Читать книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи - Страница 49

Тукай
(Роман)
I өлеш. Яңа бистә
Җиденче бүлек
10

Оглавление

Габдулла инде берничә тапкыр әтисе белән әнисеннән: «Әптелбәр кайда?» – дип сорашты. Әмма аларның җаваплары аны канәгатьләндермәде. Вәли абзый белән Газизә апа үзләре аларның кайда һәм ничек яшәүләре турында тәгаен генә ишеткәннәре юк. Кешеләрнең кайсы: «Сәгыйтьҗан бай аларны Юнусовлар приютына урнаштырган икән», – дип, кайсы: «Авылга үзенең фабригына озаткан икән», – дип сөйлиләр… Габдулла көнозын тәрәзә төбенә таянып утырган килеш нидер уйлана, вакыт-вакыт борын эченнән нидер көйләп ала. Газизә апа да, Вәли абзый да аның көннән-көн ябыгуын сизәләр. Шуның өстенә быел кыш буе Вәли абзыйның үз башы авырудан чыкмады. Өйдә бердәнбер тупылдап йөрүче Газизә апа гына калды. Аңа, көннекен-көнгә җиткерер өчен, әллә ниләр уйлап табарга, тормышны хәйләләргә туры килде. Ул хәзер, байлардан алып кайтып, потлап-потлап кер юа, якын авылларга кечкенә чана белән барып, имән чикләвеге кушып тарткан он алып кайта, үзе утынын таба, керосинын булдыра.

Әмма тормыш аны да җиңде, ул, суык тидереп, түшәккә егылды.

Тормыш соң дәрәҗәдә кыенлашты…

Беркөнне боларга карт бер теләнче: «Алла хакы өчен, бер генә телем икмәк», – дип соранып керде. Боларның хәлен күреп, бик кызганды һәм, капчыгыннан алып, өстәлгә бер телем икмәк куеп чыгып китте.

Шул көнне кич Вәли абзый «Йосыф-Зөләйха» китабы эченнән язылмаган бер битне ертып алды да, бик озак итеп, язган бер сүзен әллә ничә тапкыр авыз эченнән тапкырлый-тапкырлый, хат язды. Кайчандыр мәдрәсәдә алган «гыйлемен» искә төшерү аның өчен җиңел эш булмады. Мәшәкатьле һәм озак язылуына карамастан, хат кыска гына иде:

«Сез ки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы имамнарның галиме һәм галимнәрнең остазы мелла Зиннәтулла хәзрәтләренә үземез вә барча ию җәмәгатемездән вә янә сезнең газиз углыңыз Габдулла мәхдүмдән бик күптин күп дога вә сәламнәремезне ирсал вә тәблигъ[26] әйләдекемез соңында, сүземез ошбудыр. Заманалар бик авырга килде, үзем вә җәмәгатем сырхау булып урын өстендә ятмактамыз. Икемез дә бу дөньяны куйсак, углымыз Габдулла мәхдүм кем кулында калыр дип бик куркамыз. Инде эш Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә һәм сезнең шәфкатеңезгә тапшырылды. Берәр кеше җибәреп, Габдулланы үз яныңызга кайтарсагыз, бик зур шәфкатеңездән булыр иде дәю, сезнең хәер-фатихаңызны өмет итеп калучы Мөхәммәтвәли бин Хөснетдинуф».

Шул көнне кич хәл белергә дип кергән Сәхип солдат, авылдан килүчеләрне эзләп табарга өстенә алып, хатны куен кесәсенә тыкты һәм яңа хәбәрләр сөйләп алып китте:

– Сәгыйтьҗан байны очратып, Нигъмәтҗанның ятимнәрен сораштым, – диде ул. – Башта сөйләшәсе килми ык-мык итеп торды. Сөйләттем. Әптелбәрен Акком астындагы бер йортка барып таптым. Сәгыйтьҗан байның иске йорты икән. Шунда кырыклап ятим бала яши… Әптелбәр үз сәләмәсеннән бик әз генә чыккан, тамакларына ашаганнары ачтан үлмәслек кенә икән. «Нишлисез монда, укыталармы сезне?» – дип сораштым. «Укырга вакытыбыз юк. Сәгыйтьҗан байның чәй төрү заводында яшнекләр ташыйбыз, кәнүшнә тазартабыз, йомышка йөгерәбез», – диде. Нәсимәсенең хәлен дә белешим дигән идем, адресын бирмәде Сәгыйтьҗан бай. «Тыныч булыгыз, мин аны шактый хәлле һәм бик диндар бер карчыкка тегү-чигү һөнәре өйрәтергә бирдем», – ди. Ничава, анысын да табарбыз. Ул Сәгыйтьҗан жуликны карап кына торырга кирәк. Аңа юл бирсәң, ул әллә ниләр эшләр… Кешеләрнең ачлыкларыннан файдаланалар бит ул каруннар. Әле сез ишеттегезме, безнең Садыйк бай янган йортына бик зур страховой алган бит. «Язга чыгу белән, заводымны ике өлеш зурайтып салдырып җибәрәм», – дип әйтә, ди. Икмәксез калган авыл хәзер юк бәягә мал-туарын сата башлаган. Менә дигән атларны авылдан алтышар сумнан җыеп алып кайткан бит Садыйк. Менә нишлиләр алар… Ничава, озак күбенә алмаслар, җыйган маллары беркөн бугазларына утырыр… Әт-дөнья куласа ул… Алафузовта әнә имчеләр забастовка ясаганнар. Атлы полиция килеп берни эшли алмаган. Шуннан соң администрация эш хакын арттырмый, завод кибетләрендәге икмәкне арзанайтмый нишләсен?! Халык – ут бит ул. Ут белән уйнарга ярыймы соң? Их, Гөргери кайда икән хәзер?..

