Читать книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус - Страница 6

Романнар
Кыпчак кызы5
Беренче бүлек

Оглавление

1

Сиксәненче еллар азагында Габдрахман Рахманкулов җир алу бәхетенә иреште.

Җиргә кайту балачактан канына сеңгән күптәнге хыялы булып, игенче гаиләсендә туып үскәнгә, җир эше аның күзәнәкләрендә иде. Ерак бабаларының туган туфракларыннан куылуы, гасырларга сузылган җирсезлек михнәте, тамыр җибәреп, тынычлыкта тормыш алып бару теләге аның яшәү рәвешенә үтеп кергән табигый бер ихтыяҗы иде. «Мәскәү язучылары бакча кооперативы оештыралар икән» дигән хәбәр ишетүгә, ул шунда ук гариза язып илтте. Иркутск оешмасында мәшһүр Агишев җитәкчелегендә тәрбия алган оешма секретаре берсүзсез Рахманкуловны исемлеккә кертте. Ләкин кооперативның рәисе, аны ике тапкыр сызып ташлап, әшнәсен теркәде. Өченче баруында Агишевның шәкерте: «Әгәр Рахманкуловны тагын бер төшереп калдырсаң, мин аны синең үз урыныңа кертәм…» – дип кисәткәннән соң гына, Габдрахман морадына ирешә алды.

Бакча кооперативы Мәскәү – Волоколамск арасындагы тимер юл буенда, урыс әдәбияты классигы Антон Павлович Чехов берничә җәйге ялын уздырган урында, патша заманында Воскресенск, бүген Истра дип аталган шәһәрдән һәм, Кырым ханы Дәүләтгәрәй, Казан ханлыгы канга батырылганнан соң, Мәскәүне алгач, Явыз Иван посып яткан Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда, Истра сусаклагычы янына урнашкан иде. Мәскәү белән Волоколамск арасында генерал Панфилов кулы астында батырлык күрсәткән 28 геройның каны коелган җирнең – Дубосековоның да кооператив юнәлешендә икәнлеген искә алсак, бакча урыны турындагы мәгълүмат тагын да тулылана төшәр.

Колхоз җире мул, аны эшкәртүче машиналар никадәр көчле булса да, совет халкының тамагын туйдыра алмады. Ит алырга Габдрахманның туган авылыннан Мәскәүгә килеп йөрделәр, ипекәйне исә район үзәгеннән яисә нефть чыгаручылар яшәгән торак пунктлардан барып алалар иде. Сугыш елларында бирелгән хәерче сыныгына тиң алты сутыйлык ияле җир дә шәһәр базарының шактый гына өлешен тәэмин итеп тора алды. Шушы чынбарлыкны истә тотып, Рахманкулов үз өлешенә тигән җәймә зурлыгы җирдән, андагы каеннарны төпләп, җимеш һәм яшелчә бакчасы ясарга ниятләде.

Иң беренче каенны кисеп аудару белән, гаилә тынычлыгына давыл бәреп керде:

– Әти, зинһар, минем каеннарыма тия күрмә, – диде кызы Кәримә. – Яшелчә-җимешне үзем сатып алам, каеннарыма ягылма, яме!

Габдрахманның хатыны Мәрьям исә шундук дәлилен дә тапты:

– Кәримәнең йолдызнамә символы – каен. Син нәрсә, үз кулың белән аның язмышына балта чабасыңмы? – Сөйләшү урысча иде. – Руки прочь от берёз!

Рәсәй шартларында беркем, беркайчан һәм бернәрсәгә тулы хокуклы хуҗа була алмаган. Озакламый ачыкланды: Рахманкулов җиренә дә ул үзе түгел, кооператив хуҗа иде… Крепостной коллык бетерелгәннән соң да, крестьян үзе түгел, аның җиренә община хуҗа булган. «Община» – азмы-күпме дәүләтчелеге барлыкка килгәннән бирле, урыс табигатенең ярымсолдат, ярымкол, ярымушкуйник булып яшәргә дучар ителүе. Рахманкулов, «Россию умом не понять, её аршином не измерить…» дигән гыйбарәгә килеп төртелгәннән соң, бу турыда баш ватмаска тырышып, башкалар ничек уйласалар – шулай фикерләп, башкалар ничек яшәсәләр, шулай яшәргә тырышып карады. Әлеге илдә көтү сыман яшәү психологиясе бик тирәнгә киткән, күрәсең. Габдрахманга бирелгән бу кооператив җир кишәрлеге дә барча законнар белән шул гомуми буйсыну законына барып тоташа иде. Аерма тик шунда: әгәр «всё кругом колхозное, всё кругом моё» дигән фәлсәфә бу милекне урларга ишекне киереп ачса, кооперативныкы саналган җирдә үскән бармак очы зурлыгы кыярны, үтеңне сытарлык ачы корт төшкән алманы рөхсәтсез алганда тотсалар, бәреп үтерелү мөмкинлеге дә бар иде.

Шул буйга утыз, аркылыга егерме метр җирне койма белән уратканда купкан гаугаларны сурәтли башласаң, язылачак романның күләме күп мәртәбәләргә артып китәр иде. Әйтерсең бөек урыс (хәзер инде украин) язучысы Николай Васильевич Гоголь бакча кооперативы тудырачак матавыкларны йөз сиксән елга алданрак белгән. Аның «Как поссорились Иван Иванович с Иваном Никифоровичем» повестендагы якалашулар нәкъ Рахманкуловның бакчасы урнашкан кооперативтагы вакыйгалардан алып язылган шикелле иде.

* * *

Рахманкуловның сул як күршеләре, бакча алган елны ук каеннарының бер өлешен төпләп атып, түтәлләр ясап, яшелчә чәчтеләр. Габдрахман да, бакчаның дүрттән бер өлешен каеннардан чистартып, шул барлыкка килгән урынны тиресләп, бәрәңге, суган, карлыган, кура җиләк, хәтта бер түтәлгә кыяр да утыртып өлгерде. Тир түгүнең әҗерен түләгәндәй, хуҗаның күңелен күргәндәй, беренче һәм икенче ел уңышы бик мул булды.

Әмма ике-өч ел уздымы икән, шул ашлама кертелгән җирләргә мыштым гына каен тамырлары сузыла башлады. Тиздән карлыган куакларының җимешен генә түгел, ботак-чатакларын да каен ашап юкка чыгарды. Бу хәл Габдрахманны уйга калдырды: «Бәлки, бу моңсу агачны «урыс каены» дип атауда дөреслек тә юк түгелдер? Алар да бит, нәкъ шушы агач ысулында тамырларын күрше халыклар җиренә җибәреп, ашламаларын имеп яши… тегеләре шуңа һич мантый алмый?»

Шулай итеп, эшләгән саен ишәя, арта килгән җир эшкәртү эшенә каеннарның әрсез тамырлары белән көрәшү мәшәкате дә өстәлде.

Көз көне җиргә коелган яфракларны, уталган чүп үләннәрен черетеп ашлама әзерләр өчен, Рахманкулов тимерчыбык челтәр белән уратып, тиреслек урыны ясады. Язын шул ашламага әверелгән тиресне, түтәлләргә тарату өчен, тимер сәнәк белән казый башлаган иде – хәйран калырлык вакыйгага юлыкты: каен тамырлары, тиреслекне эзләп табып, андагы ашламаны тәмам үзләштереп бетергәннәр иде… Инде моннан соң да бу агачларның «урыс каены» булуына ышанмый кара син.

* * *

Фридрих Энгельс: «Адәм баласын хезмәт кеше иткән», – дигән. Дөреслек тә юк түгелдер коммунистик идеягә нигез салышучының бу күрәзәлегендә. Әмма шул сакалбайның сүзләрен тормышка ашыру өчен, Рәсәй җирен тоташтан диярлек ГУЛАГ лагерьларына әверелдереп, адәм баласының хезмәттән башка гамәлләрен юкка чыгарып, бил бөгүне генә калдырганнан соң, кеше, кеше булуын югалтып, акрынлап йөк атына әверелә башлады. Кешене атка әверелдерү белән генә чикләнмәде шул коммунистик идеология тәгълиматы. Дини инану урынына мәҗүсилек чорының хорафаты тамыр җәйде. «Октябрь баласы буларак, пионер, комсомол сабакларын «Бисмилла»дан тирәнрәк үзләштергән Мәрьям коммунизмның җәннәт алып килүенә җаны-тәне белән ышанып кына түгел, инанып яши иде. Революциягә кадәр, исламның иман шартлары, шәригать кануннары көчле чакта, ырымнарга, сихергә буйсыну халыкның аңына тамыр җәя алмаган булса кирәк. Коммунистик идеяне дин урынына куркытып, халыкка тагучылар ислам (шулай ук носарилык) дине тәэсирен юкка чыгарырга мәҗбүр булганнар. Идарә дилбегәсе коммунистлар кулыннан ычкынып, демократик идарә итүгә күчкәч, кармаланып яшәгән егерме беренче гасырның тәүге елларында халыкка, бигрәк тә ярым-йорты зыялылар аңына, мәҗүсилек кануннары бәреп керде. Күрәзәчелек, гороскоп, сихер, мең төрле ырым-ышанулар – барысы да шуңа барып тоташа түгелме соң?!

«Шәрык – Шәрык ул, – ди инглизнең күренекле шагыйре, Нобель бүләге лауреаты Ридьярд Киплинг. – Көнбатыш – Көнбатыш. Алар үзара беркайчан да кушыла алмаячаклар…» Түтәл казыганда Габдрахманның исенә шушындый гыйбрәтле фикерләр килеп төшә иде.

Рәсәйнең башкаласында туып үскән хатыны белән Рахманкулов өч дистә ел тату яшәде. Шуңа карамастан аларның җиргә булган карашлары Киплинг фикерендәгечәрәк иде. Габдрахман, инде алтмыш елдан артык шәһәрдә яшәсә дә, авыл кешесе булуыннан һич арына алмый. Бу сыйфат бигрәк тә җиргә мөнәсәбәттә көчле иде. Мәрьямнең табигатендә һәм күзаллавында исә шәһәрчәлек өстенлек итә. Ул бакчаны ишегалды, ял итә торган урын – дача буларак тоя, ә Бәкер малае аны бәрәңге бакчасы, җиләк-җимеш үстерә торган ризык чыганагы итеп күрә иде. Никадәр тырышсалар да, бу өлкәдә алар, үзара уртак тел таба алмыйча, интегә бирделәр. Никита Хрущёвның, шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү өчен, агрокала төзү планы да нәкъ әнә шулай, сабын куыгы шикелле шартлап, җилгә очты бит…

Урман ягыннан килгән күке тавышы, Габдрахманның балачак хатирәләрен уятып, бөтен тирә-якны җанландыра. Сагындырып, Караяр искә төшә. Моңсу гомер үтеп бара. Ул бит, армия хезмәтеннән арынгач, туган авылына кайтып, тәрәзәләре урам ягына карап торган зур йорт салу, ат асрау, җиде бала тәрбияләү белән хыялланып яшәде. Кайда ул зур, иркен йорт? Юыртканда йөрәк кага торган җирән кашка аты кайда? Ишегалды тулы таза, матур балалар кайда?!

