Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 53

Тукай
(Роман)
II өлеш. Кырлай
Беренче бүлек
7

Оглавление

«Урак җитте, җәй бетте!» – ди крестьян. Җәй моның белән генә бетми, әлбәттә! Ул үзенең матурлыгы белән крестьянның күзенә күренми башлый, крестьянны авыр эш баса – ул шуны әйтә.

Сәгъди абзый бөтен өй эче белән, хәтта култык таяклы Саҗидәне дә ияртеп, уракка китте.

Кечкенә дип, Габдулланы уракка алмадылар. Аның Кырлайдагы шактый иркен башланган тормышы тагын да иркенәя төште.

Көнозын аны хәзер урамнан өйгә дәшеп алучы юк, теләсәң кайда гиз, теләсәң нәрсә эшлә! Йөри-йөри карыны ачкач кына, ул йөгереп кайта да, аның өчен генә бикләнми калдырылган тәрәзә аша кереп, үзенә дип ябып калдырылган җамаяктагы бәрәңгене һәм икмәкне ашап, тамак ялгап чыга. Өй белән ике арадагы бәйләнеш шуның белән хәл ителә. Калган көн иртәдән алып кичкә кадәр – аныкы!

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Подняться наверх