Читать книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус - Страница 4

Романнар
Атадан бала яшь калса…
Икенче бүлек

Оглавление

1

Юкәле. Кемдер биргән бу исемне Шәһитнең туган авылына. Ул чакта, җыелыш җыеп, авыл җәмгыятенә кагылышлы мәсьәләләр турында җитди сөйләшүләр булдымы икән? Җыелышны беркайчан да уртак фикер туплау, катнашучыларның теләкләрен эшкә ашыру өчен җыймыйлар. Районнан, җыелыш җыеп, фәлән мәсьәләне хәл итегез, дигән фәрман килә. Колхоз рәисе җыелыш җыя, идарә йортын саклаучы сыңар куллы Асылгәрәйне, йорт саен кереп чакырырга җибәрә. Юкәлеләр, клуб итеп үзгәртелгән әүвәлге мәчет бинасына җыелып, районнан килгән вәкилне тыңлыйлар. Тыңлау гына җитми. Җыелыш күмәк фикер алышуга охшашлы булсын өчен, кемнәрнедер мәҗбүри рәвештә чыгып сөйләргә күндерәләр. Шуннан соң алдан әзерләп куйган карарны укыйлар һәм шундагы сүзләрне кул күтәртеп раслыйлар. Әгәр авылга исемне шушы юл белән кушкан булсалар, «Юкәле» урынына йә «Карл Маркс», яисә «Алга» исемле авыл барлыкка килгән булыр иде. «Юкәле» сүзен иң башта шушы җиргә килеп төпләнгән зирәк, күзәтүчән кеше әйткән булса кирәк. Авыл корасы җирне дөрес сурәтләве, яңгырашы матур булуы Юкәлене мәңгеләштергәндер дип тә фаразлыйк.

Урыслар яулап алгач, Казан ханлыгы чорындагы авылларның күбесе яндырылган, юкка чыгарылган. Бүгенге көндәге авыллар каршылык күрсәтү басылганнан соң барлыкка килгән. Берәүләрне – аяусыз җәберләү, мәсхәрәләү, икенчеләрне җирсез калдыру сәясәте туган туфракларыннан куган, өченчеләр, яулап алуда катнашучыларга өстенлек бирелгәч, ата-бабаларның сөякләрен таптаучы килмешәкләрнең колы булудан, чукындырудан качып, колонизаторлар золымы эләктерә алмаслык җирләргә качып китеп, үзләренең кешелек сыйфатларын саклап кала алганнар. Күпмедер вакыт үткәч, Мәскәүнең канлы кулы күченеп киткән җиргә дә җитә башлагач, кайбер авыллар кабат күчеп киткәннәр, икенчеләр, урыс золымы – татарның үткәндәге гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән җәзасыдыр, дип, ышанып, урыс дәүләте астында калырга мәҗбүр булганнар.

Юкәле авылының урынын сугыш гыйльмен, хәрби ныгытмалар төзүнең серен белгән кеше сайлаганга охшый. Авыл калкулык өстендә урнашкан. Төньяк-көнбатышта калкулыкның җәяүле дә, атлы да җиңел генә менә алмаслык текә үре. Үрнең аскы ягында тирән чокыр. Телисеңме-юкмы, бу авылны күрү белән, бүгенге Казан Кремле, Иске Казанның яулап алучыларга шактый озак каршылык күрсәткән Япанча гаскәре ныгытмасы хәтергә килә. Бу урынга килеп йорт салучы беренче татар яулап алучылардан саклануны, бәлки, күз алдында да тотмагандыр… Бәлки, ул табигатьнең матурлыгы белән генә хозурланган булгандыр? Чынлап та, Юкәленең сугышчан алласызлар җимергән мәчете урыныннан караганда, күз алдына сокландыргыч күренеш килеп баса.

Көньякта, күпереп-дулкынланып, югарырак күтәрелә барган урманлы калкулык сыртлары офыкка китеп югала. Җете яшькелт урман ераклашкан саен күкшелләнә, аксыл-соры төскә күчеп эри.

Көнбатышта – Самсык елгасының киң, иркен үзәне. Елга үзе текә ярлы чокыр эченнән күренер-күренмәс кенә саркып ята. Үзәнлек Бөгелмә ягына таба салмак кына күтәрелә дә якындагы калкулыкка барып терәлә. Аның артында – сыртын кабартып торган яңа калкулык, аның артында – тагын яңасы… Бөгелмә тирәләренә җиткәнче, Татарстанны кыйгачлап бүлеп агучы моңсу Чулманның ярларына кадәр давылсыз дулкынланып, мәһабәт диңгезне хәтерләткән калкулыклар, иркен үзәннәр белән аралашып, күз күреме җир өстенә җәелгән…

Атнагол мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Бохарада укып белемен киңәйткән Лотфулла Ишемгол улы Таиповны Диния нәзарәте Туймазы районы Бишкурай авылына имам итеп билгели. Тынгысыз революция еллары. Җәдитчелек ягындагы муллаларның бер өлеше, мәдрәсә шәкертләренең кайберләре инкыйлабка кушылалар. Галимҗан Ибраһимов шикеллеләре, большевиклар боерганча, җәмгыятьне баштанаяк яңартып кору эше белән янып-көеп йөриләр.

Лотфулла хәзрәттә шулай куелган: аның мәхәлләсендәге мөселман өммәтләре мәчеткә йөрергә, намазларын калдырмаска тиеш, халык арасында шәригать кануннары сакланырга тиеш. Әгәр хәзрәт шушы юлда үзен авылдашларына үрнәк итеп куя алса, аңа имамлык вазифасын башкару җиңел булачак. Үзенең җәмгыятьтәге урыны белән дә, карашлары ягыннан да Лотфулла хәзрәт революциягә катнашмаган, әмма аңа каршы да тормаган. Ул үзенең руханилыгын ихлас күңелдән, зур гаделлек белән башкарып килгән. Бусы аның рухи бурычы булса, үз йортындагы хуҗалыкны алып баруны ул авылдашларына үрнәк булырлык итеп оештыра алган. Хәзрәтнең нинди әзерлекле һәм уңган шәхес булуын исән чагында аның хәләл җефете Хәсәнә абыстай матур, тормышчан мисаллар белән дәлилли.

2

Егерменче еллар барышында, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, хакимият дилбегәсе тулысынча Сталин кулына күчкәч, идарә итүчеләр урта хәлле крестьяннарны һәм шуларга тиңләштерелгән руханиларны кинәт кенә кыса башлыйлар. Авыл өчен иң авыр, иң куркыныч чор иде бу. Мәскәүдән туктаусыз күрсәтмәләр килеп тора. Ярлылар комитетына оялаган ярлы-ябага, ялкаулар, зимагурлар, хуҗалык кора алмаган, гомумән, игенчелеккә сәләтләре булмаган бәндәләр, большевиклар биргән боерыкларга таянып, авылдагы һәр хуҗалык үзләрен ярлыларча тотарга, ярлыларча фикер йөртергә тиеш, дип инана башлаган иде.

Лотфулла хәзрәт мондый сәясәтнең озак саклануына шикләнә. Гыйлем иясе буларак, ул, адәм баласы һәр очракта тормышны һәм яшәешне камилләштерү юлыннан барырга тиеш, дип ышана иде. Сәясәт белән шөгыльләнмәгәнлектән, ул Ленинның «Тук крестьян большевикларга иярмәячәк» дигән шик-шөбһәсе хакында, әлбәттә, белми иде.

Милекле кеше – үзенә үзе хуҗа. Аны буйсындыру шактый авыр. Большевиклар моны яхшы белгәннәр. Утызынчы елларда, игенчеләрне берләштереп, күмәк хуҗалык төзү башлана. Җитәкчеләр таланган, милексез калган крестьяннарны турыдан-туры колхозга куып кертү эшенә керешәләр. Башта хәзрәтнең үзенә тиюче булмый. Колхоз шартларында иген игеп, мал асрап булмаячагын аңлаганга күрә, Лотфулла хәзрәт милкен, малларын, җирен колхоз кулына илтеп тапшырырга ашыкмый. Район үзәгеннән ераграк торган берәр аулак авылга күчеп, колхозларның таралганын шунда көтеп утырырга кирәк, дип уйлый. Якын-тирә авыллар хәзрәткә таныш. Авыл мулласы, телиме-юкмы, мәхәллә халкы белән генә түгел, күрше авыл кешеләре белән дә кирәк кадәр фикер алышып, тәҗрибә бүлешеп яши. Муллаларның үзара аралашып торуы да төбәк күләме белән генә чикләнми. Алар шактый ерактагы хәзрәтләрнең гаиләләре, туган-тумачалары, аларның халык арасында башкарган эш-гамәлләре, тоткан абруйлары хакында хәбәрдар була.

Бишкурайдан җитмеш чакрымдагы Юкәле авылының мулласыз калуын ишеткәч, Лотфулла хәзрәт, үзенең яраткан туры биясен җигеп, шул авылга юнәлде. Туймазы стансасыннан унбиш кенә чакрымда булса да, Юкәле шактый аулак авыл икән. Бу авылның халкы да ошады хәзрәткә, мәчете турында сөйләп тә торасы юк. Илле хуҗалыктан торган бәләкәй генә авылның мәчете иркен, аның манарасын да биек итеп салганнар. Манарага менеп, тирә-якка күз ташлап алганнан соң, Лотфулла хәзрәт киләчәктә язмышының шушы авыл белән бәйләнәчәгенә тәмам ышанып җитте.

