Читать книгу От улыбки станет мир светлей / Җирдә елмаюлар күбәйсен! - Шагинур Мустафин - Страница 5
Ак күбәләк
ОглавлениеАп-ак күлмәген киеп,
Шаярып, уйнап-көлеп,
Динә суга йөгерә —
Әй, үзе соң өлгер дә!
Кайтып җитә тиз генә,
Су сибә җитез генә
Бакчадагы гөлләргә —
Шул гөлләрне сөйгәнгә!
Сыйпап үтә таҗларын:
– Үсегез, – ди, – җаннарым!