Читать книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев - Страница 6

Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Ике матрос – рота…

Оглавление

«Торналар төшкән җирдә» дигән әсәремдә мин үземнең яшьлек хыялларым турында аз язмадым. Анда мин, маймычлы инешле, урманлы, чишмәле авыл малае, үземнең ерак океаннар, диңгезләр күрергә хыяллануым турында, моңа сәбәпче булган Тын океан диңгезчесе Хәби ага турында язган идем. Хәби ага мине шулчак тилертеп калдырды: ул миңа берөзлексез Станюкович, Степанов, Сергеев-Ценский, Л.Соболев әсәрләре турында сөйли иде. Соболевның «Морская душа» әсәреннән кайбер урыннарны ул күңелдән белә иде.

Минем хыялым тормышка ашты: мин флотка эләктем. Бәхетем чиксез иде, әмма күңелгә бер шөбһә дә кермәде түгел. Леонид Соболев бик купшыландырып, матурлап язган бит флот тормышын. Фактта бит алай түгел. (Еллар узгач, тагын бер ягына игътибар иттем: диңгез пехотасы һөҗүмгә кергәндә, имеш, немецлар гел чигенгәннәр генә, алар белән очрашмаска тырышканнар. Язучылар, журналистлар күпертеп ясаган легендаларның берсе бу, пехота һ. б. сугышчы подразделениеләрне кимсетә торган легенда.)

Шулай, хыялым тормышка ашты, флотта теге язучыларның әсәрләрен барысын да укып чыктым, Хәби ага үрнәгенчә, Соболевның «Морская душа»сыннан кайбер урыннарны яттан бикләдем. Әмма авторын – Л. Соболевның үзен күрермен дип башыма да китермәгән идем.

…Мин әдәбияттан шактый ерак кеше идем әле, шулай да илленче еллар ахырында Мәскәү язучылары арасында барган бер бәхәсне хәтерлим. Бәхәс, күрәсең, матбугатта яктыртылган, шулай булмаса мин белер идемме ул турыда? Аның эчтәлеге болай: СССР Язучылар союзы бар, һәр союздаш һәм автономияле республиканың Язучылар союзы бар, ә РСФСРныкы юк. РСФСРның бит башкаласы юк, Мәскәү ул – СССРныкы. Менә шулай кимсетелгән РСФСРның үз Язучылар союзын төзиләр. Ул инде рус әдәбияты белән шөгыльләнүдән бигрәк, РСФСР составына кергән «вак халыклар» – татар (?), чуаш, мари, башкорт, якут, бурят, чечен һ. б. халыкларның әдәбияты белән шөгыльләнергә тиеш була. Күпмедер каршылыклар, бәхәсләрдән соң бу Союзның җитәкчесе итеп запастагы 1 нче ранг капитаны, элеккеге гардемарин, дворян, патша заманында ук хәрби корабльдә хезмәт иткән Леонид Сергеевич Соболевны куялар.

