Читать книгу Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон - Алмаз Гимадеев - Страница 12

Хикәяләр
Рәхмәт яусын Марсельгә!

Оглавление

Озын тәнәфестә тугызынчы сыйныф малайлары Айратны уратып алды, һәм төрле яклап киңәшләр ява башлады:

– Син бер дә оялып торма.

– Ие, кыюрак бул!

– Каушап калма.

Айрат исә, күзләрен бер ноктага төбәгән килеш, моңсу гына авыр сулап куйды:

– Белмим инде… аны күргәннән бирле юньләп йоклаганым да юк…

Ә-ә-ә… Сүз шәһәрдән Каенлыга, ягъни Айратлар авылына кунакка кайткан кыз – Нәзирә турында бара икән. Шул чагында сыйныф бүлмәсенә унберенче сыйныфтагы шадра Марсель килеп керде.

– Давай, ал кәгазь-ручка, – диде ул, хәлне аңлап алгач, – тәртип белән генә язып бар, өйрәтәм хәзер кызлар белән ничек сөйләшергә икәнен.

Бу өлкәдә Марсельнең тәҗрибәсе зур – бер ай эчендә ул тугыз кыз белән дуслашырга өлгергән, шуңа күрә һәркем, кызыксынып, колакларын торгызды.

– Клубта аның, ну… Нәзирәнең янына барып утыр. Кесәләреңә көнбагыш тутырып алып кил һәм тәмле исләрен чыгарып, перәме шунда ашарга тотын. Җыен юк-барны такылда. Берзаман ул синнән көнбагыш сорар. Син аңа: «Шундый матур кызлар сораганда тыңламый булмас инде», – дип, көнбагыш бирәсең. Учына салганда, мул итеп тондыр – идәнгә коелсын. Ул сиңа: «Абау, әрәм итәсең», – дияр. Син аңа: «Шундый матур кызларга берни жәл түгел», – диярсең. Исемен сорашкан бул, минем дә Нәбирә исемле сеңлем бар, дигән бул…

– Нәбирә түгел, Нәзирә, – дип бүлдерде Айрат.

– Анысы неважно, романнардагы кебек кыланма, клубтан чыккач, просто гына: «Минем дә сезнең урамга барып киләсем бар әле», – диген. Тә-ә-к… Кайтырга чыккач, башта авыл хәлләрен сөйлә, аннары мәктәпкә күч, йолдызларны да онытып бетермә. Шәһәр турында сораштыр: «Бер барып күрәсе иде шуны», – дигән бул. Менә күрерсең, аннан соң автоматически сайрый башлаячаксың… Саубуллашканда, «тот мужиклар кулын!» диген…

«Яшәсен Марсель!» – дип кычкырды тугызлар. Айрат әле генә язган кәгазен кесәсенә шудырды. Дәрескә чакырып, кыңгырау тавышы ишетелде.

…Клубта кино бара, зал бер яктыра, бер караңгылана. Арткы рәтләрнең берсендә иптәш кызы белән Нәзирә утыра, алардан да артта, тәрәзә төбендә исә Айрат шарт та шорт көнбагыш яра. Менә ул берзаман борчак сибә башлады:

– Теге бандитны күптән атып үтерергә кирәк иде, җебегәннәр! Рәзе шуның ише кино була. Теге апасын гына күр инде, тфү, оятсыз!

Кызлар аңа борылмыйча түзә алмады.

– Үскәнем, – диде Нәзирә, елмаеп, – семечкаңны читкәрәк китеп аша әле, фильм карарга комачаулыйсың.

– Шу-шундый матур кыз сораганда тыңламый булмас инде, – дип бытылдады Айрат, Марсельнең өйрәткәннәрен исенә төшерергә тырышып. Бу минутларда ул җир тишегенә төшеп китәргә дә әзер иде, каушавыннан көнбагышын идәнгә койды.

– Чүпләмә идәнне! – диде Нәзирәнең иптәш кызы.

– Шу-шундый матур кызларга берни дә жәлке түгел. – Малай инде нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңламый иде.

– Да-а! – диде тегесе, бармагын чигәсе турысында боргалап.

– Ә… ә… синең исемең ничек? – дип сорады Айрат Нәзирәдән, көчкә телен әйләндереп.

– Мартышка!

– Ми-минем дә Мартышка исемле сеңлем бар… э-э…

Тфү, нәрсә сөйлим соң мин, дип уйлады малай эченнән генә. Авыр, бик авыр иде аның хәле. Кино бетүгә, ул, кызларга ияреп, урамга чыкты. Урамда инде караңгы, күктә чекерәешеп йолдызлар яна. Багана утлары яктысында авыл урамнары әллә нинди сихри тынлыкка төренеп утыра.

– Минем дә сезнең урамга барып киләсем бар ие, – диде Айрат, Нәзирәләр янына килеп.

– Бар соң! – Кызлар бер-берсенә карашып көлешеп алдылар. – Әллә сине безгә бәйләп куйдылармы?

Айрат, бөтен кыюлыгын җыйды да сөйләп китте:

– Безнең авыл бик матур. Фермалары да бар. Әле өч нәсел үгезен мәсекомбинатка җибәрделәр. Ә-әнә, тау башында сарык фермаларының уты яна, без анда малайлар белән тәкәгә атланып йөрибез.

Аның уйлавынча, болар авылдагы иң кызык хәлләр иде, ул кызларга карады һәм аларның бик бирелеп тыңлавын күргәч, сөенеп, тагын дәвам итте:

– Мәктәптә укыйбыз инде, коридорда футбол тибәбез. Ашауга карап инде… Хәбриев гел варутада тора. Ни… Шәһәр ничек анда? Гөрлиме? Их, бер барып күрәсе ие шуны…

– Шәһәрме? – Нәзирә, аптырап, иптәш кызына карады, аннан соң, күзләрен шаян ялтыратып, нидер исенә төшкәндәй, кызу-кызу сөйләп китте: – Шәһәр матур, зоопаркы да бар, әле менә бер маймыл качкан шуннан, дөрес булса, Каенлыда, диләр аны. Балконда биш сыер асрыйбыз… Ярый, сау булып тор, сарыкларыңа бездән сәлам әйт, яме!

Кызлардан аерылгач, Айратның кәефе күтәрелеп китте. «Яшәсен Марсель! – дип уйлады ул, сөенеп. – Их, күңелле дә соң кызлар озатуы!..»


Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон

Подняться наверх