Читать книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев - Страница 10
Торналар төшкән җирдә
(Повесть)
«Акрын искел, сәбах җиле!»
ОглавлениеБезнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде. «Аклар» – пальто, бүрек, костюм, мундир, тужурка, «каралар» толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. «Культурныйлар» һәм гади тегүчеләр… Гади тегүчеләр, кышын чанага тегү машиналарын салып, ерак юлга чыгып китәләр, моны әле кырыгынчы елларда да «өязгә чыгу» дип атыйлар иде. Болар язын – март башларында баеп кына кайталар һәм кайткан көнне кибеткә килеп, теләгән кадәр чәй, конфет, шикәр, ситса товарлары алып, гади халыкны бер шаккатырып китәләр иде. Арадан берсе аеруча хәтердә калган: Шәмсетдин Бәдрие дигән кырык яшьләрендәге бер ир иде. Бәдри җәен-көзен колхозда эшли, карусыз гына йөри, әмма колхозда эш бетүгә, беркем дә белми торган әллә кай якларга чыгып китә һәм Май бәйрәме алдыннан гына кап-кара шевиот костюм, сары штиблетлар киеп авылга кайтып төшә һәм кәефләнеп кенә авыл кибетенә килә иде.
Аңа ияреп, әлбәттә, сеңлесе, апасы килә, Бәдри вәкарь белән генә товар карый, ашыкмый. Бер әйбер ала, исәп-хисап ясыйлар. Кибетче агач ящик – кассадан алып аңа вак акча – «ыздача» бирә. Әмма Бәдри вак акчаны алмый. Аның өчен иң тантаналы момент шул иде, ул вак акчаны эчкә, кибетче аяк астына терсәге белән сыпырып төшерә һәм мыскыллы караш белән әйтә иде:
– Миңа ыздача нәрсәгә?
Бу моментта ул гадәттән тыш бәхетле горурлык белән әйләнә-тирәсенә карап ала иде. Бераздан Бәдри карап-әйләндереп тагын берәр нәрсә сатып ала, кибетче дә аңа нәкъ баягыча вак акча кайтарып бирә, һәм Бәдри монысында тагын да куәтлерәк хәрәкәт белән акчаны сыпырып төшерә иде.
– Вак акча җыеп маташырга син мине кем дип белдең?
Шулай дип ул үзенең калын, кечерәк кенә китап кадәр кара бумажнигын мәгънәле хәрәкәт белән куен кесәсенә салып куя иде. Бәдринең тегүгә йөрүе, ахрысы, әнә шул – авыл кибетенә килеп бер-ике көн горурлык күрсәтү өчен генә иде. Сугыш башланырга бер-ике ел кала Бәдри кай яккадыр «язылып» китеп барды. Ул елларда безнең авыл халкы «язылып» бик күп өлкәләрне юньле, һөнәрле кешеләр белән баетты: бездән Нижний Тагил, Кизил, Кәттә-Курган, Кемерово, Магнитогорск, Тайшет, Красноярск, Сыктывкар кебек шәһәрләргә эшчеләр посёлокларына кеше күп китте. Бәдри дә киткәч, авыл, кемендер югалткан сыман, ятим калды. Аны гел көттеләр. «Бәдри, кайчан кайтасың инде?» – дип, күрәсең, сорап язучылар да булган. Утыз тугызынчы-кырыгынчы Бәдрисез елларда авылда шундый шыксыз хәбәр йөри иде: Шәмсетдин Бәдрие хат язган: крәчин мае кайчан катса, шул чакны без дә кайтабыз, дигән… Бәдри шуннан сугышка киткән һәм, бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин, аның үлеме дә шулай үзенчә, Бәдричәрәк булгандыр.
Мондый горурлык, күрәсең, һөнәрчеләрнең барысы өчен дә хас булган. Итекче Җиһанша абзый бар иде. Акыллы, тәртипле, кыска холыклы кеше. Итектән кайтышлый (ә ул Дөбьяз ягына дүрт-биш айга чыга иде), Арча станциясенә килеп төшкән – кораллар, авыр. Кайтасы юл – егерме чакрым. Базар көн туры килгән, Җиһанша абзый базарда кул чанасы эзли башлаган. Пошалым авылы Арча базарына чана торгыза иде, арадан берсе Җиһанша абзыйга бәйләнгән:
– Ал минекен, гомерлек бу, – дигән.
