Читать книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус - Страница 7

Романнар
Кыпчак кызы5
Икенче бүлек

Оглавление

1

Рахманкулов ашыга иде. Кадрлар бүлегендә кисәттеләр. Кораб ике-өч сәгатьтән диңгезгә чыгачак. Ашыгуына карамастан, Габдрахман, порт капкасы каршындагы Таможня мәйданына төшмичә, Башкарма комитет бинасы яныннан причалларга сырышкан дистәләгән корабларның урман агачлары булып күренгән мачталары, ронгоутлары, аларның паспорты – торбаларга беркетелгән сурәтләре арасыннан «Академик Крупчатов»ны эзләп тапты. Туйганчы карап торырга вакыт тар иде. Кангун үреннән төшкәндә, үзенең буласы «торагын», эш урынын, хезмәттәшләрен, ниһаять, язмышын биләп алырга тиешле патша сарае зурлыгындагы тимер көймә-йөзгечне күз алдыннан уздырды.

Рахманкулов эшлисе теплоходка охшашлы корабларны Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Советлар Союзы белән Америка Кушма Штатлары арасында кабынып киткән, әхлаксызлыкка, пычрак мәкергә, дәүләт күләмендәге ялганга төрелгән «салкын сугыш» тудырды. Икенче бөтендөнья сугышы башында социализм шартларында яшәүче ил бер генә иде. Сугышның азагында Алманиянең яртысы, Көнчыгыш Европа илләре, Кытай, Куба, Кореяның төньягы – болар барысы да социализм төзергә кереште. Дөрес, һәркемнең бәхеткә омтылуы башкаларныкына охшамаган шикелле, башка бер генә илнең социализмы да СССРныкына охшамаган иде. Салкын сугыш, кайнарга әверелеп, Җир йөзендәге иң гадел, иң изге совет системасы буржуаз системаның көлен күккә очыртып, бөтен илләрне яулап алганнан соң, социализм төзү СССР кулына күчәргә тиеш иде. Габдрахман эшлисе корабны шул соңгы сугышка әзерләнү барлыкка китергән иде.

Корабы портта торганда, Рахманкулов андагы корабларның эченә кереп карап йөрергә ярата иде. «Кодекс торгового мореплавания» корабны ватанның бер кыйпылчыгы итеп саный һәм капитанны дәүләт йөкләгән вазифаны тормышка ашыручы дип саный. Башка илнең кораблары да шушы канунда эш итәләр. Аерма шунда: аларда, бигрәк тә инглиз корабларында, «закон – дышло» түгел, ә бөтенләй башка мәгънәдә гамәлгә ашырыла.

Ниһаять, Габдрахман «Академик Крупчатов» янына килеп җитте. Алагаем зур иде бу судно. Йөге бушатылып беткәч, кораб ике, хәтта өч тапкырга биегәя. Корабның корылмасын күрер өчен сиксән-туксан адымга читкәрәк китеп карарга кирәк иде. Вакыт тар булганлыктан, ул турыдан-туры трапка юнәлде. Трапның һәр басмасы, атлаган саен шакылдап тавыш биреп тора. Ниһаять, Габдрахман төп палубада вахтада торучы матрос янына менеп җитте.

– Гафу итегез, сез кемгә?

Бары тик ике сүздән торган «гафу итегез» корабта тәрбия эшенең куелганлыгын аңлатса, матросның җыйнак, чиста киеме һәм үз-үзен тотуы экипажда тиешле тәртип барлыгын күрсәтә иде. Рахманкуловның эченә җылы кереп китте. Коллективта тәртиплелек куркытып буйсындыруга, казарма мохитендәге боерык йодрыгына көйләнмәгән очракта гына гаделлек, дустанәлек була. Тәртип булган җирдә эшләве, яшәве күпкә җиңелрәк.

– Мин икенче штурманга алмашка килдем, – диде Габдрахман, матросның, телефоннан шалтыратып, коллегасын чакыруын көтеп.

– Сезне чиф көтә, – матросның өлкән штурманны инглизчә атавы да аның тәҗрибәле мариманлыгы турында сөйли иде.

– Минем коллегам ярдамыни?11

– Аны больницага салдылар. Сезгә өлкән штурманның каютасын күрсәтимме?

