Читать книгу От улыбки станет мир светлей / Җирдә елмаюлар күбәйсен! - Шагинур Мустафин - Страница 2

Киңәш

Оглавление

Агачларга, коймаларга

Исемен яза Самат:

«Искә төшерерләр, – ди ул, —

Шул язганнарга карап!»


Үзен әллә кемгә санап,

Исемен уя һаман…

Бер карт туктап әйтте аңа:

«Шәп эш түгел бу, балам!


Ярдәм ит син өлкәннәргә,

Тик йөргәнче урамда.

Әйтер күпләр: «Менә уңган,

Булыша олыларга!»


Исемеңне язмасаң да,

Халык йөртер гел зурлап.

Язу югала, ә эшең

Онытылмас бик озак!»



От улыбки станет мир светлей / Җирдә елмаюлар күбәйсен!

Подняться наверх