Читать книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология, Питер Хёг - Страница 113

Шигъри Әсәрләр
Гөлүсә Батталова

Оглавление

Гөлүсә Рәшит кызы Батталова 1982 елның 19 декабрендә татар халкының шигъри бишеге булган Казан артында – Татарстанның Әтнә районы Түбән Шашы авылында туа. 2000 елда Күңгәр урта мәктәбен, 2005 елда Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетын тәмамлый.

Студент елларында Казан дәүләт университеты каршында оешкан «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри. 2016 елда «Таян Аллага» Бөтенроссия әдәби конкурсының Гран-при иясе булды.

«Бер йотым бәхет» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы 2017 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.

Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында эшли.

2018 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ватаныма
(«Сөялмәскә» – Казан метросы)

Сөяләсем килә гаҗиз чакта…

Таянасым килә үзеңә!..

«Хакың юк!» дип ысылдыйлар җилләр,

Давыл булып суга теземә.


Ышанасым килә кодрәтеңә —

Көчен җуйган мәлдә йөрәгем.

Бер тамырдан шыткан мең бәгырьдә

Кардәш җанны тапмый йөдәдем.

Җилдерәсем килә юргаларда,

Нугай җилен юри үчекләп!

Дәһшәтеңнән чыгып качсын иде

Кала нигезеннән көчекләр.


Табыласым килә хыялымның

Синдә чынга ашкан төшендә.

Тәндә каным ничә гасырлык соң,

Әле һаман шом бар эчемдә.


Сөялмәскә! Үрә басып миндә

Карусызлык шыта шым гына.

Манарадан аска карап торам —

Чынбарлыгым каба тыныма.


Баш июдән тыям үз-үземне,

Язма димен, берүк, акылдан.

Тезләнергә хакым булмаса да,

Таянырга сиңа хакым бар!

Хакым бар!


Исәнме?!

Кылкаләм очында төсләрем буталган —

Мин синле дөньямны сурәткә төшердем:

Рәшәле хисләрне, әрнүләр көшелен…

Киндернең читендә култамгам – КИЧЕРДЕМ!..


Ноталар биеште – ул көйнең тулгагы

Сызлатты кабаттан! Кабаттан кабындым!

Исемең киңәйтте дөньямның калыбын —

Иң соңгы аккордта – иң соңгы САГЫНДЫМ!..


…Мольбертым каршында каушарсың үсмердәй,

Юргаңны тышаулар җырымның аһәңе.

Сиздеңме, дөньяңда өзелде өзәңге?! —

Упкынга кул суздым. Соңгы кат: ИСӘНМЕ!..


Исәрме мин?

Мин җиремдә янып торган йөрәк эзлим!

Яратуга тулган күзләр эзлим кабат!

Таптым дисәм – сүнеп барган учак көле…

Һәм бәгырьдә нидер әрни… канап-канап…


Исәрме мин? Кыямәттә шашып көлсәм?

Йә еласам – йозагына элеп җанны?

Мине аңлау «акыллылар» өчен – авыр,

Минем белән «җүләрләргә» шундый җайлы!


Богауларын өзгәннәрне эзләп табып,

Бер йотлыгып эчәр идем хөрлек суын.

Эзлим… эзлим – аның саен чоңгылына

Йота гына бара кебек хәтәр уен…


Тыпырчынам, каударланам – кайда? Кайда —

Яшим, диеп, күк күкрәтер ярсу кирәк!

Ябып куйган гыйфритләргә ирек бирәм —

Очса очар минем якка гөрзи-күсәк…


Екса егар – минем төсле исәрләрнең

Күмерләнгән йөрәкләре – тезем-тезем…

Ничәнче кат маңгай үбә тырма сабы —

Яратудан янып торган күзләр эзлим!


Август шәүләсе

Алмалы чәемдә – августның шәүләсе,

Соңарган җылыңны кәгазьгә күчерәм…

Сине дә, мине дә җәйләрдә аерган

Давыллы җилләрне кичерәм… Кичерәм…


Ничәнче мәртәбә төшенәм югыйсә:

Августның кояшы – рәшәгә ымсыну!

Тынгысыз җаныма ничекләр аңлатыйм:

Коткарса коткарыр – тәкъдиргә буйсыну…

Буйсыну бер уйга – дөньялар аерым,

Аерым сулыйсы һава да… Күкләр дә…

Алмалы августта юаныч – аҗаган —

Тавышсыз әрнүләр… Инде соң күкрәргә…


…Ышанып көтәргә өр-яңа янулар,

Кемнәндер – табыну, кемнеңдер – тәүбәсен…

Алмалы чәемдә – августның шәүләсе —

Бәхеткә ишарә! Кичерәм… һәммәсен…


Себер яна

Котылырга мөмкин идеме соң?

