Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 8

Повестьлар
Бер ананың биш улы
7

Оглавление

Ә икенче көнне Шәрифулла абзый әйтә килде.

И шул көннән алып, абыйны алар бер мунчадан да калдырмый башладылар. Өйдә күбрәк ятып үткәргәнлектән (күп йөрсә, аягы сызлый), абый өчен бу – үзе бер бәйрәмгә әйләнә: иртәдән үк кырынып-чистарынып куя, ә Шәрифулла абзыйлардан ул, йөзләренә алсу нур йөгереп, кунак булып кайта иде. Тора-бара ул мунча көне җитүен сабырсызлык белән көтеп ала башлады – мунчадан бигрәк, аяз таңдай балкып, Тәрҗимәне күрергә ашкына иде.

Бер күрүдән яратыштылар алар. Тәрҗимә минем тиң булып, абыйдан нәкъ тугыз яшькә яшь иде. Ләкин йөрәк аңа карыймыни! Безнең абый сыман ир-егеттән ул заманда нинди генә кызкай баш тартыр иде икән?!

Әни сөенеп бетә алмады. Инде бу хакта бөтен авыл сөйләсә дә, белмәмешкә салыша, ләкин ул йөрүләрен, ул талпынып эшкә керешүләрен күрсәң, үзе бер күңелле; әйтерсең лә ул тотасы һәрнәрсәгә бәхет кошы кунып, ак каурыен салып киткән иде.

Моның өстенә беркөн, юл өзелер-өзелмәстә, Шәрифулла абзый белән туң өстеннән базарга барып, бер бик матур теше бозау[17] җитәкләп кайтты: чем-кара, янбаш сөякләре киңчә-калку, эчкә батыбрак тора, маңгаенда тәңкә зурлык кашкасы да бар иде. Шәрифулла абзый үзе сайлап, үзе сатып алып биргән икән. «Җиде ят түгелбез, бер ризалатырсыз әле», – дигән.

Алачыкта күмер булмау сәбәпле, без эшкә бармаган идек.

Әни тын гына бер шатлык белән Әдрәнне шундук Чибәр әбине алмага йөгертте.

Бозауны кыйблага каратып, әни муенчагыннан тоткан, Чибәр әби, бәрәнләгән сарык төсле, мөкердәп кенә әфсен укый, безгә аның «әфү-төфү» дигәне генә ишетелеп кала. Шул «әфү-төфү» дигәндә кулындагы дисбесен бозауның әле башына, әле аягына, әле сыртына тидереп ала иде. Аннары ул үзебезнеңчә тел белән: «Бурадай буралып, гөбедәй гөбердәп үс, җиленең тулы май булсын, тоякларыңа тояклар өстәлсен…» – диде дә, әни кулыннан муенчагын алып, ишегалдын бер әйләндерде. Шуннан соң гына әни бозауны абзарга кертеп япты.

Инде болар өстенә тагы Раббани абыйның әкренләп кенә савыга килү шатлыгы өстәлде. Җир җылынып үлән калку белән, ул аягын иртә-кич кычыткан суында тота башлады. «Май аеныкы гына файдалы» дигәч, без ул айда ярты авылның читән буен ялмап чыктык. Ләкин иң файдалысы – кырмыска оясы булды.

Май урталарында Уфа тубдиспансерыннан чыккан Хәвадис абыйны каршыларга баргач, Раббани абый пристаньда бер кеше белән танышып-сөйләшеп киткән. Ул кеше үзебезнең районныкы булып, Казанның бер больницасында баш врач икән. Шул әйткән: кырмыска оясына утыр син, дигән.

Абый шуның киңәше белән май – июнь айларында үзебезнең Саклау урманына менеп, җидеме-сигезме кабат кырмыска оясына утырды. Икешәр сәгать буена ничек түзеп утыргандыр инде ул анда!.. И, әйткәнемчә, шуннан да файдалысы булмады: җиләк җиткәндә аягын нык итеп җиргә басты.

