Читать книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев - Страница 2
Торналар төшкән җирдә
(Повесть)
Кереш сүзгә өстәмә
ОглавлениеАэропорт. Ташкентка оча торган самолётка кеше утырта башлаганнарын көтәбез. Инде чемоданнар тапшырылган, кулда җиңел сумкалар гына калган. Китүчебез – якын туганыбыз, утыз елдан артык инде Урта Азиядә партия, профсоюз җитәкчелегендә эшләүче Нәкыйп абый. Тимер рәшәткәләр янына килдек. Нәкыйп абыйның багажга тапшырмаган яшел солдат капчыгын кулыма алам. Чамадан тыш авыр.
– Нәрсә бу? – дип сорыйм. Ул авыр сулый. – Нәрсә бу? Ташмы әллә? – дим, шаярып.
– Әйе, энем, таш, – ди. Аннан сөйли: – Су буена төштем. Аннан ике төрле таш алдым. Берсе катламлы таш, икенчесе чыпчык ташы. Бәлки, ул ташларга ата-бабалар баскандыр? Бәлки, сабый вакытта яланаяк аларга мин басканмындыр? Аннан урманга бардым. Нарат, чыршы күркәсе җыйдым. Аннан утын әрдәнәсеннән байтак әйбер җыйдым. Нарат, юкә, имән, каен бүкәннәреннән берәр тәгәрмәч кисеп алдым. – Ул авыр сулады. – Ә безнең тегендә юк… Мин торган район үзәгендә, дим. Анда болар юк…
Тимер рәшәткәле капка ачыла. Мин авыр капчыкны аңа кигертәм. Кешеләр тимер ишеккә агыла башлый. Без күрешәбез. Карыйм – Нәкыйп абыйның ике күзе тулы яшь. Мөлдерәгән…
– Чуерташлар да байтак җыйдым. Анысы Торна елгасыннан, – ди ул. – Аннан соң Торна елгасында…
Аэропорт дикторының салкын тавышы аны бүлдерә:
– У выхода номер пять заканчивается посадка на самолёт, вылетающий рейсом… по маршруту Казань – Ташкент. У выхода номер пять заканчивается посадка…
Аннан соң… Нәрсә аннан соң Торна елгасында? Нәрсә әйтмәкче иде икән ул? Тимер капка инде ябылган иде…
* * *
1979 елның декабрь ахыры. Миңа илле яшь тулган яки туласы көннәр. Радиодан минем фәкыйрь генә иҗатым турында искиткеч җылы сүзләр сөйлиләр, кайсыдыр әсәрдән өзек бирергә җыеналар. Әдәбият тәнкыйтьчесе, минем мәшәкатьле, ыбыр-чыбырлы тормышымны шактый яхшы белгән Фәрваз Миңнуллин сөйли: бу иптәшнең, ди, бөтен иҗаты – яшьлекне сагыну. Яшьлекне сагыну? Бу – минем өчен ачыш. Чыннан да шулай икән. Бәлки, бу әсәргә исемне шулай кушаргадыр? Тагын менә нәрсә: автобиографик повестьларны еш укыйбыз. Бу жанрда инде безнең яшьтәшләр дә каләм тибрәтә башлады. Ул әсәрләрдә еш кына вузда укыган студентлык еллары турында сүз бара. Ә миңа андый бәхет эләкмәде. Буласы шул бәхетле көннәр урынына мин әледән-әле үземнең яшьлегем чыныккан хәрби хезмәт чорын телгә алам икән – укучылар миңа үпкәләмәсен.