Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 9

Повестьлар
Бер ананың биш улы
8

Оглавление

Документларны салып җибәрү белән, Хәвадис абый шикелле, китап җыеп, әзерләнә башладым. Газеталарда гел бишлегә бетергәннәр имтихансыз кабул ителә дип язсалар да, ышанып булмый, диде Хәвадис абый. Минем ишеләрдән сорап куюлары да бар икән. Ул сиңа алачыкта тимер сугу түгел!..

Зиһенем дә кулларым төсле үк тупасланган – бик азлап кына кергән белемем башны селкү белән чыгып китәргә тора иде. Үзе белгән кадәр Хәвадис абый ярдәм итә, бигрәк тә русчадан зәһәр аңлата иде. (Өйрәнгән больницада ятып!) Ләкин тиздән мин ансыз да калдым: синсез анда ямь юк дип, тальяннары, фотоаппаратлары белән бергә Хәвадис абыйны болынга алып чыгып киттеләр.

Болын, болын… Күңелледер инде хәзер анда! Агыйдел яры өстенә үзе бер урам булып тезелгән куышлар. Бер казаннан барып бер тиң ашаулар. Җәйге төн карасында якты ямь чәчеп, клубтай пароходларның гөжләп узып китүе… Кичке җыр, уен-көлке… Сулкып торган сылу кызлар. Шулар янында җиләктәй Җәзилә… Кая инде ул безнең якның болын өстенә җитү!..

Мин өйдә дә, тышта да укый алмыйм: кайда укысам да, оета башлый. Күзләрем дә елап шешенгән баланыкы төсле – һәр керфеге аерым-аерым чәнчеп тора иде. Ахырда түзмәдем, китапларны төреп төйнәдем дә, шунда укырмын дип, болынга тайдым.

Икенче көнне печән чабучыларга уйнап кына ияргән идем – атна үтүен сизми дә калганмын. Уку исемә төшкәндә, болын бетеп килә, китаплар исә куйган җиреннән дә кузгалмаган иде.

Иреннәренә хәтле печән исе сеңгән Җәзилә белән соңгы төнне Агыйдел буенда үткәрдек тә, таң ату белән, мин авылга кайтып киттем.

Тагы бер атнадан ипиен, китабын бер бәләкәй капчыкка салып, каеш белән биштәрләп, пристаньга төштем. Көн эссе. Җил юк. Агыйдел өсте таеп егылырдай шома. Суы бик нык кимеп, дебаркадер яр астына ук бәйләнгән иде. Агыйделдә йөргән ике катлы «Тукай» пароходы килеп, мине Уфага алып китте.

Үзебезнең болын турыннан үткәндә мин кайтмас җирләргә киткән бер кешедәй җирсеп, Агыйделнең җандай якын ярларына текәлдем. Әле төш җитмәгән, куыш тирәләре буш, бер читтәге казан тирәсендә генә Шәмсениса түти кайнашып йөри. Яр башына тезелеп баскан бала-чага, шәрә корсакларын киереп, пароходны тамаша итә иде.

Барысы да артта калып, инде маякчы турына якынлашканда, әллә кайдан гына яр өстенә Җәзилә калкып чыкты. Йөзен аермасам да, гәүдәсеннән таныдым. Пристаньнан пароход кычкыртуын ишетү белән, эшен ташлап йөгергән инде ул монда.

– Җә-зи-лә-ә!..

Әлбәттә, ул минем тавышны ишетмәде, мәгәр кул болгавымны күрде, үзе дә башындагы кыек яулыгын салып, ашыга-ашыга селки башлады. Ләкин пароход тиздән борылмага кереп, Җәзилә күмелде, зәңгәр косынкасы гына зәңгәр күктә эленеп калгандай булды.

Шулчак койрыкта утырып килгән егетләрнең берсе Хәвадис абыйныкы төслерәк тальянын алып, мин моңарчы бер дә ишетмәгән моңлы бер көй уйнап җибәрде. Аңа шундук, Агыйдел буйларын яңгыратып, иптәш кызлары, егетләре кушылды. Азактан белдем: мин белмәгән бу көй «Таһир-Зөһрә» дигән яңа көй булган икән.

Ике тәүлек буена күз алдымнан – Җәзилә, колагымнан шул көй китмәде. Шулай Уфага барып җиттек. Бәләкәй генә пароходтан дөнья халык төшеп, урамнар тулды. Мин дә шуларга кысылып иярдем. Баскыч-баскыч тротуардан биек калага менәбез. Күзем икешәр катлы агач өйләргә йотылган. Болар Шәрифулла абзыйларныкы ише генә түгел: кәрнизләре, тәрәзә башлары Җәзиләнең зур челтәр якасы шикелле сырлап-чигелеп ясалган иде.

Мин инде бу урамның өй почмагына сугылган язуларын укымасам да, Хәвадис абый сөйләвеннән Ленин урамы икәнлеген беләм. Техникумы да шушы урамда булырга тиеш иде.