Соболев, җитәкчелеккә килүгә, һәр кечкенә республикадан үзенең секретарьларын ясап куя: башкорттан, калмыктан, чуаштан, чеченнан, татардан, балкардан һ. б. дан. Соболев җитәкчелек иткән чор – алтмышынчы еллар – РСФСР Язучылар идарәсенең, милли республикаларга килеп, купшы, тантаналы, парадлы «выездной» җыелышлар уздырып йөргән чагы. Килеп төшә ярты вагон Мәскәү кунаклары, каршы ала боларны республика җитәкчелеге, язучылар, эшчеләр, студентлар. Перронда ипи-тоз, кызыл башлы сөлге, милли киемле хатын-кызлар, нотыклар, радио, телевидение, йөгереп йөрүче фотографлар… Йа Хода, матур әдәбият шулай эшләнәмени инде? Кем килүенә карап, обкомнан тиешле рангтагы кешенең каршы алуы… Вокзалдан кунакханәгә кортежлар. Кемлегеңә карап машина төре. Купшы әбәт: «Зур татар әдәбияты өчен» Мәскәү түрәсенең тосты (берни белми, берни укымаган!), аннан урындагы иптәшләрнең тосты: «Безне зурлап килгәнегез өчен, кадерле вакытыгызны бүлеп, безгә өлеш чыгарганыгыз өчен рәхмәт!» (ашап-эчеп йөрергә вакыт тапмыйлармы соң инде болар). Әбәттән соң – һичшиксез! – бер ритуал: Мәскәү делегациясенең башлыгын Үзе (Беренче!) кабул итә. Бу – сенсация! Ялта, Потсдам конференцияләрең бер якта торсын! Бу сәгатьләрдә обкомның бөтен бюрократия аппараты бары тик әдәбиятны гына кайгырта, бу сәгатьләрдә әдәбият әллә никадәргә берьюлы сикереш ясап үсеп китә. Ә ул арада инструкторлар йөгерешә, аларның башларыннан пар чыга, чөнки язучыларның бу төркемен йә Кырлайга, йә Бөрелегә, йә Актанышка озатырга кирәк иртәгә: ипиегез кабарып пешкәнме? Кызыл башлы сөлгегез бармы? Ничә кыз киендерәсез? Тәбрикләү сүзе язылганмы? И дөнья… Обкомның башыннан пар чыга, эш эшлиләр.

Соболев әдәбиятка әнә шундый шау-шулы «выезд»лар кертте. Урындагы иптәшләрнең күбесенә ошап та китте, ләкин Соболев секретарьларының күбесе бераздан Мәскәүгә күчте һәм анда, үз халкы исеменнән торып, үзенең калын-калын китапларын рус телендә бастырып чыгару юлларын кайгыртты. «Секретарьлар әдәбияты» барлыкка килде. Мондый шау-шулы ыгы-зыгыдан ахырда Г. Бәширов төшеп калды. Әсәр язарга кирәклеген ул тиз аңлап алды. П. Хузангай исә – иң әдәпле, тәртипле, талантлы чуаш улы – дөньядан китте. Калганнары калды.

1962–1963 еллар тирәсе иде. Кыш. Үзенең свитасы белән Казанга Леонид Соболев килеп төште…

Укучылар сорарлар: син бит аның иҗатына гашыйк кеше, нигә алай тәнкыйть итеп язасың Соболевны? Ә мин үзем дә үземнән сорыйм: матур гына хикәяләр язган кеше нигә болай ил буйлап «мороз-воевода» булып йөри ала? Бөтен хикмәт шунда ки, Соболевның иҗаты тупикка кергән. Аның язар нәрсәсе беткән. Ул ясаган бравада «язгы җылылык» елларында бераз шиңә төште. «Капитальный ремонт» дигән әсәр язып карады ул әлеге елларда. Әллә ни уңышка ирешә алмады. Кеше үзенең юлында тупикка кердеме, беренче чиратта ул тупикны җимереп, бәреп чыгу турында уйламый, ә башка юл белән китү ягын карый. Моны мин алтмышынчы елларда университетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Х. Госман эшчәнлегендә күрдем. Үзенең «Шигырь ритмикасы» дигән тикшеренүе белән тупикка кергәч (аның теориясен Союз күләмендә кабул итмәделәр), кафедра белән җитәкчелек тә итә алмавын аңлагач, ул факультет, университет күләмендә ыгы-зыгы куптарды: кафедрада күп тартмалы шкаф булдырмый торып, фәнне алга таба үстерү мөмкин түгел икән. Һәм ул ректорның бусагасын төшерде, сызымнарын үзе ясап, Чабаксарда тартмалы шкаф эшләтте. Хәзер ул тартмаларда лаборанткаларның чәй-шикәрләре, савыт-сабасы саклана. Хәер, бик калын истәлекләремнең бер бүлегендә мин моны яздым кебек. Америка педагогы Лоуренс Питер, безнең гасырның җитмешенче елларында булса кирәк, бер теория эшләде. Ул – компетентлылык теориясе. Кыскача болай: әгәр дә мәгәр җитәкче кеше үз вазифаларында компетентлы булмаса, ул, һичшиксез, шул җитешсезлеген каплар өчен, икенче бер шау-шулы шөгыль уйлап таба һәм шуның белән үзенең компетентсызлыгын күмеп калдырырга тырыша.