Бишкурайга кайткач, хәзрәт милекнең күчерү мөмкин булмаган өлешен сатарга кереште. Җепкә таккан үткен кылычтай, йөрәккә шом салып торган күмәкләшү сәясәте малларның һәм мөлкәтнең бәясен тәмам төшереп бетергән булган. Сату дигәне бушлай өләшүдән бик аз аерыла иде. Юкәлегә күчереп булмаслык мөлкәтен – абзар-кураларны, йортын сатып, вак малларын туган-тумачасына, күршеләргә өләшеп бетергәннән соң, яңа урынга алып барырга дигән мөлкәте үрәчәле арбага сыеп бетте. Руханиның төп малы аның баш миендә, кылган гамәлләрендә саклана бит. Хәзрәтнең иң кыйммәтле малы – бер көтү бала. Олысы Зөфәргә 11 яшь, Рәшиткә – сигез. Лотфулла аларны укырга-язарга өйрәтте. Зирәкләр. Әгәр Юкәледә мәктәп ачып җибәрә алса, Алла боерса, укуларын дәвам итәчәкләр. Әфләхка алты яшь, Әхсәнингә бер дә тулмаган һәм әле дөньяга килмәгән тагын бер җан иясе Хәсәнә абыстайның карынында күченә.

Нәрсә көтә икән аларны яңа урында? Лотфулла хәзрәтнең үзе турында кайгыртырга вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Балалар. Аның киләчәге шуларда. Бер аның киләчәге генә дә түгел, татар милләтенең, мөселман өммәтенең саклануы, ислам диненең исәнлеге шушы балаларда, аларга биргән тәрбиядә. Аеруча нәсел-ыруның киләчәге, үлемсезлеге балаларның иминлегендә, аларның милләткә хезмәт итеп яшәүләрендә. Андый мөмкинлек көннән-көн тарая, саега, сүлпәнләнә. Кешеләр курка башладылар. Ниндидер, моңа кадәр «инкыйлаб» дип аталган түнтәрешләрдән калган, хәзрәт өчен күрелмәгән шомлы, адәм баласының зиһенен җимерә торган авыр курку бу. Кешелек җәмгыяте каршында да, Алла каршында да аның бернинди гаебе һәм гөнаһы юк лабаса. Күршеләре, туганнары белән тату, ярдәмләшеп яши. Мал-мөлкәте хәләл. Гаиләсендә татулык. Югыйсә куркып яшәргә бернинди сәбәп тә юк кебек. Ә кеше бүгенге көндә сәбәпсез курка башлый. Бер сәбәпсез. Куркыту – большевикларның идарә итү ысулы. Коръән-Шәрифтә ачык тасвирлана бәндәләрнең куркып-өркеп яшәгән чорлары. Анда язылган: «Курыккан кеше игелек эшли алмый». Күмәк бәхетсезлек – куркыныч хәл бит. Курыккан кеше үз бәхетен тоймый. Большевиклар шуны аңламый. Үзләре халыкны бәхетле итү турында туктаусыз гәп куерталар… Әгәр алар куркытудан туктасалар, халык үзеннән-үзе бәхетле булыр иде.

Хәзрәт җитмеш чакрым юлны бер көндә үтә алмады. Аты арый башлаганын күргәч, Атнагол авылына тукталып, төн кунарга исәпләде. Мөселманлыкта рухани булуның бер күркәм ягы бар. Ул, телиме-юкмы, халык арасында кеше рәвешендә яшәргә тиеш. Телендә иман сүзе булырга тиеш. Хәзрәтнең иң матур вәгазьләре кул эшен башкарган чакта туа иде. Лотфулла мулланың мәчеттә сөйләгән вәгазьләре турындагы хәбәрләр якын-тирә авылларга таралган иде инде. Вәгазьне йотлыгып тыңласыннар өчен, матур сөйләү генә җитми. Сөйлисе сүзеңнең һәр җөмләсендә тыңлаучылар ишетәсе килгән фикер булырга тиеш. Лотфулла хәзрәт, Аллага шөкер, мәчеткә йөрүчеләрнең нәрсә ишетергә теләгәнен яхшы белә иде.

Авыл мулласы үзе иген игә, үзе мал асрый. Хәзрәт җилкәсендә – мәхәлләдә яшәүчеләрнең рухи мохтаҗлыкларын кайгырту. Күләм, сан белән генә чикләп-барлап булмаслык илаһи чиксезлек ул – адәм баласының рухи мохтаҗлыгы. Большевиклар туктаусыз коткы таратып торалар. «Алла юк, дин кешенең зиһенен томалый торган тилебәрән орлыгына, әфьюнга тиң», – диләр. Яңа хакимиятнең халыкны ничек тә диннән биздерү максаты куюын хәзрәт яхшы аңлый иде. Беренчедән, дини кешене тулысынча кол итеп булмый, чөнки аның җаны Алла карамагында. Икенчедән, Аллага инанган кешене юлбашчының Ходай икәнлегенә ышандырып булмый. Шуңа күрә дә большевиклар Алланы, динне һәм дин тоткан инсаннарны юк итәргә тырышачаклар. Аларның шулай эшләячәгенә хәзрәт шундук төшенде.

Дин дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган зәгыйфь күңелле бәндәләрне большевиклар, рухият дөньясыннан аерып, мәҗүсилектән дә элегрәк булган чорлардагыча яшәргә мәҗбүр итә алачаклар. Бусы мөмкин. Лотфулла хәзрәтнең бу турыда күп тапкырлар уйланганы, андый яшәүнең ничек булачагын күз алдына китерергә тырышып караганы булды. Муллалар арасында да динне бары тик исламият йолалары һәм шәригать кануннары дип аңлаучылар бар. Дөрес, Коръән-Шәрифнең, шәригать кануннарының, хәдисләрнең, дини йолаларның тәэсире Мөхәммәд пәйгамбәр чорында гына барлыкка килгән, көчәйгән дип йөрүчеләр бар. Андыйлар, хак дингә кадәр дөньяда мәҗүсилек хөкем иткән, дип уйлыйлар. Лотфулла хәзрәт ислам диненең галәм белән бергә барлыкка килүенә ышана иде.

Дин тотмаган, Аллага ышанмаган кеше дә яши ала, әмма андый яшәеш бөтенләй башкача. Ул күбрәк тәне, бигрәк тә корсагы белән яши. Аның йөрәге – ялгызлыкта, җаны – мәрттә. Бу турыда партиялеләр дә белергә тиеш иде. Нишләп шуны большевиклар аңлый алмый икән? Әллә аңлап та, үз кирәкләренә Алласыз, димәк, хайванча яшәүчеләрне үрчетмәкче булалармы? Бу очракта, билгеле, аларга идарә итү җиңел булачак. Әйе, җиңелрәк булачак, әмма үз куллары белән әзерләгән вөҗдансыз җан ияләре белән алар нәрсә майтара алыр икән соң? Үз карашы, үз фикере, инануы булмаган бәндәне теләсә кайсы якка борып була. Андыйны җиңел генә дә күндереп була. Ул кемгә каршы баруын анык белми, гамәленең максатын һәм мәгънәсен, ахыр килеп, киләчәкне күз алдына китерергә өйрәнмәгән.

Шул большевиклар дигәннәре ничә ел яши алыр икән? Идарә итүләре озакка китсә… Йа Хода! Хәзрәт бу турыда уйламаска тырыша иде.

3

Лотфулла хәзрәт Юкәледә бура бурый. Әнә ул күлмәгенең җиңен терсәгенә кадәр сызганган, биленә Хәсәнәсе үзе җебен эрләп, үзе суккан, үзе кисеп-теккән киндер алъяпкыч бәйләгән. Кулында үткен балта.

Абзар-кура әле төзелмәгән. Ул озак еллар өен орчыктай төз нараттан, яисә бал исе аңкып торган йомшак тәнле сөяннән салырга хыялланып йөрде. Патша заманында агач урыс кулында булды. Патшаны бәреп төшерделәр, агач барыбер басып алучылар кулында калды. Үзе теләгән агачны таба алмагач, хәзрәт усакка риза булды.

Апрель азагында ук Лотфулла бүрәнәләрне кабыгыннан әрчергә керешкән иде. Тимер көрәкне әйбәтләп үткенләде дә шуның белән усак кайрыларын кубарып ала башлады. Шунда ук ул, бүрәнәләрнең аскы ягын балта белән юнып, ниргә әзерли. Борынга хушбуйны хәтерләткән ис килә.

– Хәмидулла, – ди хәзрәт кулдашына. – Салып карыйк әле юнылган бүрәнәне, утырамы икән?

Юнылган бүрәнә күтәрер өчен авыр. Бура бураучылар җирдән кыйгачлап бастырык юанлыгында ике агач куялар да ниргә булып өйнең бурасына ятасы бүрәнәне тәгәрәтеп мендерәләр.

– Тап-таман ятты, – дип шатлана Хәмидулла.

– Нужа калач ашата, дип әйтәләр бит. Таип хәзрәт мине эшләтеп үстерде. Ялкау булып үсүеңнән куркам, ди иде ул.

– Өмә ясаган булсаң, авылның бөтен ирләре килер иде. Нигә ул турыда уйламадың, хәзрәт?

– Уйладым мин. Уйлаудан гына ни файда, акча кирәк, Хәмидулла. Балта осталары акчасыз эшне өнәмиләр.

Куанычы эченә сыймый хәзрәтнең: «Алла боерса, балаларым үз йортларында яшәр…» – дип, күңелен җылыта ул.

