Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 20

Повестьлар
Бер ананың биш улы
19

Оглавление

Инде апрель башы. Ә минем күңелдә һаман да Сигезенче март кичәсе.

Сигезенче март бәйрәмендә дә без Яңа ел компаниясе белән бергә, ләкин бу юлы ирләр иллешәр сум акча салышып, әлеге шул Иске Уфада үткәрдек.

Бу юлы да без куна калдык…

Кап-караңгы төн. Рәхәт итеп башым әйләнә – җилле көнне Агыйделдән көймә белән чыгып баргандагыдай, гәүдәм талгын гына чайкала кебек иде. Муенымнан кайнар кул кочаклаган – Любовь Васильевна!

– Уф, тамагым кипте!.. – дидем мин.

– Хәзер, – дип, Любовь Васильевна караваттан төште. Аягына нидер эзләп алып киде. Караңгыда гәүдәсез дә, тавышсыз да сыман – ак эчке күлмәге генә йөзеп баргандай юкка чыкты. Без бәләкәй чакны өрәк дип күп сөйлиләр иде, булса менә шушылай булгандыр инде ул… Бераздан урап кереп, карават янына килеп басты, пышылдап кына әйтте:

– Мә, сөеклем…

Мин торып утырып, аның кулы булырга тиешле урынга сузылдым.

– Җитте, күп эчмә, – диде ул. Чүмечне җибәрмәгән иде, әкрен генә авызымнан алып куйды да яңадан кочагыма кереп чумды.

– Кичә син миңа Казандагы абыеңның җырын әйткән идең. «Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…» Шулай бит әле?

Мин Мирза абыйның җырын русчалатып Любовь Васильевнанын колагына пышылдадым:

– Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…

– Абыең хатынын бик яратадыр – шундый җырлар җырлагач, – диде Любовь Васильевна.

– Бик ярата. Үлеп ярата. Мин дә сезне үлеп яратам…

– Ник яраттың соң әле син мине, Серёженька?! Мин синең өчен карт бит инде. Ун яшь бит! Ун яшь!.. Чынмы соң бу яратуларың?..

Ул минем куенымда иде. Битемне битенә терәгән килеш, тыннарым кысылып әйттем:

– Сезне яратуыма бернинди киртә-кура юк. Өйләнешик без, Любовь Васильевна…

– Шулкадәр яшь аермасы булып та миңа өйләнер идеңмени, Серёженька?.. Чынлап та өйләнер идеңме?..

– Риза булсагыз, ике дә уйлап тормыйм.

– Рәхмәт, кадерлем. Гел шулай бер-беребезне яратышыйк кына. Яме, акыллым?.. Йә, ял ит инде… Ай, бигрәк каты кочаклыйсың – тын да ала алмыйм, – дип, кочагымнан чыкты.

– Өйләнешик без…

Инде апрель башы. Ә күңелемдә һаман шул уй, һаман бер уй: өйләнешик… Инде мин тынычлыгымны җуйдым. Моннан ары – икең бер өйдә яшәп – мәхәббәтне качып-посып, урлашып кына дәвам иттерү мөмкин түгел иде.

Җитмәсә, Клавдия Михайловна әби дә бердәнбер көн уема да килмәгән җирдән әйтә куйды:

– Ах, Серёжа, Серёжа! Башын әйләндердең бит син Любамның! Тәмам әйләндердең!.. Аның болай очып-талпынып йөргән чакларын күптән оныткан идем инде. Мактау кәгазе белән бишенче класска күчкән чагы диярсең!.. Тик, күгәрченем, әйт әле, зинһар: син Любамны яшьлек йөрәгең белән чынлап торып яратасыңмы, әллә… бер ирсез хатын итеп кенәме?

– Ни сөйлисез сез, Клавдия Михайловна?! Ярату ялган буламыни? Минем күземә Любовь Васильевнадан башка беркем күренми хәзер. Колагым да аның тавышыннан бүтәнгә киез каплаган. Җир йотсын әгәр!..

– Ах, сынок, сынок! Синең мондый мәхәббәтең аны бәхетсез итәчәк бит!

– Мәхәббәт кешене бәхетсез итәмени, Клавдия Михайловна?..