Л. Соболевның җитәкчелек эше нәкъ әнә шул «Питер принцибы»на туры килә иде.

Әйе, кышның бер көнендә Казанга үзенең свитасы белән Соболев килеп төште. Ул елларда шулай «килеп төшәләр» иде язучылар десант булып. Белмим, әдәбиятның үсешенә күпме файда китергәндер ул, әмма андый килеп төшүләр турында искиткеч матур мәзәкләр, хикәятләр туа иде.

Берсе болай: Чабаксарга килеп төшкән бер төркем татар язучыларына җыелыштан соң исемнәре әлегә билгесез, бөтенләй таныш булмаган ике-өч «язучы» бәйләнгән: әйдәгез дә әйдәгез, без сезне ресторанга чакырабыз. Киткәннәр болар, теге егетләр бик мулдан гына заказ биргәннәр, ике әдәбиятның дуслыгы өчен тостлар әйтешкәннәр, төн уртасы җиткән. Шунда, «Кәҗә белән Сарык әкияте»ндәге кебек, теге егетләр, туалетка дип киткән булып, берәм-берәм таеп беткәннәр. Безнең агайлар, бик гаҗәпкә калып, кесәләрен капшап акча җыеп түләгәннәр. Иртәгесен көне буе үзара көлешеп йөргәннәр: «банкет по-чувашски». Бу хәл Педер Хузангайга ишетелгән. Ул моңа бик рәнҗегән, бик хурланган. Теге жуликлар бит моның халкын, әдәбиятын мыскыл иткәннәр! Көне буе газап чиккән ул. Бу хатаны ничек төзәтергә? Һәм ул шул ук ресторанга кичен безнекеләрне чакырган. Безнекеләр үзара көлә-көлә барганнар: «банкет по-чувашски!» Ашап-эчеп, сөйләшеп утыргач, китәр алдыннан, һәркем кесәсенә үрелгән. Шунда мәрхүм Педер әйткән:

– Моңа күптән инде түләнгән, мәшәкатьләнмәгез. Менә «банкет по-чувашски» шушысы аның, ә тегеләр алар – подоноклар.

Мәрхүм бик тәрбияле чуаш баласы иде шул, миңа яшьлегемдә аның белән бер генә мәртәбә мәҗлестә утыру бәхете эләкте. Чуаш язучысы дигәндә, мин эталон итеп шуны алам: шуңа тартамы чуаш улы-язучы, юкмы?

Тагын сөйлиләр: күрше республикаларның берсенә Мәскәү һәм безнең язучылардан десант төшкән. Ресторандагы кичке банкеттан соң бер язучы боларны өенә алып киткән. Тостлар әйтешеп утырганнар. Сәгатьләренә карап кузгалышканнар, төн уртасы икән. Киенә башлаганнар. Әмма йорт хуҗасы һәм тагын бер-ике ир ишек янына басканнар да әйткәннәр:

– Безнең халыкның йоласын үтәмичә җибәрмибез: ишектән чыкканда, һәркем бер кружка өй коньягын эчә. Бу – безгә ихтирам билгесе.

Нишлисең? Кунак икәнсең, ихтирамыңны белдерергә мәҗбүрсең. Агай-эне бераз уйланып торган. Ә тегеләр, чыннан да, ишеккә аркылы басканнар, бүрекләрне бирмиләр, ди. Һәркем, кыхы-мыхы килеп, теге кружканы әйләндергән һәм азатлык алган. Иң ахырдан ишек янына Габдрахман Әпсәләмов килгән. Мәрхүм, ул безнең туебызда булган иде 1959 елда, шунда мин игътибар иткән идем: мәҗлес буена, иренен тидергәләп, нибары бер рюмка рислинг эчкән иде ул. Эчми иде ул, эчми иде, мин аның белән тагын әле берничә мәртәбә йорт мәҗлесләрендә, банкетларда булдым. Бик тәртипле кеше иде ул андый мәсьәләдә…

– Бу нәрсә бу? – дип сораган ул, бичара, теге чиләк янына килеп баскач. Ул арада берсе, кружка тутырып, аңа тоттырган да:

– Бу – безнең милли эчемлек, өй коньягы, – дигән аңа. – Бу – бик үзенчәлекле.