– Рәхмәт. Ул спардекта яшиме?

– Әйе. Капитанның каютасы белән янәшә.

– Мин табам аны. Кабат рәхмәт.

Матрос коридорга ияреп керде.

– Әнә лифт, – диде ул, тар гына куш ишеккә күрсәтеп.

Лифтка утырып, өченче катка күтәрелергә кирәк икән. Корылмаларга менеп-төшеп йөрергә көйләнгән корабны Габдрахманның беренче күрүе иде. «Димәк, бу корабта вазифаларым, корабка тәңгәл рәвештә, күләмлерәк һәм катлаулырак булачак», – дип уйларга өлгергәнче, лифт аны өченче катка менгереп тә җиткерде.

Әйе, лифт аркасында «икенче кат»ка әйләнгән биеклек, гадәттәге спардек, матрослар телендә «шлюпка палубасы» иде. Лифттан чыгу белән корабның борынына – бакка таба барсаң, уртада капитанның каютасы, уңда – өлкән штурманныкы, сулда өлкән механикныкы булырга тиеш. Җилкәнле кораблар чорында гына каюталар аста, йөзгечнең карынына урнашкан булган.

Рахманкулов өлкән штурманның ишеген шакыды.

– Әйе, – дигән карлыккан, калын ирләр тавышы ишетелде.

– Икенче штурманга алмашка җибәрделәр, – диде Габдрахман, приказ кәгазен каюта хуҗасына сузып.

– Коллегаңны больницага салдылар, – диде өлкән штурман, өстәлендә яткан каюта ачкычын Габдрахманга сузып. – Йөк бушатылып бетте. Коносаментка12 кул куелган. Кузгалырга ярты сәгать вакыт калды. Моңа кадәр кайсы корабта эшләдегез?

– «Чолман»да.

– «Көмеш» корабта? Италиягә йөриме?

– Күбрәк шул тирәгә.

– Һаман шулай болан сыеры, «Тарантелло» сурәтләре төшкән келәм, болонья плащ ташыйлармы мариманнар?

– Ташыйлар. Шунлыктан, мин инде ярты ел диярлек үземнең беркетелгән корабыма эләгә алмый йөрим.

Өлкән штурман кабаланып әйтте:

– Бездә шундый гадәт: яңа кеше белән иң башта капитан үзе таныша.

Коридорга чыккач, Габдрахман бертын туктап торды. Өлкән штурманның үзен начальник итеп тотмавы, аның дустанә мөнәсәбәте экипаж әгъзалары арасында үзара җылы мөнәсәбәт яшәвен раслый иде. Дөрес, диңгездә йөзү шартларында гына чын бәяне бирергә мөмкиндер. Коллективның нинди икәнлеге авырлык килгәндә сынала.

Корабларда еш кына капитан золымы, шымчылык, гайбәт, бер-береңне күралмау шикелле кабахәтлекләр еш очрап торганлыктанмы, Габдрахманның әйбәт экипажда эшлисе килә иде.

– Рәхим итегез, – диде каюта хуҗасының тавышы. – Капитан кара тышлы калын китап укып утыра. – Утырыгыз, – диде ул, янәшә диванга күрсәтеп. – Монда килгәнче нинди корабларда эшләдегез?

– Соңгы вакытта мине алмашка йөртәләр. Ә болай, минем штаттагы корабым – «Чолман».

– «Чолман» каботажда13 йөргәндә эшләмәдегезме?

– Ике елдан артык.

– Капитан Курбатов беләнме?

– Әйе, Василий Степанович кулы астында.

– Мин дә бит аның шәкерте. Бу турыда диңгезгә чыккач сөйләшербез. Эшкә керешегез. Яңа кешегә кимчелекләр ачыграк күренә. Эшегезне җентекләп тикшереп кабул итегез. Соңыннан минем үземә әйтерсез. Уңышлар телим.

Рахманкулов кабат өлкән штурманга керде.

– Аңлатып торырга вакыт калмады. Егерме минуттан аврал. – Ул ачкыч сузды. – Каютагызныкы. Эш киемегез рундукта. Авралда урыныгыз койрык палубасында. Капитан супер таләпчән. Авралга соңга калып чыга күрмәгез.