Мәрьям иртән йоклый. Шәһәр кешеләре иртә торырга яратмыйлар. Кәримә эштә. Ул бакчага ял көннәрендә генә килеп йөри ала…

Акрынлап Габдрахманның татлы хыяллары сүнеп югалды. Ул чынбарлыкка кайтты. Ул инде – шәһәр кешесе… Хәтта күпләргә борын чөяргә, шапырынырга мөмкинлек биргән башкала кешесе. Москвич! Әнә ул – хәтта Мәскәү язучылары кооперативындагы дачаның хуҗасы! Тик менә шушы дәрәҗәгә ирешкәч кенә, аның күңел дөньясындагы чынбарлыкның асты өскә килде…

2

Әнә яз кояшының тансык нурлары агач ботаклары арасыннан Рахманкуловның яңа бакчасына коела. Каен бөреләреннән бөркелгән исерткеч татлы ис, сулыш юлына кереп, канга тарала. Җылына башлаган җирдән берән-сәрән үлән сабаклары төртеп чыккан. Яз һавасы балачак хатирәләрен җанландырып җибәрә. Ботинкаларны салып ыргытып, бәләкәй чактагыча, йомшак чирәм өстеннән ымсындыргыч киләчәккә таба күзне йомып йөгерәсе килә…

Габдрахман кишер утыртырга түтәл казыган җиреннән кырмыска оясына юлыгып туктап калды. Кара кырмыскалар, үзләреннән зуррак ак, озынча йомыркаларын күтәреп, көрәк астыннан качып читкә йөгерәләр. Менә бит туачак бала кадере! Җан кадере!

– Күрше, чык әле, әйтәсе сүзем бар…

Габдрахман коймага таба борылып карады. Урам ягында, ике кулы белән җилкапканың тактасына тотынып, аның уң як күршесе Евгений Моисеевич Швед тора иде.

– Хәерле иртә, – диде Габдрахман. – Нигә кермисең? Әйдә, уз.

– Юк инде, кереп тормыйм. Үзең чык. Көрәгең кулыңда чакта синең белән сөйләшеп булмый. Сукыр тычканга әверелеп беттең инде. Көне-төне чокынасың. Җире юньле булса бер хәл. Сабын шикелле, сыланып торган яшькелт балчык… Монда бит бернәрсә дә үсми. Иван Пересветовның язмаларын укыгансыңдыр?! Мәскәү җире уңдырышлы булса, урыслар Казан ханлыгының «подрайские землицы» дигән җирләрен басып алмаган булырлар иде.

– Күрше урамдагы Вадим Каргаловның, «разбойничьё гнездо» дип, Казан ханлыгына пычрак аткан яласын да укыганым бар. Без инде тарихны шакшыландырып күрсәтүгә күнеккәнбез, бу хәлгә әһәмият бирмәскә тырышабыз…

Сатулашуның озакка китүе бар иде. Рахманкулов, бияләен салып, җиргә кадаган көрәк сабына кигезде дә урамга чыкты.

Алар кул биреп күрештеләр дә кооператив бакчаларын бүлеп буйдан-буйга сузылган үзәк урамга – Бродвейга чыгып, урманга таба атладылар.

– Хәтерлисеңме икән, бер тапкыр син миңа, басып алучылар оккупацияләнгән җир белән уртак тел таба алмыйлар, дип исбатлаган идең. Күзәтеп йөри торгач, синең бу фикереңдә дөреслек барлыгына төшендем.

– Син мине философия куертырга чакырдыңмыни? – дип, Рахманкулов баруыннан туктады.

– Юк, миңа синең киңәшең кирәк. Аны син генә бирә аласың.

– Әллә син дә, чирәмеңне казып, бәрәңге утыртырга ниятләдеңме?

– Юк инде. Әнә син өч аршын җиреңдә күпме чокындың, күпме тирес ташыдың. Берәр нәрсә үстерә аласыңмы соң?..

– Җирнең ашын каен тамырлары суырып бетереп тора. Каен кайгы китерә дип, картлар дөрес әйткәннәр икән…

– Ә нигә кисеп ташламыйсың?

– Кызым кистерми. Якын да җибәрми.

– Бакчаңа ул хуҗамыни?..

– Узган ел мин аңа яздырттым. Картаела бит… Гомер үтеп бара.

– Мин барыбер аңламыйм, бакча аныкы булгач, нигә син шулай интегәсең?..

– Тәнемдә крестьян каны акканга. Җир миннән көчлерәк булып чыкты. Ул исә үзен, сабый бала шикелле, назландырып торганны ярата… Син бит миңа… сүзем бар дигән идең.

– Күрше, әйт әле, диңгездә, шторм вакытында, күңел болганудан нинди дару эчәләр?

– Утыз елга якын эшләп дару эчкән диңгезчене очратканым булмады минем. Салагаларга диңгез бүреләре төптән якорьга ябышып чыккан ләмне ашаталар. Мыскыллап инде, билгеле.

– Хәзер бит медицина бик тә алга китте. Андый дару булмый калмас. Син аны белергә тиеш.

Күршесенең җәмгыятьтәге прогресска шулай мөкиббән булуы табигый иде. Чыннан да, фән һаман алга бара. Ә менә җәмгыятьтә яшәүче адәм балалары… Мәскәүдә өч миллион тиражлы «Комсомольская правда», «Московский комсомолец» газеталарының, йөзләгән гламур журналларның эчтәлекләре иң примитив хорафатка – җенесне кытыклап, аздырып торуга көйләнгән. Фәнни яктан дәлилләп булмаган гороскоплар, авантюрист кыяфәтле күрәзәләр, ырымчы шарлатаннар! Ә аздыргыч китаплар? Медицина, чыннан да, туктаусыз алга бара. Йөрәккә операция ясау, хәтта, тузып гарипләнгән йөрәген кисеп ташлап, адәм баласына яңа йөрәк тегеп кую да хәзер гадәти хәлгә әйләнеп бара… Тагын әллә нинди катлаулы операцияләр инде күптән көн тәртибендә. Операция ясатып, корсакларындагы майларын алдырту, җенес әгъзаларын зурайтулар табигый тоела башлады… Адым саен очрап торган аптекаларда ялган дару сату! Тик, нигәдер, дәва акчалы кешеләрне генә сайлый, акчасызларга Газраил килгәнен генә көтәргә кала…

Бродвей урамы урман читенә килеп төртелде. Алар кире якка борылдылар.

3

Данлыклы Трафальгар герое адмирал Нельсон да диңгез авыруы белән газапланган, дип сөйлиләр. Имеш, шторм вакытында, бөек адмиралның денщигы, көмеш чиләк тотып, янында йөри торган булган. Сугыша башлау белән, Гораций Нельсонның диңгез авыруы шундук юкка чыга икән. Габдрахманның күп тапкыр сынаганы булды: өлкән штурман чагында үләр хәлгә җитеп, диңгез хастасыннан интегүчеләр, капитан булып эшли башлау белән, авыруларыннан шундук арыналар.

– Әйдә, безгә кереп чыгыйк әле, – диде Евгений Моисеевич. – Миндә син ярата торган виски бар.

– Сантори түгелме?

– Нәкъ шул. Син аны кайдан белдең?

– ЦДЛның6 буфетында саталар иде. Барахло, – диде Рахманкулов. – Японнар иң затлы, иң алдынгы автомашиналар, электроник приборлар ясап дөньяны шаккатырып торалар. Искиткеч тырыш, талантлы халык. Ә менә чын вискины Шотландиядә генә ясый алалар.

– Дөрес, син күпне күргәнсең. Нигә вискины шотландлар гына ясый ала? Шуны аңлата аласыңмы?

Габдрахман бер тын уйланып торды:

– Шотландиянең туфрагы акбурлы. Вискины чистартканда кулланыла торган вереск куаклары анда гына үсә. Шуңа өстәп, гасырлар буе камилләшә, байый килгән халык тәҗрибәсе. Алар бит вискины, коньяк шикелле, имән мичкәләрдә саклыйлар. Бер тапкыр виски сакланган мичкәне кабат кулланмыйлар. Шотландиядәге коймалар шул имән мичкәләрне утыртып ясалган. Гаҗәеп матур, искиткеч үзенчәлекле шул имән кисмәкләр белән уратып алынган андагы ихаталар.

– Санторины эчеп караганың бармы соң?

– Карамаган булсам, сөйләп торыр идеммени? Тукта әле, син бит, сафсата саттырып, минем эшемне бүлдерәсең!

– Нигә диңгез авыруыннан котылу чарасын яшерәсең?

– Ул сиңа нигә кирәк? Син бит мәкаләләр бастырып тамак туйдырасың. Редакцияләрдә шторм башланмагандыр бит?.. Көймәң Истра сусаклагычында. Анда давыл буламыни?

– Мин, күршекәем, диңгезгә чыгарга әзерләнәм.

– Ялланыпмы? Кайсы пароходчылыктан? Нинди кораб белән?

Күршесен кызыктыра алуына Швед канәгать иде. Ул бер тын, юри җавап бирмичә, серле итеп елмаеп торды.

– Корабы әле билгеле түгел, – диде ул бераздан. – Босс миңа өч вариант тәкъдим итә. Берсе Санкт-Петербургтан Көньяк Америкага. Кайтышлый кораб Кызыл диңгездәге, Урта һәм Кара диңгезләрдәге портларга кереп чыгарга тиеш.

– Калган икесе кайсы якларга?

– Берсе Сүәеш каналы аша Һиндстан, Шри-Ланка, Гонконг, Сингапур, Япония портларына. Владивостокта безне төшерә дә, яңа пассажирлар утыртып, Одессага кайта. Өченчесе – Одессадан, Европа континентын урап, Санкт-Петербургка кадәр. Дистәдән артык Европа портларын күреп була, диләр. Мин, бәлки, шунысын сайлармын. Артык еракка китәсем килми. Бераз шөллим. Шторм вакытында язып булмый торгандыр бит?

– Тукта әле, Женя күршекәем, син бу турыда мине ымсындырыр өчен генә сөйләми торгансыңдыр бит? Мактаныр өчен?..

– Күршеңне диңгез сәяхәте турында очерк язарга круизга җибәрәләр… Аңлашыламы?

– Кем җибәрә?

– Гафу ит. Әйтә алмыйм. Эксклюзив. Күңел болгану хастасыннан ничек котылалар, син миңа шуны аңлат. Белмәсәң, кооперативта синнән башка да диңгезчеләр бар. Әнә каршы як бакчада гына беренче ранглы капитан Животрупов яши. Ул ярдәм итәчәк.