Шунда горур һөнәрче, кыска холыклы Җиһанша абзый «ычкынган»:
– Син, – дигән, – фәләнеңне фәлән иткән нәрсә, миңа гомер буе чана тарттырмакчымыни? Миңа бит ул коралларны төяп кайту өчен генә кирәк. Аннары мичкә ягам бит мин аны…
Шулай дулаган да, икенче, телсезрәк чаначыдан тегенең күз алдында кыйммәтрәк бәягә чана сатып алган. Әле киткәндә дә дулаган:
– Кара син аны! Гомер буе мине чана тарттырмакчы! Бирермен мин…
Тегүче Хөснетдин абзый да шундый сыйфатлары белән аерылып тора иде. Анысы, тегүдән кайткач, яз башында – кыр эшләренә керешкәнче – берәр атна типтереп алырга ярата иде. Типтерүе дә һич тә эчәргә яратудан түгел, бары тик кеше арасында «менә без болай да итә алабыз» дигән кыяфәт өчен генә иде. Хөснетдин абзыйның СССР Дәүләт банкы алдында җинаяте бар: ел саен әнә шул типтереп йөргән көннәрендә урамда агай-эне, ирләр җыелган урында ул кесәсеннән өчлекме, бишлекме чыгарып (тәмәке кәгазенә кытлык еллар), кешене шаккатырып, шул кәгазьгә тәмәке төреп тарта иде. Әмма бу инде «типтерү» атнасының соңгы көннәрендә «йомгаклау концерты» була иде, һәм аның таза, саллы гәүдәле хатыны Гыйльменисатти (Хөснетдин абзый үзе бик җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле кеше, әлеге атнада бик җиңел холыклы да була белә иде), бу «гастроль»гә чик куеп, өенә кайткан картын дүрт шарлы агач караватка сузып сала да өстенә менеп атланып утыра һәм үзе, тегәрҗепле күзлеген киеп, «Йосыф китабы»н укый иде.
Бичаралар… Алар дөньяда юк инде. Сугыштан соң малайлары өйләнеп тормыш корган якка – Иделнең теге ягына – Тәмте ягына китеп торды алар. Хөснетдин абзый, Тәмте ягына сыер җигеп, үзенең тегү машинасын («Zinger») салып барды. Озак еллардан соң туган авылга кунакка кайтканнар. Илле җиденче елның июнь ае булса кирәк. Хөснетдин абзыйның «гастрольләр»е туктаганга егерме еллар чамасы вакыт узган икән. Очрашуга теге елларны искә алды.
– Һи-и, яшь чакта, бәйрәм көнне, дуслар белән очрашканда бер «пруштук»ны (полштофа) җибәрә торган идек инде аны, иптәш… Ат ите ашап шаярганда берние дә юк аның. Любой суыкта атны бияләй белән җикмәдек инде аны, иптәш…
…Без сөйләшеп утырабыз. Мин – аспирант, Хөснетдин абзый мине бу дөньядагы иң зур галим дип белә (ялгыша, бичара)!
Туган авылда, безнең йортта шулай утырабыз.
Миңа шайтан керде.
– Хөснетдин абзый, ничек соң, синең яшь чакны бер искә төшереп алыйкмы? – дим. Өстәл астыннан «Вишневая» дип кәгазь сугылган кара авыр пыялалы зур бер шешә алам. Литр дигәннәр.
Хөснетдин абзый дерелдәп куя:
– Юк, иптәш, шту син, ураза вакыт, – ди.
Карт-коры июньнең озын көнендә ураза тотып җәфа чиккән вакыт иде.
– Минем, – ди, – ураза кергәннән бирле авызга алганым юк. Әле менә сагынуга чыдый алмыйча кайттык. Гыйльмениса әйтә, туган нигезгә, зиратка дога укып китик, ди. Уразага кердек. Хәтә шәригатьтә мөсафир кешегә рөхсәт ителә дип әйткәннәр әйтүен. – Ул ниндидер бер өмет белән Гыйльменисаттигә карап алды.
Гыйльменисатти исә өстәл өстенә япкан ашъяулыкның почмагын бөтерә-бөтерә әнигә сөйли иде (өстәл буш! Ураза вакыт!):
– Шуннан суңы… нитеп-е… Йосыфның күлмәген алып-ы… Кыр кәҗәсен тотып суеп-ы… Шуның канына Йосыфның күлмәген буяп-ы… Хәзрәти Якупның каршына китереп-е куеп-ы…
«Йосыф-Зөләйха» кыйссасы турында мин күпме генә фәнни хезмәт укымадым! Бу турыда ничә генә лекция тыңламадым! Әмма алсу эре чәчәкле шәльяулыгы белән бөтен аркасын-җилкәсен каплаган Гыйльменисаттинең урындык яртысын гына алып «ы-ы» килеп Йосыф кыйссасын укыгандагы кебек көчле тәэсирне бер җирдә дә алмадым.
Гыйльменисатти өстәл астыннан менеп утырган теге явыз шешәгә кинәт карап тынсыз калды.
– Син дим, син! Җүләрләнмә!
Хөснетдин абзый бер аңа, бер миңа карады.