Яңа йортта тора башлагач, хәзрәт кинәт кенә баеп китте; өч сыеры, дүрт аты, ике дистәдән артык сарыгы бар хәзер… Барысын да ул үзе карый, кайчакта Хәсәнәсе яисә күрше-күлән булыша.

Аякка басып, яшәү шартларын ишле балаларының киләчәген кайгыртырга җитәрлек итеп оештырып бетергәндә генә, күмәк хуҗалык төзү чоры башланды. Крестьяннарның иген игү коралларын җыеп, авылның иң хәлле игенчесе саналган Гаскәрдән тартып алынган хуҗалыкның ишегалдына җыя башладылар. Атларны да шунда илтергә боерык бирелде. Әлегә сыер, сарыкларга тимиләр иде. Бәләбәйгә якынрак урнашкан авыллардан: «Сыерларны һәм вак малларны да күмәкләштерәләр икән», – дигән хәбәр килде. Яңа хәбәрләрнең эчтәлеге берсеннән-берсе куркынычрак иде. Барлык малларны бергә җыеп күмәкләштергәннән соң, ашату да күмәк табыннан булачак, шуннан соң, акрынлап, барлык хуҗалыкларны берләштереп, ирләрдән хатыннарын, балаларын күмәкләштереп, бер йортка япканнан соң, йоклау да күмәк рәвештә бер юрган астында булачак, дигән шомлы сүзләр ишетелә башлады. Бу инде чын-чыннан мәҗүсилектән дә элгәрерәк заманнарга, адәм балалары мәгарәдә яшәгән чордагы кыргыйлыкка кире кайту дигән сүз иде.

Лотфулла хәзрәт моңа ышанмады. Ни дисәң дә, мөселманнарда күп гасырлар шәригать кануннарына таянып яшәү тәҗрибәсе генә түгел, шул тәҗрибәнең канга, гореф-гадәтнең асылына сеңгән рухи көче барлыгын белә иде ул. Шул гадәтнең үҗәтлеге, акыл һәм иман дигән нәрсә һәр очракта большевикларның юлына аркылы төшәчәк. Ачыктан-ачык каршы чыгуның булмавы да мөмкин. Әмма адәм баласы дәрәҗәсенә күтәрелә алган бәндәне тиз генә хайван дәрәҗәсенә төшерү мөмкин түгеллегенә ул ихлас инана иде. Мал-мөлкәтен, иген игү коралларын, атларын күмәк хуҗалыкка илтеп тапшыру кирәклекне Бишендедә оештырылган партия ячейкасы бинасына чакыртып боерык бирелгәч, ул йомшак кына яңа җитәкчеләрнең хәтерләрен калдырмаска тырышып аңлатты:

– Мин әле мөмкин булган кадәр искечә яшәп карыйм. Сезгә каршы чыгарга уйлаганым да юк, мәхәлләмдәге мөселманнарны да күмәкләшүгә каршы котыртмаячакмын. Һәркемнең үз ирке. Һәркем үз гамәленә үзе җавап бирергә тиеш. Мин әле шушы елны гына аякка басып киләм. Бераз шушы килеш яшәп карамакчы булам. Әгәр минем җавабым сезгә ошамаса, гафу үтенәм.

Шул сөйләшүдән соң атна-ун көн үттеме икән, Туймазыдан килгән ике кораллы кеше Лотфулла хәзрәтне иртә таңда үрәчәле арбага утыртып алып китте. Хуҗасыз калган йорт айдан артык остабикә карамагында хәзрәт өйдә чактагы тәртипне саклап яшәргә тырышып карады. Берсеннән-берсе яшь, әле эшкә ярарлык дәрәҗәгә җитмәгән балалар белән хуҗалыкны алып бару Хәсәнә абыстайга чиктән тыш авыр иде. Бусы әле – хуҗалык эшенә җитешүгә бәйләнгән авырлык кына. Иң зур, чыдап булмаслык газабы бер гөнаһсыз, гомере буе гел игелек эшләргә, бер-береңә мәрхәмәтле булып, иман белән гомер кичерүгә өндәп яшәгән рух белгечен, мәхәлләнең дөреслектә яшәвенә җаваплы кешене угрыларны тоткан кебек кулга алулары әле утызын гына тутырып килгән яшь абыстайны тетрәндереп кенә калмыйча, миңгерәүләтеп үк ташлаган иде. Хәсәнәнең төн йокысы качты. Аңа кеше күзенә күренүе аеруча газаплы иде. Йә, ничек инде бер гөнаһсыз кешене күрәләтә кулга алсыннар, ди?! Моңа кадәр ул үзе дә, аның авылдашлары да, күрше авылларга таралган туган-тумачалары, танышлары да, гомумән, татар милләте дип аталган кавем үзе дә адәм баласын рәнҗетүнең язык икәнлегенә ышана иде ләбаса. Риваятьләрдә «хан заманы» дип йөртелгән тарихи дәверләрдә мондый хәлләр турында еш ишетергә туры килсә дә, татарлар мондый әшәкелекнең кабатлануын һич көтмиләр иде. Кыямәт көненең якынлашуын белдермиме икән бу куркыныч хәл?

4

Укуның мондый булуын Шәһитнең күп тапкырлар ишеткәне бар иде. Бер бүлмәдә бөтен класс укучысы җыелып белем ала. Сәгать алмашынган саен, класска яңа укытучы кереп тора. Берсенә күнегә генә башлыйсың, шул чакта кыңгырау шалтырый. Дәрес тәмамлана. Аннары кыска булып тоелган, күнегә башлау белән бетә торган тәнәфес. Кереп парта артына утырасың, култык астына класс журналын кыстырып, яңа укытучы килеп керә, өр-яңа фәннән өр-яңа дәрес башлана…

Моңа кадәр Шәһит үз авылларында укыды. Бер бүлмәдә беренче, икенче, өченче һәм дүртенче класс балалары. Шул дүрт класска бер укытучы. Укытучы апа. «Апа» сүзе үзе «укытучы» дигәнне аңлата. Юкәледә үзеңнән өлкәнрәк булган кыз-хатынга, гадәттә, «түтәй» дип дәшәләр. Апа да түтәй дигәнне аңлата, һәм бу төшенчәдә укытучы мәгънәсе дә бар. Шунлыктан, өйгә кайткач та, үзара аралашканда да балалар «укытучы» сүзе урынына «апа» сүзен әйтеп сөйләшәләр иде. Тагын шунысын да онытмаска кирәк: Шәһит беренче класста укыганда, аның «апа» дигәне чит-ят кеше түгел иде, ә Әфләх абыйсының хәләл җефете, җиңгәчәсе Җиһан апа иде.

Бишенче класста укый башлагач, бер куркыныч нәрсә булып алды. Туган тел дәресеннән соң килә торган озын тәнәфес вакытында, хәллерәк яшәгән укучылар өйләреннән алып килгән май яккан ипиләрен, ярлыраклар – майсыз телемнәрен, бер дә булмаса, алабута яисә киптереп онга әвәләндерелгән туңган бәрәңге кәлҗемәсе кимергәндә, Шәһит каршына класстагы иң зур, инде өске ирененә аксыл сары төк чыга башлаган, куш иякле малай килеп басты да Шәһит кулындагы ипи телемен идәнгә сугып төшерде. Башта Шәһиткә, шушы карасу-зәңгәр габардин пиджак кигән Альберт исемле классташы үтеп киткәндә ялгыш терсәге белән кагылганга күрә генә, «кибән башы» кулыннан төшеп киткән кебек тоелган иде. Шуңа күрә ул ачуланмады да. Ипине иелеп идәннән алды, әнисе яшькелт сатиннан теккән күлмәкнең җиңе белән ышкып, тузаннан арындыргач, икмәген ашый гына башлаган иде, Альберт ипине кабат бәреп төшерде. Тирә-яктагы укучылар, ашауларыннан туктап, бу хәлдән кызык көтеп тора башладылар. Нәкъ менә шушындый чакларда җәберләүче белән җәбергә юлыккан малай арасында сугыш башланып китәргә тиеш иде. Бу юлы да класс бүлмәсендәге четерекле хәл үзара якалашу, бер-береңне дөмбәсләү белән тәмамланырга тиеш иде. Ләкин сугышырга күнекмәгән Шәһит аптырабрак калды. Башка укучылар карап торганда сине мәсхәрәләгән малайны ничек акылга утыртып була? Бары тик егып салып, йодрыклап, яисә аяк белән тибеп дөмбәсләгән очракта гына, ул сиңа башкача ягылмаячак. Дөрес, ул үчен башка юл белән алырга мөмкин. Яисә, синнән көчлерәк малайлар белән күмәкләшеп, бер җайлы мәлдә синең арт сабагыңны укытуы, йә булмаса өлкәннәрдән кыйнатуны оештыруы бар. Ә болай Альбертның Шәһиттән күпкә көчлерәк булуы күренеп тора иде. Икенче тапкыр ипине бәреп төшергән чакта, кыңгырау шалтырап, коридор ишегеннән укытучылар килеп кергәнне күрү генә класста сугыш уты кабынуны тоткарлап калды.