Ут тирәли ярсып биештек…

Җәһәннәмгә җанны тапшырдык та,

Бәхилләшеп, соң кат үбештек…


«Балам» дигән күмер күзләр калды…

«Әни!» дигән сусыл иреннәр…

Ә кайдадыр гамьсез таңнар атты,

Керфек күтәрергә иренгән…


Ә кайдадыр… Күкләренә карап,

Соңгы җырын сузды бәгырьләр…

Ватанында кыямәтен көтеп

Тезелеште үксез каберләр…


Ут йоласын үтәдекме икән,

Сикергәндә ялкын күзенә?

Рәнҗешләрне тәкъдирләргә калдыр,

Ярлыкауны калдыр… Үзенә…


Котылырга мөмкин идеме соң?

Коткарырга мөмкин идеме…

Тере килеш үз баласын яккан,

Ут эчендә калган илеңне…


Ярлыкагыл!

Елый-елый, «Туган тел» не җырлыйм —

Бер йөрәктә бүген мең хәнҗәр!

Үз ярасы җөйләнмәгән дөнья

Минем әрнүләрдән бихәбәр.


Ярлыкагыл! Күз яшемне кичер!

Мескен заттан түгел кавемем!

Дәвер иярендә җир тетрәткән

Гаярьлекне йөртә калебем.


Дәүләтле дә, гайрәтле дә чагым

Төшләремдә канны котырта.

Елый-елый, «Туган тел» не көйләп,

Ясин чыктым бүген коллыкка.


Ярлыкагыл! Горур карашымның

Сискәндерсә яшьле пәрдәсе.

Таш бәгырьләр байтак, ә кайда соң

Үз халкының йөрәк парәсе?


Табылыр күк җир тетрәрлек кодрәт,

Үз тарихың үзең язалсаң!

Илен бирмәс батыр алиһә мин,

«Туган тел» не җырлап еласам!..


«Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне…»

Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне,

Кояшлы язымны, болытсыз күгемне.

Уйларың чуалыр: сәгадәт илендә

Дөньяның берәве шул үзе түгелме?


Сөйләрмен ваемсыз: яланбаш, яланөс

Кышларны кышлавым җып-җылы җиремдә!

Көнләрсең: тик аңа насыйп дип, ни өчен,

Җыр булып яшәүләр бәхетнең чигендә.

Мин сиңа сөйләмәм сагышлы чагымны,

Әрнүдән саташкан кап-кара төннәрем…

Бәхеттән баш җуйды дип көткән мәлеңдә

Ялгызым хәсрәттән йомылып үлгәнем…


Белгертмәм, дөньямда җәһәннәм газабын,

Чарасыз мизгелдә түгелгән яшемне.

Гәүдәләр янәшә йөрсә дә сизмәссең,

Җанымны урталай аерган яшенне.


Елмаю сүрүен йөземә элгәндә

Җилләргә сибәрмен йөрәктән көлемне.

Бер гамьсез күңел дип, ышанып тыңларсың —

Мин сиңа сөйләрмен бәхетле көнемне!


Сораулар күп

Милләт йөзе нинди була?

Сакаллымы, кершәнлеме?

Җил-давылы алдан йөргән

Атлар инде өшәндеме?

Сызгырамы, аһылдыймы

Җәяләрдән аткан уклар?

Таушалганмы, ташланганмы

Ата-баба салган утар?

Милләт теле нинди була?

Карусызмы, агусызмы?

Әрсез диеп кагалармы

Тәкъдиренә талымсызны?

Ак кирмәннең йөзе ак дип,

Җуелдымы уяулыгы?

Кемгә – туган, кемгә – дошман,

Кемгә исә… кулъяулыгы…

Бөеклектән боеклыкка

Ничә шәһит, ничә корбан?

…Дәрья кебек дымлы инеш,

Дала исе килә кырдан…


Мин бары тик яшим

Кесә тулы – давыл! Дөнья тулы

Дәрвиш җанлы бәндә…

Йөрәк белән йөрәк ничә кабат

Ызан бүлгән мәлдә…

Мин бары тик яшим.


Рух зинданы – шыгрым. Шом көткәнгә

Дәҗҗал инде сафта.

Тере көе җеназаңны укып,

Күмеп куйган чакта…

Мин бары тик яшим.


