнкүрешендә һәрвакыт зур урын тоткан. Хәзер инде авыл халкы, газ ягып, азыкны кибеттән алып ашый. Майлы Куак авыл өчен һаман шулай газизме икән?
Бу куаклыкны «майлы» дип атаучыларның сөякләре күптән туфрак булгандыр. Бәлки кайчандыр «майлы» сүзе урманның җиләк-җимешкә бай булуын белдергәндер, яисә шифалы үләннәр күпләп үскән җирне шул сүз белән атаганнардыр? Бәлки, кызарып пешкән балан тәлгәшләренең, чокыр читләрендә күпереп торган ымсындыргыч кара бөрлегәннәрнең, сыгылма талларга сырышкан хуш исле колмакларның кояш нурыннан майланып, ялтырап утырганын күрүчеләр бу урынны «Майлы Куак» дип атаганнардыр?
Майлы Куакка җиткәнче, сөзәк үрдән барасың. Бераздан басу кыры бетә. Башта сине аерым үскән яшь каеннар, гөлҗимеш, шомырт, балан куаклары каршы ала.
Элегрәк агачлык эчендә юан каеннар, болытларга үрелеп үскән усаклар да булган. Аларны акрынлап кисә, ташый торганнар. Хәзер инде агачларның юаннары очрамый. Эчкәрәк кергән саен агачлык куера. Урманның уртасына кадәр арба тартып кереп булмый. Халык телендә «уфалла» дип йөртелгән бәләкәй арбаны урман читендәрәк куак эченә яшереп калдырасың. Урлаудан куркып түгел, юкәлеләрнең, урысча сөйләшә башлап, шәһәр тормышын үзләштергәннәре генә кеше милкенә кул тидерә ала торгандыр? «Уфалла»ны җитәкчеләр өнәми. Бигрәк тә районнан тикшерергә килүче түрәләр.
7
Чыңгыз хан нәселеннән чыккан урыс философы Чаадаев (Чагатаев) Рәсәй турында даһи фикерләр әйтеп калдырган. «Рәсәй, – дигән ул, – алга барырга омтыла, тарих аны йә артка, йә читкә таба этәреп тора». Колхоз төзү авыл хуҗалыгын машиналаштыру өчен оештырылган иде. Аерым хуҗалык чорында ат белән эшләп яшәгән авыл халкы бәләкәй арба тартып йөрергә мәҗбүр булды. Шәһит тә, «уфалла» тартып, классташы Габдерәсүл белән Майлы Куакка утынга килде. Урманчылыктан рөхсәт алмыйча гына коры-сары утын әзерләүнең язылмаган кануны шундый. Каравылчы күзенә эләгергә ярамый. Корыган агач җыеп, югыйсә урманны чистартасың гына. Каравылчылар бу эшкә башкачарак карый. Алар фикеренчә авыл кешесе урманга килергә тиеш түгел. Син саклаган урманнан кешеләрнең нәрсә төяп кайтуын тикшереп тору белән чагыштырганда, кешене урманга керүдән тыю күпкә җиңелрәк һәм ышанычлырак.
Бу канунны Шәһит белән Габдерәсүл беләләр иде. Коры ботак җыйганда да сак кыландылар. Каравылчы, «уфалла» белән коры-сары алып кайтучыны тотса, иң башта балтасын ала. Дөрес, каравылчылар арасында «тотылган» арбаны балта белән тураклап ташлаучылар да очрый.
Малайлар арба яшерелгән куак янына коры ботакларны җыеп өйделәр дә арбага төяделәр. Эшнең иң җаваплы, осталык таләп итә торган өлеше – йөк төялеп беткәч, аны бау белән тарттырып бәйләү. Әтиле малай буларак һәм Шәһиттән бер яшькә өлкәнрәк Габдерәсүл тәҗрибәлерәк булып чыкты. Ул, йөкне кысу өчен, күсәктән әмәлләнгән рычаг кулланды.
Урман чокыр эчендә булса, йөкле арбаны ничек тартып кайтыр идең? Юл сөзәк кенә авылга таба төшә. Шәһит «уфалла»сының тәртәсен өскәрәк күтәреп тотарга тырыша. Бу очракта йөк белән күчәр арасындагы почмак тарая да утынның авырлыгы арбаны этәреп бара башлый. Болай тартканда сак булырга кирәк: чайкалып китеп, арба артка таба аумасын өчен, тәртәне зур уяулык белән тотып барырга кирәк.
Габдерәсүл алдан кайта. Аның «уфалла»сы Шәһитнекеннән көйлерәк. Әтиле кешенең арбасы гына түгел, һәр нәрсәсе шундый була. Әтилеләрнең йортлары, абзар-куралары, ашаган ашлары әтисезләрнекеннән аерыла, башкачарак була. Дөрес, әтиләрнең дә төрлесе бар. Гаилә башлыклары арасында өйләренә эчеп, исереп кайтучылар да очрый. Әтиләре сәрхуш гаиләдә дә йорт хуҗасы – ир кеше. Аңа әйтмичә, аннан рөхсәт сорамыйча, эшкә тотынырга ярамый. Бу турыда кисәтеп тормасалар да, һәркемгә аңлаешлы шундый канун бар.
Әнә сугышта йөргән әтиләрнең исән калганнары кайтты, үлгәннәренең хәбәрләре килде. Алар да Шәһитләр гаиләсе шикелле иза чигәләр, әтиләре кайтуын зарыгып көтәләр. Авырлыклары бер төрле булса да, әтиләре сугышта йөрүчеләрнең язмышлары икенче төрле. Бу аерма Рәшит белән Әфләх Бәләбәй педучилищесына кергәндә ачыкланды. Әтиләре сугышта йөргәннәрне укыту бушлай иде. Шуңа өстәп, аларга көндез тамак ялгарга талон да бирәләр иде. Әйе, әтисезлек тә төрлечә булырга мөмкин. Бигрәк тә гаиләсен ташлап киткән аталарның балалары кызганыч. Әтиләренең кем икәнлеген белмичә газапланып яшәүче балалар алар. Тагын бер гыйбрәт – әтисе турындагы мәгълүматны белгертмәү чарасын күрергә тырышып, хафаланып, куркып яшәүче балалар язмышы.
Шәһитләрдәге тәртип бөтенләй икенче төрле. Аларның тормышын «әткиегез кайткач» аңлатмасы икегә бүлә. Әткисенең кайтуын көтеп яшәүдән торган зарыктыргыч, кимсенүле тормыш һәм әткисе котылып кайткан көннән башланачак бәхетле яшәү. Юк, әткиегез кайткач яшәү җиңеләер, шатлык артыр, дип аңлаткан кеше булмады анысы. Таиповлар гаиләсенең һәр әгъзасы шушы хакыйкатьне тоемлый, әткиләре кайту, тормышны үзгәртеп, матурайтып җибәрәчәгенә инану сулыш алуга тиң мөһим һәм табигый иде.