Бу вакытта инде, алты ай буена больницада ятып, йөзе ак бәздәй агарып кайткан Хәвадис абыйга да юалы болын, какылы басулар җилендә бераз төс кунды.

Больницада ул үзебезнең Әнәк марие белән бергә яткан. Ул кешене без күптәннән белә идек. Бөтен базарына бер фотограф – Юзекаев Асылгәрәй дигән кеше иде ул. Яшьтән үк күксәү булганлыктан, сугышка да алмадылар; яз җитеп юл киптеме, базар саен, күләгә җиргә чаршау корып, егет-җилән, кыз-кыркынны «кәртечкәгә төшерә» торган иде. Менә шул агай безнең абыйны, больницада бик үз итеп, кайту белән фотография эшенә өйрәтергә булган.

Әнәк безгә ерак җир түгел – җиде генә чакрым. Абый, кайтып ике-өч көн уздымы-юкмы, базар көнгә каршы иртә белән шунда китте. Юзекаев аны атна буена үзләрендә тотып, фото эшенә өйрәткән дә бар кирәк-ярагы белән «Фотокор» дигән күгәрчен хәтле генә бер фотоаппарат биреп җибәргән иде. Моның өчен без дә аңа бурычлы калмадык – көзге байлыктан бер капчык бодай бирдек.

И менә хәзер Хәвадис абый атна саен Әнәккә барып, киңәшләр алып кайта иде.

Карточканы үзен тышта төшерсәләр дә, эшләвен караңгыда эшлиләр икән. Абый да күрше Нәсих бабайлар мунчасына бикләнеп, ишек-тәрәзәсен юргандыр-нидер белән томалап куя да түбәтәй чаклы гына бер кызыл пыяла яктысында тик эшләп утыра. «Зиһенлегә эшнең сере үзе ачылыр», – ди безнең әни. Абый бу һөнәргә дә бик тиз өйрәнде. Айдан күп тә үтмәгәндер, базар тулы мир алдында таяктай басып торырга оялган түтәйләр, безгә килеп, чия күләгәсендә рәхәтләнеп кәртечкегә төшә башладылар.

Шулай өйрәнеп китте Хәвадис абый. Аның кебек авыру кешегә авыл җирендә уйнап кына эшли торган эш иде бу.

Көннәрнең берендә Мирза абыйдан хат килгәч, уку турында тагын сүз кузгалды. Беребез укый алмагач, мин инде бу сүзне беткәнгә саный идем – Мирза абый бетермәгән икән.

Бу юлы чират минеке иде. Мирза абый шулай язган.

Тик мин көн дә суза киләм. Керә аламмы-юкмы дип уйламыйм, Раббани абыйның аягы төзәлсен әле, шуннан күз күрер дип уйлыйм. Берсе авыру, берсе аяксыз ике олы кешене бер Әдрән белән әнигә калдырып китеп булмый бит инде!

Тимершәех абый да:

– Әкрен барган – куян артыннан җиткән, шәп барган – сыер артыннан да җитмәгән, диләр. Ашыкма, вакыт бар, – диде.

Шулай суза торгач, сабаннан соң тәки ремонтына кереп киткәнмен. Ахырда Раббани абый түзмәгән – тәмам ныгып таягын ташлагач, минем өчен Тимершәех абый янына кергән.

– Әти дә, үзем дә эшләгән алачык – иртәгәдән урнысына үзем басам, җибәреп карыйк әле шул Сиринне берәр укуга. Мирза да бик нык кушып яза, – дип үтенгән.

Шуннан соң гына мин документлар әзерли башладым. Документ дигәннән, һич ашамас бер сәбәп белән минем җидене бетергән таныклык кәгазе югалган булып чыкты. Утка пешкәндәй угаланып, Тимершәех абый янына киңәш сорап кердем.

