Читать книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология, Питер Хёг - Страница 110

Шигъри Әсәрләр
Фәнил Гыйләҗев
Рәхмәт, Мәскәү!
(Ироник шигырь)

Оглавление

Рәхмәт, Мәскәү!

Син булганга – без исәнбез.

Синең хакта күпме михнәтләр чиккәнбез.

Син измәсәң, син сытмасаң – нишләр идек?

Гамьсезлектән бетәр идек бик күптән без.


Рәхмәт, Мәскәү!

Без – татарга гамь биргәнсең,

Җан тартышып яшәү өчен тәм биргәнсең.

Файдаң тиде – йоклатмадың, уяу иттең.

Рәхмәт булып, бәгыремдә кайный үтем.


Рәхмәт, Мәскәү!

Син өйрәттең эшкә безне.

Ишәкләрең бер иртәдә тышау өзде.

Һәр көтүнең була диләр көтү башы.

Һәр кавемгә башбирмәс баш була изге.


«Изге» ләрне, рәхмәт, кулга ияләштердең.

Сиңа ихлас соклануым һич яшермим.

Синең болыт каплаганга мин яшенлим.

Син булмасаң, йә, әйтеп бак!

Кем инде без?


Син булганга тешләнелгән бу телебез.

Янә рәхмәт!

Тел авыртмый – юк тешебез.

Син хөсетне көнләштергән татар ич без!

Суккан саен сырт куярлык бар көчебез.


Рәхмәт!

Безне гел кожгыттың, кызыктырдың,

Биеттердең, уйнаттырып үз кубызың…

Марҗа, диеп җыермадык борыннарны —

Колач җәеп каршы алды синең кызың.


Син җәберләп безне һаман маташсаң да,

Уртак онык тыпырчына катнаш канда.

«Папа» димәс, «әти» дияр ул бер таңда.

Урыс тапмас, татар табар безнең марҗа.


Рәхмәт, Мәскәү!

Үз башыңа көчәнгәнгә:

Без татарны чукындырган, көчләгәнгә…

Без яшибез син кысканга үҗәтләнеп,

Без исәнбез һаман сиңа үчләнгәнгә!


Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Подняться наверх