2

Супер таләпчән… Михаил Михайлович булып йөргән Мейер Моисеевич Зимин – капитан Курбатовның яраткан шәкерте. Василий Степанович үзе инглиз, итальян, гарәп телләрендә сөйләшә белсә, аның шәкерте, инглизчәдән тыш, француз, испан телләрен дә үзләштергән иде. Яһүдләр гарәпчә аңласалар да, бу телдә сөйләшергә яратмыйлар. Һәм тагын бер сәер нәрсә: Зинин Тәүрат китабының теле булган ивритне дә, халыкча әйткәндә, су кебек эчә иде. Әмма аның бу телне аңлавы чит кешеләргә сер иде.

Озак еллар аңларга тырышып караса да, Габдрахман бер нәрсәгә төшенә алмады. Совет чынбарлыгының мөһим бер постулаты – «бишенче пункт» татарларга гына түгел, Израиль улларына да кагыла, әмма аның тәэсире аларга төрлечә иде. Татар кешесе, түрәлеккә күтәрелә башлау белән, үзенең колониаль психологиягә тугрылыклы булуын күрсәтергә җай чыккан саен, милләттәшләрен җәберләргә керешә. Өскә күтәрелүе дәвам иткән очракта, Чыңгыз хан токымы, үзе теләп исемен үзгәртә һәм урыслаша. Яһүдләр дә исем-фамилияләрен урысчалаштыралар, урыс телен, урыс культурасын урысның үзеннән дә яхшырак үзләштерәләр. Бу очракта татар иң каты урыска әйләнсә, яһүд исә үз менталитетында кала. Алар шушы көнгә кадәр «Ветхий завет»тагы «Второзаконие» таләбен үтәп киләләр.

Боларның барысына да Рахманкулов әллә никадәр баш ватканнан соң гына төшенде шикелле. Яһүдилек милләт кенә түгел, аларның милли кодекслары Коммунистлар партиясе уставын хәтерләтә. Нинди генә шартларда да алар «Второзаконие» кушканны тайпылгысыз үтиләр. Ятларга белгертмичә генә, тышкы яктан кайсы милләт арасында яшәсәләр, шуларча яшәп, эчке яктан үзләре булып кала бирәләр. Менә шушы хәлне Габдрахман капитан Зиминның фикер йөртү үзенчәлекләрендә дә күзәтәчәк. Бу күзәтүләр аңа, билгеле, файда китермәячәк. Көнкүреш һәр кешедән гавам ихтыяҗын үтәүне, күпчелек үзен ничек тотса, җәмгыять нинди таләпләр куйса, бары тик шуны гына эшләүне сорый. Рахманкулов исә, үзе дә сизмәстән, яшәеш чүплегендә чокчына башлый. Күзәтү, күргәннәр турында уйлап, тирә-юньдәге адәм балаларының кыланышларын аңларга омтылу, яшәү кагыйдәләренең чиктән тыш катлаулылыгы каян килеп чыгуын төшенергә тырышу хәзер инде аның канында. Бәлки, аның экипаждагы күмәк ялгызлыкка бирешмәү теләге белән туктаусыз китап укуы, чит илләрдәге тормышны СССРныкы белән чагыштырулары шушы юлга алып кергәндер… Соңгы вакытта ул шуңа төшенеп килә – аның, бу юлдан чыгып, башкалар шикелле, көнкүреш гаменә күчәргә тырышуы сәрхушның аракыны ташларга тырышуы белән бер чамада иде.

Морфлот корабларында төрле милләтләр эшли. Совет иленең зурлыгын, аның башка дәүләтләр арасында гайрәтле, хәлиткеч берәмлек икәнлеген күрсәтү максаты белән тотылган престиж лайнеры «Максим Горкий»ның капитаны Марс Солтанович Галимов татар иде. Галимовка кадәр ул корабның капитаны грузин Сергей Ливанович Дондуа булды. Габдрахманның матрос яисә моторист булып эшләгән грузинны очратканы булмады. Грузиннардан чыккан капитаннарның барысы да диярлек күренекле шәхесләрдән. Бу турыда баш вата торгач, Рахманкулов шундый фикергә килде: грузиннарда артистлык сыйфаты һәм юмартлык көчле. Капитанлык вазифасын башкара белүдән тыш, капитан булып оста уйный белергә дә кирәк. Менә шул уйнауда, үзен капитан итеп күрсәтүдә грузиннар белән башка бер милләт тә ярыша алмый.

