Читать книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология, Питер Хёг - Страница 116

Шигъри Әсәрләр
Фидаил

Оглавление

Фидаил Васил улы Мәҗитов 1984 елның 24 маендаТатарстан Республикасының Актаныш районы Кыр-Каентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч, Иске Кормаш авылында урта мәктәпне тәмамлый. 2001–2006 елларда Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетында белем ала. Аны тәмамлагач, «Россия Федерациясе халыклары әдәбияты» белгечлеге буенча аспирантурада укый. «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналында 2006–2010 елларда бүлек редакторы, 2010–2014 елларда җаваплы секретарь – баш мөхәррир урынбасары, 2014–2018 елларда баш мөхәррир булып эшли.

Фидаил Мәҗитов Чаллыда узган «Туган телем – Тукай теле», Муса Җәлилнең 100 еллыгына карата үткәрелгән «Татарстанның шигъри бәйләме», «Студентлар язы» конкурсларында, Әлмәт шәһәрендә узган С. Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» республикакүләм фестивальдә шигърият буенча беренче урыннарга лаек була. Әсәрләре һәм мәкаләләре «Шәһри Чаллы», «Ватаным Татарстан», «Мәдәниҗомга», «Юлдаш», «Яңарыш» (Ижау) газеталарында һәм «Казанутлары», «Мәйдан», «Идел», «Тулпар» журналларында басыла. «Сагышлар да алтын була икән…» (2006), «Йолдызлы чатыр» (2015) исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары авторы.

Татарстан Журналистлар берлеге, Россия Журналистлар берлеге, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

«И милләтем, син йокыда тагын…»

(2002 елгы халак санын алу уңае белән)

И милләтем, син йокыда тагын,

Нарасый күк үлеп йоклыйсың.

Даһиларың күпме дәште сиңа,

Ә син әле һаман тормыйсың.


Тукай дәште, Такташ һәм Рәмиев

Уяттылар алсу таңнарда.

Күзең ачып карадың да – яттың,

Чыкмадың син торып урамга.


Туксаннарда тордың син сискәнеп,

Колачларга уйлап үткәнне.

«Азатлык!» – дип йөрдең урамнарда,

Белдерергә теләп үпкәңне…


Бирделәр… Тик кәгазьләрдә генә

Күренде шул изге хыялың.

Динең кайтты, телең кайтты бераз,

Тик ашмады чынга идеалың…


И милләтем, уяу булчы, зинһар,

Бүлгәлиләр бүген кисәккә.

Йоклап китсәң ялгыш, торуыңа,

Башың ятар канлы кисмәктә.


Кыю бит син, түгел лә бу синең

Беренче йә соңгы көрәшең,

Һәрчак шулай черем иттең бераз,

Ә соңыннан ярсып көрәштең!


Тарих ялгышы

Сынык кылыч, туфрак эшкәрткәндә,

Көрәгемә килеп эләкте.

Күз алдымнан үтте кара яулар,

Билгесез көч кысты йөрәкне.

Бу кылычта гасыр салкынлыгы,

Кояш күрми йөзе тутыккан.

Ошбу корал кемгә күтәрелгән,

Кара көчләр кемне котырткан?..


Ничә башны кистең һәм кемнәрнең

Тишеп кердең кайнар йөрәген?..

Ни өчен дип җир өстенә чыктың,

Син бит сынык, юктыр кирәгең?..


Әйтмәсәң дә беләм: бу дөньяда

Һич тынмаган вәхши сугышлар.

Аккан җиргә кайнар адәм каны

Һәм туктаган ярсу сулышлар.


Игенчеләр кулына корал алган,

Дошманнардан илен сакларга.

Каләм белән булат кылыч йөрткән

Шагыйрьләр дә, халкын якларга.


Башкисәрләр кылыч аша уза,

Зобаниның кайта каргышы.

Исбатладың инде моны ничә тапкыр,

Әйтче миңа, тарих ялгышы?!


«Бөек державалар таркалсалар…»

Бөек державалар таркалсалар —

Табалмыйча чиген ватанның,

Хәрабәләр, көлләр актарма син,

Туган Җир ул синең Ватаның!


