Читать книгу Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон - Алмаз Гимадеев - Страница 13

Хикәяләр
Интернетта – Alf!

Оглавление

Компьютер серенә бик тиз төшенде Әлферит…

– Уау! – диде ул, интернет битләрен актарганда. – Әни, әни, дим, карале юри генә! Ниләр генә юк монда?!

– Җә, җә, кызышма! – Әнисе малаеның ай буе тарак күрмәгән чәчләрен тузгытты. – Интырныйтта утырганчы, дәресләреңне карар идең. Надан каласың бит! Нәселдә булмаганны… Бергә берне куша белмисең!


Әмма Әлферит әнисен ишетмәде. Башы-аягы белән компьютерга кереп чумган иде ул. Анда әнисе барында карарга ярамый торган әйберләр дә күп булып чыкты. Аларын малай кача-поса карады.

Көннәрдән бер көнне Әлферитнең күзе «чат» дигән язуга төште. Монысы өендә компьютеры булганнарның экран аша таныша, сөйләшә торган җире икән. Шул ук көнне «чат»та «Альф» дигән исем барлыкка килде, һәм Альф-Әлферит яшьтәшләре белән әңгәмә кора башлады.


Alf: привит рамашкы нихәль мин сине сагнып беттем.

Ромашка: Альф, минем хәлләр әйбәт. Сагынган кеше дустын кунакка чакыра ул.

Alf: уау әйдәбезга кунакка киль.

Ромашка: Бүген үкме?

Alf: канишны.

Ромашка: Әти-әниең ни дияр?

Alf: уау пахан белән мамань дачада.


Әйе, бүген гаять тә җаваплы көн. Ай буе компьютер аша ниләр турында гына сөйләшмәде Альф белән Ромашка! Ниһаять, Ромашка Әлферитләргә кунакка киләчәк!

Малай көзге каршына килеп чәчләрен тарады. «Айга бер булса да тарарга кирәк икән», – дип уйлады Әлферит. Борын астына зур ике бетчә чыккан булган – аларны сытты. Өйдә киеп йөри торган шортигын салып, «Найк» дип язылган спорт ыштанын киде.

«Ниндирәк икән син, Рамашкы?.. – Малай, хыялга бирелеп, күзләрен йомды. – Чәчең сары төстәме икән, карамы? Әллә арткы партада утыручы Гөлсемнеке төсле җирәнме?.. Синең дә битеңә бетчә чыгып интектерәме икән?..»

Әлферитнең хыялларын челпәрәмә китереп, ишектә кыңгырау чыңлады. Малай, пуля тизлегендә атылып, ишекне ачты һәм… лапылдап идәнгә утырды. Ишек төбендә, йөзенә битараф кыяфәт чыгарып, сыйныфташы Рәмилә басып тора иде!..

Кыз, үз өенә кергәндәй, вәкарь белән генә түргә узды, бүлмәгә күз йөгертеп чыкты һәм Әлферит каршына чүгәләде:

– Привет, Альфик! – диде ул, шаян елмаеп. – Ә беләсеңме, «Альф»ның син икәнен мин беренче көнне үк белдем бит.

– Каян белдең? – дип сорады тегесе, көч-хәл белән телен әйләндереп.

– Их, Альф, Альф! Бөтен дөньясында берәү генә бит син! Привет, кил сүзләрен дә яза белмәүче, конечно сүзен дүрт хата белән язучы, өтер, нокта, сорау билгеләренең нәрсә икәнен дә белмәүче бөтен планетада берәү генә бит син!.. Танымаска мөмкинме соң сине?!

Рәмилә малайга кызгану катыш үз итеп карап куйды һәм, сак кына иелеп, Әлферитнең ай саен тарак белән очрашырга җыенган пумала чәчләреннән сыйпады.

Компьютерда аралашу өчен дә белем кирәклеген Әлферит шул көнне аңлады. Гарьлегеннән җир тишегенә керергә дә әзер иде ул.


Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон

Подняться наверх