Әткиләре кайтырмы-юкмы? Бу сорауга беркем җавап бирә алмый. Өмет. Ул синең күңелеңә кереп ояласа, аны берничек тә куып чыгарып булмый икән… Салкын акыл белән уйлаганда, иң башта Лотфулла хәзрәтнең исәнме, түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк. Көннәр, айлар буе гына түгел, хәзрәтнең хәләле, аның газиз балалары, озакка сузылган еллар дәвамында шушы газаплы сорауга җавап эзләп, мәсьәләне ачыкларга тырыштылар. Өмет сүнмәде. Утызынчы еллардагы «халык дошманнары»н үтереп бетерү дә өметкә сабак була алмады. Сугышның соңгы елларында Кырым татарларын сөргенгә озату, сугыш вакытында чолганышта калган әсирләрне эзәрлекләү кебек мисалларның берсе дә Юкәле мулласын кайтмас урынга җибәрелүенә ышандыра алмады.
Күңел түрендәге дәлил чиктән тыш үҗәт шул. Лотфулла хәзрәтнең үз гомерендә җинаять эшләгәне булмады. Изге кеше иде Хәсәнә абыстайның хәләл җефете. Изгеләрне игелек эшләп яшәгәннәре өчен җәзалыйлармыни? Туймазы тирәсендәге татар авылларында яшәүче теләсә кемнән сора, аларның берсе дә хәзрәтне төрмәгә лаеклы кеше дип әйтә алмас иде. Хакимиятнең фикерләү ысулы бөтенләй башка төрле икәнлеген белгән кеше гади халык арасында очрамый диярлек… Халык өстәгеләргә ышанып яши.
«Уфалла» арбасына төяп урманнан утын ташуның да уңай яклары бар иде. Черергә җыена башлаган көзге яфракның борын эчен җиңелчә генә кытыклый торган тәмле исе ни тора! Каен яфраклары, чери башлаганчы, яшеллекләрне саклыйлар. Имән яфраклары карасу-көрән төскә керә, өсләре, балавызлаган шикелле, тонык һәм шома. Иң матуры – чаган яфрагы.
Габдерәсүлләр Шәһитләргә каршы урамда яшиләр иде. Дусты борылып киткәч, Шәһит юлын берүзе дәвам итте. Койма буенда авыл картлары, мәңге чишелмәс сорауларга җавап эзләп, гәп корып утыралар. «Уфалла» белән утын кайтаручы үсмерне күргәч, аксакалның иң өлкәне, күрер-күрмәс күзләре белән юлга карап торды да әңгәмәдәш картларыннан сорап куйды:
– Кем малае бу, тәүфигы арткыры?
– Хәсәнәнекенә охшаган, ялгышмасам, – диде картларның яшьрәге.
– Йа Хода, ниләр юк бу дөньяда! – дип, көрсенеп куйды аксакал. – Колхоз дигәннәре Лотфулла хәзрәтнең биш атын алып күмәкләштерде. Мулла малае бәләкәй арба белән урманнан утын ташый. Ахырзаман алдыннан иң элек дөнья көтүнең асты өскә килер, дигән Китап. Асты өскә килү менә шушыдыр инде…
Капканы киереп ачып куйгач, Хәсәнә улына ярдәмгә ашыкты. Арбаны ишегалдына икәүләп тартып керттеләр. Әйтерсең абыстайның улы, «уфалла»га төяп, бер арба алтын алып кайткан иде. Инәкисенең куануы Шәһиткә дә тәэсир итте. Үсмер малайның, үсеп җитеп эшли башлагач, әнисен хөрмәтләп-тәрбияләп торачагына менә шушы куанычлар ишарә түгелмени?!
8
Урынны Шәһиткә сандык өстенә җәяләр. Сандык, ишектән кергәч тә, уң якта. Яткан җиреңнән үрелсәң, ишегалды ягына караган тәрәзәнең тупсасын тотып була. Инәкисе тәрәзәнең өчтән ике өлешен аскы яктан каплап торган ак пәрдәне атна аралаш юып, үтүкләп элә. Тәрәзә төбендәге чүлмәктә тамчылы гөлләр. Әнә тәрәзәнең өске өлешеннән кергән ай яктысы акбурлаган мичкә төшкән дә мич яңагына тәрәзә рамы сурәтләнгән. Өй эчендәге һәрнәрсә Шәһиткә таныш, һәрнәрсә газиз. Аңа башка бер җирдә дә мондый кадерле, якынлык һәм ярату тойгылары уята торган урын юктыр шикелле тоела.
Тиздән кышкы суыклар башланачак. Тышта ачы көз. Төннәрен кырау төшә. Акшарлаган мич өй эченә йомшак җылылык таратып тора. Сандык белән сәке арасында әтисе үз кулы белән ясаган нарат өстәл. Шуның тирәсенә килеп утыру белән, якынлык, бергәлек хисе уяна. Шул өстәл янына утырып, аш ашыйлар, чәй эчәләр. Сәкегә урын җәеп, төннәрен шунда йоклыйлар. Көндез сәке чите шәһәр йортларындагы диван хезмәтен үти. Сәке астында бакчада үскән кабаклар саклана. Бәләкәй чакта Шәһит сәкедә йөгереп йөрергә яратты. Бигрәк тә тышка чыгып булмаслык кышның салкын көннәрендә…
Ул чакта аңа сәке шулкадәр иркен тоелган иде. Шәһит үскән саен сәке бәләкәйләнә барды. Ниһаять, авыл йортларында сәке урынына челтәрле тимер карават куя башладылар. Таиповлар өеннән дә карават сәкене кысрыклап чыгарды.