– Ничә градуслы? – дип сораган бәхетсез Әпсәләмов.

– Кырык, кырык биш, – дигәннәр аңа, – без анысын үлчәп эчмибез. Бу – бик үзенчәлекле.

– Үзенчәлеге нәрсәдә? – дигән Габдрахман ага, инде бөтенләй өметсезлеккә бирелеп.

– Үзенчәлеге шул: моның бер чиләгенә бер кружка керосин кушыла, – дигәннәр. – Безнең халыкны, безнең әдәбиятны яратсаң, ихтирам итсәң тот та куй, шунсыз өйдән чыгардым юк…

Габдрахман ага як-ягына караган да болай дигән, имеш:

– Егетләр, серрең әрәбиятны яратам (ул, мәрхүм, шулайрак сөйләшә иде), халкыгызны да ихтирам итәм, мин серрә генә йоклап калыйм әле, – дип, бүлмәгә кереп киткән.

Карагыз әле, Соболев онытылып тора икән бит…

Килде «капитан первого ранга» – Казан шау итте. Казанда андый мәһабәт ир булганы бармы? Ул, мин сиңайтим, сөяктән коелган кәкре таяк, ул затлы импорт пальто, мин сиңайтим, сигез өлгеле, өсте төймәле фин кепкасы (кышның көне), ул хикмәтле ботинкалар (импорт), ул сиңа тук, зур бит, нәселдән килгән шәп күзләр (моның, мондый күзләрнең, эшче-крестьянда булу ихтималы юк), ул сөйләшү рәвешләре… Язучы күргән бар, әйтик, Михаил Шевченко, Николай Доризо һ. б., ләкин мондыйны…

Миңа ул көнне кич Гомәр Бәширов өендә өстәл янында Соболев белән бергә утыру бәхете эләкте. Минем күзләр яна. Ә колакта Хәбинең – тугыз ел Тын океанда хезмәт иткән, шунда Соболев әсәрләрен күңеленә бикләгән татар егетенең – тавышы ишетелә. Ул гел бер җөмлә әйтә иде: «Один матрос – матрос, два матроса – рота. Сколько нас? Батальон! Һир-ра!»

И Ходаем, шушымыни инде мәшһүр Соболев?

Өстәл әзерләшеп йөргәндә, икенче бүлмәгә кергәч, Гомәр абый шкафтан бер таблетка алып йотты да зарланып алды:

– Хәрби училищега очрашуга барган идек. Абзый бит хәрбиләр белән очрашырга бик ярата. Язганы да гел шул. Очрашудан соң генерал банкет ясады, курсантлар ашханәсендә. Югары чиннар гына катнашты. Аз гына культура кирәк бит инде. Элементар гына культура. Коньякны ике йөз илле граммлы стаканнарга тутырып салып чыгардылар. Шаккаттым. Әйләндереп кенә куялар. Төбенә хәтле. Ничек эчәргә кирәк аның кадәр?.. Менә бит, каты кызды бит әле абзый. Син инде ни… өстәл тирәсендә бераз ярдәм итәрсең. Мин бик арып киттем.

Залда мәҗлес башланып ята иде. Мин күбрәк аяк өсте торып сыйладым. Әмма Соболевның рюмкасына үз кулым белән коньяк салу бәхетенә ирешә алмадым, чөнки өстәлгә, мәҗлескә ул хуҗа иде. Ул өстәл башына үзе үк кереп утырды, шундук ике эшне берьюлы эшләп алды, вәт бу моряк дисәң моряк шул! Бер кулы белән ул төркемгә өелгән шешәләр өстенә үрелеп, шуннан берьюлы ике әрмән коньягын суырып алды (хәер, алар шул икәү генә иде). Шуннан мәҗлес кыза төште. Китте тостлар, китте тостлар. Мирсәй ага күкрәк кесәсеннән бер ампула чыгарды, нәрсәдер йотты, рюмкага авызын тидереп кенә алды. Фатих Хөсни, күзләрен челт-челт йомып, сәгатенә карап алды да:

– Кәримә апа, бик рәхмәт, мине Мәрфуга көтә торгандыр, – дип, шыпырт кына тайды.