Юкәледән алты чакрымда урнашкан Югары Бишендегә бишенче класска дүрт малай йөри. Түбән Бишендедән килеп укып йөрүчеләр уннан артык. Альбертның Таиповтан көчлерәк булуын әйтеп тә торасы юк. Юкәледән килеп укып йөрүчеләрнең барысын бергә җыеп, Альбертка каршы сугыш башласаң да, берни майтарып булмаячак. Түбән Бишендедә йөрүчеләр сан ягыннан юкәлеләрдән өч-дүрт мәртәбә ишлерәк. Алар, әлбәттә инде, авылдашлары Альберт ягын алачак…

Класстан чыгып, кайту ягына юл тоткач, Шәһит капка төбендә аны көтеп торучы Альбертны күреп алды. «Хәзер ул миңа йодрыкларын йомарлап ташланачак», – дип уйлады ул һәм, капкага каршы яктагы койма аша күрше урамга чыгып, уравыч юл белән кайту ягына юнәлде. Шәһит юл буе Түбән Бишенде малае турында уйлап кайтты. Аннан ничек, нинди юл белән котылырга? Үзен белә белгәннән бирле Шәһитнең әнисе Хәсәнә абыстай балаларын сугышмаска, ызгыш чыгармаска өндәп тәрбияли иде. Үзара сугышып яшәүчеләр беркайчан да мантый алмыйлар. Инкыйлаб һәм колхозлашу чорында күтәрелүчеләр яхшы беләләр. Продразвёрстка һәм күмәкләшү вакытында мөлкәтләрен югалтучы татарларның балалары әтиләрен талап Себергә җибәрүчеләрдән үч алачак әле. Җибәрүчеләрнең үзләрен таба алмаган очракта, аларның балаларын, соңгы чиктә, хатыннары ягыннан булган кардәшләрен дә тынычлыкта калдырмаячаклар, үч алып, канәгатьләнү эзләячәкләр…

Шәһит Юкәлегә алып бара торган сукмакка чыкканда, авылдашлары, чокыр аша калкулык битенә менеп, Каенлык дип йөртелгән зират янына җитеп киләләр иде.

Улы кайтуына әнисе талкан пешереп тора иде. Әнисенә карамаска тырышып, Шәһит китапларын киштәгә куйды да, кулын юып, табын янына утырды.

– Әллә берәр малай белән сугыштыңмы? – диде Хәсәнә абыстай, улының йөзенә күз ташлап алу белән.

– Юк, сугышмадым.

– Әллә остазларың алдында гаебең бармы?

– Юк.

– Нишләп соң шулай сөмсерәдең? Балтаң суга төшкән шикелле йөрисең.

5

Ана сизенә иде. Әтисез калган балаларны рәнҗетү берни тормый. Әтисез үскән балаларның язмышы кызганыч. Ата кеше бала тәрбияләүгә аз катнаша. Хәтта ул баласының ничек укуы, кемнәр белән дуслашуы, ниләр белән мавыгып, кызыксынып үсүе турында ныклап белмәскә дә мөмкин. Баланы әтисенең исеме саклап үстерә. Гаилә башлыгының исеме, йорт тирәсен уратып алган таш койма шикелле, баланы җил-давылдан, кимсетүләрдән саклап тора. Балага кул сузучы яисә тел тидерүче, иртәме, соңмы, үзенең бу кыланышы өчен аның әтисе белән эш итәсен тоеп, белеп тора. Таиповлар әтисез үсәләр. «Әтисез» сүзе ятимлекне яисә балаларның «җилдән» туганлыгын аңлата. Әмма Таиповларны бөтенләй үк әтисез дип тә атап булмый. Алар әтиләренең исәнме, түгелме икәнлеген генә белмиләр. Әтиләре бар да шикелле, шул ук вакытта юк та. Башка илләрдә, урыс дәүләтендә яшәгән халыклардан тыш, мондый хәлнең тарихта булганы бар идеме икән? Бернинди җинаять эшләмәгән, закон бозмаган кешене бер көнне киләләр дә алып китәләр. Сәбәбе бар-барын… Бу кеше – халык дошманы. Дөрес, гади авыл мулласын гына түгел, юлбашчыларның үзләрен дә «халык дошманы» дип игълан иткәннәре булды. Аларны гаепләгәндә эшләгән зарарларын, чит илгә сатылып, шул илнең шпионы булуларын аңлатып, кулга алуның һәм атып үтерүнең сәбәбен әйтеп бирәләр иде.

Лотфулла хәзрәтнең җинаятен аңлатучы да булмады. Дөрес, ул – мулла. Коммунистлар барлык муллаларны дошман дип игълан иткәч, телисеңме-юкмы, шул хөкем белән килешергә туры килә. Килешмәүчеләрне шул ук муллалар язмышы – «халык дошманы» мөһере көткәнлеген һәркем аңлый иде. Әйе, барлык руханиларны эзәрлекләнүгә дучар иттеләр. Күпме булдылар икән алар Советлар Союзы дип аталган илдә? Ун мең? Йөз мең? Миллион? Аз булмагандыр. Тик… Юкәле мулласы Лотфулла Таипов авылда бер генә иде. Һәм аның әйбәт кеше икәнлеген, йомшак күңелле, гадел һәм игелекле булуын авыл кешеләре генә түгел, бәлки тирә-яктагы һәр җан иясе белеп торгандыр. Муллаларны крестьяннарның җилкәләрен кимереп яшәүче сорыкортлар, әрәмтамаклар, дип игълан иттеләр. Лотфулла хәзрәт тә шулар исәбенә керде.

Юкәленең мулласы әрәмтамак түгел иде. Игенне үзе икте. Малларын үзе карады. Хәтта урак урган, ашлык суккан чактагы эшнең чиктән тыш тыгыз чакларында да беркемне ялламаска тырышып яшәде. Нәзерләрен эш итеп үтәргә, гошергә эшләргә килүчеләрне дә хәзрәт еш кына тизрәк кайтарып җибәрергә тырыша иде. Дөресен әйткәндә, кеше эшен яратмауның сәбәбе дә бар иде. Җиренә җиткерә алмыйча эшләүчеләрнең өстеннән торып булмый. Бу хәл беркемгә дә, бигрәк тә мулла кешегә һич тә килешми. Аннан соң эшен тәнкыйтьләгәнне кем күтәрә ала? Димәк, шул аз гына эштә дә зур гөнаһка керәсең. Үз эшеңне кешедән эшләтү языктан башка бернинди файда китерми шикелле иде. Тагын берничә сәбәбе бар иде хәзрәтнең хуҗалык эшләрен, шулай ук иген игүне дә үз кулы белән башкаруының. Арыганчы кырда эшләп кайтсаң, аш тәмле, йокы татлы була, тән язылып китә, буыннар сызламый башлый. Аннан соң… өй тулып балалар үсә бит әле. Малайлар гына бишәү. Алла боерган булса, тагын да булыр. Алар бит эш үрнәкләрен күреп, хезмәтнең тәмен белеп үсәргә тиеш. Кайбер дин әһелләре балаларыннан кул эше эшләтмәскә тырыша. Китап укысын, яшьли ук гыйлем җыя башласын, руханилыкка, язу эшенә, тәкъдиренә язылган булса, түрәлеккә алдан әзер торсын, дип дәлилләргә тырышалар. Аларның хаклы түгел икәнлекләрен Лотфулла хәзрәт үз тәҗрибәсеннән белә иде. Сабан сөргән чаклары искә төшә. Атларың тук, көн кояшлы, күктә тургай сайрый. Шундый чакта хәзрәт авыз эченнән генә мөнәҗәт укый. Үзе дә сизмәстән мөнәҗәттән догаларга күчә. Шулай укый торгач, кайчакларда Коръән-Шәрифне баштан ахырына кадәр укып чыккан чаклары да була иде аның. Хуҗалык эшен караганда дога укырга җай табып булмый. Эш туктаусыз алышынып тора, һәм, атлаган саен, балаларыңны, хәләлеңне очратып торасың. Очрашканда, үзеңнең аларга карата изге мөнәсәбәттә икәнлегеңне белгертергә һәм, күңелләрен күтәреп җибәрер өчен, җылы сүз әйтергә, йә булмаса киңәш бирергә туры килә. Әгәр синең йортка, хуҗалыкка баш кеше икәнлегеңне исбатлыйсың килсә, син һәр очракта гаиләңә ярдәм итеп торырга тиешсең. Эштә кулдашлык белән генә түгел, аларның җаннарына азык булырлык татлы сүзне, кыйммәтле киңәшне кызганмаска кирәк. Дөрес, бу эштә чама белү әйбәт. Балаңның кәефе ниндирәк. Хәләлең нәрсәгә мохтаҗ? Кирәкме аларга синең киңәшең? Бусы гаиләңдә. Мәхәллә дә синең гаиләң бит. Мондагы җаваплылык гаиләдәгедән зуррак та, катгыйрак та.

Мәхәлләдә яшәүчеләрнең барлык шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре Юкәле мулласына мәгълүм иде. Кайсы гаиләдә бала көтәләр? Кайсы хуҗалыкта ир белән хатынның боткалары пешми башлаган? Кемнәрнең язгы чәчүгә чыгарга орлыклары җитми, кемнең аты, кемнең сыеры бәлагә юлыккан? Һәм шулай илле йортлык мәхәлләдәге һәр яңалыкны, һәр куанычлы яисә хәсрәтле хәбәрнең барысын да хәзрәт башкалардан алданрак белергә тырыша иде. Кайбер муллалар мәхәлләдәге хәлләрне үзләренең куштаннары, ягъни махсус тоткан шымчылары аша беләләр. Яныңа куштаннарны сырыштыру, бигрәк тә шымчы тоту, зур гөнаһ санала, өстәвенә мәхәлләнең бердәмлеген, мөселманнарның бер-берсенә булган ихтирамын үзара җылы аралашу мохитен юкка чыгара. Әлеге хакыйкатьне Лотфулла хәзрәт яңа урында эшли башлау белән аңлап алды һәм көче җиткән кадәр бу эшкә каршы торырга тырышты.