Тауга менеп җиткәндә, каршы яктан трамвай килгәнен күрдем. Эчен белмим – мәгәр тышы тулы кеше иде. Тукталышта и чыкты халык, и чыкты – әрҗә аударып бәрәңге түктеләрмени!.. Иң азактан муенына сумка аскан бер апа төшеп, артка бәйләнгән юан бауны чишеп алды да ике аягын җиргә терәп басты. Шунда трамвае да чигенә башлады, ә бу апа шуны җибәрмәскә иткән сыман иде. Ул өстәге дуганы артка тарта икән: бервакыт дуга тураеп, алгы якка ауды, ләкин шундук туптай сикереп чыбыгына ябышты – зәңгәр утлар чәчрәде. Трамвай шулай, борылмыйча гына икенче юлга чыгып, кире китә икән. Көтеп торган халык өере, җимереп ташлардай булып, ишегенә ябырылды.

Хәвадис абый миңа техникумга чаклы җәяү генә барыр- га кушкан иде. Мин шулай иттем дә – карана-карана, җәяү генә киттем.

Көн кыздыра гына. Тротуар өсләре кайнар бәреп, беләүдәй ялтырап ята, ә рельс сыртында ике буй кояш нуры уйный иде. Урамның очы-кырые юк, аргы башы күксел төскә төренеп, рәшәдәй кыймылдап тора; барган саен өйләр зураеп, кешеләр бәләкәйләнә бара иде.

Шушы икән Уфа дигәннәре! Бу Актаныш кына түгел иде.

Техникумын тиз таптым: нәкъ абый әйткән урынында иде. Бернинди сырсыз-бизәксез, шоп-шома итеп салынган оч катлы бер бина иде. Каушап кына эченә кердем. Коридорындагы пыяла шкафларына ул ташлар тезелгән, ул ташлар тезелгән – әллә нинди зәңгәр, кызгылт, яшькелт төсләр белән янып, ялтырап яталар иде.

Ап-ак йөзле бер чибәр апага белер-белмәс русчам белән үземнең кем икәнлегемне әйттем. Ул минем аттай гәүдәмне баштанаяк күздән үткәрде дә бик ягымлы итеп аңлатып бирде. Минем монда килеп йөрүемнең кирәге дә булмаган: мине имтихансыз гына кабул итәчәкләр икән. Язу да җибәргәннәр. Алмавымны әйткәч, аптырагандай, кашларын күтәреп, бер кәгазь язып бирде.

– Шушы язу белән августның егерме бишеннән дә калмый килеп җит: тулай торак мәсьәләсе каралачак, – диде.

Шул ук көнне кич үзем утырып килгән пароход белән кайтып та киттем.

Бер егермеләренә чаклы рәхәтләнеп колхозда эшләргә була иде әле, – кайту белән эш сорап бригадирга бардым. Бригадир Асия апа, миңа бик астан үрелеп карап:

– Синең гәүдәгә ярардай эше дә калмаган бит әле аның. Алачыкта – абыең белән энең. Лобогрейканы Чегән Хәмзәсенә бирдек… – дип шаяртып алды. – Ярый инде, алай бик ялынып сорагач, загатирнага[18] йөрерсең.

Белә ул Асия апа миңа нинди эш кушарга!

Мин ике атлы арба белән заготзернога иген ташый башладым. Көшел төбендә – сиртмәле үлчәү. Бер ягына эреле-ваклы шестернялар белән икешәр потлы ике гер асылган. Икенче ягында – биш пот сыешлы ялтырап беткән кыршаулы тимер кисмәк. Шуны көшелгә чумырып аласын да, көчең җитсә – берүзең, җитмәсә икәүләп, сиртмә башын аска иеп, ыргагына эләсең. Биш пот ясагач, кисмәкне капчыкка бушатасың, авызларын бәйләп тору юк, читле арбага утыртып кына тезәсең, – шулай йөк саен илле пот… Ә заготзернога илткәч күргән газаплар: чираты, ние… Баскан саен сыгылып киткән такта басмадан таудай өем өстенә капчык күтәреп менүләр!..

Шуңа күрә бу эшкә тазарак егетләрне куялар иде. Алай да әле көненә ничә егет, капчыгы-ние белән, көлкегә калып, аска – ашлык өеме өстенә егылып төшеп китә иде. Ярый да имгәнмәсә-нитмәсә…

Безнең бригададан без Тәрҗимә белән икәү. Тәрҗимә берүзе ике егеткә биргесез. Безнең басу заготзернога якын булганлыктан, көненә өчәр юл ясыйбыз. Иген күп чыкканда, без әйләнеп кайтуга, капчыкларны көшел өючеләр тутырып куя иде – төяп кенә китәсең.