Әле көз. Адәм балаларына татлы ризыклар – бәрәңге, кишер, кабак, шалкан алып килә торган мәрхәмәтле муллык ае. Сентябрь – Юкәледән Югары Бишенде авылындагы мәктәпкә күчү ае да. Туган авылы мәктәбендә Шәһит дүрт класс укыды. Күпме көтте ул сентябрь аен, нинди якты өметләр баглады яңа мәктәпкә, югарырак класста укуга! Тик… беренче уку көнендә үк аны кимсеттеләр, мәсхәрәләделәр. Ул авылдашларыннан әтисенең авылда иң абруйлы, иң укымышлы кеше саналуын гел ишетеп үсте. Юкәленең кулга алынган биш кешесе арасында әткисенең иң зирәк, тырыш, эшчән булуын ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, моның шулай булганын бөтен авыл белә иде. Аңлашылмаганы шул гына: нишләп соң авылның иң әйбәт кешеләрен төрмәгә япканнар? Бай булгангамы? Хәзер колхоз, кулыннан килмәсә дә, вәгъдә биреп, ымсындырып эшләтә… Уйланырга яраткан кешегә аңлашылмас капма-каршылыклар тулып ята шул дөньясында…
Яңа мәктәп Шәһиткә «мулла» дигән сүзнең башка мәгънәдә булуын, руханиларны төрмәгә ябуның дөрес гамәл икәнлеген исбатларга җыенган кебек тоелды. Мулла малае булуның катлаулылыклары турында аның ишеткәне бар иде. Мулла балаларын югарыга күтәрмиләр, җаваплы урынга куймыйлар. Тәнәфестә классташларының Шәһиттән көлүе шуны искә төшерде.
Кемнең сүзе дөрес? Инәкисенең: «Мулла – авылның иң акыллы кешесе», – дип аңлатуымы, әллә кичә коридорда җыелган балаларның астыртын гына елмаеп карап торуларымы? Нигә аны беркем якламады? Көлеп торучылар арасында аның дуслары, Юкәле малайлары да бар иде бит.
Моңа кадәр әнисенең ялган сөйләгәнен, башкаларны хурлавын, кемгәдер зыян китерерлек гамәл кылуын Шәһит хәтерләми иде. Аның сүзен тыңламаган чаклары да булгалады. Сүз тыңламау һәрвакыт диярлек каза яисә авырлык белән бетә бит. Шәһит бу турыда озак уйланып ятты. Халык дошманы баласы булуын искә төшерүләре күңелне тырный, шомлы тойгы уята иде. Башкаларга гел игелек эшләп яшәгән кешене ни өчен төрмәгә утыртканнар? Уйламыйча, ялгыш кына алып киткәннәр дияр идең, Лотфулла хәзрәтне бер тапкыр, сөргендә өч ел тотканнан соң, кайтарып җибәргән булганнар. Ул сөргеннән гарипләнеп кайткан. Утыз дүртенче елдан утыз җиденче елга кадәр, гарип килеш, түшәк өстендә яткан. Өч ел үтүгә, кабат килеп, түшәгеннән торгызып алып киткәннәр.
9
Балаларны тәрбияләү тулысынча Хәсәнә абыстайга йөкләнде. Абыстай ир белән хатынның гаилә тәрбияләүдәге вазифалары икесе ике төрле булганлыгын гына белә иде.
Мөселман өммәтләрендә гаилә башлыгы – аның иминлеге өчен җавап бирүче ир заты, эчке тәртипне саклаучы. Хәсәнә абыстай ирле хатыннарның гаиләдәге вазифалары күпкә җиңел икәнлеген күреп йөри. Ир кеше таләпчән, әмма мәрхәмәтле, дөрес, каты куллы булырга тиеш. Балалар аннан куркып яшәргә тиеш. Юк, усал кешедән өркеп торуга охшашлы курку түгел бу. Тәртип бозуны өнәмәгән, башбаштаклыкка юл куймый торган башлыктан шөлләп яшәүне курку дип атау, бәлки, дөрес тә булмас. Әмма хуҗаның сүзе бер, шул сүзне тыңламаган баланың җавапка тартылуы котылгысыз булырга тиеш. Менә шушы шартларда ана кеше, яшереп кенә булса да, әтисеннән җәза алган балаларның башларыннан сыйпарга, гаилә башлыгы тапкан азык-төлек белән сыйлый белергә һәм йорт эченә рәхәт җылылык, шәфкатьлелек иңдерергә тиеш.
Шундый җиңел вазифаны гына үтәп торырга Аллаһы Тәгалә аңа язмагандыр инде. Ул ана урынына да, ата урынына да берүзе иде. Башта аңа чиктән тыш авыр булды. Ачлык еллары кытлык еллары белән аралашып торганда, берүзең биш баланың тамагын туйдырып кара әле. Абыстай колхоз эшеннән арып кайта. Көннең иң җаваплы өлеше нәкъ колхоз эшеннән кайтканнан соң башлана. Оланнарны ашатырга, аларның өс-башларын юып өлгерергә, күлмәк-ыштаннарының тишелгән җирләрен кеше күзенә ташланмаслык итеп ямап бирергә, сыерны савып өлгерергә, кышка печән, утын әзерләүне оештырырга, бакча карарга һәм, иң мөһиме, бер генә көнгә, бер генә сәгатькә дә онытмыйча, оланнарның башларыннан сыпырыпмы, аркаларыннан сөепме, аларның күңелләрен каты бәгырьле булудан саклап, шәфкатьлелек тәрбияләп торырга.
Мулла гаиләсендә үскәнлектән, Хәсәнә абыстай балачактан ук, күргәннәрен күңеле аша үткәреп, вакыйганың асылын, мәгънәсен аңларга омтылып яшәде. Ирен алып китеп, тол калгач, киләчәктә аңа бик тә кирәк булачак бер хакыйкатьне үзләштерде ул. Әшәкелек ярдәмендә берни майтарып булмый. Бигрәк тә әшәкелек дөньясында. Инкыйлабтан соң СССР дип аталып йөри башлаган Рәсәй дәүләте, хәзрәт аңлатканча, гомер буе гел сугыш таләп итеп торган кан коюлар, үтерешләр бәрабәренә хатыннарны тол калдырып, балаларны һәр заманда ятимлеккә дучар итеп яшәткән. Чынлап та, һәр көнне газета укучыларга яңадан-яңа «халык дошманнарын» фаш итү турында сөйлиләр. Аларны эзәрлеклиләр, туктаусыз атып үтереп торалар. Халык дигәннәре шул үтерүне кул чабып хуплап тора. Шул күзлектән караганда, Лотфулла хәзрәт тә халык дошманы булып чыга, шулай бит? Ә мин – халык дошманының хәләле, җәмәгате, балаларым – халык дошманының балалары!..
Бәхетебезгә, бу илле йортлык бәләкәй авылда Лотфулла хәзрәтнең дошман түгел икәнлегенә инанып өлгергәннәр иде. Ничек инде шундый юаш, шундый риясыз кеше кемгәдер карата дошман була алсын? Бу хәл Хәсәнә абыстайга юаныч биреп тора. Өстәвенә остабикә хәләленең кайтуына ышана иде. Көтәргә кирәк. Өметне өзмичә, сабыр гына көтәргә. Хәсәнә күңелендәге шул зарыгып көтү Лотфулла хәзрәтнең язмышына тәэсир итә кебек. Аның да тизрәк Юкәлегә, балалары янына, мәхәлләсенә, ниһаять, туган туфрагына тизрәк кайтасы киләдер. «Әтиләре кайтыр, – дип уйлый иде яшь остабикә, – балаларга тәрбия бирү аның кулына күчәр, мин гаиләгә аш пешереп, өс-баш карап, тыныч кына яши башлармын. Балалар матурлар, тәртиплеләр. Алар бит үзләренең Лотфулла хәзрәт балалары икәнлекләрен беләләр».