Язмыш Рахманкуловны Кара диңгез пароходчылыгындагы бердәнбер яһүд капитан белән бер корабка китереп куйды. Мейер Моисеевич Зимин, капитан буларак та, шәхес буларак та, башкалардан кайсы ягы белән аерыла икән? Катлаулы мәсьәләләрне аңларга еш кына чагыштыру ярдәм итә. Рахманкулов та, һичшиксез, яңа капитанны Василий Степанович Курбатов белән чагыштырачак.

Чемоданындагы әйберләрне яңа каютага урнаштырганда, Рахманкулов шул турыда уйлана иде.

Ниһаять, аврал уйнадылар. Габдрахман корабның койрыгына йөгерде.

3

Рахманкулов үзе янында корабның койрыгында эшләүче матросларга күз салды. «Чолман» белән чагыштырганда аларның эше авыррак иде. Корабны ярга беркетеп торган швартов баулары «Чолман»ныкыннан күпкә юанрак, палуба киңрәк, бауларны уратучы чыгыр зуррак. Матрослар исә нәкъ «Чолман»дагыча, хәтта бераз ябыграк, буй-сынга да бәләкәйрәк кебек иде.

– Отдать кормовые! – өлкән штурманның тавышы да көчлерәк яңгырады шикелле. Причалдагы ике швартовщик бауның элмәген, ярдагы пушкадан көч-хәл белән сөйрәп чыгарып, диңгезгә ыргыттылар. Тиздән әйләнә башланачак винтка эләкмәсен өчен, швартов бавын палубага сөйрәп менгерергә һәм чыгырга уратып өлгерергә кирәк иде. Рахманкулов бауны сөйрәүче ике матроска кушылды. Ул муенына аскан микрофонга корабның койрыгы ярдан ничә метрга ераклашуы турында мостикка хәбәр биреп торырга тиеш иде. Һәм ул кычкырып әйтә башлады:

– Өч метр… Биш… Сигез метр…

Акватория ягыннан корабның койрыгына таба диңгез буксиры якынлаша башлады. Ул акрын гына якыная. Мостиктан команда яңгырады:

– Подать буксир!

«Шкертик» дип аталган нечкә бауны – «бросательный конец»ны – өлкән матрос диңгез буксирына томырды. Буксирдагылар, бауны эләктереп алу белән, аңа тиз генә канатны беркетеп өлгерделәр. Икенче диңгез буксиры, зур кортны оясына сөйрәгән кырмыска шикелле, корабны акваториягә сөйри иде.

– Самый малый вперёд!

Теләр-теләмәс кенә винт әйләнә башлады. Корабка җан керде. Акваториянең уртасына җиткәч, «Академик Крупчатов»ны Воронцов маягына каратып борып куйдылар да бауларны ычкындырып җибәрделәр. Баулар винтка уралмасын өчен, корабның машинасын туктаттылар. Суда яткан буксир бавын тизрәк палубага сөйрәп менгерергә кирәк иде. Һәр секунд санаулы, су агымы корабны акрын гына дулкынваткычка таба илтә иде. Ниһаять, су саркытып торган буксир бавы, судан чыгып, палубага менеп ятты.

«Аллага шөкер!» Рахманкулов иркенләп тын алды. Яңа корабта беренче аврал – хәлиткеч җаваплы мизгел. Синең һәр хәрәкәтеңне җентекләп күзәтәләр, бәяләп торалар. Сынатмады шикелле. Эшнең авыры шушы ябык, алҗыган матрослар – хәрәкәтләреннән күренеп торган авыл малайлары өстенә төште. Алар бирешмәде. Авыл кешеләре иң кискен мәлдә дә бер-берсен җиңел аңлыйлар шул.

– Рәхмәт, егетләр! – диде ул матросларга. – Мин әле бу корабка күнекмәгән. Кабат рәхмәт сезгә.

Диңгезчелек күпсүзлелекне өнәми. Әйтмәскә дә була иде. Өлкән матрос, арада иң тәбәнәге, ябыгы, гәүдәсен артка ташлый төшеп җавап бирде:

– Спасибо, сэконд14, – в рюмку не нальёшь?