Аяз көнне яшен суккандай булды хәзрәтне кулга алу. Иң элек аны колхозга керергә кыстап карадылар. Башта тынычрак үгетләделәр, каршылыгын сизгәннән соң, куркытып, янап һаваландылар. Риза булмады хәзрәт. Күмәк хуҗалыкка инанмагач, нишләсен. Ышанырга бик тырышып карады. Бер караганда, чыннан да, күмәк хуҗалыкта ат урынына машина җигү, кешеләргә үзләре яраткан, кулларыннан килә торган эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге дә бар шикелле. Берләшкәч, милек кемнеке була соң? Большевиклар, милек уртак, ягъни колхозга кергән һәммә кешенеке була, дип үгет-нәсыйхәт алып баралар баруын… Әмма һәр бәндә үзе ягыннан караганда «мин» бит ул. Колхоз милкендә үз өлеше барын белгәнлектән, ул милек башкаларныкы арасына кереп югалганлыктан, күмәк хуҗалыкка керүчеләр йә колхоз милкен үзләренеке дип ышанып йөриячәкләр, йә булмаса бөтенләйгә кул селтәп, бу милек барыбер минеке түгел, бу миңа барыбер чит милек, дип, аны кулларыннан килгәнчә туздырырга тотыначаклар. «Колхозга керергә» дигән карарны чыгаручылар арасында шуны аңларлык кеше булмады микәнни? Бу карарны дөм томана кешеләрнең чыгаруы мөмкин түгел. Димәк, крестьяннарны берләштерүдә Лотфулла хәзрәтнең зиһене җитмәгән катлаулырак максатлар да булырга тиеш. Шулай булмаса, күрәләтә торып, авыл хуҗалыгын юкка чыгармаслар иде…

Хәзрәт, большевиклар чыгарган һәр карарны өйрәнеп, һәр яңалыкны йотлыгып карап килә иде. Колхозга кермичә, аерым хуҗалыкта яшәргә теләүчеләрнең мал-мөлкәтләрен талап алырга, дигән карар булмады. Шуңа карамастан авыл Советы тирәсендә чабата туздырып йөрүче Түбән Бишенде куштаннары, милиция белән килеп, Лотфулланың атларын, сабанын, революция чыгасы елны сатып алган иген ура торган машинасын алып киттеләр. Тимер тырманы, камыт-ыңгырчакларны, чалгы-сәнәкләрне, йорт салганда, такта эшкәрткәндә кулланыла торган коралларны, әллә артык ашыкканлыктан онытып калдырдылар, әллә аларны да күмәкләштерергә дигән карар булмаганлыктан, шулай эшләделәр… Хәләл көчең, тырышлыгың һәм намуслы яшәвең ярдәмендә җыйган малны бер сәбәпсез, законсыз талап китүне хәзрәт чиктән тыш авыр кичерде. Күзеннән йокы качты. Рәнҗү, кинәт кабынып киткән нәфрәт шундый көчле иде, Лотфулла хәзрәткә шул ук кичне зәхмәт кагылды. Уң кулы терсәктән бөгелмәс булды, кул бармакларын хәрәкәтләндерсә дә, чөйдән алып, бүреген дә кия алмас хәлгә килде ул.

Хәзрәт зәхмәт кагылуны акрынлап җиңә алырына ышана иде. Хәзер ул даими дога укып, тәкбир әйтеп йөри башлады. Чыннан да, намаз вакытында уң кулының зәгыйфьлеген сизми диярлек иде. Димәк, намазын калдырмыйча, рәнҗүеннән котылып, элеккечә, тыныч, канәгать яши башласа, хәзрәт тулысынча сәламәтләнәчәк. Сәламәт кешегә бу болгавыр, куркыныч заманда мал табуы шактый авыр булса да, Алла боерган булса, мал-мөлкәтне акрынлап җыеп булачак. Шушы шиксез, ныклы инану саклап тора иде хәзрәтне.

6

Аерым хуҗалыклардан ат һәм авыл хуҗалыгы коралларыннан башка нәрсәне алырга беркемнең дә хакы юклыгын хәзрәт белә иде. Шул ук вакытта Рәсәй шартларында, бигрәк тә империя кулы астында яшәүче вак милләтләр арасында өстән, хакимият тарафыннан бирелгән боерыкның һәр очракта бозылып үтәлүе Лотфулла муллага мәгълүм иде. Рәсәй халкы законны өнәми. Армия хезмәтендә, сугыш шартларында шундый күндәм, гадел урыс кешесе көнкүрештә хөкүмәт карарларын бозарга, хәтта үтәмичә калырга ярата. Шушы хакыйкатьне белгәнлектән, хәзрәт тавыш күтәрмәде, сыерын алырга килүчеләргә каршы да чыкмады. Алсыннар, Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек вә озын гомер биргән булса, сыеры да булыр, хәтта аты да. Шунысы начар: вакытсыз чакка туры килеп, сыерсыз калдылар…

Сыерсыз калгач, хәзрәт күрше авылдан кәҗә алып кайтты. Бик тә мәшәкатьле мал булып чыкты кәҗә. Бакчадагы яшелчә, җимеш агачларын кыерлады, хәтта февраль бураннары түбә читенә тигезләп көрт салып киткәч, түбә саламын тишеп бетерде мөртәт. Күп балалы гаиләгә ансыз яшәү мөмкин түгел иде. Ләкин хуҗалыкларны берләштереп йөрүче куштаннар кәҗәне дә алып киттеләр. Кәҗәдән соң самавырны, тегү машинасын, сөт аерта торган сепараторны…

Самавырны хәзрәтнең улы Рәшит бәрәңге бакчасына чыгарып күмгән иде. Самавыр бит ул – авыл кешесенә, хәтта бай исемен күтәреп, талану исемлегенә кергән кешегә дә зур мал. Таба алмагач, самавырсыз чыгып китәрләр дип өметләнгәннәр иде Таиповлар. Юк, чыгып китмәделәр.

– Кая самавырыгыз? – дип акырынды Түбән Бишенденең Гыйлай исемле куштаны.

Лотфулла хәзрәт тә, Хәсәнә абыстай турында әйтеп тә торасы юк, ялганлый белмиләр иде. Өйрәнмәгәннәр иде алар ялган сөйләргә. Хәтта күз дә буйый белмиләр иде. Нишлисең, шулай тәрбияләнгәннәр.

Әти-әнисе авызларына су капкан шикелле торуларын күргәч, Рәшит алгарак чыгып әйтте:

– Салымга акча кирәк булгач, без бит инде аны күптән сатып җибәрдек.

– Сатмадыгыз. Безгә бар да мәгълүм. Самавыр урынына үзегезнең алынасыгыз киләмени? – Сүзнең законга тиң икәнлеген исбатларга теләпме, тәмәке төпчеген баскыч алдында яткан ташка төкерде.

– Рәшит, бар самавырны алып кил, – диде Лотфулла хәзрәт.

Акыллы бала иде Рәшит. Турыдан-туры бәрәңге бакчасына йөгермәде. Башта урамга чыкты, аннан соң, тыкрыктан урап, бакчага керде дә самавырны казып алып, урам капкасыннан ишегалдына керде. Болай эшләгәч, мәсхәрәсе кимрәк шикелле тоелды сабыйга. Үз самавырыңны үз кулың белән яшерү мәсхәрә эш булмаса да, бу кешеләрнең әхлак кагыйдәсендә һәрнәрсә кире якка, савап – гөнаһка, гөнаһ эш изгелеккә әйләнеп, буталып беткән иде.

Самавырдан соң Хәсәнә абыстайның кашемир шәлен таләп итә башладылар. Остазбикә шәлен өч айлык бала астына, Әбүзәрнең бишегенә яшергән иде. Аны да бирергә туры килде. «Бу йолкышның хатыны: «Абыстайның шәлен бөркәнеп йөрисем килә, миңа шуны алып кайт», – дип төбәп әйткән булса кирәк», – дигән фикергә килде абыстай.

Шул чакта Таиповлар гаиләсе талануның мал югалту гына түгел икәнлеген аңлады. Синең хәләл көчең белән тырышып эшләп, соңгы сыныгыңны капмыйча, бөртекләп җыеп саткан икмәк бәрабәренә алган әйбереңне талап алып китү имансызлыктан, кансызлыктан да әшәке тоела иде. Идел тирәсендәге авылларда кяферләрнең Казан каласын һәм ханлыкның башка шәһәр-авылларын җимереп, татарларны үтереп йөргәндәге җинаятьләрнең тәэсире сизелә иде Лотфулла хәзрәт кебек хәлле крестьяннарны һәм руханиларны талап, мәсхәрәләп йөрүдә.

«Бәлки, үзем гаепледер, – дип, өзгәләнеп уйлап куйды Хәсәнә абыстай, – матур киенеп йөреп, талаучының хатыны шикелле хөсетлеләрнең нәфесен кузгатканмындыр. Аларның да матур, затлы яулык бәйләп йөриселәре киләдер? Мин инде ул шәлне бөркәнеп йөрдем, хәзер талаучының хатыны бөркәнсен. Бәлки, шулай кирәктер?» Шушы сүзләр белән үз-үзен юатырга тырышса да, күңеле башкачарак сөйли иде: «Ул шәл синеке, синең хәләл милкең. Шәл – хәзрәтнең сине яратуын раслаган дәлил. Синең яраткан нәрсәңне законсыз, юлбасарларча тартып алуны китап та, тормыш кагыйдәләре дә акларга тиеш түгел. Кеше талаудан башланган «яңа тормыш» – чынлыкта ахырзаман алдыннан булачак гаугалы гарасатка ишарә ул…»

Төн урталарына кадәр абыстай, йоклый алмыйча, уйланып ятты. Юкка гына түгел бит бу башбаштаклык, мондый кыргыйлыклар. Аллаһы Тәгалә гөнаһ эшләгәнгә җибәргәндер безгә бу әшәкелекләрне? Шәлсез, самавырсыз калу аның йөрәген әрнетә иде.