Алар тары утыйлар. Колхоз чәчкән тарыны чүп баскан. Көн эссе, чүп үләнен, бигрәк тә билчәнне, җирдән суырып алганда, кулга кылчык кадала. Кулның тиресе аша, билчән сөтенә ияреп, балчык үтеп керә. Тире астына кергән яшькелт-кара пычракны сабын да ала алмый. Хәсәнә абыстайның бармак битләре, тырнак тирәләре ярылып беткән. Шул ярыкларга балчык тула, үлән суы кулларны яшелгә буйый.
Хәсәнә абыстай колхоз биргән кишәрлегенең яртысына килеп җитә иде, басу юлыннан утаучылар янына килүче бала күренде. Ун-унике яшьләрдәге мәктәп баласы. Эшеннән туктап, җентекләп караса таныр иде инде. Әмма абыстай, килүченең кем икәнлеген якынайгач белермен дип, эшен дәвам итте.
– Хәсәнә абыстай, Зөфәрне алып киттеләр! – дип кычкырды алар янына килүче бала.
– Кая алып киттеләр? – дип сорады остабикә. Мәктәп эше беләндер инде, дип уйлады үзе. Унөч яшьлек Зөфәр «бик яхшы» билгесенә генә укый иде. Алдынгы укучыларны районга җыеп, берәр кызыклы очрашу үткәрә торганнардыр әле…
– Бер үземе, әллә классы беләнме? – дип сорады, олы улының кая һәм нинди максат белән китүен аңлап бетерә алмаган ана. Соңгы елларда урындагырак кеше балаларын һәм иң яхшы укучыларны пионер лагерена җибәрү гадәте керә башлаган иде. Хәсәнә абыстай, Зөфәрне шунда җибәргәннәр булса кирәк, дип уйлады. Ул каршы килергә җыенмый да иде. Барсын, үз ишләре арасында ял итсен. Анда җырларга, биергә, ниндидер яңа чыккан уеннарга өйрәтәләр, дип сөйлиләр. Шунысын аңлап җиткермәде: нишләп соң баласын алып китәр алдыннан анасы белән киңәшмәгәннәр. Таиповлар гаиләсендә үзара киңәшмичә, башкаларның ризалыгын, хәтта хуплавын алмыйча, бернәрсә дә эшләнми иде. Дөрес, Зөфәрнең кеше күзенә күренерлек рәтле киеме дә юк. Шушы мәсьәлә борчый башлады Хәсәнә абыстайны. Алдан белгән булса, ул балакаена төн утырып булса да юньле күлмәк әмәлләп биргән булыр иде. Әткиләренең кешелеккә кия торган ак күлмәге сандык төбендә генә ята…
– Аны бит, Хәсәнә абыстай, Туймазыдан килгән мылтыклы ике кеше алып китте…
Хәбәр алып килгән малайның югары оч Шәймәрдән малае икәнлеген танып алды тәмам тетрәнгән, югалып калган Хәсәнә.
– Нинди мылтык белән? Без монда чакта Зөфәр берәр төрле җинаять эшләгәнмени?
Хәсәнә абыстай ут белән су арасында калды. Колхоз эшен ташлап, рөхсәтсез өенә кайтып китсә, аны, халык дошманы хатынын, җинаять эшләүдә гаепләячәкләр. Газиз баласын мылтыклы кешеләрнең алып китүе турындагы хәбәр аның бөтен тынычлыгын алды. Эшкә кул бармый. Хәсәнә абыстай чүп үләннәрен бөтенләй күрми башлады. Менә ул янәшәдәге кишәрлекне алып баручы Шәмсеруй янына килде.
– Минем Зөфәремне каядыр алып киткәннәр. Бригадир килеп тикшерә калса, зинһар, аңлатыгыз. Зинһар! Мин аның гөнаһсыз икәнен аңлатырга тиеш…
Башка утаучылар да Шәмсеруй янына җыелдылар.
– Кайт, Хәсәнә абыстай. Без аңлатырбыз. Ни җаның белән баланы ярдәмсез калдырасың инде. Кайтып китәр алдыннан, без синең кишәрлекне бергәләп утап алырбыз, бар кайт!
Хәсәнә абыстай Юкәлегә таба йөгерә, күз алдын кызгылт томан каплаган, йөрәге леп-леп тибә, әйтерсең күкрәк эченә кайнар таш салып куйганнар. Үзе һаман тамагы кипкәнче, тавышы карлыкканчы кабатлый:
– Балам! Балам!
Афәтнең зур, куркыныч һәм котылгысыз булуын җан-бәгыре белән сизә иде ул… Өмет исә газиз ананы һаман юатырга тырыша… Ялгышуларын аңлагач, кайтарып җибәрерләр, ди… Сабый бит… Бер гөнаһсыз сабый. Бер гөнаһсыз!
10
1931 елның 6 августында, Лотфулла хәзрәтне кулга алганда, Шәһит җиде ае да тулмаган имчәк бала булган. Озак төннәр буе уйлап яткан чакларында әткиен алып китүләре аның хәтерендә сурәтләнеп уелып калган шикелле була. Әнисенең күршеләрдән әҗәткә ипи алып чыгуы… Шул ипине ашъяулыкка төреп азаплануы, аннан соң биштәрле капчыкка кружка, кашык, бераз бәрәңге салуы… Шуннан соң ашамлыкларның барысын да кире алып, капчык төбенә әтисенең алмаш күлмәген, киҗеләп суккан ыштанын төреп салуы… Алырга килгән кешеләрнең туктаусыз кабатлап торулары:
– Тизрәк кылан! Көтәргә вакытыбыз юк. Тизрәк…
Ишектән аның әткисен инәкисенең култыклап алып чыгуы… Ишегалдына чыккач та, Лотфулла хәзрәтнең арбага менә алмыйча бик озак газаплануы… Алырга килүчеләрнең ярдәм итмәүләре, тупас сүзләр әйтеп ашыктырып торулары… Иртән, уяныр-уянмас килеш, төш белән өн арасында ятканда, Шәһит шуларны тоемлап күргәндәй булды…
– Мин шуларның барысын да хәтерлим шикелле, – дип әйткән чакларында инәкисе башта яулык чите белән күзен сөртеп ала, шуннан соң ниндидер үзәк өзгеч тавыш белән аңлатырга керешә:
– Хәтерләргә, ул чакта сиңа бер яшь тә юк иде әле. Кеше сөйләгәннәрне тыңлап йөри торгач, шулай күрә башлагансыңдыр, бәлки? Юкәлеләр әткиеңне еш искә алалар иде. Яратып сөйлиләр иде аның турында. Соңгы елларда гына ул чорны искә алу сирәгәйде.
