Читать книгу От улыбки станет мир светлей / Җирдә елмаюлар күбәйсен! - Шагинур Мустафин - Страница 3
Бака кашыгы
ОглавлениеКүгәргәнче су коенып,
Морат кайтты өенә:
– Менә ни таптым елгадан,
Карале! – дип сөенә…
Йөгереп килде сеңелкәше,
Шул табышны күрергә:
– Нәрсә ул?
– Бака кашыгы!
Җәмиләнең йөзенә
Борчу чыкты:
– Ул кашыгын
Онытып калдыргандыр,
Илтеп бирик – кашыксыз ул
Ашый алмый торгандыр!