– Диңгезчелек аның һөнәре түгел. Погоны гына хәрби диңгезчеләрнеке. Животрупов – маршал Будённыйның денщигы. Диңгезне ярдан гына күреп яшәгән…

– Әйтмәсәң, башка берәр диңгезчедән барыбер белермен әле…

– Син бит моңа кадәр шоу-бизнес, ачык күкрәкләр, шәрә ботлар, тамашачыларның азгын тойгыларын кайнарлаучы эстрада стервалары турында яздың. Диңгез хакында язар өчен, кимендә, биш-алты ел диңгездә тозланырга кирәк. Белмим, бәлки, диңгезчелек эше хәзер җиңеләйгәндер? Без, күршекәем, ул эштәге авырлыктан кан сидек, сеңерләр өзелер дәрәҗәгә җиткәнче көчәндек. Диңгезне бары шулай гына аңлап һәм яратып була…

– Европа круизы кыска, диләр. Минем озаграк йөзәсем килә. Бәлки, Көньяк Америка портларына бара торганын сайлармын әле. Диңгез авыруын баса торган даруны табып, нинди кием сайларга кирәклеген генә беләсем килә.

– Диңгез авыруын баса торган дару юк. Кайбер бәндәләр «Аэрон» таблеткасын йотып карыйлар. Тик файдасы тими. Дөрес, бар ул аннан коткара торган чара. Кораб бата башласа, диңгез авыруы шундук юкка чыга. Үләр хәлгә җитеп ятучылар сикереп торып йөгерә башлыйлар. Аның даруы шул – бирешмәү, үзеңне кулга алып, эшләп йөрү. Авыр, җаваплы эштә хасталыгың онытыла. Капитаннарга кагылмавының сәбәбе – җаваплылык чирдән көчлерәк булу аркасында. Ә кием-салым мәсьәләсенә килгәндә, әйтик, Одессадан кузгалып китеп, Антарктидага барганда, бер-бер артлы эссе җәй, юеш, яңгырлы көз, суык кыш климатлары аша үтәргә туры килә. Без, диңгезгә чыкканда, эчлеге алына торган куртка һәм берничә свитер ала идек. Тропикларда җитен тукымадан тегелгән кыска җиңле күлмәк һәм кыска чалбар. Син бит пассажир лайнерында йөзәргә тиеш. Андый корабта комсостав салонына, кают-компаниягә галстуксыз кермиләр. Банкетка, мәсәлән, смокинг яки фрак киеп кенә керәләр.

Швед капкага таба юнәлде:

– Рәхмәт сиңа, күрше. Йөзүдән мин сиңа бер шешә виски алып кайтырмын. Иң затлысын. Кулъязманы төзәтсәң, өстәргә дә була.

– Син шул шешә белән миннән котылырмын дип уйлыйсыңмы? Арзанга куясың син минем тәҗрибәмне. Һич югы, син миңа кораб хуҗасының (испаннар аны «арматор» дип атыйлар) телефонын бирергә тиешсең. Менә шул.

Евгений Моисеевич тукталып калды.

– Әйтергә ярамаганны белеп сорыйсың бит син! Мин бит аның телефонын беркемгә дә бирмәм дип ант иттем. Син мине, күрше, җинаять эшләргә мәҗбүр итмә. Бер шешә виски, шуңа өстәп бер шешә затлы коньяк алып кайтырмын. Сувенирлар. Килештекме? Коньякның ниндиен яратасың?

– Мин испаннарның кырыс «фундодор»ын французларның тәме бер атна авызыңнан китми торган мең долларлык «крук»ларыннан өстен күрәм. Эш анда түгел. Эчәргә ярамый миңа. Син миңа кораб хуҗасының телефонын бир… Син менә диңгезче булырга җыенасың. Чын диңгезчеләрдә сер яшерү булмый. Әйтергә теләмәсәң, мин кораб хуҗасын барыбер эзләп табачакмын. Вакыт кына әрәм булачак. – Евгений Моисеевич уйга калды. Рахманкулов дәвам итте: – Советлар Союзы таркалганда, сәүдә флоты кораблары кинәт юкка чыкты. Алар бит батмадылар. Чит илләргә дә сатмадылар өч меңгә якын морфлот корабын. Аларны кемнәрдер үзара бүлештеләр. Бүлештеләр дә Кипр, Сингапур, Либерия дәүләтләренең флаглары астында йөзәргә теркәделәр. Аларның берничәсе Иосиф Кобзонга эләккән икән дип ишеткәнем булды. Данлыклы Мәскәү дизайнеры Альбина Назимованың ире Влад Листьевны үтерү фаҗигасе дә кораблар бүлешүгә бәйле дип сөйләп йөрделәр.

– Мин боларны белмим. Имеш-мимеш юктан тумый, билгеле. Бәлки, ул сүзләрдә дөреслек тә юк түгелдер… Чыннан да, бүгенге эшмәкәрләр тапкан миллионнарын чүлмәктә саклап тотмыйлар. Хәзер, күршекәем, иң отышлы бизнес – теләсә нәрсәдән акча ясау.

– Мин шуннан куркам, Рәсәйнең бүгенге хәле узган гасырның утызынчы елларында Германиядә булган хәлләрне хәтерләтә…

– Мин, хөрмәтле күршем, сәясәткә кагылмаска тырышам.

– Сез безнең шикелле бушка ләчтит сатып йөрмисез. Сез, яһүдләр, сәясәтне астан хәрәкәткә китереп торасыз, – диде Габдрахман һәм шунда ук «яһүд» сүзенең ычкынып китүенә үкенеп куйды.

– Без эшлибез. Ялкау яһүдне күргәнең бармы синең?.. Яисә эшнең рәтен белмәгәнне?.. Без, эшкә урнашу белән, иң башта вазифаның файдалы һәм файдасыз якларын җентекләп тикшереп чыгабыз. Иң кирәкле сотрудник булуга ирешкәннән соң, җитәкчене үзеңнеке итү ягын карыйбыз. Туры әйткәнгә хәтерең калмасын, күзәткәнем бар: сез, татарлар, куштанланып, урыс файдасына бил бөгәсез, ялагайланасыз, шовинистлар җырын җырлап ярашырга тырышасыз. Ә без, җаен табып, аларны үз файдабызга эшләтәбез. Безнең берничә меңьеллык гыйбрәтле тәҗрибәбез бар бу өлкәдә… Шул ярдәм итә.

«Бу нигә болай чишелеп сөйләшә башлады әле?..» – дип, Рахманкулов бераз шикләнеп тә куйды. Шуннан соң, «Бәйрәм ашы кара-каршы» дигәндәй, ул да серен ачты:

– Мин дүрт елга якын фәнни институтта диңгез флотын оештыру һәм аның белән идарә итү бүлегендә баш белгеч булып эшләдем. Бүлектәге биш кешенең икесе вафат. Без өчәү калдык. Сер итеп әйтәм, алар икесе дә синең милләтеңнән иде. Шулар, эшне астыртын гына, капиталистларча оештырырга димләп, мине дә, үгетләп, үз компанияләренә чакырдылар. Сәламәтлегем начар булу аркасында, корабларны приватизацияләүгә катнаша алмадым. Хәзер шулар кулында илледән артык иң яңа, иң кыйммәтле океан лайнеры. Тораклары «Никулин тавы»нда. Монте-Карлода – виллалары. Шул чакта йөрәгемә операция ясатырга ятмаган булсам, мин дә бүген кишер утыртырга түтәл казып йөрмәс идем. Мин, күршекәем, сине круизга кем җибәргәнлеген барыбер беләчәкмен. Мин инде аны чамалыйм да… Вакыт кына әрәм. Курыкма, бир син аның телефонын. Кемнән алганымны беркем белмәячәк! Татарда «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән изге канун бар. Бу – тәңречелек чорыннан калган закон. Без аны нык хәтерлибез… Турысын әйт: Америкада, яисә Израильдә яшәүче туган-тумачаң оештырдымы синең диңгезгә чыгуыңны?

Евгений Моисеевичның хәтере кырылды:

– Син, дустым, урысларга ияреп, болар эшне гел Израиль аша гына эшлиләр дип гаеплисең. Дөрес, дусларым минем Америкада да, Израильнең үзендә дә бар. Әмма аларның бу эшкә бернинди катнашы юк. Тынычлан. Мине круизга «Коммерсантъ» нәшриятының спонсоры Лебедев җибәрә. Аңа реклама кирәк. Шул максат белән җибәрә ул мине…

– Владлен Семёновичмы? Ул җибәрәмени?! Аның телефонын ачыклау берни тормый.

– Син аны беләсеңмени?

– Белмәскә. Без аның белән ун елдан артык бер пароходчылыкта эшләдек. Ул кораб төзү факультетын тәмамлаган иде. Шунлыктан башта йөзү эшенә эләгә алмады, пароходчылыкта комсомол оешмасын җитәкләде. Аннан соң партком секретареның урынбасары булып утырды. Мисыр белән Израиль сугышы вакытында Лебедев пассажир флоты белән идарә итә иде. Сер саклау максаты белән яһүдләрне җитәкчелектән алып ташлагач, ул эшсез калды. Минем фәнни институтта эшләгән чак иде, Владленга Союзморниипроектка7 урнашырга ярдәм иттем.

– Үзен белгәч, телефоны да бардыр бит синдә? Нигә юкка башымны катырасың?

– Бар барын, ләкин искерде… Союзморны күптән яптылар. Ул, белүемчә, өч бүлмәле кетәген дә күптән ташлап киткән. Димәк, хәзер аның телефоны да башка булырга тиеш.

– Әйттем бит, аның бу телефонын бирергә ярамый дип… Син минем бугазыма пычак терисең… – Бераз икеләнеп торганнан соң, Швед блокнотына лайнер хуҗасының телефонын язды да, ертып алып, Габдрахманга сузды. – Белсә, җанымны алачак… Син Мәскәүгә кайтырга җыенмыйсыңмы? Әйдә, мин берүзем, сөйләшеп кайтырбыз.

– Рәхмәт, әлегә юк. Гаилә килгәнче, азрак кыймылдап калырга кирәк…

Бүген җомга көн. Шимбәдә дачага кызы Кәримә киләчәк. Соңгы атнада җирнең ашламасын аяусыз суырып торган каеннарны кисү турында каты бәхәс бара иде. Килү белән, Кәримә каеннарын барлап чыгачак. Шушы көннәрдә Мәрьямне дә хастаханәдән чыгарырлар, шәт?.. Ул килсә, иртәнге сәгать унбергә кадәр кадак кагу, юнышу катгый тыелачак. Алар килгәч, җир казу да туктатылачак. «Йөрәге авыру кешегә авыр эш башкарырга ярамый…» – диеләчәк. «Күршеләрне көлдерү»дән куркып, тирес ташу да бетәчәк…

Хезмәтне ак һәм кара эшкә бүлү гадәткә кергән. Томаналык түгелмени инде бу, йә? Ләззәт биргән эш һәр очракта ак һәм изге. Шунлыктан Габдрахман җир эшләрен хатыны юк чакта, ялгызы калганда башкарырга тырыша иде.

Менә бүген дә ул бакчасына, сыер фермасы тиреслегеннән бер «уфалла» ашлама алып кайтып, казыйсы җиренә таратты… Аннан, көрәген үткенләп, эшкә кереште.