Мал-мөлкәтсез калгач, бер-бер артлы салым кәгазьләре китерә башладылар. Ике ел буе хәзрәт салымнарның барысын да түләп килде. Түләтү төп максат түгел иде салым җыючыларга. Аларның төп максаты, түләп булмаслык зур салым белән куркытып, мулланы колхозга кертү иде.

Ниһаять, салым түләү мөмкинлеге тулысынча бетте. Хәер дә керми башлады. Большевиклардан куркып, авылдашлары мәетне җеназасыз күмә башладылар. Сугышчан алласызлар никахлашуны юкка чыгардылар. Ә инде дини бәйрәмнәрдә ашка чакырып, Коръән укытулар, мәчетнең иминлегенә багышлап хәер бирүләр – боларның берсе дә калмады. Соңгы тапкыр китергән салым кәгазендәге акча күләмен күргәч, өнсез калды Лотфулла хәзрәт. Ун-унбиш ел ашау-эчүгә, киенүгә, көнкүрешкә бер тиен тотмыйча җыйган очракта да, ул акчаны түләп бетереп булмас иде.

Бу юлы хәзрәт волость урнашкан Туймазыдагы комбед рәисе Галимовка үзе китте. Ул егетнең әтисе белән Атнагол мәдрәсәсендә бергә укыган иде. Әтисе аша эш йөртсәм, ярдәме тимәсме, дип уйлады ул.

7

Хәзрәтнең тоемлавы дөрес булып чыкты. Бернинди законга, кирәклеккә, яисә большевиклар төзи башлаган дәүләтне ныгытуга көйләнмәгән икән яңа салым сәясәте. Башта бу кара эшне аны куркытыр өчен эшләделәр. «Бу бәндә үз ирке белән дә, башкаларга ияреп тә колхозга кермәс. Салым белән куркытыйк. Адәм баласы өчен иң газиз нәрсә – мал, милек. Милексез калып, хәерчегә әйләнүен аңлау белән, гаризасын тотып, безгә йөгереп киләчәк», – дип уйладылар колхоз төзеп йөрүчеләр. Курыкмады хәзрәт. Югыйсә болай бик тә юаш күренә. Пышылдый язып кына сөйләшә. Беркайчан беркайда үзен авылдашларыннан зуррак итеп тә, акыллырак итеп тә күрсәтергә тырышмый. Кешегә каршы әйтмәс. Вәгазь сөйләгәндә, авылдашларының гөнаһларын, аларның кырын эшләрен, азгынлыкларын, шәригать кануннарын бозулары турында сөйләп, мәчеткә йөрүчеләрне куркытмас. Салым мәсьәләсе Лотфулла хәзрәтнең чиктән тыш батыр, үзсүзле дин вә хакыйкать өчен җанын бирергә әзер икәнлеген раслады.

Аның өстендә чиктән тыш җаваплы, бернинди башка вазифа белән чагыштырып булмаслык җаваплы эш. Ул – рухани, аның эше – адәм балаларының рухларын саклау. Ошбу вазифаның нәрсә икәнлеген кара кешегә, мужикка, никадәр теләсәң дә аңлатып булмый. Алар гына түгел, муллалар арасында да аңлаучылар күп түгел. Бәлки, адәм балалары сүз сөйли торган машина уйлап чыгарырлар? Кайбер хәзрәтләр Коръәнне дә, намаз вакытындагы догаларны да, адәм баласын чирдән терелткәндә, аны бәла-казадан сакларга теләгәндә, җирләгәндә укый торган догаларны да бәгырь кайнарлыгы аша үткәреп тормыйча, күңеле Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә барып тоташканын көтеп тормыйча, әштер-өштер генә укып ташлыйлар. Лотфулла хәзрәт руханилыкның нәрсә икәнлеген аңлау дәрәҗәсенә ирешкән зирәк вә ихлас мулла иде. Авылны мулласыз калдыруны күз алдына китерә дә алмый ул. Бәлки, большевиклар аның урынына үзләренең мулласын, коммунист руханины куярлар? Инкыйлаб вакытыннан башлап шушы көннәргә кадәр хәзрәт «агитатор» дип йөртелгән вәгазьчеләрне күп күрде. Аларның сүзләрендә адәм баласын изгелек юлына, иманга, гаделлеккә, кыскасы, теге дөньяга киткәндә, Нәкир-Мөнкир каршына басып җавап тотарга әзерләү юк иде. Алар, карлыккан, көмешкә исе аңкытып торган тамаклары белән байларны, дин әһелләрен, чит илләрдә яшәүче капиталистларны эт итеп сүгеп, үзләренең изге булуларын исбатларга тырышалар иде. Бу юл белән ничек инде адәм баласын изгелек юлына бастырып булсын?!

Соңгы китергән салымын хәзрәт түли алмады. Чәчүгә чыгар вакыт иде. Аның орлыкка дип тоткан бодаен, арышын, арпасын, тарысын – бар булган ашлыкларын кырып-себереп алып киткәннәр иде. Атны инде күптән алдылар. Сабаннарын, игенчелек коралларын ат белән бергә алып чыгып бетерделәр. Авыл Советына чакыртып, кулына салым кәгазен тоттыру белән, хәзрәт, бераз икеләнеп торганнан соң, рәнҗүен күрсәтмәскә, дошманлык хисен чыгармаска тырышып әйтте:

– Җәмәгать, минем тормышым сездән яшерен түгел. Юкәленең һәр кешесе белә. Мөлкәтемне алдылар. Салым түләтеп, тәмам бөлдерделәр. Бу кәгазьне биреп тә азапланмагыз, мин сукыр бер тиен дә түли алмыйм, гафу. Рәнҗемәгез.

Хәлне йомшарту нияте белән Лотфулла хәзрәт «алдыгыз» урынына «алдылар», «бөлдердегез» урынына «бөлдерделәр» дип әйтте. Мулланың үзен чиктән тыш итагатьле тотуы колхозга өндәүчеләрнең ачуларын гына кабартты. Бигрәк тә Түбән Бишенде гилае Чатан Сәмигулла өчен хәзрәтнең әдәплелеге мыскыллау булып яңгырады.

– Иптәшләр, күпме түзәргә була? Бу кеше гомер буе бездән көлеп яшәде. Әнә күрәсез, ул нинди юаш, нинди изге булып күренергә тели. Череп, сасып беткән чын контра ул. Аны инде күптән каталажкага ябарга вакыт.

Хәзрәт модага кереп киткән «иптәшләр» сүзе турында уйлый иде.

Татар телендә «дус» сүзе бар, «кардәш», «кордаш» сүзләре бар. «Иптәш» сүзе сиңа ип килгәнлекне, ягъни сиңа ярашканлыкны аңлата. Большевиклар үзләренә ипләшергә, башкача әйткәндә, ялагайланырга яратканнарны, ипләшкәннәрне «ип-тәш» итәләр. Бу инде дуслык та, хәтта әшнәлек тә түгел. Ип кирәк аларга, буйсыну, ялагайлык, аларның һәр сүзләренә, теләсә нинди кабахәт кыланышларына, ләббәйкә кычкырып, хуплап тору кирәк…

8

Соңгы сөйләшүдән соң озак та үтмәде, Лотфулла хәзрәтнең тәрәзәсен шакыдылар. Аны йокыдан уятканда, таң беленеп кенә килә иде. Тәрәзәне Түбән Бишенде активистларының баш куштаны Чатан Сәмигулла шакыган икән. Ишекне ачуга башта ике кораллы ГПУ4 кешесе атылып керде, алар артыннан Югары Бишенденең авыл Советында сәркатип булып утыручы бәндә, аннары гына барлык талауларны, конфискацияләрне оештырып йөрүче Чатан үзе күренде.

– Вам полчаса на сборы, – дип аңлатты Туймазыдан килгән ГПУ кешесе.

– Кашык, кружка, алмаш күлмәк-ыштан алыгыз, киптергән сохариегыз булса, ике-өч көнлек азык та салыгыз. Бәлки, тикшергәннән соң, кире җибәрерләр. Хотя… Әлегә кулга алынганнарның берсенең дә кире кайтканы юк. Кем белә, бәлки, сезне Туймазыдан кайтарып җибәрерләр.

Кулга алырга килүчеләр арасында да мәрхәмәтле җаннар була икән. Сәркатип сүзләренең эчтәлегендә сине ихтирам итү, кулга алу белән килешмәү мәгънәсе юк та шикелле. Шуңа карамастан бу кешенең тавышы, интонациясе, сүз эченә поскан кинаясе «Хәзрәт, мин сезне ихтирам итәм. Сезнең гөнаһсыз булуыгызга ышанам, кулга алынуыгызның аяусыз гаделсезлек икәнлеген аңлыйм, ләкин ярдәм итә алмыйм… Кулга алынудан коткара алмавыма рәнҗемәгез бер үк, гафу үтенәм» кебегрәк аңлашыла иде. Шул сүзләрдән соң Лотфулланың эче җылынып киткәндәй булды. Ул Туймазыдан килгән ГПУ кешесенә мөрәҗәгать итеп сорады:

– Сез мине азга гына булса да җәмәгатем, балаларым белән калдырсагыз иде. Саубуллашасыбыз килә.

