Читать книгу Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон - Алмаз Гимадеев - Страница 11
Хикәяләр
Минме?! Мин…
Оглавление– Мин өйгә генә кереп чыгыйм әле, – диде Нәфисә, серле күзләре белән кунак кызына карап. – Озак тормам. Син, Фәрит, сугыш чукмары, Айсылуны сакла, яме! Мин хәзер чыгып җитәм. Боектырма кунак кызын!
Нәфисә, күбәләк кебек кенә очып-йөгереп, өйләренә кереп китте. Айсылу белән Фәрит капка төбендә көнбагыш чиртеп утырып калдылар.
Тынлыкны Айсылу бозды.
– Фәрит, – дип эндәште ул ягымлы тавыш белән, – мин сине, беренче күргәндә, әйбәт малай дип уйлаган идем, әллә чынлап та сугышасың инде?
Малайның күзләрендә очкын ялтырап китте:
– Һа! Шту син! Пака мине җиңә алган малай юк әле мәктәптә. Миннән бит унынчының «телефон баганалары» да шүрли. Үзебезнең җиденчеләрне әйтеп тә тормыйм инде…
– Фәрит, – диде Айсылу, оялчан тавыш белән аны бүлдереп, – Фәрит… иртәгә клубтан чыккач, мине озатырсыңмы?
– Минме? – Малай башта аптырап калды, аннары автоматтан аткан шикелле тезеп китте. – Пажалысты! Кичә клубтан кайтканда, Әкрам белән бәйләнештек. Малай, ямадым тегенең күз төбенә!
– Фәрит, әгәр… әгәр миңа тия башласалар, син мине якларсыңмы? – Кыз күзләрен аска төбәде.
Бу вакытта малайга әллә нәрсә булган иде.
– Минме?! Минме… – дип әсәренде ул, урамның аргы башыннан чайкала-чайкала килүче бер абзыйдан күзен алмыйча.
Айсылу башын күтәрмичә генә янә эндәште:
– Фәрит, дим… Әйт инде, яклар идеңме? Әйт инде… – Шунда гына ул капка төбендә берүзе генә утырып калуын абайлап алды. – Әбәү, әле генә монда идең ич, кая юкка чыктың? Фәрит, дим, Фәри-и-и-ит!