Җәзилә дә көшел өя. Кайсы көнне ул, Тәрҗимә белән урыннарын алмашып, минем белән заготзернога иген илтә бара. Без ындыр табагыннан, гадәттәгечә, икебез ике арбага утырып китәбез. Ләкин олы юлга төшкәч, бахбайларны үз көенә куябыз да, мин Җәзилә янына күчеп утырам. Ул, итәге белән тезен каплап, аякларын сузып җибәрә. Мин, капчыклар өстенә чалкан ятып, аның терсәктән ачык беләген тотам. Без шулай, талгын искән җилдәй, тын гына барабыз. Бездән алда да, арттан да Агыйдел буена олау-олау иген агыла, һәр тарафтан җил белән бергә яшь арышның әрем катыш әчкелтем-татлы исе саркып килә. Инде кайнар буына сулышлар киңәеп, туйганчы бер яңа ипекәй ашаганбыз, – тын белән суырып алырдай көткән көзге байлык иде бу!

Җәзилә, сүзсез барудан ялыккач, минем муенга иркәләп кенә арыш коя башлый. Тәнем кош каурые белән сыйпагандай рәхәт кытыклана. Ләкин азактан кызыгы бетеп, мин аны биленнән кочып алам да өстемә егам. Җәзилә бар көче белән кулымнан ычкынып, тагы торып утыра. Берсендә ачылып киткән итәген тезенә үк кыстырып куйды да үпкәләгән сыман күкрәгемә төртте:

– Мин сиңа!.. Укырга киткәч, шәһәр кызларына күзең төшеп, мине ташларсың әле… Шәһәр кызлары алар чибәрдер: Актаныш базарында падручкем[19] генә йөргән кызлар шикелле, гел киенеп-ясанып йөриләрдер…

Күз алдыма ни өчендер ап-ак матур йөзе белән техникумдагы секретарь апа килеп баса.

– Тач дөресен әйттең! – дим мин. – Шәһәр урамы гел Актаныш базары төсле. Кызлары да киенгән дә ясанган – агы ак чибәр, карасы кара чибәр. Бер эшләре юк, падручкем тик йөриләр. Алар ачмаган капка, алар кочмаган егет юк…

– И, миңа димәгәе, кочсыннар ла – бик ушым китте ди!

– Китәр дә! Әгәр синең апаң минем абыйга иргә чыкса?.. Ул чакны без кода белән кодача булабыз түгелме соң?

– Булса ни!..

– Ә йөрергә ярый микән соң ул кода белән кодачага?

– Әллә тагы… йөрмәсәң йөрмәссең.

– Туктале, син уйла, «Кодача күңел ача» дип, сукыр артистлар җырлап китте китүен дә…

Җәзилә чынлап торып уйга төште. Аннары түгәрәк йөзенә тулып чыккан үпкә белән:

– Син шул мине ташлау өчен сылтау эзлисеңдер әле, – диде дә бик нык авырттырып битемә бер уч арыш сипте.

– И шул холкыңны яратам да инде: аяз көнне бөтерчек өермә сыман булып китә.

Мин аны тагы бер кулым белән генә биленнән кысып алдым.

– Җибәр! Холкы әйбәтләрне шәһәрдә кочарсың.

– Менә сантый!.. – дидем мин.

Безгә юл саен накладной белән ашлык үлчәп җибәрүче Камай абзый без киткәндә юри кеше алдында: «Аң булыгыз, гыйшык-мыйшык белән мавыгып китеп, дәүләткә дигән ашлыкны яңлыш Агыйделгә аудара күрмәгез!..» – дип шаяртып калган иде. Шул да искә төшеп, көлеп җибәрдем.

– Нигә көләсең?

– Камай абзыйдан көләм әле.

– Һи, шул Чулак сүзе!.. – диде Җәзилә. Аның үз уе иде. Ул кинәт моңсу гына елмаеп башын иде: – Безнең бөтенләйгә аерылышу көннәре инде бу, Сирин…

– Нишләп алай дисең әле?

– Белмим…

Мин ул әйткәннәрне йөрәгемә алмадым, шуңа күрә җыр сүзләре белән уйнап кына җавап бирдем:

– «Агыйделләр акмый торыр без аерылып киткәнче…»

Ләкин Җәзиләнең күңеле белеп сизенгән: бу безнең, чынлап та, бөтенләйгә аерылышу көннәре булган икән.

Августның егерме бишендә Җәзилә, Тәрҗимә, Хәвадис абый, өчәүләп, үзебез йөк ташыган атлар белән иген илтә барышлый пристаньга озата килделәр.

Пароход көткәндә Хәвадис абыйның Агыйдел буйларын яңгыратып уйнаган тальян тавышы Уфага барып җиткәнче колагымнан китмәде. Өйрәнмәгән башым шәһәр шау-шуына катып йөргәндә дә шул моң, унсигез ел буе каныма сеңгән басу-болыннар һавасыдай, колагыма әллә кайдан агылып килеп керә иде дә йөрәгемне әллә нинди сагышларга сала иде…

18

«Заготзерно» сүзеннән бозылган.

19

Русчаның «под ручку» (култыклашу) сүзеннән бозылган.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Подняться наверх