Әйткән сүзнең эчтәлеген, тырышып эшләгәннәре өчен, матрослар Рахманкуловтан аракы көтәләр дип аңларга ярамый иде. Бу инде, үзенә күрә, без дә синнән канәгать, без сиңа ышанабыз, дигәнне аңлата.

Вахтага чыгарга ике сәгатьтән артык вакыт бар. Ял итеп алырга иде. Эшкә керешкәнче, Габдрахманга эш урыны белән яхшырак танышырга кирәк иде. Рубка иркен. Штурвал гадәттәге кызыл агачтан эшләнгән сигез тоткалы зур көпчәк түгел. Акка буялган тимер тәгәрмәч. Ике радиолокатор15. Эхолот16. Лаг17. Радиопеленгатор18. Халык телендә «капитан күперчеге» дип аталган, уң һәм сул як палубаларга куелган гирокомпас ноктаузлары, «Чолман»ныкы белән чагыштырганда, бер-берсеннән ике тапкыр ераграк урнашканнар. Диңгездә каршы килүче корабларга юл биргәндә, портка кергән чакларда, бигрәк тә швартовка вакытында йөзгечнең зурлыгын һәрвакыт истә тотарга туры киләчәк. «Зур корабка – зур йөзү», – ди урыс әйтеме. Зурлык психологиясе моның белән генә чикләнми шул. Зур корабларда эшләгән диңгезчеләр үзләрен бәләкәй пароходларда эшләүчеләрдән өстенрәк тоялар. Шул ук хәл дәүләткә һәм аның гражданнарына да кагыла. Җир йөзендәге иң зур дәүләтләрнең берсе саналган Советлар Союзында яшәүчеләр үзләрен, әйтик, шведлардан яисә финнардан өстенрәк тоярга яраталар. Көнкүреш шартларында шул урыстан бәләкәйрәк тоелган шведның «вольво» машинасы, дистәләгән бүлмәдән торган фатиры булуы, ялының Канар утрауларында, Франциянең зәңгәрсу ярларына урнашкан курортларда узуы ачыклангач, урысның күңелендә әрнүле хөсетлек туа: «Полтава кырында безнең тарафтан кыйналган швед шулай майда йөзгәндә, мин, бөек урыс кешесе, ярым хәерчелектә яшим – кайда монда гаделлек дигән нәрсә?!»

Сәгать, унбер тулып, уникенче киткән иде. Төгәл уникедә аның вахтада торуы башланачак. Рахманкулов, ашыгып, кают-компаниягә йөгерде.

4

Кәбестә шулпасыннан соң, бер кечкенә кисәк ит өстенә куе подлива салган солы боткасын ашап, компотка тотынганда, телефон шалтырады. Комсоставны ашатучы хатын:

– Сезне капитан сорый, – дип, трубканы Рахманкуловка сузды.

– Ашап бетердегезме?

– Компот эчеп азапланам.

– Мин сезне каютамда көтәм.

Габдрахман, каютасына кереп, тиз генә аяк киемен, өс-башын алыштырды.

– Мөмкинме?

– Рәхим итегез.

Зимин киңәшмәләр үткәргәндә, корабка килгән түрәләрне кабул иткәндә кулланыла торган зур өстәле янына урнашкан иде.

– Утырыгыз.

Габдрахман сәгатенә карады:

– Унбиш минуттан минем вахтам башлана.

– Беләм. Кисляковны кисәттем. Сез карго-планны19 күрдегезме?

– Юк шул. Мин әле төяләчәк йөкне дә, барачак портны да белмим.

– Без Гавана портына корал һәм гаскәр илтәбез.

– Николаевтанмы?

– Кәгазьгә Николаев язылса да, йөкне без Балабановка пунктында төйибез. Моңа кадәр корал ташыганыгыз бар идеме?

– Бер тапкыр Мисырга, Александрия портына, берничә мәртәбә Вьетнамга корал илткәнем булды.

– Димәк, кагыйдәләрне беләсез?

– Ул чакта мин өченче штурман идем. Корал төяү кагыйдәләрен белмим.

– Менә вахтадан соң җентекләп тикшереп чыгыгыз. Каргопланны без чиф белән икәү төзедек.