Чыннан да, Шәһит инәкисе сөйләгәннәрне үзе күргәннәрдән аера алмавын аңлый иде. Әңгәмәнең иң тәэсирлесе кич утырырга кергән күрше хатыннары, инәкисенең ахирәтләре җыелган чакта була. Шәһит үзен белә белгәннән бирле әткисенең фаҗигале язмышы авылдашлары күңелендә якты һәм үкенечле хатирә булып сакланып калуы турында бик еш уйлап йөри. Искә алу, күзалларга тырышу бер үк вакытта ачы һәм ләззәтле иде. Бу фаҗига кешегә сөйләп булмаслык авыр да, газаплы да иде. Әткисен алып киткәннән соң, унбер ел вакыт узган. Шәһит мәктәпкә йөри башлады. Аның газиз әткисе һаман кайтмый да кайтмый. Лотфулла хәзрәтнең кулга алынганнан соң суга төшкәндәй югалуы бөтен кешене аптырата иде.
Аскы урамда яшәүче Миңлебикә апа Шәһитнең инәкисе янына еш килеп йөри. Килгән саен, үзенең гөнаһын искә алып, бер тын уфтана, гафу үтенә, инәкисеннән ярлыкау сорый. Лотфулла хәзрәтне кызганып елап алганнан соң, еламсырап, бер үк сүзләрне кабатлый. Башта аның кабатлавы Шәһиткә ошамый иде. Бер тапкыр сөйләү җитмимени? Хәзер аңлый башлады, Миңлебикә апа Таиповлар гаиләсе каршында гөнаһлы булуын тоеп газаплана икән. Партячейка секретаре, волость үзәгеннән килгән вәкил белән бергәләп, авыл халкын куркытып, көчләп колхозга керергә мәҗбүр иткәннәр. Бераздан, айныгач, юкәлеләр, колхоздан чыгаруны сорап, волостька гариза яза башлаганнар. Шул гаризаларны тикшерергә Туймазыдан килгән комиссия кешеләре, йорт саен кереп, сорашып, тикшереп йөргән. «Кем язган ул гаризаларны? Кем язганын әйтмәсәгез, авылыгыз белән барыгызны сөргенгә җибәрәбез», – дип куркыта башлагач, Миңлебикә исемле хатын, картлар белән киңәшкәннән соң: «Ул хатны Лотфулла хәзрәтнең өлкән малае Зөфәр язды», – дигән. Татар авылының аксакаллары, җитди мәсьәләне хәл итәр алдыннан, кат-кат киңәшкәннәр булса кирәк.
Татар авылының аксакаллары. Сакалына көмеш төсе кергән һәр карт аксакал була алмый. Аксакал вазифасы ифрат җаваплы санала. Авыл җәмәгатьчелеге каршында, вөҗданыңа тап төшермичә, гаделлектә абруеңны саклап калу. Шушы таләпне үти алучылар гына аксакаллыкка ирешә. Аларны беркем сайламый. Әгәр авыл халкы синең акылыңа, тормыш тәҗрибәңә, иманлылыгыңа ышана икән, сиңа киңәшкә йөри башлый. Аксакал җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алудан сак булырга тырыша, үзенә тиң картлар белән киңәшкә керә. Менә шушындый очракта гына аксакаллык үзен аклый ала. Зөфәр мәсьәләсендә аксакаллар да ялгышканнар: «Хатны балигъ булмаган бала язды дип әйтсәк, аңа тимәсләр», – дип уйлаганнар. Тикшерүчеләр большевиклар мантыйгына таянып эш иткәннәр. Мулла гаиләсендә тәрбияләнгән «көчек инде өрә» башлаган, янәсе. Мулла баласы озакламый контрга әйләнәчәк. Чара күрергә кирәк. Шулай итеп, Лотфулла хәзрәтнең унөч яшьлек өлкән улын кулга алып, төрмәгә ябып куйганнар. Гаиләдә ата урынына калган баш бала да төрмәдә… Зөфәрне утыртканнан соң, Хәсәнә абыстай бер көтү яшь бала белән ялгыз кала. Икенче бала Рәшиткә ул чакта унбер яшь, Әфләхкә – тугыз, Әхсәнингә – дүрт яшь, Әбүзәр әле яңа икенче яшенә чыгып килә…
Йа Хода, бер синнән генә ярдәм көтәргә кала! Ташлама ярдәмеңнән! Нинди гөнаһларыбыз өчен җибәрәсең бу казаларны?! Якла безне, Ходаем, түземлек, көч бир! Йа Раббем, көферлектән, гөнаһлардан сакла безне!
Хәсәнә абыстай, берсеннән-берсе яшь биш сабыйны ачка үлүдән саклап, ялгызы бәргәләнгәндә, ишле гаиләне хәзрәтнең үз кулы белән салган хәләл йортыннан куып чыгаралар. Кышкы салкыннар башланган чак. Тышта декабрь суыклары. Биш баласын кочаклап, урамда, салкын кар өстендә кала абыстай. Шул чакта юкәлеләр совет властеның кешеләргә карата булган мөнәсәбәтен аңлый башлыйлар. Большевиклар гади халыкка мул, рәхәт тормыш вәгъдә итә. Ләкин, битлекләрен салдырып алсаң, аларның ерткычныкына охшашлы азау тешләре күренә башлый. Байларны – хәерчеләндерү, ярлыларны баету аларның төп максаты, бөтен эш-гамәлләре шушы ниятләрен тормышка ашыруга корыла.
Мулла гаиләсен коткарган өчен җәзага тартылу куркынычы булса да, Бәдәр түтәй Хәсәнә абыстай гаиләсен бушлай фатирга кертә.
Өлкән балалары тормышта үз урыннарын таптылар. «Нинди язмыш көтә минем төпчегемне?» – дип кайгыра иде Хәсәнә абыстай. Шәһитемнең өметләре тормышка аша алырмы? Ирешә алырмы ул бәхетенә? Әллә аны да әткисе язмышы көтәме? Шушы сорауларга җавап тапмыйча, яшәүнең мәгънәсе юк шикелле тоела иде…
11
Безнең чор кешесе, бигрәк тә соңгы буын вәкилләре, борынгылар канунына таянып гаилә коруны аңлый алмый. Андый никахлар инде онытылып бара…
Хәсәнәгә, үзеңнән өлкән иргә чыгарсың, ирең белән бик бәхетле, әмма бик аз яшәп, биш бала белән тол калырсың, дип әйтсәләр, һич ышанмас иде.
