Читать книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев - Страница 7

Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
ХХ гасыр сукбае (Леонид Топчий)
I

Оглавление

«Язгы җылылык» елларында Казанда рус шагыйрьләренең ниндидер бер салоны барлыкка килде. Бәлки, ул салон элек тә булгандыр – мин аны белмим. Ләкин матбугатта ишеткәлим: Рөстәм Кутуй, диләр; бераздан ишетәм: Геннадий Капранов, тагын ниндидер Ворошилов. Мин боларны трамвайда, университет коридорларында гына ишеткәлим, минем татар әдәбияты тарихыннан диссертация язасым бар, әлеге «салон» мине кызыксындырмый. Мин әле бу «салон»ның бер-ике шәхесе минем биографиягә килеп сыланасын башыма да китермим.

Өйрәнчек шагыйрьләрнең бер «салон»ы университетның ишегалдындагы обсерваториясендә мәрхүм астроном профессор Дубяго квартирасында икән. Профессорның хатыны, имеш, элек балерина булганмы, әллә балет мәктәбендә укытканмы, һәрхәлдә, поэзия өлкәсендә үзен компетентлы дама дип саный һәм, ире үлгәч, үзен туп-туры шигырь язуга багышлап, Казанда юка гына бер китапчык та чыгарган иде.

«Салон»нан бик зарландылар. Астрономнар. Чөнки профессорның кухнясы, бүлмәләре, эш кабинеты, лекция укый торган аудиториясе – бөтенесе бер комплекс итеп корылган һәм лекция укырга бүлмәсеннән йон тапочкалар киеп кенә чыгарга, эш арасында, кухняга кереп, сөт ташымый микән дип күз салырга да мөмкин иде. Алай булмагандыр инде ул, мин анысын белмим, әмма, студентлар, иртән лекциягә килгәндә, баскычта аунап йоклап яткан шагыйрьләрне очраткалыйлар, дип сөйлиләр иде. Мәрхүм профессор үзе булмагач…

Шулай обсерваторияне шигырь салоныннан азат итәргә карар кылынды. 1968 елның башы. Университет тын ала алмый, кысыла, буыла: тарихында беренче тапкыр үз көчләре белән салган йортка университет галимнәре менә-менә кереп утырырга тиешләр. Мин – профком рәисе, үземә дә шунда күчәсе, кирпеч сугарга йөрмәсәм дә, ректорның ун квартиралык фонды бар, миңа шуннан буласы. Китте ызгыш-талаш, китте авылдан әни, әби ташу, әллә кайчан Кызыл китапка кертелгән әбиләренең әниләрен эзләп табу, боларны шәһәр советының квартбюросына китәчәк карточкага кертү. Профкомда төтен – кәнсәләр счётын эләрлек. Кабул ителер өчен, көне буе чират! Һәркем характер күрсәтә, берәүне дә гаеп итә алмыйсың…

Менә өстәл янындагы урындыкка юантык кына бер хатын килеп сеңде, күзләрендә ачу катыш яшь.

– Мин – шагыйрә, – диде ул, – мин – профессор хатыны. Мине обсерваториядән бер бүлмәле фатирга чыгарырга җыенасыз икән. Мәрхүм профессорның китапханәсен кая куйыйм мин? Шуның өстенә үзем дә язучы. Мин моны болай калдырмыйм, мин культура министрына барам…

И бичара хатын… Син бу дөньяны бөтенләй аңламыйсың икән. Ул заманда культура министрының кайчан соң әдәбият белән кызыксынганы булды? Әдәбият культурамыни ул?

Мин бу хатынның язмышы мәсьәләсендә, документларын күтәреп, ректор янына кердем.

– Беләм, беләм мин бу мәсьәләне, – диде М. Т. Нужин, өстәл тартмасыннан коры печенье чыгарып, каты чәен йотып алды. Ул диабетик иде, көне буе шул балсыз, тозсыз печеньены капкалап, чәй йотып утыра иде. – Беләм: без кыен хәлдә. Беренчедән, профессор Дубягоның истәлеге кызганыч. Аның китапханәсе дә кызганыч. Икенчедән, ялгыз хатынга – бер кешегә – ике бүлмәле квартира. Горисполкомда безне аңламаслар бит…

– Аның янына гел бер шагыйрь килеп йөри, ул анда кунып та кала, – диде астрономия кафедрасы мөдире, проректор Ш. Т. Хәбибуллин. – Бәлки, алар язылышканнардыр?

– Что сез, – дип көлде ректор, – что сез… беләбез без ул шагыйрьне. Теге бер күзлене әйтәсезме?

– Әйе инде, әйе, бер күзен кара тасма белән каплап йөри. Мин дәрес алып барганда, чыгып барышлый ялгышып, аудиториягә дә килеп керә ул. Аек вакытын күргәнем юк.