4

Евгений Моисеевичны озаткач, Рахманкулов кабат түтәлен эшкәртергә тотынды, әмма, ни хикмәт, эшенең бөтен тәме югалып өлгергән иде инде. Күршесенең диңгезгә чыгарга әзерләнүе аны тәмам әсәрләндереп, алгысытып ташлады. Аяк-куллары – җир казуда, ә күңеле белән ул күптән Одесса ярлары буенда, диңгездә, ерак яшьлек елларында йөри иде инде…

Өмет. Шул өметнең яшерен бер эчке мәгънәсе, тынгысызлыгы. Менә нәрсә иде аның күңелендә. Әле бүген иртән, түтәлне казый башлаганда, җир казу яшәешкә мәгънә, тәм биреп тора иде. Дин Адәмне: «Балчыктан яратылган», – дип аңлата. Шулай булмаганда, җир сине шушындый тылсымлы көч белән чокынырга тартыр идеме икән?.. Мәңгелеккә омтылу – шул ук кара туфракка ашкыну түгелме? Бу тартылу җир-туфракның куенына кереп тынычлану белән генә тәмамланмыймыни? Томанлы зәңгәр чиксезлектә дә тынгы юк бит. Диңгездә дә шул ук кара туфракка басып йөрүне сагынып җирсү… Ә алай булгач, диңгез-океаннар киңлегенә омтылу кайдан килә? Диңгез чакыруы җир тартуыннан да көчлерәк микән әллә? Моны аңлавы чиктән тыш читен. Габдрахман көрәген баскыч астына илтеп яшерде дә каен төбендәге утыргычка аркасын терәде…

Лебедев диген… Лебедев Габдрахманга, чынлап та, бик яхшы таныш, хәтта, кем әйтмешли, кирәгеннән артык дәрәҗәдә таныш иде. Әлеге фамилия аңа әле үзе дә чын-чынлап төшенеп җитмәгән ымсындыргыч серләр яшереп тора кебек иде…

Бераз уйланып торгач, ул, куен дәфтәрен алып чыгып, күршесе биргән телефон номерын җентекләп барларга кереште. Блокнотта язар урын калмагач, Габдрахманның иң кирәклеләрен яңадан күчереп яза торган гадәте бар иде. Шулар арасында Лебедевның фәнни институттагы номеры да теркәлгән булып чыкты. Тәкъдир шушы түгелме икән? Блокнотта да аның зәгыйфь эзләре сакланган ич әнә…

* * *

Лебедев белән сөйләшү уе, баш миенә каккан кадактай, бер генә минутка да онытылып тормады. Габдрахман әле йокының караңгы билгесезлегенә чумды, әле, уянып китеп, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы төнге рәхәтлек кочагына кайтырга теләп, көн яктырганчы бимазалануын дәвам итте. Ниндидер яңалыкны көтү, бәлки, аның канына сеңгәндер. Ни дисәң дә, Рахманкулов нәтиҗәсез көтүчеләр җәмгыятендә яши. Юк, аның көтүе, ерак бабалары яшәгән дәверләрдәге кебек, меңләгән баш мал көтүен карау мәшәкатендә түгел. Шушы көнгә кадәр ул, көтүдәге сарык хәлендә, совет халкына коммунизм килгәнен көтте. Тик менә аны якынлаштыру нияте белән миллионнарча гомерләр корбан ителсә дә килергә теләмәде коммунизм дигәннәре. Ә хәзер ул хакимият вәгъдә итеп торган пенсия артуын көтә. Билгеле, көтүнең бусы да юкка булачак. Әмма, гавамнан күрмәк, күмәк көтүгә иярми чараң юк…

Йокысыз төн озакка сузыла. Ниһаять, таң атты. Ятагыннан тору белән, чәй дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортындагы бердәнбер телефонга юл тотты. Ятып калганчы атып калырга кирәк.

Үзәк урам, дача биләүчеләр телендәге Бродвейның асфальты, кооперативны урталай бүлеп, урман читенә килеп терәлә дә, сулга борылып, Мәскәү ягына китеп югала. Буйга бер генә урам булуы шактый уңайлы. Кичке якта хатын-кыз күлмәк күрсәтергә, аларның язучы ирләре исә, кыяфәтләренә даһилыкларын элеп, Бродвейга чыгалар. Мыштым, астыртын ярыш башлана – кем бөегрәк? Кемнең үлемсез исеме Толстойлар, Достоевскийлар янына язылып куелачак?!

Мәскәүдән килгәндә, иң беренче җир – каравыл йорты. Шобага тотканда, бу урын Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Гата улы Бикмөхәммәтовка чыккан иде. Җир алган елны Робертның хатыны, гарәп миллионеры белән никахлашып, Алжирга китеп барды. Шул ук елны күз нурына тиң кызын Антон Табаков алды да балага узгач аерып җибәрде. Фатирын атлап кергәндә, Робертны инсульт бәреп екты. Бикмөхәммәтовлардан ятим калган йортның түбәсен ябып каравыл йорты иттеләр.

Бродвейны унбер урамчык кисеп уза. Килгәндә, уң якта – «көньяк», сулда «төньяк» сүзе өстәлгән. Рахманкуловларның йортлары Җиденче төньяк урамчыкта иде. Урамчыкларның барысы да урман читенә барып төртелә. Кооператив төзелгән елларны Габдрахман өеннән сиксән адым ераклыктагы урманнан ярты сәгать эчендә ярты чиләк гөмбә, чиләкләп кара җиләк җыеп кайта иде. Дүрт-биш елдан урман эче тапталды, гөмбәлекләрне, куак төпләрен юештә лайлаланып беткән целлофан капчыклар, аракы-сыра шешәләре каплап китте. Гөмбә үсми башлады, җиләк куаклары корып бетте. Иртәнге якта яңгыраган кош сайраулары, кәккүк тавышлары да елдан-ел тоныграк ишетелә иде.

Телефон-автомат куелган алачык-будка янына Рәсәйнең кара язмышы белән янәшә яшәп килгән чират торучылар инде җыелырга өлгергән…

– Кайсыгыз иң соңгы кеше?

– Мин, ләкин «соңгы» түгел, «крайний», – диде кырыклар тирәсендәге симез ханым.

Габдрахман чират шартына буйсынып көтәргә кереште. Сөйләшү бәхетенә ирешкәннәрне арттагылар ашыктыралар. Рәсәй чынбарлыгының бер төп кануны бу – чиратлары җитеп, телефон трубкасын эләктергәннәр көтеп торучылар хакында шундук оныталар иде.

Рахманкулов шуңа игътибар итте. Үз заманында Әдәбият фонды ярдәмендә кооперативка эләгүчеләр саны елдан-ел кими, сыегая бара. Аның күршесе Швед шикеллерәкләр, гламур журналларда катнашып, бизнес рухлы берничә китап чыгарганнан соң, Рәсәйнең эстрада мадоннасы Алла Пугачёва салдырткан коттедж тирәсеннәнрәк яхшы җир алып, шунда төпләнергә тырышалар. Бакча кооперативы акрынлап вак-төяк эшкуарлар, вак чиновниклар кулына күчеп килә. Боларының кесә телефонына ирешү бәхете алдарак иде әле.

* * *

Ниһаять, чираты җитте. «Пип-пип-пип…» Шушы кыска сигналлар гомернең кыска булуын, очрашмыйча гына сөйләшергә теләүчеләрнең ишле булуын, яшәүдә сабырлык кирәклеген, җәмгыятьнең тагын әллә нинди шартлары барлыгын искә төшереп кисәтә иде. Телефон трубкасында хатын-кыз тавышы ишетелде:

– Сезгә кем кирәк?

– Владлен Семёнович! – диде Рахманкулов.

– Ул Англиядә.

– Кайчан кайта?..

– Билгеле түгел…

– «Беләсең син, стерва!» – дип кычкырудан көчкә тыелып, Рахманкулов сүзен дәвам итте: – Мин Владленның бизнесы белән кызыксынам. Диңгезче мин. Аңа кирәкле бер киңәшем бар иде. – Сөйләшүнең өзелүеннән куркып, Габдрахман кабаланып дәвам итте: – Без Владлен Семёнович белән Одессада, аннан соң Мәскәүдә бергә эшләдек. Ул мине яхшы белә. Аңа минем бик мөһим бер гозерем бар иде.

– Әйтегез, тапшырырмын, – диде трубкадагы тавыш.

– Әйтә алмыйм. Аңа үз телем белән җиткерәсем килә.

– Үзегез һәм йомышыгыз турында бер генә җөмлә белән әйтегез.

– Рахманкулов Габдрахман Бәкерович мин. Диңгезче… Диңгезчелек буенча фәнни хезмәткәр. Морфлотта бүлек начальнигы… Без… Техника…

Шулвакыт хатын-кыз тавышы Габдрахманның сүзен кырт итеп кисте:

– Киләсе чәршәмбедә, төгәл унбиш сәгатьтә шалтыратырсыз. Кабат кисәтәм: шефның вакыты чиктән тыш тар. Сүзегезне кыска гына итеп алдан әзерләп куегыз. – Трубкада металл тавышлы «пи-пи-пи…» яңгырады.

* * *

Әйе, «диңгез чакыруы», аның татлы сыкрандыруы еллар үткәч тә җанында аз гына да югалмаган икән. Әлеге ымсыну аның канына гомерлеккә кереп сеңгән, күрәсең… Шул ук вакытта күңелендә ул кисәк кенә икенче бер татлы тойгының тирбәлеп куюын да ап-ачык итеп сизде. Куллары, аяклары җир казуда… уйлары Одессада яшәгән диңгезчелек елларына – кораб врачы Юрий Владиславович Дадоновның Ланжерон паркы белән янәшә йорттагы фатирында пилмән ясаган көнгә илтеп куйды. Ник югалмый, нигә шулай чат ябышкан аның хәтеренә бу үткән көннәр? Ул гына да түгел, нигә алар шулай аяусыз әрнетә?! Габдрахман, ниһаять, аңлады: Лебедев белән очрашасы килүенең нигезендә дә, барыннан да бигрәк, Владленның хатыны Оксана турында нидер ишетәсе килү теләге посып ята иде шикелле…

5

Көнкүрешнең әрсез мәшәкатьләре теңкәсен тәмам әрнетеп, күз алдында үз кулы белән әтмәлләгән дарның элмәге чекерәеп тора башлаган мизгелләрдә Рахманкулов хыял дөньясының зәңгәрсу томаннарына яшеренеп котылырга тырыша иде. Ашарына сөте беткән, бакчасыннан чакрым ярымга урнашкан, ГУЛАГ тоткыннары Истра сусаклагычын казыганда барлыкка килгән Алёхново авылыннан ипи алып кайту көн тәртибенә килеп баскан. Кесә тәмам такыраеп калган.