Әткә-әнкәсенең канаты астында яшәгәндә, Хәсәнәнең күзе төшкән егете бар иде. Егетнең эчкерсез, саф мәхәббәтен Хәсәнә белә иде. Сөйгән егете, яучы җибәреп, Хәсәнәне сораган булса, әткә-әнкәсе кызларын ул егеткә бирер иделәрме? Акыл белән аңлатып булмый торган катлаулы нәрсә ул тәкъдир. Язмышыңны аңларга теләп баш вату берни бирми. Борынгылар, тәкъдирне үзгәртеп булмаганны аңлаганлыктан, аны гадиләштерергә омтылганнар… Мулла малаена – мулла кызын, бай малаена бай кызын ярәшергә тырышканнар. Бу гадәт һәр очракта да гамәлгә ашырылып тормаган, әлбәттә. Тайпылулар да булган. Гореф-гадәтләрне тота алмау яшәүне катлауландыра. Большевиклар, идарә итүне кулларына алгач, гореф-гадәтләрне үзгәртү белән генә чикләнмичә, аларны тулысынча юкка чыгарып ташлаганнар. Шуңа күрә унсигез яшьлек Хәсәнә белән аның әткәсенең булачак никах турында сөйләшүләре безгә аңлашылмаска мөмкин. Хәсәнәне сорап килгән кеше турында әткәсе белән әнкәсе арасында җентекле сөйләшү булган. Кызларын ярәшергә килгән Бишкурай мулласы Лотфулла хәзрәтне Сөнгатулла белә иде. Аның үзе хакында гына түгел, кияү егетенең ата-анасы, нәсел-нәсәбе турында да хәбәрдар иде ул. Сүз дә юк, затлы нәсел. Булачак кияү кеше киләчәктә гаиләсенә җил-яңгыр тидермәячәк, тырыш, абруйлы ир. Төп мәсьәлә Хәсәнәнең ризалыгында иде. Тугыз бала арасында иң яраткан, гаиләнең күз нуры булып саналган өлкән кызның ризалыгын алмыйча торып, аны кияүгә биреп рәнҗетәсе килми иде Сөнгатулла хәзрәтнең. Кичкырын, йорт эшләре тәмамлангач, ул чигү чигәргә утырган кызын түр бүлмәгә чакырып кертте:
– Балам, – диде хәзрәт, – ризалык бирмәскә тырышачагыңны беләм. Синең чын күңелдән яраткан, әнкәң белән мин дә ихтирам иткән егетеңнең кинәт вафатыннан соң сиңа ничек авыр икәнен без аңлыйбыз. Сине сорап Бишкурай мулласы Лотфулла хәзрәт килгән иде. Без аңа, киләсе атнага кичкә кадәр уйлашырбыз, кызыбызның ризамы, түгелме икәнлеген ачыкларбыз, дип сүз бирдек. Кызым, без синең бәхетле булуыңны, рәхәт яшәвеңне телибез. Әнкәң белән дә, туган-тумачалар белән дә җентекләп киңәшкәч, син ул кеше белән татулыкта яши алырсың, дигән фикергә килдек. Лотфулла хәзрәт – бик тә затлы нәселдән. Буйга-сынга да матур. Галим кеше. Сабыр, тыйнак, тырыш. Йорты зур, иркен, абзар-курасы төзек, маллары җитәрлек. Иншалла, син – уңган кыз, Лотфулла хәзрәт белән көйгә салынган хуҗалыкта, үз иркегезгә яшәп, бәхетле гаилә кора алырсыз, дип ышанабыз. Дөрес, бәхет Аллаһы Тәгалә кулында. Тормыш тәҗрибәсе шуны аңлата. Ходай бәхетне изге юлдан баручыларга бирә. Аңла, кызым, без сине ирексезләмибез. Баш тартсаң, рәнҗебрәк булса да, сине бу кешегә бирмәбез. Атна кич аның белән бергәләп сөйләшербез. Чәй вакытында, кызым, син табынга чәкчәк кенә кертеп чыгарсың. Ул сине күрсен, син дә аны күр. Без сиңа уйларга, ниятеңне ачыкларга вакыт бирәбез. Акылыңа вә безнең киңәшкә таянып эш итәргә тырыш. Тойгылар еш ялгыша. Бигрәк тә синең шикелле яшь кызларның тойгылары. Акылыңа ышан. Аллаһы Тәгалә сине андый затлы сыйфаттан мәхрүм калдырмаган.
Әткәсеннән соң кызны әнкәсе үгетләргә тиеш иде. Хәсәнәнең әле дә хәтерендә, әнкәсе аны кысып кочаклады да тыелып кына елый башлады.
– Мин дә сиңа, балакаем, бәхет телим, – диде ул күз яше аралаш. – Әткәң әйтә, Лотфулла хәзрәт – бик тә әйбәт кеше, ди. Әткәң яхшы кешене начардан аера белә. Бу эштә аның ялгышканын хәтерләмим. Минем дә ата-бабаларым – җиде буынга кадәр руханилар. Әткәң шушы дин әһелләре шәҗәрәсен синең аша дәвам иттерергә хыяллана. Беләм, унсигез яшемдә утыз яшьлек ирләр миңа да өлкән күренәләр иде. Хатыннар ирләрдән иртәрәк картая. Гомерләрегез озын булсын. Алла боерса, җиде-сигез елдан яшь аермасы сизелми башлар. Әткәң дә миннән тугыз яшькә өлкәнрәк. Ул әле төскә миннән яшьрәк тә күренә. Без сине мәҗбүр итмибез. Бәхет кенә телибез. Аллаһы Тәгалә ни язган булса, шул булыр. Йа Хода, мәрхәмәтеңнән ташлама!
Шулай йомшак итеп, яратып аңлатулары Хәсәнәне күндерде. Ул әткә-әнкәсе үгетен инкяр итәрлек дәлил таба алмады. Ышану булдымы икән бу, әллә әткә-әнкәсен чиксез яратып, ихтирам итеп яшәү шаукымы шулай күндердеме? Зинһар, бирмәгез мине, бирмәгез ул күрмәгән-белмәгән кешегә, дип әйтергә Хәсәнәнең батырлыгы җитмәде.