Капитан корабның контуры сызылган кәгазь битен икенче штурманга таба этебрәк куйды.

– Икенче һәм дүртенче трюмнар – иң зурлары. Без аларның икесенә дә ракеталар төйибез. Беренче һәм алтынчы трюмнарга – ящикларга тутырылган корал. Өченче һәм бишенче трюмнарга – танклар, БТРлар, аларның твиндекларына20 гаскәрләр урнашачак.

– Чыдарлармы соң? Трюм капкачларын япкач, анда бик тынчу була бит.

– Вентиляторлар даими эшләп торачак. Твиндекка төяп гаскәр ташуның иң катлаулы ягы – шторм вакытында аларның ашаган ашлары авызларыннан түгелә башлый. Алар үзләре, башларын да күтәрә алмыйча, аунап яталар. Чистарту матрослар җилкәсенә төшә. Тагын бер катлаулы мәсьәлә: океанга чыкканчы, солдатларга көндез палубага чыгып йөрергә рөхсәт ителми. Без, төрмәдәге шикелле, аларга параша куябыз. Матрос халкы параша түгеп йөрүне үлем газабына саный. Бу катлаулы мәсьәләләрне хәл итү тулысынча сезнең өстә. Алдан белеп торыгыз – эшегез җиңел булмаячак.

Габдрахман сәгатенә карады. Беренче унҗиде минут иде. Капитан аның ашыгуын сизеп алды.

– Ярый, вахтагызны кабул итеп алыгыз. Өч сәгатьтән Буг елгасына керәбез. Безнең кораб аның уртасында гына йөрерлек. Дикъкать белән карап бар. Карго-планны вахтагыз тәмамлангач эшкәртерсез. Уңыш телим.

– Гафу ит, – диде Рахманкулов өченче штурман Кисленковка. – Капитан тоткарлады. Мин үзем соңаруны яратмыйм.

Штурманнар рубкасына керделәр. Рахманкулов картага күз салды. Курс сызылган. Корабның барган урынына билге куелган. Судно журналына вахтаны кабул итеп алуы турында имзасын куйгач, ул рубкага чыкты.

Як-якта таллык каплаган тәбәнәк ярлар. Ара-тирә судан чыгар-чыкмас яткан вак утраулар, кораб яныннан узып, артта калалар. Заманында Алтын Урданыкы булган, унсигезенче гасыр азагына кадәр Кырым ханлыгына кергән сусыл болыннар офык артларында эреп югала. Хәзер бу җирләр Украинаныкы санала. Бармы соң ул чын хокуклы булып саналган Украина? Карпат тавы итәгенә урнашкан өлкәләрдә генә хохоллар украин телендә сөйләшә. Донбасс тирәсе, Одесса, Днепропетровск, Азов һәм Кара диңгез буендагы җирләрендә акрынлап Тарас Шевченко, Леся Украинка әсәрләрендәге тел юкка чыгып бара. Корабларның экипажлары өчтән ике өлешкә украинлылардан торса да, диңгезчеләр урысча сөйләшәләр. Гади халыкта тамак гаме, өс-баш бөтенлеге, яшәргә ярарлык торак әмәлләү мәшәкатьләре.

Җәмгыятьнең гади халык дип аталган өлешен гасырлар буена мохтаҗлыкта тоту, һичшиксез, хакимиятнең һәрвакыт өстенлектә булуы өчен кирәк. «Бу турыда уйланмаска иде, – дигән фикер килде Габдрахманның күңеленә. – Коры уйланудан ни файда?.. Барлык гаделсезлекләрнең нигезендә, башкаларга зыян килгәндә дә, һәркемнең үз файдасын гына кайгыртырга тырышуы ятмыймы икән? Нәрсә дип, мин бу турыда баш ватам соң әле? Миңа яңа корабны өйрәнергә кирәк. Аның барлык механизмнарын, йөк төягәндә, һәр тартманың, бигрәк тә ракеталарның, штормнарга каршы торырлык дәрәҗәдә трюмга беркетүләрен ныклап карарга. «Без бит, – дип уйлады Габдрахман, – Азатлык иленә үлем төяп китәбез ләбаса…»

Днепр белән Буг елгалары, диңгезгә җиткәч, үзара кушылып, Днепр – Буг лиманы дип аталган сайлыкны тәшкил итәләр. Елга суының тозлы диңгез суы белән кушылган урыны бу. Балык үрчи торган җир.