Тамак кайгысының аяусызлыгыннан Габдрахман философия чытырманына кереп качарга тырыша иде. Мантыйк кануннары аяусыз. Алардагы хакыйкать юнәлеше үз-үзеңне аңларга да ирек бирми. Әнә безнең ерак бабаларыбыз… Без нигә дип ваз кичкәнбез соң аларның әхлак тоту тәҗрибәләреннән? Юк, без ваз кичмәгәнбез… Безне мәҗбүр иткәннәр. Ә нишләп каршы тора алмаганбыз? Без аларга караганда баерак та яшәгәнбез, культурабыз да аларныкыннан югарырак булган… Ярлылык берләшергә мәҗбүр иткәч… Алтын Урда татарлары кайчандыр Мәскәү кенәзлеген Ливон рыцарьларыннан саклап калган…

Пенсиянең кыска койрыклы акчасы искиткеч бәрәкәтсез… Өстәвенә, Чечняда елга булып аккан каннарны күрсәтеп, телевизор җанны ала. Телевизорның төнге күрсәтүләре Чечня хәбәрләреннән дә аяусызрак. Төннәрен телеэкраннан олигархларның шәрә кәнизәкләре түшәк уены уйнап күрсәтә…

Өч дистә океан лайнерының хуҗасы белән телефоннан сөйләшергә чират көткәндә, Габдрахманны шушы уйлар бимазалый иде. Бакча кооперативы йортларына килеп терәлгән урманда кәккүк кемнеңдер газиз гомерен саный… Кәккүк тавышын тыңлап хозурланырга гына иде югыйсә. Габдрахманнан алдарак килеп чиратка баскан ике хатын телефоннан сөйләшүчене ашыктырып чәрелдәпме-чәрелдиләр.

«Тукта әле, – дип уйлап куйды Рахманкулов, – диңгез дип аталган шул зәңгәр чиксезлек яшьлегемне чәйнәмичә генә йотып җибәрде… Өч дистә ел буе гаиләмнән аерып иза чиктерде. Ә мин, карт томана, кабат шуңа ашкынам…»

Аллага шөкер, алдагы хатыннар бүселеп будкадан чыкты. Габдрахман, ашыгып, шул кысанлыкка чумды.

Рахманкулов телефон номерын җыйды. Шунда ук ирләр тавышы:

– «Океан юллары»ның үзәк офисы. Лебедев тыңлый.

– Владлен Семёнович, сезне Рахманкулов борчый, Габдрахман Бәкерович. Без Одессада, аннан соң Союзморниипроектта бергә эшләдек.

– Аңлатып тору кирәкми, старик. Минем компьютерда синең тулы биографияң. Хәлләрең ничек?

– Пенсия белән тукланып ятам. Ишеп түлиләр. Кесәгә сыймаган чаклары да була. Кая куярга белгән юк.

Трубкада кеткелдәп көлгән тавыш ишетелеп сүнде. «Соң бит, фиргавен-олигарх синең күпме пенсия алганыңны яхшы белә!»

– Мин синең, китаплар язып, акча каеруыңны ишеткән идем. Шул эшне дәвам итәсеңме? – Кабат кеткелдәп көлү тавышы ишетелеп югалды. Мыскыллап әйтә, маланский8!

– Влад, мин синең дистәләгән океан лайнерларының хуҗасы булуыңны ишеттем. Шуларның берсенә мине утыртып җибәр әле – тозлы һава сулыйсым килә.

– Люкс алырга уйлыйсыңмы? Язучының сармагы юк түгелдер?..

«Сармак…» Диңгезчеләр акчаны шулай атыйлар иде. Олигарх Рахманкуловка үзенең әле һаман диңгезче икәнлеген күрсәтеп мактанмакчы була.

– Сармакның монда катнашы юк. «Море зовёт», – диде Габдрахман да, диңгезчелеген югалтмавына ишарәләп. – Море зовёт, а Лебедев не пускает. Диңгезләргә чыгуның ачкычы Владлен Семёнович кулында бит.

– Хәтеремнән чыккан. Синең диңгезчелек дипломың ШДП9мы, әллә КДП10мы?

– КДП, – диде Рахманкулов. – Шунысы бар: мин капитан булып эшләмәдем. Капитанлыкка – күзләр минус өч, йөрәкнең сул як карынчыгы иске оекбаш хәленә җитеп таушалып беткән булмаска тиеш. Юк, мин штурман рубкасына дәгъва кылмыйм. Нишлисең бит! Диңгез кочагына керер өчен, мин саклау камерасында чемодан алып торырга, хәтта киоскта газета сатарга да риза. Люкс хуҗалары да, палубада баручы урынсыз пассажирлар да шул ук диңгез һавасын сулыйлар бит.

– Без болай килешик, – диде Лебедев. – Син иртәгә нәкъ шушы вакытта минем мобильникка шалтырат. Мин сиңа кайсы лайнерда, кайчан, нинди статуста диңгезгә чыгуыңны конкрет әйтермен. Каләмең бармы – яз! – Шунда океан лайнерларының хуҗасы унбер саннан торган телефон номерын әйтеп яздырды.

6

Сөйләшүнең нәтиҗәсе белән канәгать калса да, Габдрахманның җаны тыныч түгел иде. Ул язмышын миллионнар, хәтта миллиардларга җиткән доллар белән эш итүче хәйләкәр, барлык мөнәсәбәтләрне акча белән үлчәргә күнеккән кеше кулына тапшырып азаплана. Аңа дөнья гизү, яңа портлар, яңа кешеләр белән очрашу турында кыбырсып йөрмәскә, күргәннәренә шөкрана кылып, урман һавасы белән ләззәтләнеп, дачасында тыныч кына ятарга иде дә…

Сөйләшкәндә, ул ычкынып китә язган ике ялгышлыктан тыела алды. Ялынмады, мескенлеккә бирелмәде һәм «Нәрсә ул мобильник?» дигән сорауны читләтеп үтте.

Японнарның кесәдә йөртерлек бәләкәй, теләсә кайсы шәһәр һәм ил белән сөйләшеп булырлык телефон уйлап чыгарулары турында Рахманкулов «Наука и жизнь» журналыннан укып белә иде. Иртәгә ул шундый аппараты булган кеше белән сөйләшәчәк. Димәк, адәм балаларының шундый телефон уйлап табулары чынлыкка ашкан дигән сүз. Җәмгыятькә нинди үзгәрешләр кертә алыр икән ул кесә телефоны? Гади телефон ярдәмендә сөйләшкәндә үк, абонентның йөзен, аның күз карашын, ишарәләрен күреп булмый иде. Телефон трубкасыннан ишетелгән шәрә сүз… Без бит ничә мең еллар әңгәмәдәшеңнең әйткән сүзеннән тыш, аның ишарәләрен, хәтта утырыпмы, басыпмы сөйләшүенә карап, ул әйткән фикерләрнең ихласлыгын, аның сиңа карата нинди мөнәсәбәттә икәнлегенә карап билгеләргә күнеккәнбез. Кешенең сөйләшкән чактагы күз карашы? Аның битенә бәреп чыккан кызарыну?! Телефоннан сөйләшү – ялганлау, күз буяу, итәк астыннан ут уйнату. Телефон ярдәмендә бу кабахәтлекләрнең мөмкинлеге бермә-бер артачак. Ә кешеләрнең сөйләшүләрен тыңлау мөмкинлеге?..

Рахманкулов иртәнге якта сторожкага чират җыелганчы барырга уйлап йокларга ятты. Яту белән йокыга китте дә, төн урталарында уянып, сөйләшер вакыт җиткәнче йоклый алмыйча газапланды. Яшь чакта да йоклый алмыйча интеккән чаклары була иде. Ул вакытта аның йокысызлыгы кичтән йокыга китә алмыйча яту белән чикләнә иде. Хәзер ул йокының караңгы базына чума да төн урталарында уяна, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы онытылу кочагына чумарга теләп, төш вакытлары җиткәнче диярлек бимаза кичерә.

Ятагыннан тору белән, чәй дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортына ашыкты. Чиратта бары тик ике генә хатын иде. Алар телефон будкасыннан тиз чыктылар. Габдрахман номер җыйды:

– «Океан юллары» офисы. Лебедев тыңлый.

– Сез миңа шалтыратырга кушкан идегез, Владлен Семёнович. Рахманкулов борчый сезне.

– Саумы, старина. Хәтерлим. Шушы көннәрдә Одессага ике тагарагым круиздан кайта. Шуларның берсе Австралиягә йөри. Барышлый һәм кайтышлый күп кенә портларга кереп чыга. Икенчесе Рио-де-Жанейро белән Петербург арасында эшли. Билгеле, маршруттагы һәр әһәмияткә лаек портка кереп чыга. Шуларның кайсысын сайлыйсың?

– Ниләр эшләргә тиеш мин корабта? Круиздагы туристлар шикелле күңел ачып йөри алмам шикелле. Мин бит диңгезче. Пенсионер статусында йөрүгә риза түгел мин. Минем хәләл аш ашап йөрисем килә.

Бераз җавап бирми торды Лебедев. Ул хәзер нәрсәдер әйтергә тиеш иде.

– Туристларның чемоданнары зурайды соңгы елларда… Алар хәзер пенсионер гына күтәрерлек түгел. Киоскта газета-журнал сатуның проблемасына килгәндә, аның эше авыр түгел. Тик шунысы бар: киоскёрны мин кают-компаниядә ашата алмыйм. Комсостав каршы киләчәк. Люкс пассажирларының кайберләре кают-компаниядә ашыйлар. Мин сиңа люкс бирергә мәҗбүрмен. Син, старина, офицерларның әңгәмәләрен дикъкать белән тыңларга тиешсең.

– Шымчы итәсеңмени син мине?

– Ашыкма. Шымчы түгел, аналитик итәм. Син бит Союзморда диңгез транспорты белән идарә итүне өйрәнгән фәнни хезмәткәрләрне җитәкләдең, морфлотның үзәк аппаратында да эшләдең. Корабларда йөзүең турында әйтеп тә тормыйм. Син ничә ел йөздең әле?

– Утыз елга якын, – диде Рахманкулов.

– Диңгезчелек тәҗрибәсе дә, теория дә, безнеңчә әйткәндә, выше ватерлинии. Круиздан кайту белән, син минем өстәлемә тулы анализыңны китереп салырга тиешсең. Сервис өлкәсендә нинди кимчелекләр бар? Эшкә зыян китермичә, кемнәрне кыскартырга була? Круизны оештыруга нинди яңалыклар кертергә мөмкин? Синең анализың дәлилләнгән булырга тиеш. Эш менә нәрсәдә: минем лайнерым зурлыгындагы корабта японнар сиксән-туксан кеше тоталар, ә минекендә ике йөздән артык. Аңладыңмы?

– Таныш мәсьәлә. Әмма кисәтеп куям, фән ягыннан мин артта калган кеше. Реклама хәйләсе белән таныш түгел. Пассажир флотындагы яңалыкларны да белмим һәм иң зур кимчелегем – компьютерны өнәмәвем.

– Старый конь борозды не портит, – ди рус әйтеме. Экипаж эшендәге объектив, субъектив, ситуацион кимчелекләр. Менә нәрсә энәсеннән җебенә кадәр ачыкланырга тиеш. Шул.