12
Лотфулла хәзрәт киләсе көнне Хәсәнәнең чәчен әнкәсе үз кулы белән тарап үргәч, кызының толымына үзенең әбисеннән калган чулпысын такты. Мәкәрҗәдән кайткан зәңгәр ефәк күлмәген кидерделәр. Муенына гәрәбә төймә тагып, беләгенә көмеш беләзек кидерткәч, әнкәсе кызын кочаклап елап алды. Татар, кунак килгәндә, туйга барганда, киенүне «киенү-ясану» дип атый. Кичке уенга чыкканда, Хәсәнә элек тә, гәрәбәсен тагып, көмеш беләзеген кия иде. Толымына көмеш тәңкәләр һәм ахаклар белән бизәлгән авыр чулпыны исә гомерендә беренче тапкыр тагуы иде. Киенеп-ясангач, бүгенге очрашуның чиктән тыш җитди вакыйга икәнлеген кыз, ниһаять, аңлый башлады…
Чәкчәк китергәндә, кияү булачак кешене ничек тә күреп калырга кирәк. Хәсәнә чәкчәк куйган көмеш подносны сәкедән алып күтәрде. Хәзер аны табынга илтергә кирәк. Әйтерсең олтанын идәнгә кадаклап куйганнар. Беренче адымны ясау шундый авыр, катлаулы иде. Татар кызы үтисе кагыйдәләр ифрат четерекле. Шул кагыйдәләрнең үзәгендә әдәп саклау ята. Көндәлек тормышта кагыйдәләр үтәлеп килсә дә, бүген Хәсәнә, үзен үзе ничек тотарга белмичә, югалып торды. Ниһаять, ул, чәкчәк тотып, түр бүлмәгә керде. Әнкәсе самавыр янында чәй ясап утыра. Түр якта, ишеккә каршы, Хәсәнәнең язмышын үзгәртергә ниятләп килгән кеше. Күз карашын чәкчәктән аерып, булачак кияүнең йөзенә карарга, аның буй-сынын күзәтергә Хәсәнәнең кыюлыгы җитмәде. Ярәшергә килгән кешенең ак ефәк чалмасын, сары ука белән читләнгән яшел чапанының киң якасын һәм ачык изүен генә күрә алды.
Чәкчәкне табынга куйгач, ишектән чыгып китәр алдыннан, Хәсәнә табын ягына борылды. Аның күзләре кинәт Лотфулла хәзрәтнеке белән очрашты. Сирәк очрый торган озын, куе керфекле коңгырт күзләрдә бу кешенең хәләл җефетенә күрсәтәчәк мөнәсәбәте сурәтләнгән кебек тоелды. Килен булып төшәсе кыз әлеге күз карашына язылган сүзләрне болай юрады: «Мин сине күрү белән яраттым. Ышан миңа. Өйләнешкәч, мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам, назлап, хөрмәтләп яшәтермен. Яшебезнең арасы байтак. Син курыкма, минем йөрәгем яшь әле. Тойгыларым кайнар, ихтирамым ихлас. Риза бул, чык миңа кияүгә! Ант итә алам, соңыннан беркайчан да үкенмәссең…»
Бары тик кыска бер мизгелгә сузылган күз карашы хәл итте Хәсәнәнең ризалыгын.
Сөнгатулла хәзрәт гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне белмәгән кеше, Хәсәнәне ирексезләп кияүгә биргәннәр, дип уйлар иде. Бәлки, хаклы да булыр иде. Кызга мәхәббәт хисе гаилә корып яши башлагач килде. Ул шушы изге җан белән кавыштырулары өчен әткә-әнкәсенә рәхмәтле иде. Саф күңелле, йомшак мөгамәләле иде Хәсәнәнең хәләл җефете. Ул аңа җил-яңгыр тидертмичә, авырлыклардан, тормыш ыгы-зыгысыннан саклап яшәтте. Кешегә ярдәм итүдән ләззәт, куаныч таба белүче Бишкурай мулласын бөтен авыл халкы мәхәлләсе белән ихтирам итә иде. Хәсәнәнең ире хатынының нәрсә теләгәнен шундук сизеп ала иде. Шуңа күрә остабикәнең теләкләре һәрвакыт тормышка ашып торды.
13
Бохарада укып йөргәндә, Лотфулла хәзрәт Багдад хәлифәлегендә яшәгән Ибн Бутлан исемле галимнең язмасына юлыккан. Анда төрле кавемнәрнең хатыннарында нинди сыйфатлар булуы турында язылган булган. «Төркиләрнең хатын-кызлары аш-суга оста, ирләренә тугрылыклы, тудырган-тапкан балалары һәрвакыт таза, зирәк була. Гаиләдә җылылык, тынычлык саклауда алар белән ярышырлык башка кавем хатыннарын белмим мин», – дип язып калдырган иде гарәп галиме. Лотфулла хәзрәт, Хәсәнә белән яши башлагач, Ибн Бутланның сүзләре хак икәнлегенә төшенде.
Утызынчы еллар башында Таиповлар гаиләсендә биш бала уйнап йөри иде. Шул балалар белән бергә бу йортта җылы куанычлар, алдагы тормышка канатлы өметләр яши иде. 1937 елны хәзрәтне алып киткәч, аларның барысы да бер көн эчендә җимерелеп юкка чыкты. Хәсәнәгә куанычлар, өметләр Лотфулла хәзрәткә ияреп киткән шикелле тоелды…
Беренче тапкыр кулга алынгач, Хәсәнәнең ире өч елдан кире әйләнеп кайтты. Сөргендә Лотфулла хәзрәт урман кискән. Башта ул урман кисүчеләрнең балта-пычкыларын үткенләп торган. Шул чакта ул куак артында яшеренеп намаз укырга да җаен тапкан. Тоткыннар арасындагы шымчылар Таиповның бу «җинаятен» башлыкларына җиткергәннәр. Хәзрәтне, авыр бүрәнәләрне күтәреп, урман эченнән юл буена чыгаручылар төркеменә билгеләгәннәр. Бер тапкыр авыр бүрәнәне алты кеше куелыктан юл буена күтәреп чыгарган. Җиргә ташлаганда, башкалар бүрәнә астыннан чыгып өлгергән, Лотфулла хәзрәт чыга алмый калган, басылып имгәнгән. Сөргеннән имгәнеп кайтканнан соң, Лотфулла хәзрәт өч ел гаиләсендә яшәп алган. Мең тугыз йөз утыз җиденче елны аны кабат кулга алганнар. Хәзер аның кайда икәнлеген беркем белми.
Әтиләре сугышта үлгәннәрнең балалары ятим кала. Рәсәй гомер-гомергә сугышып яшәгәнлектән, ятим балалар саны беркайчан да кимеми. Андыйларның ятимлеге әтиләренең сугышта үлүенә бәйле. Лотфулла хәзрәтнең биш баласы әтисез үскәнен бөтен авыл белә. Ятимме алар, әллә әтиләре исәнме? Бәлки, алар әтисез дә түгелләрдер?