– Бәй, ярар, апай. Менә Илләргә барасым бар, мәктәп директоры белән сөйләшеп карармын, – диде.

Кайтышлый ук алачыкка кереп әйтте:

– Директор белән сөйләштем, иртәгә үзең барырсың. Мин җибәрде дип әйтергә онытма, – дип, эчемә җылы салып китте.

Икенче көнне инде алачыкта Раббани абый белән Әдрән эшләп калды, ә мин таныклык юллап Илләргә киттем.

Өч кыш йөреп күпме чабата туздырган авыл! Мәктәбе дә шул ук. Тик бездән соң бик нык кечерәйгән шикелле иде. Шулай да, мин килгәнне сагынып көткән төсле, тәрәзәләре тулы нур белән мине каршы алды. Мин кыенсынып кына директор ишеген шакыдым. Без укыганда сугышта йөргән, сугыштан соң янә үз урынына кайтып эшли башлаган директорны мин күреп кенә белә идем.

– Мине Тимершәех абый җибәрде. Таныклык алырга иде…

– Синмени ул – югалткан?

Тавышы үтә дә кырыс иде, каушап киттем.

– Әйе, мин…

– Нык эзләдеңме соң?

– Эзләмәгән җир калмады инде, абый. Җен йоткандай булды.

– Җен йотмаган аны – бозау йоткан. Китап эченә тыгып куясың да – йә әниегез утка яга, йә бозау чәйнәп ташлый. Әллә чәй кәгазе белән бергә стенага ябыштырып куйдыгызмы?

– Безнең өйдә кызлар юк, абый, стенага ябыштырырга…

– Ә син таныкламаны бер кешегә ике кабат бирергә ярамаганлыкны белә идеңме?

Мин бөтенләй коелып төштем. Юк, укырга китә алмыйм инде болай булгач дигәннән түгел, беренче тапкыр үз гаебемне үкенеп тоюдан иде.

Шуны сизепме, директор абый кинәт йомшый төште:

– Яхшы, алайса. Колхозда ничә ел намус белән эшләвеңне исәпкә алып, мин сиңа тагы бер таныклама би- рәм, – дип, сейфыннан ялтырап торган таныклык кәгазе чыгарды. – Нинди билгеләр булганын үзең хәтерләмисеңме?

– Рус теле белән химиядән дүрт, калганнары бишле иде, – дидем мин. Анысын мин яхшы хәтерли идем.

Ышандымы-юкмы, исем-фамилиямне тулысынча сорады да, нәзек билле кытай каләмен кат-кат сөртеп, язарга утырды. Эченнән хәтта бисмилла да әйткәндер төсле тоелды миңа – үтә дә зурлап, тәмләп язды инде.

– Булды бу, энем!.. Бу сиңа – без үлем белән якалашып йөргән чакта иген фронтында көрәшкәнең өчен. Сакла, игелеген күр, – дип, урыныннан торып басты. Кечерәк буйлы, чандыр гына кеше иде.

Мин тиз генә кара тушь белән язылган билгеләргә күз йөгертеп чыктым. Әллә күзем алмашынамы дип торам. Икенче кабатка текәлеп карасам – авып китә яздым: бер дүртле дә юк, рәттән бишле иде!

– Кулың белән аягың гына түгел, башың да эшлидер дип уйлыйм, – диде директор. – Без икәү генә белгәнне бөтен авыл белергә димәгән…

Аның җыерчыксыз киң маңгаена, тәрәзә буланган төсле, вак кына тир бәреп чыккан иде. Аңа ияреп мин дә маңгаемны сөртеп алдым.

– Аңладым, абый. Рәхмәт… – дидем мин.

– Нинди техникумга соң исәбең?

– Геолого-разведочныйга иде.

– Яхшы. Егет кешегә йә шул, йә авиационный инде, – дип, ул миңа кулын бирде. – Алайса, уңышлар телим.

17

Теше бозау – тана булып җитмәгән яшь бозау.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Подняться наверх