– Рәхмәт, – диде Рахманкулов, ихлас күренергә тырышып. – Дөресен әйткәндә, мин синнән мондый бүләк көтмәгән идем. Сочтёмся. Алай булгач, миңа әзерләнә дә башларга кирәктер… Лайнерның исемен сорарга онытканмын…

– «Оксана», – диде Лебедев. – Хатынымның исеме. Аны син дә беләсең бит. Трубкаңны куйма, мин икенче телефонга күчәм…

«Оксана!..» Бу исем, Габдрахманның күкрәк эчен көйдереп, тәненә таралды, баш миенә бәрде.

Будканың ишеген шакыдылар. Кашлары җимерелгән симез хатын йодрыклап ишек пыяласын төя иде:

– Бер сәгать лыгырдыйсың! – дип чәрелдәде ул. – Ир кеше, имеш… Болтун! Ач ишекне! Чык!

Трубкадан Лебедевның тонык тавышы килеп җитте:

– Оныта язганмын, – дип дәвам итте ул. – Оксананың сине күрәсе килә. Чакырырга кушты. Бу атна азагында Мәскәүгә кайта. Монте-Карло туйдырган. Хатын-кыз бит…

Рахманкуловның күз аллары караңгылангандай булып китте. Йөзе кызарды. Ул өнсез калды. Оксана!..

Тукта әле! Нишләп Владлен Габдрахманны үз хатыны белән очрашырга чакыра? Моны ничек аңларга?.. Үч алу, мыскыллау теләгеме бу?.. Монда ниндидер аңлашылмас нәрсә, берәр хәйлә бар кебек иде…

– Нигә җавап бирмисең? Оксана шимбә көн кайта. Якшәмбедә мин сине алып килергә машина җибәрәм. Әйт әле дачаңның адресын…

Бу… Бу ниндидер тузга язмаган, исәпкә сыймый торган хәл иде. Әллә сөйләшүдән туктарга инде?.. Ирексездән, теләмичә генә, хәтер коесыннан көчкә суырып чыгарып, Рахманкулов бакча кооперативындагы өенең адресын әйтә башлады.

– Истра сусаклагычы янында…

– Чубайсныкы янындамыни? – Бу сорауда да ниндидер мәсхәрәле киная бар шикелле.

– Чубайсныкы плотинага якын. Безнең кооператив Алёхново исемле авылдан чакрым ярымда.

– Волоколамск юлындамы?

– Шунда. Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда. «Мәскәү язучылары» дип атала. Җиденче төньяк урам, өченче йорт.

– Сәгать уннар тирәсендә машинам килеп җитәр. Көтеп тор. Килештекме?

– Мәскәүдә торасыңмы?

– Юк. Минем алачыгым Барвихада. Сине шунда көтәбез.

«Алачык…» Барвиханың нинди урын икәнен Габдрахман яхшы белә иде. Совет чорында анда дача салу мөмкин түгел. Үзәк Комитетның профилакториясе иде. Микоянның биш метрлы таш койма эчендәге кальгасы. Партия золымы җимерелгәннән соң, димәк, Барвиха олигархлар кулына күчкән. Владлен «алачыгы»ның урынына карап кына да аның кулындагы акча күләмен җиңел чамаларга мөмкин иде.

7

«Көтәбез…»

Димәк, алар Габдрахманны икәүләп көтәчәкләр. Ирле-хатынлы. Заманында Габдрахманның сөйгән кызы, халык җырларындагы «өзелеп сөйгән яры» Оксана Тарасовна Яременко, аның ире Владлен Семёнович Лебедев (бывший Арансон) Караяр авылының Әтәмби исемле урамында туып үскән Габдрахман Бәкер улы Рахманколыйны, урысчалаштырылганнан соң Рахманкуловка әверелдерелгән пенсионерны көтәчәкләр.

Яшәеш үзенең чын-чыннан бөек могҗиза икәнлеген туктаусыз исбатлап тора. Сабый чактан ук туган, үсмерлек елларында тамыр җәйгән зур хыял, картайган саен һаман ерагая торса да, һаман аның күңел түрендә яши ала икән… Халыкларның бөек күчеше (великое передвижение народов) авыл булып укмаша башлаган җир – Чишмә башы урамында урам якка чиста пыялалы биш зур тәрәзә һәм зәңгәргә буялган тәрәзә капкачлары карап торган алты почмаклы, калай түбәле йорт һәм ак яулыгын чөеп бәйләгән уңган, җитез хатын, ишегалды тулы балалар… Армиягә киткәндә, «көтәм» дип, Габдрахманны озатып калган кыз «җилдән» бала тапты… Сугышка китәргә әзерләнеп йөргәндә туган ашыгыч хис-тойгыларны «беренче мәхәббәт» дип атап буламы икән? Караярның ирләре ул елларда сугышка китеп кырыла, хәбәрсез-нисез билгесезлеккә чыгып югалып тора иде. Габдрахман ул кыз белән армиягә китәр алдыннан гына йөри башлады. Бәлки, ул ашыгыч очрашулар мәхәббәт булып җитлегә дә алмагандыр? Гасырларга сузылган мәхәббәт тарихларында, халык җырларында, бәет-мөнәҗәтләрдә, эчтән генә янып-көюләрдә, мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңлап, ышанырлык сыңар бер мәгълүмат та юк…

Тойгыларны кичереп була. Аның әрнеткеч һәм шифалы тәэсирен моңлы көйгә салып була. Әмма сүз белән аңлатуы чиктән тыш авыр, катлаулы. Бәлки, шуңадыр да егерме беренче гасырда инде мәхәббәтне секска алыштыруга каршы килми башладылар…

* * *

Габдрахман ул кызга «Ак Санәм» дип дәшә иде.

– Мин бит Оксана. Нигә исемемне бозасың?

– Юк, бозмыйм. Киресенчә, төзәтәм. Бу исемне урысчалаштырганнар. Мин төзәтеп әйтәм.

Кызның кыяфәте җитдиләнә. Аның күзләрендә чагылган кара тылсым тагын да тирәнәя төшә.

– Минем исемемнең «Ак Санә» булуын син каян беләсең?

– «Санә» – сан дигән сүз. «Санәм»нең мәгънәсе башка. Бу сүз «кумир»га тәңгәл. Синең тамырларыңда кыпчак каны акканы күренеп тора. Украина телендә кыпчак сүзләре тулып ята: «мәйдан», «яр», «келәм», «тютюн». Алар санап бетергесез. Кырпу бүрекнең милли баш киеме булып йөрүе, чәчне кырып алып, баш түбәсендә «осиливец» дип аталган бер чеметем чәч калдыру. Украина хатыннары чиккән сөлгеләрдәге сурәтләрнең безнекенә охшашлы булуы – боларның барысы да кыпчаклардан калган традицияләр.

Кыз аңлатманы дикъкать белән тыңлый да матур итеп елмая:

– Ялганнарга оста да инде син, Габдрахман! Монда тулысынча синең үз фантазияң булуы күренеп торса да – тыңларга рәхәт. Без бит туган телебезне онытып барабыз. Украинлыларның күбесе үзен урыс дип яздырта. Мин урыс түгел, украинлы дисәң, милләтчегә саныйлар.

– Әйдә, украинча гына сөйләшик.

Оксана бер тын уйланып тора.

– Юк, кирәкми. Син бит украинчага Запорожьеда өйрәнгәнсең. Аларның теле яртылаш казакча…

– Татарларны буйсындырырга җиңел булсын өчен, аларны бүлгәләп бетергәннәр. Юк, бүлгәләү белән генә чикләнмичә, безне тураклап ташлаганнар һәм бер-беребезгә каршы көрәштерүгә ирешә алганнар. Украинада да шул ук хәл башланды. Сез шуны аңлыйсызмы икән?

– Бу турыда сөйләшәсем килми. Әйдә, синең белән гел татарча сөйләшик.

– Син бит татарча белмисең.

– Беләм. «Мин синэ йаратам…» Бу татарча түгелмени?

– Түгел шул. Эш менә нәрсәдә. Безнең ерак бабаларыбыз әйткән сүзгә бик үк ышанып бетмәгәннәр. Алар кешене кылган гамәлләренә, биргән вәгъдәсен тотуына карап бәяләгәннәр. Шуннан чыгып, кыз да, егет тә яратуларын, бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер булуларын исбатларга тиеш булганнар. «Мин сине яратам» дигән сүз – урыслар уйлап чыгарган күзбугыч нәрсә.

– Элегрәк бездә дә шулайрак булган. Ярәшкәнчегә кадәр бабай белән җитәкләшеп йөрергә дә рөхсәт ителмәве турында әбием Мария сөйли иде.

* * *

Лебедев белән сөйләшкәннән соң, ялгыз калган чакларда, Рахманкулов күбрәк Оксана турында уйлап йөри башлады. Андый очрашулар, озатышулар, аерылышканда, буыннар йомшарганчы үбешүләр аз түгел иде бит. Оксананы югалту хисләре нигә болай авыр кичерелә икән? Юньләп аңлатып та булмый торган йөрәк гаме Габдрахманның бәгыренә чытырдатып ябышкан да, дачасындагы саф урман һавасын, кошлар сайравына моңаюның әрнеткеч рәхәтлеген агулап, астыртын гына суырып тора…

8

Оксана белән ул ничек танышып китте соң әле?..

Әйе, яхшы хәтерли… чираттагы ялдан соң Рахманкулов туган авылыннан Одессага кайтты. Аның корабы әле йөзүдә иде. Кадрлар бүлеге, эш хакының җитмеш биш процентын түләү шарты белән, аны резервка куйды. Корабны көткәндә, өлкән комсоставны эшкә кумыйлар иде. Пароходчылыкның үз кунакханәсе бар. Арзан гына хакка, хәтта аерым бүлмәдә ялгыз яшәргә мөмкин. Корабның кайтканын көтеп, тыныч кына яши бир. Дөрес, адым саен дусларың очрап торганда, тынычлыкны саклау чиктән тыш катлаулы иде.

Диңгезчелек эшендә, бер корабтан икенчесенә күчеп эшләгәндә, ерак юллар кичергән таныш-белешләрең, дусларың, әшнәләрең елдан-ел ишәя бара. Кемдер, синең шикелле, корабын көтә. Икенче берәү эшендә өскәрәк күтәрелә алган. Аны башка корабка билгеләгәннәр. Өченчесенең үзе югында хатыны юлдан язган – гаилә фаҗигасен хәл итәргә кирәк… Кунакханәдә, телисеңме-юкмы, син шулар белән очрашасың. Рәсәй традициясе очрашу шатлыгын аракы белән юарга куша. «Юарга» теләмәсәң, син, дошман ук булмасаң да, «безнеке түгел, әллә сырхау, әллә сволочь, кыскасы, ят кеше». Менә шул «юу» ритуалы сине акрынлап сәрхушлыкка сөйрәп кертә. Бу юлы Рахманкулов кунакханәдән баш тартты. Бәхетенә каршы, якын дусты, кораб врачы Юрий Владиславович Дадонов та ялда иде. Аның җәмәгате, Нина Ивановна, кырыкка якынлашып килгән «карт» хатын, чын-чыннан кунакчыл зат иде. Рахманкулов Нина Ивановнаның: «Корабың кайтканчы бездә генә яшә», – дип, якты йөз күрсәтүеннән баш тартмады.