– Аны талантлы гына дип әйтәләр – рус шагыйре Леонид Топчий. Бәхетсез бер сукбай. Ул, бичара, сугыш вакытында теге якка эләккән. Шагыйрь икәнлеге билгеле булгач, аны фашистларның рус телендә чыга торган газетасына эшкә алганнар. Ә бу бәхетсез анда, үзенең исем-фамилиясен күрсәтеп, шигырьләр бастырган. Сугыш беткәндә, моны безнекеләр азат иткән, әйбер әйтмәгәннәр, яралы хәлдә әсирлеккә төшкән бит. Кайткан бу үзенең туган җире Украинага, шигырьләр яза башлаган. Шунда танышкан бер яшь шагыйрә белән, өйләнешкәннәр. Тыныч кына яшәп яталар икән, менә бер төнне ишекне кагалар – тегеләр. Тикшергәннәр: фашист газеталарында кем хезмәттәшлек иткән? – Леонид Топчий. Тәк. Бу бит – украин фамилиясе. Димәк, моны Украинадан эзләргә. Һәм табалар – Краснодонда. Шулай хатынының җылы кочагыннан алып чыгып китәләр аны. Ун елын утырып чыга, һәм режим: Украинага керергә, анда яшәргә ярамый. Менә шулай Казанга килеп чыга ул бәхетсез. Аның Казанда да пропискасы юк, диләр…

Леонид Топчий белән мин әнә шулай читтән торып таныштым. Хәер, рус газеталарындагы шигырьләрен карап бара идем: Ходай биргән таланты бар. Һәр шигырендә мин аңлап бетермәгән драма, фәлсәфә, тормышка минемчә булмаган бер мөнәсәбәт сизелеп тора. Аның шул елда гынамы икән безнең нәшриятта җыйнак кына бер китапчыгы да чыкты.

…Ректоратта профессор хатынына ике бүлмәле квартира бирергә дип карар кабул иттек, һәм профком рәисе урынбасары Валерий Балалыкинга яңа йортның картасында вариант эзләргә кушылды (мин үзем дә шул йорттан аласы булганга, мине бу мәсьәләгә катыштырмаска карар иттеләр).

Һәм Валерий профессор хатынын… минем белән бер этаж арасы гына күрше итеп картага утыртып та куйды.

1968 елның 12 апрелендә без бу йортка күченеп килдек, профессор хатыны – ике көн соңрак. Ә тагын бер көннән соң, эштән кайтканда, үзебезнең трамвай тукталышында мин ябык озын аякларын аерып тротуарга баскан, төрле якка борылгалап чайкалып торган озын буйлы бер ир күрдем. Аның кулында зур кулёк белән макарон, ул макароннар җайсыз булып тышка чыгып төртеп торалар; әлеге ир ул төргәген ике куллап кочаклаган һәм узган-барган кешедән бер генә нәрсә сорый:

– Әй, иптәш! Галиев урамы кайда? Әйтмәссез микән?

Берәү дә әйтми, чөнки белмиләр. Ул урамда нибары ике тулай торак һәм ике катлы элемтәчеләр йорты гына бар, урамда яңа гына тапшырылган безнең йортны әле берәү дә белми. Теге иргә мин ярдәм итәргә булдым. Булдым… Якын килеп бассам – алдымда бер күзе кара сукно белән капланган Леонид Топчий тора иде.

Бәрәч, мин моны беләм икән ич! Мин бит аны гел Матбугат йортында күреп йөрим, ләкин шагыйрь икәнен башыма да китерми идем. Чөнки ул язучыларга, журналистларга гонорар бирә торган көннәрне бик активлашып, бинаның өч-дүрт катын бер итеп йөри һәм таныш-белешләренә бер генә җөмлә белән мөрәҗәгать итә иде:

– Дай двадцать копеек!

Бары тик танышларыннан гына сорый. Аңа акча бирми калганнарны мин очратмадым.

Менә шулай Леонид Топчий безнең күрше булып китте. Без аның белән алты-җиде ел бер подъездда яшәдек һәм бер тапкыр да исәнләшмәдек. Мәрхүм бары тик өлкән яшьтәге татар язучыларын һәм шагыйрьләрне генә кешегә саный иде.

Мин аның Матбугат йортындагы тормышын бары тик кеше сөйләве буенча гына беләм. Ә инде Галиев урамындагысын…

Төшәсең трамвайдан. «Советская площадь» тукталышы. Чыгасың тротуарга. Сыек, биек гәүдә чайкалып тора. Кочагында зур кулёк белән йә макарон, йә шикәр, йә ярма (бар иде бит әле аларны талонсыз сатып алган заманнар).

– Әй, иптәш! Галиев урамының кайда икәнен әйтмәссезме?

Инде әйткәли дә башладылар, чөнки бу урамда йөз квартиралы безнең йорт барлыкка килгәч, моны эзләүчеләр, сораучылар да күбәеп китте. Хәер, шәһәр дигән котсыз оешма гел сорау җөмләдән генә төзелгән бит ул. Авылның нәрсә? Авыл ул – боерык фигыльләр китабы.

– Тор, тизрәк тор, көтү куарсың! – дип уята ана үзенең баласын.

– Мин кич белән завхоз Фәләхине алып керәм, ашың-чәең кичке җидегә әзер булсын, – ди вәкарьле ир хатынына.