Шулай өстәл хуҗалары булып без калдык, ни чыдам Зәки абый Нури да инде, Соболевны мактап, татарча тост әйтә иде – күпме мөмкин! Хәер, әле безнең рәттә культура министры мәрхүм Булат Миңнуллович Гыйззәтуллин да бар, ул да бик арыган, бик йончыган, кешегә сиздермичә генә, сәгатенә карап ала: кайтырга, ятарга, ял итәргә, ял итәргә иде бер! Ә «капитан первого ранга» яңадан рюмкасын тутыра, Гомәр ага зал ишегеннән поднос белән чәй керткән карчыгы Кәримә апага мөлдерәтеп карап ала…

Константин Заслонов отрядында сугышкан Зәки Нури, арып, өенә кайтып китте. Без исә, хөкем ителгәннәр, әрмән коньягының икенче шешәсенең соңгы тамчысы йотылганны көтеп утыра идек. Ниһаять, ул минут килеп җитте, урыннардан кузгалдык. Түрәне кунакханәгә илтеп урнаштыру министр Булат белән мин аспирантка йөкләтелгән иде. Чыгу хутына киттек. Министр белән мин түрәне киендерә башладык. Хуҗа абзый каядыр юк булып торды, йортка валокордин исе таралды. Затлы пальтоны, затлы кепканы кидердек морякка, таягын тоттырдык. Шунда ул хуҗаларга борылып рәхмәт әйтмәкче иде… Әйтмәкче иде, тәрбияле дворян нәселеннән бит.

– Знаете что? Я вам очень благода… – Әйтеп бетерә алмады, йөз алтмыш килолы гәүдәсе белән, гөрс итеп, идәнгә ауды. Анда, аста, өченче катта, кемнәр яши иде икән? Афзал Шамовлармы, кемнәр? Минем уйлавымча, аларның коридорында бер-ике генә квадрат метр штукатурка купкандыр ул вакытта…

Без югалып калдык. Моряк сузылып ятты, таш булып катты, пульсларын тикшергәндә, зур күзләрен ачты, карашы белән хуҗаны эзләп тапкач, кыскача бер генә җөмлә әйтте:

– Всё, Гумер Баширович, извините, это конец.

Каушый калдык. Мондый ситуациядә үзеңне ничек тотасы? Врач чакыртыргамы? Чакыртсаң – ярдәм күрсәтерме? Бәлки, торырсың? Ә? Иптәш 1 нче ранг капитаны? Ә? Тор инде, ә?

Шулай биш-ун минут үтте.

Торды, шайтан, чурт та булмаган. Торды.

– Аякларым йөрми, – ди.

Ә, чуртым! Булат таза, мин яшь – йөртәбез аны. Һәм без аны – кырык минутлар үткәндер – дүртенче каттан астагы машинага кадәр сантиметрлап алып төштек Булат белән. Һәр сантиметрында ул ыңгырашты:

– Ой! Всё! Братцы, это конец! Ой! Ой!..

Аста, газ биреп, ак «Волга» тора иде, мең газап белән зур гәүдәне алгы утыргычка урнаштырдык. Машина иңеп алды.

«Казан» кунакханәсенең икенче катына алып менү өчен, кырык минут ук китмәде. Унбиш минут җиткәндер дип уйлыйм. И, шәп номерлар ул «Казан» кунакханәсендә! Искелек, иркенлек, тимербетон һәм клей белән пычкы чүбеннән ясалган әйберләрнең булмавы!