– Бүген иртәрәк кайтырга тырыш, пилмән ясарга булышырсың, – диде Юраның җәмәгате. Пилмән ясавы аны ашаудан да татлырак. «Чолман»да эшләгәндә, Юра Дадонов, чыннан да, корабның кокларын ашны тәмлерәк пешерергә өйрәтә иде. Аның аш-суга оста булуын Габдрахман бу юлы да үз күзе белән күрде.

Рахманкулов кайтканда, пилмәнне әзерли башлаганнар иде. Бүлмә уртасына куелган өстәлнең түр ягында – Юраның тугызынчы класста укый торган кызы Евгения, сулда Юра үзе. Уң якта тагын бер кыз утыра. «Минем белән таныштырырга чакырмаганнардыр бит…» – дип уйлап куйды Габдрахман. Махсус таныштыру гадәтен яратмый иде ул. Әйе, сыерны үгезгә илтү табигый. Ат караучыларның бияләргә айгыр табуына да тел тидереп булмый. Адәм баласы мәхәббәтен үзе, бары тик үзе генә эзләп табарга тиеш… Дөрес, ул ялгыша, алдана, алдарга, күз буярга өйрәнә. Менә шуларны җиңеп чыгучылар гына бәхеткә ирешә ала. Ул чорда Рахманкулов шулай уйлый иде. Өлкәнәйгәч, татарның улына – килен, кызына кияү сайлау, димләү кебек, таза, зирәк оныклар тудырып, нәсел сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән йола барлыгын аңлап хәйран калды.

Аяк киемен салган арада, өстәлнең уң ягындагы урын бушады. Габдрахман шунда барып утырды.

– Оксана, бу якка чык әле, – диде Дадонов. – Сине дустым белән таныштырасым килә.

– Вакыт юк, дядя Юра. Пилмәнне болгатып торырга кирәк.

Кухняга кереп качкан кызның Оксана Яременко – нәфис гимнастика буенча Одесса чемпионы, Бөтенукраина ярышында икенче урынны алган кыз икәнлеген чамалап алды Габдрахман. Одесситлар – бик патриот халык. Ул чакта, Бөтенукраина ярышында хәрәмләшеп, беренче урынны комсомолның Үзәк Комитеты секретаре хатынына бирүне тәнкыйтьләп, бөтен Одесса шау-гөр килеп алды.

Дадоновның кызы Евгения, пилмәннән калган итне, савыт-сабаны җыеп, кухняга алып китте. Аннары, чыгып, юеш чүпрәк белән өстәлне сөртеп алды да ак эскәтер җәйде. Оксана, зур чынаяк табак белән, суганлы ит исе таратып торган пилмәнне китереп утыртты.

– Танышыгыз, – диде Дадонов, кызның беләгеннән тотып. – Минем дустым Рахманкулов – капитанның беренче ярдәмчесе.

– Оксана, – диде кыз, кулын бирмичә генә. – Учыгызны юешлисем килми.

Башта кызның күкрәк тирәнлегеннән чыккан калынчарак тавышы, аннан соң җиңел атлап кире кухняга кереп китүе Габдрахманның күңеленә хуш килде. Сугышка кадәр Караяр кызлары нәкъ шулай атлап чишмәгә баралар иде.

Соңгы вакытта ул хатын-кызның атлап йөрүен мавыгып күзәтә иде. Шуңа карап, аларның ниндирәк икәнлекләрен аңларга тели, бигрәк тә кораб йөзүдән кайткан чакларда, ирләрен каршыларга килгән хатыннарның уңганмы, ялкаумы, иренә хыянәт итәме, юкмы – шуны аңларга тырыша иде. Шунысы кызык: ире диңгездә чакта, сөяркә табып, никахына хыянәт иткән хатыннарның гөнаһлары турында, иренең үзеннән тыш, диңгезчеләрнең хатыннары хәбәрдар була. Күзәтә торгач, шул хыянәтчел хатыннарның атлап йөрүләрендә Габдрахман җентекләп күзәткәндә генә күренә торган үзара уртаклык тапты. Аларның гөнаһлары атлап йөрүләренә дә языла сыман иде. Хәер, бу тикшеренү кемгә генә файда китерә ала соң?..

* * *

Габдрахман кухня белән өстәл арасында йөргән кызга дикъкать белән карап утырды. Тән авырлыгы бөтенләй дә сизелми… атлап йөргәндә, бөтенләй дә көч түгелми. Тән уйнату да юк Оксананың аяк атлавында. Аның киенүе дә гап-гади. Кызларның киенүендәге: «Күрегез, минем билем нинди нечкә, арт саным матур, күкрәкләрем ымсындыргыч – мин бит гүзәлнең гүзәле», – дип, ерактан сөрән салып торган гадәти нәүмизлек тә юк иде. Габдрахманны тагын Оксананың татар кызына охшаш булуы дулкынландырды.

«Бу бит инде – табигый хәл», – дип уйлады Габдрахман. – Украинлыларның тамырларында кыпчак каны да ага. Оксананың татар кызына охшашлыгы табигый… Кызның Одессада һәм Киевта басылган газета битләрендәге фотоларына охшашлы булмавы да сәер иде.

Ниһаять, табын әзерләнеп бетте. Өстәл уртасында муллык, тормыш канәгатьлеге аңкытып торган ит исе. Чиста итеп юылган биш сай тәлинкә янына чәнечкеләр куелган.

– Оксана, син менә монда утыр. Габдрахман Бәкерович, сезнең урын да монда, – дип, Юрий Владиславович түр яктагы урындыкларга күрсәтте.

– Рөхсәт итсәгез, мин Женя янына утырам, – диде кунак кызы һәм ян тәрәзә ягындагы урындыкка барып урнашты.

Дадонов, савыт-саба шкафын ачып, башта этикеткасына Бахус сурәте төшкән, Италиядә эшләнә торган затлы коньяк һәм кызыл шампан шәрабы чыгарып өстәлгә куйды.

– Әти, кыстый күрмә, Оксана белән без икебез дә эчмибез, – диде Дадоновның кызы.

– Минем дә, алкоголь кушып, пилмән тәмен югалтасым килми, – диде Рахманкулов.

– Нина да баш тартса, берүземә эчәргә туры килә инде, – диде Дадонов.

– Кызларга ярамаганны син белергә тиеш. Ә сез, Бәкерович, нигә баш тартасыз? – Нинаның сүзләрендә кыстау юк иде.

– Минем әнием дә пилмән пешерә иде, – диде Габдрахман. – Мин милли гореф-гадәтле гаиләдә үстем. Сугышка кадәр бездә аракы эчү гөнаһ кына түгел, чын-чыннан җинаять санала иде. Бер мәзәк вакыйга истә калган. Әтиемнең Оренбургта яшәүче энесе кайткач, кунак чакырдылар. Өстәлдә зур бәлеш, ат казылыгы, каклаган каз ите. Чәй эчкәндә, бавырсак, бал куялар. Табын тирәсендә басынкы гына әңгәмә бара. Ара-тирә Оренбург кунагы белән әтием һава суларга чыгып керәләр. Бер тапкырында мин дә ияреп чыккан идем, кунагыбызның мунчага кереп киткәнен күреп сәерсендем. Әти аны тышкы якта саклап калды. Алар өйгә кереп киткәч, мыштым гына мунчага кердем. Кунак хөрмәтенә мунча эчен кырып юганнар, утыргычка кулдан суккан палас җәйгәннәр. Паласның бүртенеп торган җирен ачкан идем, эченнән аракы шешәсе килеп чыкты. Димәк, ул чакта хәмер эчү гөнаһ саналган булган… – Габдрахман туктап калды. Аның сөйләвен күңел биреп тыңламыйлар иде.

Пилмәннән соң баллап чәй эчтеләр. Оксана саубуллаша башлады.

– Мин сезне озатып куям, – диде Рахманкулов.

– Рәхмәт, – диде кунак кыз. – Мин юлымны яхшы беләм, адашмаячакмын.

– Баш тартма инде, – диде Нина Ивановна. – Кичке якта урам тулы исерекләр. Күзәткәнем бар, синең яныңнан ирләрнең берсе дә тыныч кына үтеп китми. Исерекләргә, хулиганнарга юлыгуың бар.

Алар бергәләп урамга чыктылар.

– Сез култыклашып баруга каршы килмисезме?

– Гафу итегез. Мин җитәкләп йөртүне яратмыйм.

Рахманкулов кызның читкәрәк тайпылуын көткән иде. Оксана янәшәгә килде. Аларның аяк атлаулары җайга салынды. Арада җан гына сизә алырлык уртаклык барлыкка килгәндәй булды.

Алар «Канава» дип аталган киң, тирән чокыр өстенә салынган күперне үттеләр. Аста революциягә кадәр мадам Роза тоткан «яратышу» йорты, одесситлар телендә «Ирод патша сарае» калды. Алар Кангун урамы буйлап ике квартал өскә күтәрелделәр дә, сулга борылып, шәһәрнең иң матур җиренә – Пушкин урамына чыктылар. Як-якта үскән мәһабәт агачларның ботаклары, урамны каплап, кичке утлар яктылыгында яшел яфраклар ябылган түбәне хәтерләтә иде. Габдрахманның яраткан урамында заманында Пушкин яшәгән.

Ул йортта хәзер «Моряк» газетасының редакциясе урнашкан иде. Шушы өйгә якынлашкач, егет, ике ай элек кенә газетаның беренче редакторы Константин Паустовский юбилеена багышланган конкурста катнашып, җиңеп чыгуы турында Оксанага әйтергә уйлады. «Юк, әйтмәскә кирәк, – дип, бу уеннан кире кайтты Габдрахман, – минем горурлануымны Оксана мактану дип кабул итәчәк».

Алар Одессаның Монпарнасы булган Дерибас урамына килеп җиттеләр.

– Дерибасны урап чыгабызмы? – диде Габдрахман. – Танышканнан соң, култыклашып шушы урамны әйләнеп чыгу мәҗбүридер бит?

– Мин ашыгам, – диде Оксана. – Иртә торасым бар.

– Күнегүләргә шулай иртә йөрисезмени?

– Иртәнге поезд белән без Киевка китәбез. Анда Мельбурн олимпиадасына баручыларны сайларга тиешләр. Мине шунда чакыралар.

– Сез үтәргә тиеш, дип уйлыйм, – диде Рахманкулов.

Оксана сәер итеп елмайды:

– Осталыгыңа карап кына сайласалар, бәлки… Сайлану өчен сайлаучыларның күңелләрен күрә белергә дә кирәк шул…

– Ничек итеп?

– Ничек? Азгын ирләргә нәрсә кирәклеген белмисезмени?