Билгесезлек… Нигә соң газиз әткиләре, хат җибәреп, үзенең исән икәнлеген белгертми? Гаилә башлыгының язмышын белә алмаганлык аларны үлем хәбәреннән дә аяусызрак газаплый.
Ирләрен сугыш үтергән хатыннар, улларын сугыш йоткан аналар башта күз яшенә юынып үксиләр, чәчләрен йолка-йолка елыйлар. Бу илдә халык күз яшенә күнегеп беткән дисәк тә, һич ялгыш булмас. Акрынлап вакыт әрнүне баса төшә. Әмма сугыш калдырган йөрәк җәрәхәте бөтенләйгә төзәлми. Ул адәм баласын гүргә кергәнче эзәрлекли. Ә менә игълан ителмәгән астыртын сугышны, бер гөнаһсыз кешене алып китеп олактыруны ничек аңларга? Җавап табып булмый торган билгесезлектән дә аяусыз, аннан да рәхимсез нәрсә бармы бу дөньяда?!
Хәсәнә хәлендәгеләр авылда берничә иде. Андыйларны абыстай җаны-тәне белән кызгана, һәр намазында Аллаһы Тәгаләдән хәлләрен җиңеләйтүне сорый иде. Кайчакларда ул күңелендә көферлеккә илтә торган фикерләр туа башлаганын тоеп тәүбә итә. «Раббым, бу газаплардан нигә коткармадың?» – дип сорыйсы килгән чакларда ул, тыелып, дога укый, тәкбир әйтә. Бераздан, тулы тынычлану килмәсә дә, рәнҗү басыла төшә. Адәм баласы үз гөнаһларының җәзасын күргәнен сизми. Чөнки безнең тәкъдиребез Аллаһы Тәгалә кулында. Ул – бөек, Ул – мәрхәмәтле, Ул – гадел. Шуңа күрә Ул бәндәләрен, соңгы чиктә, үзе дөрес юлга чыгарып тора. Аның тарафыннан гаделсезлек булуы мөмкин түгел. Түзеп булмас авырлыкларга юлыккан чакларында менә шулай юана иде Хәсәнә абыстай.
Беркемгә зарланмады тол остабикә, беркемгә серен сөйләп сыкранмады. Күрәләр бит аның нинди хәлдә икәнлеген. Аңлаучылар сөйләмәсәң дә тоемлыйлар. Кеше синең хәлеңә керә алмый, шуңа күрә зарланып сөйләнеп йөрүдән ни файда.
14
Югары Бишендедә укый башлавының беренче көнендә төпчек улының авыр хәлгә юлыгуы Хәсәнә абыстайны хафага салды. Ана һәр баласының холкын белә, теләк-омтылышларын сизенә иде шикелле. Кайвакытта баласының үз табигатенә бөтенләй хас булмаган гамәлләр эшләгәнен күреп, югалып кала иде. Явыз кешенең көтмәгәндә яхшылык эшләп ташлавы, юмартның саранланып куюы. – Аллаһы Тәгаләнең адәм баласына ясаган тәэсире шушы түгелме икән? Аның тыйнак Шәһите – искиткеч күндәм бала – көтмәгәндә, яшен утыдай тәвәккәл, үҗәт булып китә…
Балаларны укытып, белемле итеп үстерү – телдән әйтелмәгән, кәгазьгә язылмаган булса да, әткиләре ягыннан да, Хәсәнә абыстай ягыннан да буыннан-буынга тапшырылып килгән васыятькә тиң. Бәлки, васыять кенә дә түгелдер? Әнә бишенче класста укый башлавының беренче көнендә Хәсәнәнең төпчеген рәнҗеткән малайның әтисе, колхозлашкан елларны Юкәлегә килеп, Таиповларның малын талап алып киткән кеше булып чыкты. Шул Ринат исемле малай, алтынчыда һәм җиденчедә икешәр ел утырып калганнан соң, мәктәпне ташлаган да авыл Советына салым җыеп йөрүче булып эшкә кергән. Унсигез яшьлек Ринат, әтисе шикелле, салым түләргә мөмкинлекләре булмаган кешеләрне куркытып, ришвәт алып йөри, дип зарланалар хәзер.
Хәсәнә абыстай беркайчан да, мәктәпкә барып, минем улым ничек укый, сез канәгатьме, дип сорашып йөрмәде. Авыл җирендә кеше бер-берсе турында белеп тора. Абыстайның төпчегенең мәктәптә үзен ничек тотуы турында да аңа даими җиткереп тордылар.
Большевиклар халык тәкъдирен, балалар язмышын зыялыларны атып йөргән бәндәләр кулына тапшырды. Алар бит турыдан-туры «мировая революция»гә дәгъва итәләр. Шуңа күрә нишләп бала-чага дигән вак нәрсә белән исәпләшеп торырга! Ячейка кешеләренең кайберләре менә шулай фикерлиләр иде. Тәрбияле баланың һәр эше, һәр кылган гамәле Аллаһы Тәгалә тарафыннан хуплана. Андыйлар ярашырга, ялагайлыкка, файда өчен яшәргә өйрәнмәгән. Ә бит адәм баласының акылына да сыя алмаслык эшләр эшләнә башлады хәзер. Җитәкчеләр балаларына урысныкына тартым исем куярга тотындылар. Лотфулла хәзрәт үз балаларына, ата-бабалардан калган гадәт буенча, Коръән-Шәрифтә очрый торган һәм борынгы төркиләрдән килгән исемнәр кушты. Киләчәктә шушы совет чоры тудырган исемнәр белән борынгы исемнәр арасында гаугалар чыгып китмәсме икән? Уйларның катлаулыгыннан зиһене чуалып киткән чакларда Хәсәнә абыстайның күңелендә шушындый тузга язмаган сораулар да туа иде.
Өлкәннәре, Аллага шөкер, аякка баса башладылар. Абыстай үзенең кече улы турында ут йотып баш вата иде. Баланы күңеле сынудан ничек кенә булса да саклап калырга кирәк. Әнә мыскыллау баланы ничек рәнҗеткән. Рәнҗетергә тырышучыларга карата Шәһитнең күңелендә дошманлык хисе уяна күрмәсен бер үк. Дошманлык хисе бит ул беренче чиратта адәм баласының үз күңелен агулый. Нинди чара күрергә, нинди юл белән баланы бозылудан сакларга соң?
3
ФЗО – Фабрико-заводское обучение (Фабрика-завод өйрәнчеклеге).