Ашык-пошык ак ямаулык тегеп,

Күңелдәге кергә,

Җиденче кат күк дип белгән

Йолдыз тулы җирдә…

Мин бары тик яшим.


Шытмаган гөл, юш килмәгән төшнең

Мең кат алып үчен,

Йөрәгемә ачкыч табалмыйча,

Ваз кичкәннәр өчен…

Кабатлыймын:

Мин бары тик яшим!


Кабат буран…

Буран диеп кабат тилерүем…

(Терелүем булса иде дә бит!..)

Язга кадәр иләс-миләс уйлар:

Әллә палач кирәк, әллә табиб?..


Кабат буран…

Иле белән кабат тыгылышта…

Кемдер каргый хәзер кар көртләрен.

Буран кочам, ә бит юньле хуҗа

Күптән бәйләп куйды үз этләрен.

Кабат буран…

Беркемгә дә килми акланасым,

Аңлатасым бураннарның көчен!

Йөрәкләргә кайчак давыл кирәк

Җаннар пышылдавын тояр өчен!


Кабат буран…

Кисәтәләр акыл утыртканнар:

Бу буранда юләрләнү – хәтәр!

Алар белми минем яшәгәнне

Бер бураннан икенчегә кадәр.


Тапкырлау җәдвәле

Ике икең дүрт. Дүрт икең сигез —

Корасы иде үзеңне шулай.

Төп-төгәл. Ачык. Артык хисләрсез.

Син – җайлы кеше. Заманга кулай.


Кемне борчый соң: синең дөньяңда

Ике икең биш икән чишелеш?!

Дөрес адәмнәр төзәтер, җайлап:

Кагыйдә, канун, тәртип бар, имеш!


Беркем ышанмас, синең илеңдә

Елгалар акса үрләргә табан.

Алай булалмый! Ике икең дүрт!

Диеп тукырлар җаныңа һаман.


Куып кертергә бердәм кысага —

Тиеш! Ярамый! Яхшы түгел лә!

Һәм аның саен минем Күкләрем

Офык артына ташып түгелә!


Ике икең биш! Кояшым – яшел!

Чирәмем – зәңгәр, чиксез галәмем!..

Кисәткән идек, дияр күргәннәр

Җирдән сөрүен мине гавәмнең.


Качып бетәрләр дөрес иптәшләр,

Ваз кичәр, бәлкем, бүгенге дус-иш.

Үзгәрер гәүдә. Үзгәрмәс иман.

Бигайбә, дөнья, ике икең биш!


Көтмә син!

Көтәсең… «Көтмә!» дип сорадым,

Көтмә дип үкседем, ялварып.

Җилләрдән үтендем: илтегез,

Сөйми дип, сүзләрнең ялганын!..


Ничә кат киселгән өметләр,

Өеңдә җиде ят ут элгән…

Юлыма төбәлгән күзләрең,

Көтмә син! Көтмә син… Үтенәм…


Чакрымнар, дәверләр, дөньялар

Кайчандыр аерган кисәкләп…

Йөгәннәр кулда дип, кем генә

Бәхетне туа соң исәпләп?


Көтәсең… Чытырдап кысылган

Учыңда – дәвасыз әрнүең.

Нигә соң җаннарны кузгатмый

Һәр китү? Һәр кайту? Һәр үлем?


«Көтмә, дип, көтмә!» дип, юлларны

Бураннар иркенә тапшырдым.

Ә үзем… чарасыз тәкъдирдән

Кар күмгән эзеңә баш ордым…


Бәхиллек сорады иреннәр:

Гафу ит!.. Риза бул!.. Көтмә син!..

Күшеккән җанымда – әманәт:

Минем дә көткәнне белмәсен…


Кояш исе

Бу дөньяның төксе чыраена

Ияләнгән идем! Күптәннән…

Арган идем, Кеше тапмый йөдәп,

Карашларын җирдән күтәргән…


Вак җаннарның эре адымына,

Түбәннәрнең биек үренә…

Күнеккән дә кебек иде күңел,

Юшкын яткач бәгырь түренә.


Иртәләре – гадәтләнгән иртә,

Җайлы ласа атлау бер эздән!

Кояш исе!

Кояш исе керде! —

Тансык тамчы тамды күземнән.


«Кояш исе!» – читән-коймаларда,

Черем иткән киртә очында!..

Ышанмыйча, тезгеннәрен тарттым:

Рәшәдер ул, күңел, очынма…


«Кояш исе!» керде һәм туктады

Егыла-тора чапкан дөньясы.