Балалар бер-бер артлы уянып елый башлаганнар иде инде. Йөрәк тибүен туктатыр дәрәҗәдә ачы итеп үксеп елыйлар иде балалар. Башкалар чыгып киткәч, Чатан Сәмигулла гаиләдәге фаҗиганең көчәя баруына ләззәтләнеп тора бирде. Ишегалды ягыннан сәркатип тәрәзә чиртеп чакырганнан соң гына, Сәмигулла авыр-авыр атлап чыгып китте.

– Еламагыз, оланнарым, минем күз нурларым, – дип, хәзрәт балаларының башыннан берәмләп сыпырып чыкты. Башта иң өлкән малай Зөфәр елавыннан туктады. Остабикә тугыз яшьлек Әхсәнинне, урыныннан алып, кочагына кысты. Өй эчендә тынлык урнашты.

– Балалар, – диде хәзрәт, көчкә күз яшеннән тыелып. – Мин бит азга гына китәм. Мин югында инәкиегезнең сүзен тыңлагыз. Сез инде өлкәннәр, ярдәм итегез инәкиегезгә, булышыгыз. Тәртипле булыгыз. Тәртипле булсагыз, дога укысагыз, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтеннән ташламас. Беркемне дә рәнҗетмәгез, беркемгә дә ачу тотмагыз. Әтисез калдык дип уйлый күрмәгез. Мин исән. Мин тиздән сезнең янга кайтырмын. Сау булыгыз, балалар, сау-сәләмәт, тәүфыйклы булыгыз. – Хәзрәт балаларын, кочагына алып, берәмләп үбеп чыкты, кузгалыр алдыннан, юл догасы укып, – Ля иляһе илляллаһы йә хәерле хәляс Мөхәммәде салуллаһы йә Хозыр-Ильяс, – дип өстәде.

Өйалдына чыккач, хәзрәт, артка борылып, остабикәсенең җилкәсенә уң кулын салды:

– Исән булсак, мал табылыр. Кайгырма! Артык көяләнмә дә, мондый хәл озак барырга тиеш түгел. Бер генә дә игелекле гамәлләре, адәм баласына файда китерә торган эшләре күзгә күренми. Бу ил өстендәге кара болытлар китәр. Тиз җимерелер болар корган дәүләт. Ялганның киләчәге юк. Ә алар барлык гамәлләрен ялганга корганнар. – Бер генә мизгелгә туктап тын алганнан соң дәвам итте: – Балаларны сакла. Йа Хода, Раббем, балаларымны ачка интектермә! Оланнарыма сәламәтлек, тәүфыйк бир!

Алар, борынгыларча, бер-берсенә исем белән дәшмиләр иде.

– Сиңа әйтәм, – диде ул, бер тын кермиләрме икән, дигән шикелле, тыңланып торганнан соң. – Балаларда нәфрәт уянмасын – сакла берүк. Әтиебезне алып киттеләр, безне ятим калдырдылар, ләгънәт сезгә, дип, мине алып китүчеләргә рәнҗи күрмәсеннәр, рәнҗеш белән каргыш гел үзеңә әйләнеп кайта. Каргаган кешенең беркайчан да рәхәт, тыныч яши алганы юк. Каргыш каргаган кешене харап итә. Мин озак сынап йөрдем – рәнҗү дә нәкъ шулай. Рәнҗеш синең үзеңнең бәгыреңне, җаныңны кимереп харап итә. Зинһар, кешеләрнең барысына да – дусларга да, дошманнарга да мәрхәмәтле булырга өйрәт балакайларыбызны. Сиңа бик тә, бик тә авыр булачак. Үзең дә нәфрәтләмә тәкъдиреңне. Кемнеңдер гөнаһлары өчен җәзалый безне Аллаһы Тәгалә. Йә булмаса үзебез кирәк кадәр изге гамәл кылмаганбыздыр, шуның өчен күрәбездер бу газапларны. Түзсәк, рәнҗемәсәк, намаз-догаларыбызны калдырмасак, иман юлыннан тайпылмасак, Аллаһы Тәгалә тыныч, рәхәт тормышка кире кайтарыр.

Тагын әйтәсе сүзләре бар иде хәзрәтнең, ишек шакыдылар. Чатан Сәмигулланың ачулы тавышы ишетелде:

– Күпме көтәргә була? Давай, чык! Сузма, кәҗә сакал! Анда сине коймак пешереп көтәләр, ди, ашык!

Остабикә иренең җиңенә чытырдатып ябышкан иде. Икенче кулының учлары белән авызын каплаган. Шуңа карамастан үксүенең йөрәк өзгеч тавышлары ара-тирә яңгырап китә иде…

9

Мулласыз авыл – бүгенге көндә табигый бер күренеш. Ашка җыйганда, кемнедер Коръән укырга чакыралар. Үлем түшәгендә яткан бәндәгә ясин чыгалар. Мәетне зиратка илткәч, җеназа укыталар. Кайбер ата-аналар, балалары өйләнешкәндә, никах укыталар. СССР исән чакта, хакимлек итү партия кулында булганда, бу дини ритуалларның барысы да яшерен эшләнде. Җитәкчеләр гаиләсендә, җитәкчелеккә омтылучы чиновниклар тормышында дин бөтенләй юк иде, һәм алар дини кануннардан, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына инанудан үлеп куркалар иде. Ә утызынчы елларга кадәр, бигрәк тә Лотфулла хәзрәт Таиповны кулга алып, сөргенгә озатканда, дингә инану, шәригать кануннарын үтәү бөтенләй башкача иде бит әле. 922 елны Багдад хәлифәлегеннән дин белгече Ибн Фадланны рәсми төстә Идел буе Болгарстанына чакыртып, мөселманлыкны рәсми төстә кабул иткәннән соң аякка баскан дин бит ул. Аңа кадәр дә ни гомерләр дәвамында татар милләте ислам динендә яшәгән.

Юкәледә дә дингә тел-теш тидермичә, аңа каршы килмичә яшәүне мөселманлык дип ышанып йөрүчеләр шактый иде. Лотфулла хәзрәтне алып киткәч, бөтен авыл – диндарларның диндарлары да, динне тышкы яктан гына тотучылар да – авылның мулласыз калуын бик ачык сизде. Җан тыныч булсын өчен, инанып, изгелеккә омтылып яшәү өчен, авылда да, шәһәрдә дә, кеше рухының нечкәлекләрен белгән, аны әшәкелеккә юнәлгән көчләрдән саклап торучы рухани кирәк икән ләбаса. Мулла барында бу турыда уйламаган булсалар да, руханисыз калгач, шушы хакыйкатьне күпләр аңлый алды. Әйтеп бетергесез шыксыз, төссез, мәгънәсез бер мәгыйшәткә әверелде юкәлеләрнең яшәве. Шул тыйнак, чиктән тыш йомшак күңелле, дин вә яшәеш кануннарын су кебек эчкән кеше күз уңыннан югалгач, юкәлеләр үзләренең ятим калуларына бик тиз төшенделәр.

Атна саен диярлек җыелышлар булып тора. Туймазыдан килеп, кәмит күрсәтеп китәләр. Яшьләр шул кәмитне «кино карау» дип атап йөртә. Кара халык көн саен кино, шуңа өстәп, спектакль карап торса да туймас иде. Рим диктаторы Юлий Цезарь коллар һәм мөлкәтсез колоннар катламы булган кара халыкны «ипи ашатып һәм тамаша күрсәтеп» торган чакта гына җиңеп булганлыгын хәбәр иткән.

Хәзрәтне төрмәгә озаттылар. Юк, аны авыл халкы озатмады. НКВД дигән сәер исемле бер оешма барлыгын тоеп беләләр иде юкәлеләр. Гади халык өстә, иң югарыда, революциягә кадәр патша утырган җирдә башта Владимир Ильич Ленин, ул үлгәч, Иосиф Виссарионович Сталин утырганлыгын яхшы белә иде. Андый биек урында утырган кеше, билгеле, һәр авылга килеп, тәртип урнаштырып йөри алмый. Юлбашчының вакыты тар. Вакыты тар, чөнки ул зур эшләр белән генә шөгыльләнә. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының бер тау сыртына урнашкан илле йортлык бәләкәй генә татар авылы Мәскәүдәге биек тәхеттә утыручыга күренми дә торгандыр… Аның бит эше муеннан, һәм ул иң зур, мәңгелеккә калачак эшләрне генә үз кулы белән башкара. Барлык калган эшләрне төрле зурлыктагы авыл, район, өлкә һәм край түрәләре үз куллары белән башкарып тора. Бөтен совет халкы шулай уйлый торган дәвер иде бу.

Лотфулла хәзрәт тә шулай уйлады. Әшәкелекне күсәк белән сугып сындырып булмый. Түзәргә кирәк… Аллаһы Тәгалә адәм балаларының күңелләренә игелек эшләү рәхәтлеген салган. Андыйлар, савап эшләүдән ләззәт табып, изгелектән башка гамәлдән тәм таба алмыйча, вөҗданнары ихтыярында яшиләр. Иблис, киресенчә, шул ук адәм баласының күңеленә әшәкелек оеткысы салган. Андыйлар ялганнан, кеше өлешенә керүдән, әшәкелек эшләүдән тәм табып яшиләр. Аллаһы Тәгалә безгә ирекле рәвештә шушы ике юлның берсен сайлау мөмкинлеге биргән. Юк, болай гына бирмәгән. Ходай алдан кисәтеп куйган: икенең берсен сайла. Дөньялыкта гөнаһ эшләп, мәңгелеккә күчкәннән соң, тәмугта яну якынмы сиңа, әллә, җирдә игелек эшләп, иман юлыннан барып, Бакыйлыкка күчкәч, Җәннәттә яшәүме? Мин сиңа, Адәм токымы, ирекле сайлау мөмкинлекләре һәм эшләгән гөнаһларыңнан тәүбә кылып котылу мөмкинлекләре биреп, кисәтеп тордым. Дөрес, Җәннәт белән Тәмуг юлларына килеп баскач, күпләр рәнҗеп сөрән салалар: «И Раббым, нигә гөнаһ юлыннан йөрүдән мине тыймадың? Нигә соң мине шушы мәңгелек газапларга юлыгудан коткарып калмадың?»

