Читать книгу Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон - Алмаз Гимадеев - Страница 15

Хикәяләр
Кыш бабай, бүләк давай!

Оглавление

Бишенче сыйныфта укыганда гашыйк булды Гариф Эльзага. Партадашының зур зәңгәр күзләренә сәгатьләр буе карап утырырга да риза иде ул. Яңа ел бәйрәменә бер ай кала алар арасында мондый сөйләшү булып алды:

– Эльза! Ә син Кыш бабайга ышанасыңмы?

– Белмим…

– Быел Кыш бабайдан бүләк сорадыңмы әле?

– Юк.

– Ник?

– Былтыр да сораган идем, бирмәде… – диде кыз, авыр сулап.

– Нәрсә сораган идең соң?

– Сөйләшә торган курчак. Сәлимәнеке төсле.

Әти-әнисе ашарга дип биргән акчаны тотмады Гариф, җыеп барды. Ә Яңа ел алдыннан, Эльзаның урамга чыгып китүен күзәтеп торды да, кыз яши торган фатирга килеп, кыңгырау төймәсенә басты.

– Әлфия апа, чыршы бизәдегезме әле? – дип, каушый-каушый гына сорады ул кызның әнисеннән.

– Бизәдек, үскәнем. Ник сорыйсың? – дип елмайды Әлфия апасы.

– Менә шушыны чыршы төбенә куегыз әле, – дип, Гариф куеныннан сөйләшә торган курчак тартып чыгарды. – Эльзага мин бирде димәгез, Кыш бабай китерде, диегез…

…Икенче көнне Эльза мәктәпкә кош тоткандай очып килеп керде:

– Гари-и-иф! – дип, бүләген өскә күтәрде ул. – Кыш бабай миңа курчак китергән! Ур-ра-а-а!

…Бер ел узып та китте. Эльза тагын да чибәрләнә төшкәндәй тоелды Гарифка. Яңа ел алдыннан алар арасында янә теге вакыттагы төслерәк сөйләшү булды:

– Эльза, ә син Кыш бабайга ышанасыңмы?

– Хәзер ышанам инде, – диде кыз, елмаеп.

– Быел нинди бүләк сорыйсың?

– Быелмы?.. – Кыз күзләрен шаян ялтыратып алды. – «Диор» дигән памады сорамакчы булам. Әнинеке төслене.

Монысын табу авыр булды Гарифка. Каршыларындагы кибеттә юк иде, абыйсына ияреп, шәһәрнең үзәгенә барып килергә туры килде. Һәм, билгеле инде, ай буе төшке ашны ашамый йөрергә… Ләкин тырышуларның нәтиҗәсе булды – ул елны Эльзаларның чыршысы төбендә «Диор» балкып ята иде.

«Һе, – дип башын кашыды малай. – Эльза чынлап та Кыш бабайның барлыгына ышана микәнни? Ел саен Кыш бабай итеп физрук Хәбир абыйны киендерүләрен белмиме ул?»

Тагын бер ел үтеп китте. Бу юлы Эльза Кыш бабайдан «Шанель» исемле хушбуй сорады. Кызның бу теләге дә тормышка ашты.

Ә тагын бер елдан Эльзага яңа телефон кирәк булды. Төшке ашка дип биргән акчаның гына җитмәсен чамалаган малай тәмам пошаманга төште. Шулай да җае табылды тагын. Бизнесмен малае Әмир бурычка биреп торды. Әмма Гариф аңа бурычын кайтара алмады һәм шуның өчен ул мәктәптән Әмирнең портфелен күтәреп кайтты.

Ярар, болары ерунда! Аның каравы яраткан кызының кәефе искиткеч! Бал-маскарад алдыннан Эльза, ялык-йолык килеп торган «Нокиа»сын күтәреп, очып, мәктәпкә килеп керде:

– Гари-и-иф! Ур-ра-а-а! Кыш бабай тагын мине ишеткән! – дип, кулларын чәбәкләде ул. – Ур-ра-а-а! Киләсе елга ноутбук сорыйм!

Менә шунда түземлеге бетте инде малайның. Ул, сары чәчле дустының кулыннан эләктереп, кызу-кызу адымнар белән укытучылар бүлмәсенә атлады.

– Гари-и-иф! Нишлисең?! Кулымны өзәсең ич!..

Күзенә ак-кара күренмәгән Гариф бүлмәгә бәреп тә керде. Анда берничә укытучы физрук Хәбир абыйларын Кыш бабай итеп киендереп маташа иде. Гариф исә йөгереп килгән уңайга ясалма сакалны йолкып та төшерде:

– Менә, Эльза, күрдеңме? Кыш бабай дөньяда юк! – дип кычкырды малай, кулларын як-якка җәеп. – Ел саен Хәбир абыйны киендерәләр. Ә чын Кыш бабай дөньяда юк! Аңладыңмы, юк!!! Һәм ул сиңа ноутбук китермәячәк! Аңладыңмы? Ки-тер-мә-я-чәк!!!

Гариф ничек өермә төсле кергән булса, шундый ук тизлек белән чыгып та китте. Кыш бабайның барлыгына чын күңелдән ышанган Эльза да, берни аңламаган укытучылар да, авызларын ачып, аның артыннан карап калдылар.

Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон

Подняться наверх