– Шунда бер уңайдан комбикорма да сала кайтыгыз! – ди хатыны иренә.

Менә бу – авыл. Ә шәһәр? Билләһи, гел сорау җөмләдән генә тора ул.

– 5 нче трамвай йөри микән?

– Сездә артык автобус талоны булмасмы?

– Әйтә алмассың микән: 6 нчы больницага кайсы тукталышта төшәргә?

– Соңгы кеше кем? Бер кулга күпме бирәләр?

Фу, идрит-кудрит. Менә монысы – шәһәр.

Шулай, Топчийга да Галиев урамын күрсәтә башладылар. Мин дә инде язучылар арасында йөргәлим. Матбугат йортында еш булам, күршемне очраткалыйм. Сәгать көндезге өчтә гонорар бирә башлыйлар, Топчий, русча әйткәндә, – «тут как тут», кабалана. Гел ишетелеп тора: «Нурей! Дай двадцать копеек!» (Н. Арсланга эндәшә.) «Анвар! Привет! Дай двадцать копеек!» (Ә. Давыдовка.) Гел шулай.

Кичке алтыларда мин өйгә кайтам. Тукталышта теге гәүдә юк. Ул миннән алдарак кайткан икән. Каян беләмме? Чөнки без кайта торган сукмакка йә тары ярмасы, йә шикәр комы, йә печенье чәчелеп барган. Әһә, Топчий кайткан, шуның эзе бу! Йортның барлык кешесе моны шулай таный, ә чыпчык, күгәрчен халкы рәхәтләнә.

Ләкин шагыйрьнең бик мәшәкатьле эше бар: әгәр профессор хатыны үзенең кызы, кияве, оныклары янына киткән булса, – ә алар Обсерватория урманында яшиләр, – ул вакытта ишекне үзеңә ачып керәсе була. Исерек кеше өчен дөньяда иң кыен эш нәрсә? Трамвайга утырумы? Юк, трамвай ишеге, гадәттә, исерекне үзе суырып ала. Талон тиштерүме? Юк, исерекнең талон белән уртак бер эше дә юк. Исерек кеше өчен иң авыры, – ишек ачкычын кертеп, йозакны ачу. Нинди матур шигырьләр яза алган, көн саен өенә ризык ташый торган Топчий әнә шул бик вак бер эшне башкара алмый иза чигә. Һәм әгәр төнгә калса, ишек янына ятып, макароннар, ярма-конфетлар арасында иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йоклый иде.

Ара-тирә безнең подъездга әллә ниткән утыз-кырык яшьлек ирләр җыела, ишек саен кыңгырауга басып, Топчий торган бүлмәне эзлиләр, барысы да ярым исерек, һәм барысы да безгә киңәш бирә:

– Сезнең подъездда бик талантлы шагыйрь яши. Сез аны саклагыз, – диләр.

Саклыйбыз инде, саклыйбыз, ишеген ача алмый торганда ярдәм итим дисәң, ачкычын бирми, кулы белән этә. Ә без кичләрен, төннәрен, чүп түгәргә чыкканда, подъездда таралып йоклап яткан метр да сиксәнле ирнең җәелгән-сузылган аякларына, кулларына басмаска тырышабыз. Кая ул сакламаган бу бәхетсез исерекне…

Аларның карт йөнтәс бер этләре бар, шагыйрь төшкә кадәр шуны урамда йөртә. Моны профессордан калган эт дип йөртәләр, шуңа күрә аңа игътибар аеруча зур. Ул этнең нәселен дә, төсен дә, яшен дә әйтүе кыен. Тасвирлый китсәң, менә болай: бик тә йөнтәс, йоннары укмашып каткан, куе чия төсендә, күзләре начар күрә, тәбәнәк, юан, борыны тыгылган, аякларын авыр өстери. Баскычтан төшкәндә үк, бөтен йомышларын үтәп бетерә, урамга чыкканны көтеп тора алмый. Подъезд җыештыручы Гөлчирә шул этнең тәртипсезлегенә чыдый алмыйча гына пенсиягә китте, югыйсә эшлисе иде әле. Эт белән шагыйрь шулай озак йөриләр, берәүгә дә комачау итмиләр, тик алар кайтып кергәндә генә, подъездда тавыш ишетелә.

– Ех! Һих! – ди эт, йөткерә, төчкерә башлый.

Шагыйрь аның артыннан этә, чөнки тегесе арт санын күтәрә алмый, өстерәлә.

– Пыс! Пыс-сыс! Уһ! Һыс-сыс…

Бу – карт эт тавышы. Шагыйрь дәшми. Хәлсез этне этә-төртә, ул да авыр сулый, ләкин зарланмый. Күрәсең, шагыйрь җаны сизгәндер инде аның: шушы этне карап йөртмәгән булса, шагыйрьнең гәүдәсе, медицина институты студентларының практик дәресендә туракланып, ахырдан алар үзләре генә белә торган топкадамы, кисәк-кисәк булып, аерым ятасы икән. Әйе, бу афәттән аның мәетен шул эт коткарды…

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6

Подняться наверх