Лотфулла хәзрәт җомга намазыннан соң сөйләгән вәгазьләрендә бик еш Аллаһы Тәгалә биргән сайлау мөмкинлеген искә ала иде. «Менә шушындый сайлау, җәмәгать, сезнең алдыгызга бер тапкыр гына килми. Без, мөселманнар, көн саен, мизгел саен менә шушындый сайлау каршында торып яшибез…»

Мулланы алып киткәч тә, Юкәле авылында тормыш дәвам итте. Район үзәгеннән сугышчан алласызлар оешмасы әгъзалары килеп, мәчетнең манарасын сүтеп киттеләр. Башта мәчетне клуб итеп кулланмакчылар иде… Кайбер авылларда сүтелгән мәчет бүрәнәләрен кышкы зәмһәрир суыкларда утынга турап ягу да булгалады. Юкәлеләр туңып үлгән очракта да мәчет малына кул тидермәсләр иде. Бу авылның кешеләре гыйбадәтханә йортын иң беренче чиратта Лотфулла хәзрәттән калган, изгелекләр эшләнә торган савап урыны итеп күз алдына китерәләр иде. Күңелләрне сафландырырлык итеп вәгазь сөйләү, яисә азанны матур итеп әйтү, яисә авылдашларына гел изге мөнәсәбәт күрсәтү белән генә чикләнмәгәндер хәзрәттән калган якты хатирәләр. Аның мәхәллә кешеләренә булган игелекле мөнәсәбәте, хәләл җефете Хәсәнә абыстай белән бергә, гаилә коруда күрсәткән үрнәкләре – барысы бергә хәзрәткә булган җылы мөнәсәбәтне суытмыйча һәм югалырга ирек бирмичә яшәтә иде.

10

Юкәлегә Хәсәнә абыстай дүрт бала ияртеп алып килде. Бишенчесен килгәч тапты. Читтән караганда, аңа бер генә кеше дә шул бер көтү баланың әнисе дип әйтмәс иде. Егерме алты яшьлек остабикә. Абыстай. Ул әле ел саны белән санап үлчәнгән яшеннән шактый яшьрәк күренә. Кайбер кешеләрдә картайганчы сабыйлык сыйфатлары сакланган була. Хәсәнә абыстай шундыйлардан. Гомерендә бер генә ялган сүз сөйләгәне булмаганлыктан, ул үзе дә кеше әйткән сүзгә ышана. Беркатлылык тудырган ышану түгел иде бу. Киресенчә, адәм баласы, акыл һәм әдәп ярдәмендә, әңгәмәченең күз буявын да, хәтта ялган сөйләвен дә тотмыйча, кичереп җибәрә ала. Хәсәнә абыстай адәм балаларын яхшыга-начарга, дуска-дошманга бүлми иде. Дөрес, ул аларны үзара тигезләми дә иде. Кешедәге күркәм сыйфатларны да, әшәкелекләрне дә ул башкалардан яхшырак күрә, тирәнрәк аңлый, яхшылык белән начарлык арасын сизгеррәк чамалый, ләкин моны башкаларга сиздерми. Аңарда гаилә тәрбиясе шундый. Казан ханлыгы дошман кулына эләгеп, мөселманнар белән кансыз миссионерлар идарә итә башлагач, Казан тирәсендәге авылдан күчеп килгән ыру бабасыннан башлап Хәсәнә абыстайның кырык буынга сузылган нәсел шәҗәрәсен руханилар тәшкил итә.

Лотфулла хәзрәтне алып киткәч кенә аңлый башладылар. Кайчакларда бер тынгысыз фикер, нишләптер, синең йөрәгеңне тырный башлый. Гел шул хакта гына уйлап йөрисең. Тынгысызлык һаман көчәя, бимазасы арта бара. Хәзрәт авылда яшәгәндә, тынычлану өчен, мәхәллә кешеләре мулла янына баралар иде. Аңлата ала, юаныч бирә белә иде Лотфулла хәзрәт. Хатын-кызлар исә элеккечә Хәсәнә абыстайга барып гозерләрен сөйлиләр, юаныч табалар. Ирләр дә, үзләре дә сизмәстән, башта яшеренеп кенә, аннан соң ачыктан-ачык киңәш сорарга, кайгы-хәсрәтләрен, килгән бәлаләрне сөйләргә остабикәгә йөри башладылар. Дөрес, хәзрәтнең авылдашлары арасында хәзрәтсез яшәүне уңай күрүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, кеше өлешенә кул тидерергә яратучылар, зимагурлыкта йөргәндә урыс аракысы белән шаярырга яратучылар – әнә шундыйлар. Андыйлар аз булса да бар. Шуңа күрә хәзрәтнең юклыгына ачыктан-ачык шатланасы урынга, алар астыртын гына гөнаһ эшләп куаналар. «Мулласыз да яшәп була икән, җәмәгать, – дип сөенешә андыйлар. – Нәрсә теләсәң, шуны эшлисең. Бары тик коммунистлар юлына аркылы төшә күрмә һәм аларга тел тидермә». Андыйларны бармак белән генә санап була, әмма алар бар һәм булачак…

Тормыш барыбер дәвам итте. Ничек яши алдылар икән алар ул чакта? Егерменче елларда, Рәсәйдә гражданнар сугышы барганда, крестьянның ашлыгын, мал-туарын кырып-себереп ала тордылар. Егерме беренче елдагы ачлыкка кадәр дә Идел белән Урал арасына урнашкан шәһәрләрдә һәм авылларда кытлык еллар да, чын-чыннан кешене кырып китә торган ачлыклар, авырулар бер-бер артлы килеп кенә торды. Шуларның берсе дә адәм балаларын тоташтан кырып, бетереп ташлый алмады. Исән калганнар тормыш-көнкүрешне дәвам итә, үрчи, авыр еллар акрынлап онытыла, узгандагы мул һәм имин яшәгән чорлар исә гыйбрәт булып кала бирә. Кешелек дөньясын юкка чыгарырлык ачлык килер дип куркып яшәсәләр дә, шушы көнгә чаклы андый афәтнең булганы юк.

Иген игү тулысынча колхоз өстенә күчте. Колхозчылар исә – рәис кулы астында күмәк эшкә йөрүчеләр. Тик шунысы гына: аерым хуҗалык булып яшәгәндә ишеп уңыш биргән кыр-яланнарда икмәк үсми башлады. Сирәк кенә ишелеп ашлык уңган еллар да булгалады булуын. Андый чакларда колхозчылар икмәкне җыярга да, сугарга да өлгерә алмый калалар иде. Кырда калган икмәккә кул тидерергә, хәтта колхоз кырыннан башак җыеп алып кайтырга да ярамый. Дөрес, яз җиткәч, кардан арынган яланнан башак яисә туңган бәрәңге җыеп алып кайту рөхсәт ителмәсә дә, бу эш урлашуга саналмады. Шуңа күрә күпме кеше, черек бәрәңгедән, күгәргән бодайдан агуланып, якты дөнья белән саубуллашырга мәҗбүр булды.

Адәм баласы дигән җан иясе колхозга да күнекте, чәчкәнен-урганын тулысынча дәүләткә тапшырып, үзе барыбер исән калу әмәлен уйлап тапты. Колхозчылар көзен алып бетермичә калдырган бәрәңгеләр аларның төп азыгына әверелде.

Эшкә йөргәндә учлап өләшенә торган он кыр эшләре бетү белән туктала да, колхозчылар кенәгәдәге «трудодень» дип аталган билгене тотып калалар. Бәрәңгедән тыш яшелчә үстерү дә күмәк хуҗалыклы авылларда акрынлап гамәлгә керде.

Колхоз шартларында да кызлар, вакыты җиткәч, кияүгә чыга тордылар. Үсмер малайлар, егетлеккә ирешкәч, үз тиңнәрен сайлап өйләнделәр. Туй вакытында колхоз шартларында ярым ач, ярым ялангач йөрүчеләрнең исләренә борынгылардан калган кунак ашлары төшә. Дөрес, ул зиннәтле ризыклар элекке шикелле үк әзерләнми иде. Татарның йола ашы булган олы бәлеш урынына халык телендә «колхоз бәлеше» дип атала башлаган, җор теллеләр «ыштансыз бәлеш» дип йөрткән, он чиктән тыш кадерле булганлыктан, табаның өстен генә камыр белән ябып пешергән бәлешләр барлыкка килде. «Ыштансыз» бәлеш тә, әгәр син табигатең буенча кунакчыл юмарт кеше булсаң, шундый татлы тоела иде…

Әлмәт – Мәскәү, 2002

4

ГПУ – Государстенное политическое управление при НКВД РСФСР (НКВД каршындагы Дәүләт сәясәте белән идәрә итүче оешма).

Кыпчак кызы / Кипчакская дочь

Подняться наверх