Читать книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев - Страница 13
Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Сагынам, дуслар, илкәйне…
II
ОглавлениеКоридорда торабыз, төтен чигәбез. Лаборантка әйтә: «Таралышмагыз, бүген ашыгыч рәвештә кафедра утырышы булуы мөмкин, Уфадан бер диссертацияне укырга кешеләр билгеләргә кирәк, Хатип Усманович сәгать икегә килеп җитә», – ди.
Шулай, эшсез, кагылып-сугылып, коридорда йөрибез, сигарет тартабыз. Ниһаять, сәгать ике. Химкорпусның дүртенче каты коридорыннан, гадәттәгечә авыр атлап, Хатип абый килә. Бераз бөкрәя төшкән, ике култык астында да калын папкалар. Күреп торабыз: йөзе чытык. Димәк, кайсыбызгадыр әйтер сүзе, үпкәсе бар. Аның гел шулай: йөзенә чыга. Исәнләшәбез, ишеген ачып кабинетына уздырабыз. Бераздан көтү булып керәбез, шыбыр-шыбыр урнашабыз. Ул, җимерелеп, каш астыннан безгә карый, гаҗәпләнә.
– Нәрсәгә җыелдыгыз?
– Хатип ага, безгә кафедра утырышы буласы дип әйткәннәр иде.
Шунда ул безгә, җыерылып, нәфрәтле караш ташлый һәм зәңгәрле-яшелле тавыш белән өстебезгә ике җөмлә ишеп төшерә:
– Нинди кафедра утырышы ул, әнә сез Анголада нинди хәлләр барганын ишетмәдегезмени? Радио тыңламыйсызмыни сез?
Без дә шатланышып таралышабыз – тамак бик ачкан иде. Ә Анголада, тәгаен генә переворот ясап, йә берәр полковник властька килгәндер, йә Брежнев, безгә әйтмичә генә, гаскәр керткәндер. Әмма безнең тамак бик ачкан иде әле…