– Тиң булмаганы итә.

– Мин аңа өйләнер идем, Клавдия Михайловна…

– Син бит әле яшь, улым. Синең яшьлегең – үзе бер бәхет… Ай, кайлардан килеп тап булдың син Любакаем юлларына?

Мартның соңгы көннәре иде инде. Чокырлардан чабып, су аккан чак. Яз көне без Любовь Васильевна белән Якут паркына киттек. Инде өсләрдән кышкы кием салынган, Любовь Васильевнаның аягында – биек үкчәле, кыска кунычлы резин итек, өстендә – юка драп пальто, башында ак җиңел шәл иде. Парк эче гел ак кар – сукмаклары гына җебеп, караеп ята иде.

– Ә-әх, агачлардан инде яз исе аңкый!.. – дип, Любовь Васильевна сузып сулап торды. – Сизәсеңме?

– Юк, сез барда мин бернәрсә сизмим, – дидем мин, уйлап. Ничек сүз башларга кыймый торуыма бу көч бирде. – Любовь Васильевна, бүген сезгә минем бик зур сүзем бар.

– Сөйлә, акыллым.

– Хәтерегездәме: Сигезенче март төнендә сез миннән «Миңа чынлап та өйләнер идеңме?» дип сораган идегез.

– Шул исеңдәме әле? – дип, бите алсуланып, миңа карады.

– Бик нык исемдә! Бер генә көн дә исемнән чыкканы юк.

– Мин бит аны болай гына әйткән идем.

– Ничек «болай гына»?

– Үпкәләмә, сөеклем. Әйттем бит инде: безгә өйләнешергә ярамый, шушылай яратышыйк кына без…

Ул башын күкрәгемә салды. Без паркның иң якты җиренә килеп чыктык – тирә-ягыбыз тулы кояш иде. Мин Любовь Васильевнаны үбеп алдым да, март кояшыдай җылы күзләренә карап, йөзенә пышылдадым:

– Әнә кояш, менә күзләрең шаһит – мин сезне яратам – өйләнешик!..

Ул миңа, йөзе моңсулана барып, бик озак карап торды да әйтте:

– Их, моннан ун ел элек син булып, бу рәхәт сүзне син миңа әйткән булсаң икән!.. Мансур мине бер генә үпте. И шул – гомерендә бер генә кызны бер генә үпкән егет – мәхәббәтнең ни икәнен белә генә башлаганда, сугышка китеп үлде… Ә син – минем соңгы мәхәббәтем! Их, гомерлек тә булса икән ул!..

– Өйләнешик – булыр, – дидем мин тагы.

– Өйләнешсәк, ул мәхәббәт бетәчәк.

– Нигә?.. Нигә?..

– Их, акылсызкаем! Кара әле күз төпләремә – анда чәчтәй нәзек кенә җыерчыклар төшә башлаган. Әле мин аларны пудра белән каплый алам. Һәркем болай кояшка куеп та карамый. Синең дә беренче кабат кына күрүеңдер әле… Ун елдан соң инде мин аларны пудра сөртеп кенә каплый алмаячакмын. Син яраткан муеныма да ләшпердек тиреле кара җыерчыклар өеләчәк. Фу-у!.. Шунда инде – аңа кадәр җитсә әле! – мин сиңа ярамый башлаячакмын. Мин кырыкта булганда, син бит әле утызда гына буласың!.. Яшь чакны егетләрнең күзе сукыр була. Өйләнеп, хатын белән берничә ел торгач кына күзләре ачыла башлый. «Кара, тирә-якта күпме яшь кыз! Нишләп күрмәдем икән?» – ди. Ә хатыны, минем төсле бер ун яшькә зур да булса?.. Юк-юк, ул кайгыны мин күтәрә алмаячакмын… Сөеклем, менә шушылай яратышыйк кына. Мин, син башкага өйләнгәнче, синеке!..

Аның яше тулышкан иде инде – мин күземне читкә алдым.

Бу көннән, бу сөйләшүдән соң минем алдагы көннәрем караңгыланып, иртәгә, киләсе елга дигән юлыма сузылып, кичке шәүлә төшкәндәй булды.

Хәвадис абый нәкъ менә рухымның шушы хәлен сизгән иде инде.

