Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 46
Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Җиденче бүлек
6
ОглавлениеЯңа бистәдә быелгы көз шикелле авыр көзне картлар да бик аз хәтерлиләр. Әйтерсең бу көз ачлык елларның бөтен авырлыгын, кешеләрнең бөтен михнәт һәм сагышын «булганы һәм буласы шушы булсын» дигән кебек үзенә җыйган.
Октябрьдә генә берсе артлы берсе ике үлем һәм бистә көзендә беренче тапкыр ике янгын булды.
Хатыны Бибиәсма үлгәннән соң, Нигъмәтҗан бер төн, бер көн өеннән чыкмый, берәүне дә өенә кертми, ашамый-эчми, кайгысына буылып ятты. Аның ыңгырашуы һәм үксүе әледән-әле тышка ишетелеп торды.
Бу үзәк өзгеч зарлы иңрәү кешеләргә генә түгел, җанварга да тәэсир итте булса кирәк, оясында яткан Актырнак уларга тотынды… Аның улавы бистәнең бер очыннан икенче очына ишетелеп торды… Әйтерсең ул Нигъмәтҗанның каһәрле каргышын ерак почмакларга ишеттерергә тели. Кешеләр бу улауга чынлап шомландылар. Тәрәзәләрдә кабынып торган утлар сүнде. Сүнгән утлар яңадан кабынды… Балалар елашып уяндылар…
Ләкин шунда көтелмәгән бер хәл моңа чик куйды.
Этнең улавы Нигъмәтҗанның колагына килеп керү белән, ул әрнүдән һәм ыңгырашудан туктап, бераз тынып ятты. Аннан кинәт сикереп торды да, кулына әлеге көянтәне эләктереп, өйдән чыгып китте. Бер-ике секундтан эт зәгыйфь тавыш белән бер тапкыр гына «ырр» дип куйды һәм тынды. Иртән җансыз Актырнакны чылбыры янында, элеккечә үк дөньяга йомылыр-йомылмас күзләре белән карап, кырын яткан хәлдә күрделәр.
Нигъмәтҗан эчә башлады. Утын ярып, егерме тиен алды, аны эчте; берәр мещанның әйберен базардан өенә илтеп, биш тиен алды, аны кабакка илтеп бирде. Эш булмаса, кабак алдына барып, тамчылап, соранып эчте. Әптелбәр инде үзенең теләнчелеген берәүдән дә яшерми, ачыктан-ачык соранып йөри башлады. Тормыш инде аның белән Габдулла арасындагы күләгәне җуеп ташлаган иде. Әнисе үлгәннән соң, Әптелбәр Габдуллага тагын да якынрак, тагын да туганрак тоела башлады.
Яңа бистәнең атаклы көзге пычраклары башланды… Беркөнне кичкә таба Олы Сембер урамының аргы очында кызыл ялкын күтәрелде. Тавыш, шау-шу купты:
– Янабыз! Янабыз!..
Брахмистр Шиап сәке өстендә яткан җиреннән сикереп торды. Ул өстенә брезент тужуркасын, башына каскасын киеп алды да стенадагы каешка кыстырып куйган балтасына үрелде. Әмма аның кулы балтага барып җитә алмады, ул, кинәт хәлсезләнеп, идәнгә ауды. Янгын турында әйтергә кергән Вәли абзый белән Папах Хисами аны, күтәреп, сәкегә салдылар… Сәхип солдат соңыннан Шиапның бу кинәт үлемен «башына кан йөгерүдән булган» дип аңлатты…
Янгын бик тиз куркыныч төскә керде. Бөтен йорт аякка басты. Хәтта исереп кайтып егылган Нигъмәтҗан да яланбаш, яланөс атылып урамга чыкты. Ут ялкыннары аның йөзендә уйнады. Бу ут нәрсә беләндер аңа килеп кагыла, аның йөрәгенә килеп тия кебек тоелды.
Бәлки, ул шул минутта үзенең яшьлегендә булып алган бер янгынны һәм анда, бернигә карамый лапас башына менеп, берүзе утка ташлануын һәм утны җиңүен, аннан аларның Бибиәсма белән мәхәббәтләре шул янгын сыман кабынып китүен хәтерләп алгандыр. Бәлки, бу ут аның кая куярга белми йөргән йөрәк ярсуын, әллә кемнәргә, әллә кемнәргә саклап килгән каһәрле ачуын ерып җибәрергә юл ачкандыр. Күп уйлап тормыйча, ул, аяк астындагы баткакны да исәпкә алмый, турыдан юл ерып, янгынга ташланды.