Колакларга тынлык пышылдады

Фани җирнең бакый догасын.


Чуар уйлар эңгерләрдә калды,

Гамь йөгерде кинәт каныма.

Рәхәт бәхет: күнегәсем килә

Кояш исе! кергән җаныма.


Барыбер

Тимәгез җаныма, керсен дә бикләнсен —

Гасырга, мең елга… инде бит барыбер…

Барыбер – шом тулган бу сүзнең дәһшәтен

Аңларга ничек тә бер йөрәк табылыр.

Табылыр! Ваемсыз изрәгән җилләрне

Уятып йөрер дә, офыкка кул изәр.

«Ә-һә-һәй!» дияр ул, дөньяга яратып,

Каршы ал, кабул ит – яшәргә Мин киләм!


Җилләрдә җилфердәр җитен чәч бөдрәсе,

Күзләре йөгерер үзәннән тауларга…

Сизмәс тә: җәяләр, мылтыклар, ятьмәләр

Мең хәйлә корырлар бер йөрәк ауларга.


Хыяллар калыр да офыкка эленеп,

Битләрдән җуелыр гөнаһсыз алсулык…

Кыйналган, кешеләр җанына сыймаган

Ул әйтер йөрәккә, китик без, алҗыдык…


Дөньяны кочам дип ымсынган күңелләр,

Киереп ачылган ишекләр ябылыр…

Ничәнче мәртәбә бертөрле чишелеш:

Миңа да, сиңа да, аңа да… барыбер…


Хыянәт

Ак биләүдән калган ал яулыкны

Кыса төшеп маңгай тирәли,

Бии-бии ардык. Ә аннары

Җил йөгерде җаннан үтәли…

Иреннәрдән күкрәк сөте тамган,

Җәннәт исе истә чагында

Кем уйлаган гайрәт чигәр диеп,

Дөньясыннан еллар чатында?


Без килгәндә юкса, мәхәббәттән

Тулган иде һәрбер күзәнәк!

Гамьсезлеккә алыштырдык барын

Һәм… Күкләргә иттек хыянәт…

Эзләнгәндәй булдык, вөҗдан дидек…

Салкын идек, җиһан өшерлек.

Бер ятланган сүзләр кабатланды…

Ә тансыгын… ерак яшердек.

Үз балтабыз чапты тамырларны

Ярым шашкан идек… ярым ач…

Шул халәттә кире кайтырбыз бер…

Күкләр ләкин инде танымас…


Мин бары тик бәхет теләдем!

Җансыз шәүлә идем. Син киткәндә.

Дөньям җуйды соңгы терәвен.

Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!..

Мин бары тик бәхет теләдем!..


Күрми киттең… Минем әрнүләрдән

Җиһан тетрәп, Күкләр елавын…

Сагышымнан акыл язар мәлдә,

«Ул – бәхетле!» – диеп юандым.


Еллар үтте… яраларны җөйләп,

Кан-яшемне сөртеп яңактан.

Көтмәгәндә… (ә бит көткән идем!)

Син очрадың миңа кабаттан.


Танымадым. Кайда соң ул караш?

Көчле рухның көчле гәүдәсе?..

Мин табынган күзләреңдә бүген —

Яраланган бөркет шәүләсе.


– Кичер! Кичер… Пышылдаган иңрәү

Туктатты күк дөнья гүләвен…

Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!..

Мин бары тик бәхет теләдем!..


Соңлаганнар сонатасы

Кемдер иртә килде, кемдер соңрак —

Җай булдымы әллә сайларга…

Без туганда кунык төшкән иде

Манарага кунган айларга.


Иртәләгән җаннар дала исен

Кирмән итеп үтте яуларны.

Соңгарганнар – без дә шунда инде —

Көтте һаман күктән яуганны.


Ә бит килгән иде бер сулыйсы

Бал ягылган хөрлек һавасын!

Идел аша озатылган икән —

Кайсы дәверләрдән табасың?


Соңга калган бичаралар беркөн

Уйлап тапты шомлы риваять:

Уйнаш икән сөю, ул кадәр үк

Дәһшәт түгел икән хыянәт!..


Тетрәп куйды дөнья. Манарадан

Ташланды күк җиргә горурлык.

Алкышлардан башны җуйган чакта,

Аягүрә килеш егылдык.


Бозылдыкмы әллә, үзебезне

Артык жәлләп, артык иркәләп?

Ахры, мәңге эчтән сызарбыз күк

Ник тумадык, диеп, иртәрәк.


Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Подняться наверх