Ләкин бу чарасыз хәлемне аңа сөйли, аңлатып бирер- гә тартынам, кыенсынам. Ул авырып ятканда минем башны-күзне ташлап өйләнергә йөрүем килешеп үк бетмәс сыман иде. Кемне яратуым йә кемгә өйләнүем абый эше булмаса да, киңәш сорау, әлбәттә, кирәк иде. Ләкин киңәш белән барсаң, иң элек – өйләнүгә һич каршы булмаган хәлдә дә – «Кая? Кем? Күрсәт!» диячәк иде. Ә минем Любовь Васильевнаны ул диспансерга алып барасым килми – күңелем тартмый: әллә нинди авыру йөзләр, өмете өзек күзләр күргәч, мәхәббәтнең яме китәр сыман иде. «Менә үзе чыгар, шунда күрер» дип, алга йөгермәскә булдым.

Хәвадис абыйны апрель азагында чыгардылар. Яз бик иртә килеп, җирләр кибеп беткән чак иде. Егерме дүртендәме, инде Уфадан Казанга беренче пароход төшеп китте. Хәвадис абый анысына өлгерә алмады, икенчесенә калды. Мин дә, Любовь Васильевна да:

– Май бәйрәмен бәйрәм итеп китәрсең, – дип кыстап карасак та, җавабы «юк» кына иде.

– Бәйрәм килер дә, китеп тә барыр, минем өчен генә Уфада туктап тормас, – дип, берне генә кунды да икенче көнне кайтып та китте.

Көн бик җылы, ә су шулкадәр күп – җәй көне җәһәннәм төбендә торган дебаркадер ярның иң югары билгесендә – вокзал рестораны тигезлегендә тора иде. Әле вакыт бар иде, без ресторанга кердек. Ул да нәкъ су өстендә сыман, тәрәзәсеннән аргы яктагы, билдән суда басып торган карт тирәкләр күренә, су буе салкын, пассажирлар күп түгел иде.

– Абый, син миңа фатихаңны бирмәдең бит әле, – дидем мин.

– Риза түгел, дисең бит…

– Ә риза булса?

– Риза булмавы, бәлки, әйбәттер дә.

– Нигә?

– Өйләнү ул икеңә бер читлек ясау инде ул. Бу яшеңнән читлеккә кермәсәң иде.

– Абый, мин бит аны яратам!..

– Мәхәббәт ул җылан авызына да кертә, диләр. Ә син әнине уйладыңмы соң? Әни дә бар бит әле! Дини кар- чык – ул ни әйтер? Нәселдә булмаганны димәсме? Фатиханы миннән түгел, аңардан сорау кирәк иде.

– Ярый, алайса, бу сүзне ташлыйк, – дидем мин. – Тик үтенәм: ике арада гына калсын.

– Борчылма, туганым. Миндәге – кабердә булыр.

– Инде аерылышканда да сөйләмә әле шул каберне!..

Ул арада пассажирларны утырта башладылар. Мин Хәвадис абыйны каютасына кертеп урнаштырдым да, китәр вакыты җиткәч, хушлашып, дебаркадерга чыктым. Абый да икенче кат палубасына чыгып басты. Пароход өзеп-өзеп өчне кычкырткач:

– Йә, күрешә алмасак, бәхил бул, Сирин апай!.. – диде.

Авызын чак кына ачып, көлгәндәге сыман итеп, керфек тә какмый минем күземә йотылды. Ә күзләреннән тулып яшь ага иде.

– Юкны сөйләмә әле, юкны сөйләмә!.. – дип кычкырдым мин.

Ул минем сүзне ишетмәде дә кебек. Пароход түгел, мин китеп барган төсле тоелганда:

– Йә, бәхил бул!.. – дип, кулъяулыгын селки башлады.

Пароход ераклаша бара, ераклаша бара – күземне томалаган яшь аша Хәвадис абыйны аермый да башладым… Яныма дежурный килеп «Чыгарга вакыт» дип әйткәндә, озатучылардан тик мин генә басып калган идем. Дебаркадерында гына түгел, бөтен Уфасында, абыемнан аерылып, мин берүзем калдым…

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Подняться наверх