* * *

Апрель ахырларында, арба юлы төшү белән, Вәли абзыйларга Өчиледән әлеге чыптачы килеп төште.

Ул әле һаман шахтага китә алмаган, әмма барыбер китәчәк. Әле ул өметен җуймый. Өчиледә хәлләр җиңелдән түгел, ләкин картлар үз тәҗрибәләре белән, быел туклык булыр, дип өмет итәләр. Бирсен инде Ходай, фәрештәнең «амин!» дигән чагына туры килсен!..

Вәли абзый да, Газизә апа да чыптачының кинәт килеп төшүенә аптырап калдылар. Алар инде авыруларыннан терелгән, язның җылысы белән, туклык турындагы яхшы хәбәрләр белән күтәрелеп, җанланып киткәннәр иде. Кайчандыр кышның караңгы күзендә сукыр лампа яктысында зур мәшәкать белән Габдулланың бабасына язылган хат исләреннән үк чыккан… Хат барып җиткән, күрәсең, менә Габдулланы алырга килгәннәр… Бирми җибәрсәләр дә яхшы түгел, мәшәкатен чыгарып кеше җибәргән Зиннәтулла хәзрәтне алдау була…

Алардан бигрәк Габдулла өчен бу көтелмәгән хәл иде. Яңадан үги әбисе кулына, зур семьялы ач өйгә, алты күгәрчен арасына җиденче чәүкә булып кайту Габдулланы шатландырмый; яңадан Ташаякны күрү, Әптелбәр белән очрашып, әйләнчектә әйләнү хыяллары бөтенесе юкка чыга…

Шул ук вакыт иң кара көннәрендә аның күңелен яктырткан Саҗидә апасының якты шәүләсе гүя ерактан елмаеп карый һәм: «Кайт, Габдулла, мин сине бик, бик сагындым шул, кайт», – дигән төсле була.

* * *

Икенче көнне чыптачының базар белән эшләре тәмам булды. Габдулла янә таныш арба өстендә утыра иде.

– Газизәбану, чыгасыңмы инде син, юкмы? – дип, арба яныннан тәрәзәсенә каерылып карады Вәли абзый.

Газизә апа, яшенә буылып, чыга алмый утырды. Аңа авыр иде. Ниһаять, ул, чыкты. Яулыгын күзләренә төшереп һәм аның почмагын тешләп, ул башын түбән игән хәлдә, Габдуллага маңгай аша карап торды. Аннан соң, өзеп-өзеп:

– Габдулла… Газизем… Онытма безне… мин бит сине… – диде дә тавышы кинәт сынды һәм, Габдулла өстенә ташланып, яшьләренә тулы ирек бирде.

Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды…

Вәли абзый:

– Йә, ярар, анасы, җитте… Кузгалсыннар. Хәерле юл. Ие… ыммым, – диде, күрергә комачаулаган яшен таратып җибәрер өчен, күзен нык кына кыскалап алды.

Аннушка йөгереп чыкты һәм кәгазьгә төргән юл күчтәнәчен китереп Габдуллага сузды.

– Прощай, Абдулка, – диде ул…

Ат кузгалды. Габдулла, әтисен, әнисен, Аннушканы, күршеләрне, бөтен йортны – һәммәсен үзе белән алып китәргә теләгән кебек, гәүдәсе белән артка каерылды, әйтерсең әллә никадәр ычкынмаган җепләр аны кире тарттылар…

Ат, язгы ташуны урап, Яңа бистәнең арткы урамнарыннан чыгып бара иде инде. Шунда гына Габдулла аерылуның нәрсә икәнен төшенде булса кирәк, аның кечкенә күкрәге авырттырып кысылып куйды, күзе әллә каян килгән яшь белән томаланды, яшь аркылы дөнья кырыкка сынгаланып китте, урам, ташу, кешеләр, агачлар салават күпере сыман аллы-гөлле төсләргә күмелделәр…

26

Ирсал вә тәблигъ – җибәрү һәм хәбәр итү.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Подняться наверх