Вахтасын өлкән штурманга тапшырырга вакыт җиткәндә, кораб Николаев портына якынлашкан иде инде. Лоцманны Рахманкулов каршы алды. Бурят-монголга тартым җәлпәк битле кешенең өстендә таушалган соры костюм, башында күксел постау кепка. Рубкага капитан килеп керде.

– Малый вперёд, – диде лоцман. Капитан боерыкны кабатлады.

– Курс утыз дүрт градус.

Боерык янә капитан аша рулевойга җиткерелде. Лоцман биргән команданың кискенлеге, тавышындагы кырыс аһәң лоцманның хәрбиләрдән икәнлеген күрсәтә иде.

5

Николаев белән Балабановка арасы ике сәгатьлек юл иде. Шул йөз егерме минут эчендә икенче штурманга, ял итеп, бераз хәл җыю мөмкинлеге бирелгән. Рахманкулов рубкада калды. Яңа корабтагы яңа шартлар, моңа кадәр аңа таныш булмаган кешеләр белән эш итү аны нык алҗыткан иде. Каютасына төшеп, диванына чишенмичә генә ятса да, авралга кадәр йокыга китә алмыйча бер сәгать чамасы кыбырсынып ятачак. Йоклап китү белән аврал уйнаячаклар…

Елганың сул як ярларын каплаган әрәмәлек артыннан кояш чыгып килә иде. Шушы күренеш, егетнең күңелен әрнетеп, аның туган Караярын, Ык буйларын, балачак куанычларын исенә төшерде. Әнә әрәмәлек артында иген басулары башлана. Арыш серкәгә утырган чак. Нәкъ шушы көннәрдә Караярда печәнгә төшәләр. Нарат бүрәнәләрдән салынган, биек түшәмле, капкачлары зәңгәргә буялган, тәрәзә тупсаларында яран гөлләр чәчәк атып утырган алты тәрәзәле үз йортында берсеннән-берсе матур балалар үстерәсе урынына, Бәкер малае, пароходка төяп, океаннар артына үлем ташый… Менә нинди дәрәҗәләргә күтәрелә алды ул! Кайчандыр Караяр авылының беренче гармунчысы булган егет океаннарда кораб йөртергә өйрәнгән ләбаса! Берничә сәгатьтән ул төйи башлаячак ракеталар Җир йөзендәге иң бай, иң тәкәббер Америка Кушма Штатларының көлен күккә очыра алачак. Горурлыкмы бу, әллә җинаятьме? Хәтта Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» исемле әсәрен укыган кешеләр дә җинаятьнең нәрсә икәнлеген аңлап бетерә алмый. Кеше үтерү иң зур җинаять саналса да, хакимият боерыгын үтәп үтерү безнең илдә изге гамәл санала.

Елганың сул як ярлары ягыннан акрын гына чыгып килгән кояш әрәмәлек өстен кызгылт нурларга күмеп ташлады. Таңның тонык нурлары яр кырыеннан еракларга сузылган соргылт койманы яктыртты. Чынлап та, берничә гектарга җәелгән әрәмәлекне биек бетон койма белән әйләндереп алганнар. Якынрак килгәч, койма өстенә тотылган чәнечкеле чыбыклар һәм югары вольтлы электр тогы җибәрелгән тимерчыбык күзгә ташлана. Койма буендагы елга ярына «Академик Крупчатов» озынлыгы ике генә кораб сыярлык причал корып куйганнар.

Кораб, причал яныннан узып, борыла башлады. Капитан өлкән штурманга аврал игълан итәргә боерык бирде. Ярты сәгатьтән Рахманкуловның яңа корабы Балабановка портының причалына бәйләп, беркетеп куелган иде инде.

– Экипаж әгъзаларына кызыл почмакка җыелырга. Кабатлыйм, экипаж әгъзаларына… – Өлкән штурманның боерыгы мачталарга беркетелгән динамиклардан еракларга таралды да, кайтаваз булып, корабка әйләнеп кайтты.