Алып кердек абзыйны, киң ятакка салдык, Булат аның галстугын, пиджагын салдырды, ә мин инде, татар малае, авыл малае, түрәнең ботинкаларын салдырдым. Тынычлап калдым. Булат Миңнулловичның шунда иркен сулыш алгач әйткән сүзләре хәтердә:

– Бу, чукынган, монда, Казанда үлсә, бик начар була инде. Моны безгә сылтыйлар инде, – диде ул, маңгаеннан тирләрен сөртеп.

Беренче тапкыр министр машинасында мин шунда йөрдем. Ләкин без чыгып китмәгән бит әле люкстан. Абзый ята, авыр сулый. Нишләргә? Үлә бит бу! Үлә! Билләһи, үлә!

Ләкин… «Морская душа» күзен ачты. Ачты һәм әйтте:

– Сез кайтыгыз, братцы, – диде.

Машина башта министрны (Шмидт урамының тимер юл чокырына караган иң соңгы почмак) илтеп куйды, аннан «по пути», обком гаражына таба – мине.

Булат Миңнуллович шунда, аерылганда, миңа болай диде:

– Ярар, энекәш, ахыры хәерле булсын, без бик зур эш эшләдек, Гомәр аганың өеннән тегене исән-сау алып чыктык, – диде.

Аннан гомернең төрле мизгелләрендә без инде алай очрашмадык, ул – президиумда, мин түбәндә була идем, ул инде мине танымый да иде, һәм нәрсәгә кирәк ул?

Ә теге төнне Гомәр ага таңга кадәр таблеткалар кабып, йокламыйча йөрде. Зур түрә аның өендә чәй мәҗлесендә булганнан соң үлеп калса, ахырдан сүзе булса, ни әйтерсең?

Һәм без иртүк тордык. Иртүк Булат Миңнуллович та чылтыратты. Нишләргә? Гомәр ага әйтте, мин «Казан»га барыйм әле, хәлен белим, аннан сөйләшербез, диде. Булат Миңнулловичның интонациясендә бер нәрсә сизелә иде: Гомәр ага, син, барып, обстановканы бел, в случае чего, мин гроб эшләтү, махсус вагон алып, Мәскәүгә озату, Мәскәүгә хәбәр итү мәсьәләләрен үз өстемә алам…

Иптәш Бәширов иртәнге сигездә өеннән чыгып китте. Туп-туры «Казан»га. Без, дер калтырап, өйдә калдык. Тегеннән нинди хәбәр булыр?

Тамактан ризык үтмәде (ә ризык дигәннәре арасында осетрина, сёмга, кара һәм кызыл икралар байтак иде), хәбәр көтәбез.

Нәкъ унда абзыебыз көләч йөз белән, бөтен шадраларына елмаеп, өенә кайтып керде. Болай булган. Әйдә, сүзне үзенә бирик…

– Ленин урамыннан барам. Салкын, томан. Урамда студентлар гына. Кар шыгырдый. Барам, кәеф начар. Мәет өстенә барып керәсең булса… Кинәт күрәм: чыгыр-чыгыр, таягы белән асфальт карын сытып, каршыма бер масса килә. Карыйм – Леонид Сергеевичың үзе. Имәнеп киттем. Тегенең авыз ерык. Хуш исләр килеп тора. Зур итеп елмая. Исәнләштек.

– Һо-о, мин кичә бераз арттырып җибәргәнмен икән. Менә, торып, бераз башны рәтләдем дә очрашуга барам. Сәгать тугызда Ленин китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашу минем. Менә шунда ашыгам. Аннан төшкә кадәр – артиллерия училищесында, төштән соң – Казан гарнизонында. Комсостав белән.

Хыялымдагы Леонид Соболев белән кышның бер кичен мин шулай уздырдым. Монда, бу язмада, һәр кисәге гайбәт белән чиктәш. Ходай безне гайбәт сатудан үзе сакласын. Без андый түгел. Соболев та, мин дә – флот күргән кешеләр.

«Один матрос – матрос. Два матроса – рота. Сколько нас? Батальон? Һир-ра!»

Гыйнвар, 1995 ел

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6

Подняться наверх