Мәсьәләнең җеп очы һәм ахыры минем кулда иде. Мин үзем булдыра алырлык фәлсәфәгә керештем. Болай сөйләдем:
– Гыйльменисатти! Сез гомер буе юньле кешеләр булдыгыз. Сез күчеп киткәч, авылда ямь кимеде. Сез яшәгән урам ятим калды. Сез миңа – атасыз балага авыр елларда күпме ризык бирдегез. Мин сезнең аркада исән калдым. Инде сез олаеп, туган җирегезне сагынып монда кайткансыз. Шәригать юл кешесенә ураза тотуны мәҗбүри түгел дип әйтә – моны мин беләм. Инде Хөснетдин абзыйның да мондый зәмзәм суы капмаганына күптән икән. Тагын кайчан күрешәбез? Үз гомерендә беркемгә начарлык эшләмәгән, гомере буе җир сөргән, кешеләргә матур киемнәр тегеп, аларны матур иткән, колхозда теләсә нинди авыр хезмәт башкарып килгән бер гөнаһсыз Хөснетдин абзыйдан бер стакан шушы зәмзәм суын Алла кызганырмыни?
Күрәм – Гыйльменисатти какшады. Чөнки үз коралы – шәригатьне эшкә җиктем. Шулай да тиз генә бирешмәде:
– Җитмешкә якынлашып килгәндә… Ураза аенда…
Мин кыюландым, Хөснетдин абзый да күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора иде. Бу караштан мин шуны аңладым: әйдә, әйдә, иптәш, тагын бераз…
Һәм сүзгә ул да катнашты:
– Шушы басу исләрен бер иснәргә… Үз чишмәбезнең суын бер эчәргә… Шушы агачларның яфрак кыштырдавын бер тыңларга… әллә ниләр бирерлек булам. – Ул «хөкүмәт теккән» чалбар кесәсеннән (чалбарны монда ул гел үзе тегеп кия иде) таушалган кулъяулыгы чыгарды. Гыйльменисатти биреште.
– Йа Алла, үзең ярлыка, – дип авыр сулады да әнигә таба борылды…
…Чия суы тамырларга йөгерде. Әни белән Гыйльменисатти стенадагы герле сәгатькә карый-карый (авыз ачарга әле 5 сәгатьләр чамасы вакыт бар!) сөйләшәләр, мин исә Хөснетдин абзыйны тыңлыйм. Ул бер дә сөйли белми, ләкин мин аны аңлыйм. Әйтмәгән сүзләрен дә аңлыйм.
– Шуннан шул, иптәш. Күрше-күлән бик ярата. Баштарак кием тектем. Хәзер тектермиләр, кибеткә кайта. Аннан алма бакчасына эшкә кердем. Анда һәр колхозның үз алма бакчасы бар, иптәш. Мине яраталар. Тик, иптәш, йөрәк үз урынында түгел. Бабай дип эндәшәләр. Хөснетдин абзый дигән кеше юк. Исемне дә белмиләр. Аннан… «Зингер» машинасын чормага менгереп куйдым. Бик жәлке, иптәш. Ул, мин сиңа әйтим, андагы алма бакчаларын күрсәң… Алар чәчәк атканда, оҗмах шушымы икән әллә дип уйлыйм мин. Тик, иптәш… Менә әле килешли Масра юлыннан килдек. Һи-и-и… Бездәге баллы куәт, күк чәчәк, билчән чәчәге исе! Көзен торналар төшә торган Масра түре! Андагы рәшәләр! Алары юк инде аның… Һи-и-и, иптәш… Ә торна елгасы?
Миңа авыр. Түр якта инде күчеп карават кырына яртылаш утырган Гыйльменисатти шуа-шуа «китап сөйли».
Гәүһәр таштыр, вәләкин гади таш улмас,
Тикмә кеше гәүһәр кадрен кыяс кылмас,
Бу назымның кадрене ахмак белмәс,
Гакыйль кеше дыңлар, аңлар, белер имди…
…Икенче көнне алар таң белән Масра юлыннан чыгып киттеләр. Масра юлы – гомернең гомер буена безнең авыл кешеләрен читкә озаткан, читтәгеләрне кайтарган юл. Хөснетдин абзый, үр артына күмелгәнче ике-өч тапкыр туктап, борылып, авылга карап алды. Гыйльменисатти борылмады. Июньнең йомшак, тыгыз таң җилендә аның кәбестә яфрагы кадәр ал чәчәкләр бизәгән шәльяулыгы җилферди иде. Әни белән без моңаеп карап калдык. Бу Хөснетдин тегүченең соңгы китүе, соңгы борылып каравы иде.
Таң җиле исә иде, шулвакыт, Гыйльменисаттинең көйле, ипле ритмына кушылып, хикәят әйтәсе килде:
Акрын искел, сәбах җиле: нә үтәрсәң,
Хакыйкать Йосыфымнан ис тотарсән,
Җәрәхәтем уңалмага сән йитәрсәң,
Сән искәли, шат-хөррәм улдым имди…
Шул җәй беткәндә, Хөснетдин абзый гүр иясе булган. Хәер, кайтуы кайчан булса, шул елны үләсе булган икән… Ә ул сузган. Белеп сузган.
Аның «Зингер» машинасы кайда икән хәзер? Алма ашап үскән Тәмте ягы малайлары, ихтимал, аны инде металл җыю атналыгында чормадан табып алганнардыр…
Һай, бу дөнья! Акрын искел, сәбах җиле!