Читать книгу От улыбки станет мир светлей / Җирдә елмаюлар күбәйсен! - Шагинур Мустафин - Страница 4
Сыбызгы борын
ОглавлениеГалигә зират яныннан
Үтәргә туры килә.
Бик курыкканга, йөрәге
«Чыгам, чыгам!» дип тибә.
Җитмәсә, сызгыра кемдер —
Арттан куалар кебек!
Өенә кайтып егыла,
«Аһ» килеп тә «ваһ» килеп…
Өйгә кайткач та, сызгыру
Тукталмый да тукталмый…
Шунда гына Гали-батыр
Ялгышканлыгын аңлый.
Сызгырган ич үз борыны! —
Еласынмы, көлсенме?!
…Куркаклык ул – иң зур хурлык! —
Харап итә кешене…