Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 19

Повестьлар
Бер ананың биш улы
18

Оглавление

Күзләрне чагылдырып март кояшы күренә башлау белән, Хәвадис абый сагынуын сөйли башлады. Мин баргач, үз көенә генә, нәрсәләрне сагынганын тезеп китә, кайвакыт исә мин гомер уема китермәгәннәрне актарып чыгара иде.

– Син бервакыт, бик бәләкәй чагыңда, миннән «Абыкай, кояшка мылтыктан атсаң нишли?» дип сораган идең. Ә мин «Тилгән сымак, җиргә егылып төшә дә, дөнья бетә» дип җавап биргән идем… Ә шул җәйне әти тилгән атканда «Кояшка тигерә күрмә!» дип җылаганыңны хәтерлисеңме?..

– Мин әтинең үзен дә хәтерләмим инде, – дидем мин.

– Алачык тирәсе гел чирәмлек иде. Без синең белән шунда чебиләр көтәр идек. Тилгәне дә күп иде ул вакытта. Берсендә әти алачыктан берданкасын алып чыгып, өстә генә әйләнеп очкан тилгәнгә төзи башлады. Син шунда «Кояшка тигерә күрмә!» дип җылап җибәрдең дә инде. Тик әти тилгәнгә дә тигерә алмады. Син аптырап «Нишләп егылып төшми инде?» дип сорагач, «Пуля канатын гына тишеп чыгып китте шул, улым» дип җавап бирде… Хәтерләмисеңмени?

– Юк, – дидем мин.

Без бәләкәй чакны безнең авылның түбән очыннан гына башланып киткән ап-ак каенлык бар иде. Бер баруымда Хәвадис абый шуны да исенә төшергән:

– Күзләр чагыла иде карасаң! – дип, күзләрен кысып торды. – Сугыш алдыннан гына кисеп, сугыш чыккач, төпләп үк бетерделәр. Колхозныкы, янәсе!.. Гомерлек утын әзерләп куярдай булып кыйландылар. Бала кабере төсле вак-вак түмгәкләр генә торып калды. Төшләремә керә шул каенлык!.. Ә син шунда шүрәле күрергә йөргәнебезне хәтерлисеңме?

– Чаукалыгын[22] хәтерлим, шүрәлесен юк, – дидем мин.

Хәвадис абый, башын иеп, бик озак уйланып утырды.

Уйларына мине дә ияртеп, инде булмаган да төсле тоелган балалык елларыбызга кайтарды.

– Ә мин синең маңгаена көлекәй[23] типкәнен хәтерлим, – дидем мин.

– Ат «куркытам гына» дип, колын «үтерәм!» дип тибә икән ул. Мин читкә тайпылып, тоягының очы гына тиде…

Мин абыйның маңгае өстендәге киң җөенә карап куйдым. Абый сөйләвендә иде:

– Әти алачыгыннан чыгып, ике куллап мине күтәреп алды. Әгәр шунда читкә тайпылмаган булсам; башым ярылып, әти кулында гына үләсе булганмын икән…

Ул тәрәзәдән тышка караган килеш уйланып китте. Ә тышта яз, кояш – күлләвекләр тулы нур иде.

– Мин бит районда концертлар куеп йөргәндә Тукай шигырьләрен ятлап йөрдем. Теләкәй егете аны сәхнәдән бик матур итеп сөйли дә, җырлый да иде. «Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире!..» – Аннары ул кинәт, башыма суккандай итеп: – Минем дә гомер язгы кардай эреп кенә бара инде, Сирин апай… Бетә… Тукай егерме җидедә генә булган. Ә мин ни эшләдем егерме бишкә җитеп?.. «Бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш…» Үлгәч, мине дә әти янына җирләгез, аның кыйбла ягы буш әле, – диде.

– Юкны сөйләмә!.. Күзгә күренеп савыгып килгәндә.

– Бетте. Мин болай гына. Тукай белән әвәреп киткәнмен. Менә дәваланып чыккач, Алла бирсә, тәрәз төбендәге гөл кебек булырмын әле. Хәзер гәзитәләрдә дә «туберкулёзны дәвалап була» дип язалар…

Апрель кергәч, Хәвадис абый калкынып-әйбәтләнеп, күбрәк агитбригадада бергә йөргән иптәшләрен сөйли башлады.

– Алар белән өч сезон йөреп, артист булып беттем, – ди ул, көлеп. – Көн саен бер авыл, яңа кешеләр, уен-көлке. Анда мин чиремне дә уйламыйм. Иптәшләрем дә әнә: «Кайчан кайтасың?» – дип язганнар. Ай азагында чәчүгә төшәләр – безнең самай авылдан авылга йөрер чаклар башлана бит! Бер баянчылары бар да… Миңа ничек тә беренче пароход белән үк кайтып китәргә кирәк…

– Алай ярсып, йөрәгең атып торма әле, – дидем мин. – Бөтенләе белән терелеп җит. Концерт, театр куярга өлгерерсең. Әле врачларың да ни әйтер бит.

– Мин аларның ни әйтәсен беләм, – диде абый. – Менә бу юеш, алама көннәрне генә үткәреп җибәрсәм… Сине дә ялкыттым инде…

– Нинди ялкыту ди! Ни сөйлисең син?! Мин сине күпме көттем!.. Әллә ниләр уйлап ятма. Әнә күбрәк мин китергән китапларны укы.

– Сизеп торам бит мин, апай, – диде абый, туп-туры итеп күземә карады, – синең күңелеңдә хәзер мин түгел…

Мин күземне читкә алдым.

– Үпкәләп әйтмәдем, ачулана күрмә тагын, – диде ул.

– Нишләп ачуланыйм ди. Беләм бит инде, кайтасың килгән дә – хәзер әллә ниләр уйлап чыгарасың.

– Йә инде, үпкәләмә, авыру күңелгә ни килмәс…

Ләкин абый дөрес сизгән: җан тынычлыгы юк иде минем хәзер…

22

Чаука – яшь каенлык.

23

«Колынкай» дигәннән үзгәргән.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Подняться наверх