Яңа коллективта эшли башлар алдыннан, мондагы тәртип саклауны, шәхесара мөнәсәбәтләр үзенчәлеген, капитанга, гомумән, өлкән комсоставка карата булган мөнәсәбәтләр үзенчәлеген тизрәк аңларга кирәк иде.

Унҗиденче елдагы түнтәрештән соң, социализм төзү байрагы астында колбиләүдән дә каһәрле тоталитар идарә итү башлангач, Советлар Союзына алмашка килгән Рәсәй империясендә яшәүчеләрнең шәхеслек тойгыларын тамырдан корыту башланды. Чит илләрдәге тормыш-көнкүреш белән очрашканнан соң, Советлар Союзындагы крепостнойлар көнкүреше аеруча күзгә ташлана иде.

Экипажны кызыл почмакка җыялар. Нәрсә әйтәчәкләрен Рахманкулов белеп тора иде. Бдительность! Бу сүзне татарча «уяу булу» дип тәрҗемә итсәң – мәгънәсе үзгәрәчәк. «Бдительность. Тирә-юньне дошман каплаган. Аларның төп максаты, – Совет дәүләтенең чит илләргә үлем ташыганын әйттереп, сине шпион итү. Чит илләргә йөрүче корабларда эшләвеңне дәвам иттерәсең килә икән – син беркемгә берни белгертмисең, күрмисең, ишетмисең, аңламыйсың…»

Экипаж кызыл почмакка шактый тиз җыелды. Димәк, корабта тәртип бар.

– Сүз «күршеләр»21 вәкиленә бирелә. Дикъкать белән тыңлагыз, – диде капитан Зимин. – Рәхим итегез.

– Шушы мизгелдән башлап, сезгә радиотелефон ярдәмендә гаиләгез белән сөйләшергә рөхсәт ителми. Кая баруыгызны, корабка нинди йөк төялгәнен сезнең берегез дә белми, беркем беркемгә сөйләми. Хәтерегездән үк сызып атыгыз! Серне тотмавыгыз һәр очракта безгә мәгълүм булачак, һәм сезне җавапка тарттырачаклар. Аңлашылдымы?

– Аңлашылды, – диде ишек төбендә басып торучы тәбәнәк, чиктән тыш ябык бер бәндә.

– Башка сүзем юк. Беренче тапкыр ГИУ22 йөген ташуда катнашучылар монда калсын!

«Виза ачылганнан соң», кадрлар бүлегендә сер саклау антын алалар бит инде, – дип уйлады Габдрахман, – һәр яңа рейс алдыннан да кабат ант иттерү кирәк микәнни?»

«Күршеләр» вәкиле Габдрахман янына килде:

– Минем исемем Геннадий, – диде ул, Рахманкуловның кулын кысып. –Карго-планны төзедегезме?

– Әйе, төзедек.

– Бер нөсхәсен миңа бирегез.

– Нөсхәсе юк әле. Әзерләп бирермен.

– Трюмнарны карап чыгасызмы?

– Карап тормыйм. Мин таныш мондый кораблар белән. Йөкне берьюлы икенче һәм дүртенче трюмнарга төйи башлыйбыз.

11

Диңгезчеләр шивәсендә портка киткән кеше «ярда» санала.

12

Коносамент – йөк хуҗасына йөк хакында бирелә торган документ.

13

Каботаж – судноларның коммерция-пассажир рейсларында йөрүе.

14

Сэконд (инг.) – икенче штурман.

15

Радиолокатор – төннәрен томан, яңгыр пәрдәсе аша тирә-юньне күрсәтә торган җайланма.

16

Эхолот – су тирәнлеген үлчи торган җайланма.

17

Лаг – кораб тизлеген һәм үтелгән юлны үлчи торган җайланма.

18

Радиопеленгатор – корабның барган урынын табу өчен куела торган җайланма.

19

Карго-план – судно трюмнарына әйберләр урнаштыру план-схемасы.

20

Твиндек – трюмның өске каты.

21

«Күршеләр» – КГБны (Комитет государственной безопасности) йомшартып, шул ук вакытта яшерен тел кулланып әйтү.

22

ГИУ – Главное инженерное управление (Чит илләр белән сәүдә итү министрлыгында корал ташу белән идарә итүче оешма).

Кыпчак кызы / Кипчакская дочь

Подняться наверх