Белә иде Рахманкулов. Җәмгыятьтә ришвәт алу елдан-ел көчәя бара. Яшь, чибәр кызларны түшәккә яткыру бу җинаятьнең иң таралган төре иде. Украина кызларының урыс кызларыннан гыйффәтлерәк булуын да белә иде ул…

Алар Сабанеев күпере аша үттеләр. Уң якта скульптор-медальер Толстойның искиткеч гүзәл сарае күренде. Бу сарайда хәзер Галимнәр йорты урнашкан иде. Галимнәр йортыннан соң ярты квартал чамасы баргач, Оксана туктады.

– Мин менә шушында торам, – диде ул, классик ысулда салынган өч катлы матур йортка күрсәтеп. – Сау булыгыз.

Габдрахман кызның биленнән тоткан иде, кызның каршы булуын аңлап, аның кулын гына кысып, бер мизгел җибәрми торды.

– Сез Киевтан кайткач, кайда очрашабыз?

– Белмим… – Арада киеренкелек туды. «Бу инде минем белән очрашырга теләми дигән сүз…» Шушы киеренкелекнең мәгънәсен аңлаган шикелле, Оксана егетнең кулын кысып алды да: – Сезгә Женя әйтер. Сау булыгыз, – диде.

Ишек ачылды. Коридорда янган электр уты яктылыгында кызның гәүдәсе бер генә мизгелгә рамга куелган фотосурәт булып күренеп алды да юкка чыкты. Тирә-юньне кара бушлык каплады. Ялгыз калуның әрнеткеч җансызлыгы. Әле яңа гына бушлыкны җанландырып торган җылы, шат рәхәтлек шул эчтән бикләнгән ишек артына кереп юкка чыкты. Шул чакта өченче катта караңгылык каплаган тәрәзәләрнең берсе кинәт яктырып китте. Бу яктылык егетнең күңелен җылытып җибәргәндәй булды.

9

Башта Рахманкулов, диспетчерга кереп, корабының кайда икәнлеген белеште. «Чолман» кичә кич, Венециядә кайтарасы йөген төяп бетереп, кайтырга чыккан иде.

– Кайсы портка кайтачак? – дип сорады Габдрахман.

Тәненә сыланып торган юка ак водолазка кигән яшь, чибәр кыз, үзенең мөлаем елмаюын битенә элеп куйгач, тәмле тавыш белән:

– Әлегә туры Одессага. Позициянең үзгәрүе мөмкин. Белешкәләп торыгыз, – диде.

Бу кыз, институт тәмамлаганнан соң, пароходчылыкка урнаша алган бәхетлеләрдән иде. Тәрәзәчек аша әнә ничек матурлыгын балкытып утыра. «Нинди чибәр, үзен ничек ягымлы тота», – дип уйлады Рахманкулов. Диңгезчеләрнең хатыннары бу кызның тупаслыгына зарланалар иде. «Кызык та инде кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, – дип уйлады ул. – Бәлки, бу чибәргә диңгезчеләрнең хатыннары аңа дигән кияүне тартып алган көндәш булып тоела торганнардыр?..»

Габдрахман туры кадрлар бүлегенә юл тотты. Дүрт-биш көннән «Чолман» кайтып җитәргә тиеш иде. Кораб диңгездә чакта, иркенләп, сынауларны тапшырып бетерергә кирәк. Ялдан кайткач имтихан тапшыруны әле күптән түгел генә уйлап чыгардылар. Диңгез инспекциясенә – кораб йөртү гыйлемен, пароходчылыктагы тәрҗемәчегә – инглиз телен, пожарникка – ут сүндерү гыйлемен, таможенникка, хәтта партия, профсоюз оешмаларына кадәр шушы өлкәләрдә хәбәрдарлыгыңны күрсәтеп, диңгезчеләр телендә «побегушка» дип аталган кәгазьгә имза җыярга кирәк иде. Ялдан соң имтихан тапшыруны уйлап чыгаручыларның төп максаты, белемеңне тикшерүдән бигрәк, бу гамәлнең асылында чиновникларга ришвәт алу мөмкинлеге ятканын һәркем аңлый иде. Өстән төшерелгән боерык – закон, телисеңме-юкмы, син аны үтәргә тиешсең.

– На ловца и зверь бежит, – инспекторның шатлыгы йөзенә бәреп чыккан иде.

– Дүрт тәүлек көтәргә калды. Корабым Одессага кайта. Приказны бүген язсагыз, дүрт көндә сынауларымны ашыкмыйча гына тапшырып бетерер идем…

Гадәттә, буш кул белән килгәндә, инспектор озак кына сатулаша иде. Бу юлы ул Рахманкуловның үз корабына кайтару кәгазен үз кулы белән машинкада суктырды да кул куйдырырга бүлек начальнигы кабинетына кереп китте. Озаграк торды инспектор начальник янында.

– Начальник сезне башка корабка җибәрергә кушты, – диде инспектор. Кораб ике сәгатьтән кузгалачак. Сигезенче причалда тора.

Башта язылган приказны йомарлап чүп савытына ыргыткач, инспектор яңаны әмәлләде. «Рахманкулов Г. Б. «Академик Крупчатов» теплоход фәлән елның төгән аеның төгәненче көнендә теплоход капитанының икенче ярдәмчесе итеп билгеләнә. Инспектор Фәлән Фәләнович. Кадрлар бүлеге начальнигы Төгән Төгәнович» дип, ярты бит кәгазь тутырган арада, егетнең баш миендә ун битлек дәфтәргә дә сыя алмаслык уйлар кабынып сүнде: «Чолман» Генуя портына барырга билгеләнгәч, алар корабына бер ришвәтчене утыртып, Габдрахманның үзен штурманнарның белемен күтәрә торган курска илтеп тыктылар. Корабында калып, иң арзан барахло сатылган Генуяга бару өчен, ул инспекторга ришвәт бирергә яисә, парткомга кереп, кадрлар бүлегенең гадәтенә кергән ришвәтчелекне фаш итәргә тиеш иде. Инспекторның «кулын майларга» вөҗданы каршы төште, парткомга кереп, ришвәтчелекне фаш итү бернинди нәтиҗә бирмәячәген белгәнлектән алай эшләмәде. Менә хәзер тагын бер гаделсезлек эшләнә…

«Крупчатов»ның штурманы юкка гына «авырып» китмәгән. Рейс йә бик авыр булачак, яисә диңгезчеләр телендә «пустой» рейс. Бу юлы да тавыш чыгармаска булды Габдрахман. Түләгән акчалары ресторанга йөрергә дә, әнисенә җибәрергә дә җитеп тора, кадрлар бүлеге белән араны бозу дөрес булмаячак…

Бүлек начальнигына керергә чират торырга да туры килмәде, хәтта, пароходчылыкның бүлекләренә кереп, имтихан тапшырып йөрергә дә кирәк булмады. Бу мәшәкатьләрнең барысы да телефон аша эшләнде.

– Тизрәк барып җитәргә тырышыгыз. Кораб кузгалырга тора. Семь футов под килем, – диде инспектор, приказ кәгазен Рахманкуловка тапшырганда.

Габдрахман исә, күңелен ачыттырып, кабынып киткән ярсуын чак-чак басып:

– Сау булыгыз, – диде дә, кием-салымын, диңгездә йөзгәндә кирәкле әйберләрен алыр өчен, туры Дадоновларга юнәлде.

– Әллә приказ кәгазен алырга да өлгердеңме? – диде Юрий Владиславович.

– Алдым шул.

– Дөрес эшләгәнсең. Имтиханнарыңны иркенләп тапшыра алырсың.

– Мине ул мәшәкатьләрдән коткардылар.

– Зур начальство белән уртак тел таптыңмыни?

– Таптым шул. Мине «Академик Крупчатов»ка билгеләделәр.

Дадоновның йөзендә киеренкелек күренде:

– Аның кайларга йөргәнен әйттеләрме соң?

– Әйтмәсәләр дә аңладым. Валютага бер кап шырпы да алып булмый торган портларга керәсе бугай…

– «Академик Крупчатов», кадерле дустым, Кубага ракеталар ташый. Синең урыныңда булсам, мин, парткомга кереп, кадрлар бүлегендәге ришвәтчелекне аңлатыр идем.

– Карга күзен карга чукымый, дигән картлар. «Чолман»да эшли башлаганнан бирле, океан киңлеген күргәнем юк. Мин инде карышмадым…

– Ара-тирә аларны тешләп алу да зыян итми. Сорарга оныта язганмын, бездән озата барганнан соң, Оксана белән очраша алдыңмы соң?

– Бер генә тапкыр, – диде Габдрахман. – Ул бит Киевтагы ярышка китте. Кайда урнашуларын Женя әйттеме? Оксанага телеграмма сугасым килә. «Саблин»нан радиограмма җибәрергә рөхсәт булмаячак.

– Аларны «Днепр» кунакханәсенә урнаштырганнар. Яз телефоннарын. Бәлки, диңгезгә чыкканчы сөйләшә дә алырсың.

Габдрахман Оксананың телефон номерын язып куйды.

– Семь футов под килем, – диде Юрий Владиславович.

– «Чолман»ның капитанына әйт. Үз иркемнән утырмадым мин чит корабка. Капитан, бәлки, кадрлар бүлеге белән мине үз корабыма кайтару турында сөйләшә алыр?..

Алар кочаклашып саубуллаштылар. Габдрахман, чемоданын күтәреп, ишектән чыгып китте.

Ишегалдындагы ачык тәрәзәдән Дадоновның башы күренде:

– Бу рейстан соң «Чолман»ыңа кайт инде син. Нишләп кая җибәрсәләр, шунда йөрисең? Күрерсең, сине экипажыңнан баш кактырачаклар.

– Кабат сау бул, – диде Габдрахман, йөгерә-атлап капкадан чыгып киткәндә. Кангун үреннән төшеп, порт капкасына таба атлаганда, ачынып уйлап барды. «Чолман» арзанлы товарлар сатыла торган портларга кереп йөри башлаганлыктан, аны матди яктан иң файдасыз рейсларга җибәрә торган булдылар. Аның нәфесе шундый бит, – яңа илләр, яңа диңгезләр күрәсе килү теләге бимазалый. Әмма «Чолман» океан чиксезлегенә сирәк чыга. Ара-тирә Һиндстанга, Фарсы култыгына, сирәк-мирәк, Гибралтар бугазыннан чыгып, Көнбатыш Европа илләренә барып кайткалый. Бабаларының канында сакланып, аңа кадәр килеп җиткән дөнья гизү һәвәслеге, берьюлы дүрт океанны аркылыга-буйга ургылып узу өянәге Габдрахманны һаман алга, зәңгәрсу офыклар артына камчылап куып тора иде.

6

ЦДЛ – Центральный дом литераторов (Мәскәү язучыларының үзәк клубы).

7

Союзморниипроект – диңгез флотының үзәк фәнни институты.

8

Маланский – одесситлар яһүдләрне шулай атап йөртә.

9

ШДП – штурман дальнего плавания (еракка йөзә торган штурман).

10

КПД – капитан дальнего плавания (еракка йөзә торган капитан).

Кыпчак кызы / Кипчакская дочь

Подняться наверх