Хакимнәр ул бик еш алмашына,

Намусын сакла бабаң, атаңның.

Туган якның төтене дә татлы,

Туган Җир ул синең Ватаның!


Язмышы да, хәтта ялгышы да,

Тарихы да уртак татарның.

Туган җирне яклап каны аккан

Татар Иле – синең Ватаның!


Яңа Россиягә яңа мәдхия[7]

О, син көчлесең, даһи Русь җире,

Кадерлесең газиз халкыңа.

Гасырлардан килгән тарихың бар,

Гөмбәзләрең хаклы балкырга.


Буйсындырдың күпме дошманнарны,

Үзләштердең күпме җирләрне.

Кайтарсалар әгәр Святославны[8],

Камашырлар иде күзләре.


Үз җиренә солтан халыкларның

Олтан булды сиңа күпләре.

Ике башлы сәмруг кошың янә

Колачлады зәңгәр күкләрне.


Чәчәк атар илең, матурланыр,

Уңышлардан башың әйләнер.

Торгызсалар бөек Цицеронны[9],

Хәйран калып теле бәйләнер.


Һәрбер империя шулай үсә,

Апогейга таба омтыла.

Вакыт кына төпсез сазлык кебек:

Бар да бетә, бар да йотыла…


Тиңләсәм дә сине артык булмас,

Сугыш алласына – Марска;

Тик тиңләве сине мөмкин түгел

Изге җанвар ап-ак Барска.


Онытма син шуны, о Россия,

Бөркетләргә читлек килешми;


Томырылса ташка томырыла,

Коллык белән алар килешми!


Кайгыларда бәхет төзеп булмый,

Ә кан-яшьтә юып гөнаһны,

Кеше хисабына баеп булмый,

Фани җирдә төзеп оҗмахны…


Нигезең череп, бер кат ауган идең,

Үткән гасырыңның түрендә.

Вакыт җитте, терәүләрне алып,

Гадел дәүләтеңне төзергә.


Үләт кошы кебек, сөякләрдән

Кора күрмә ләкин ояңны;

Болай да бит инде каплап алган

Кара шәүлә ярты дөньяны!..


«Бөек державалар таркалсалар…»

Мин чорларда адашканмын, ахры,

Тәкъдиремме әллә алдашкан;

Бу тормышта минме икән артык,

Әллә инде заман саташкан?


Кайда ашыгалар чордашларым, —

Ыгы-зыгы тирә-юнемдә?!.

Тик мин, никтер, туктап карап торам;

Хакыйкатьне телим күрергә.


Картлар сагына ерак үткәннәрен,

Яшьләр исә зәвык үзгәртә.

Тик мин генә сәер кеше микән, —

Меңнән артык сорау йөрәктә?!.


«Син җырлама инде иске җырны;

Сөю бары уйлап табылган.

Безнең тормыш – яшәү өчен көрәш…» —

Шушы сүзләр җанга кагыла.


Хисап чоры, хисләр манкортлыгы

Хас түгелдер минем күңелгә:

Ялган сүзләр һәм ясалма караш

Елан булып җанга үрелә.


Җан сафлыгы эзләп йөргән чакта,

Сатлык җаннары да очрады.

Тәкъдир мине шулай алдадымы,

Әллә үзем чорда буталдым?!


Күңелем кошы дөнья читлегеннән

Үзенең чорын эзләп табалмый.

Мин чорларда адашканмын икән,

Минем йөрәк шуңа яралы…


Теләк

Ходаемнан көн дә сорыйм сабырлыклар,

Теләк телим: урап үтсен авырлыклар.

Ил-көн, дөнья булса иде һәрчак тыныч,

Тутыксын, дим, җирдә ятып мылтык-кылыч.

Җирдә хөкем сөрсен иде бөек Сөю,

Бетсен иде юкка талаш, яну-көю.

Кешелекле булса иде һәрбер бәндә,

Яхшы максат йөртсә иде йөрәгендә.


«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән…»

Утлүбү-л-гыйльмә мин-әл-мәһди илә-л-ләхди.

Шәмаилдән

«Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән», —

Ошбу сүзләр борынгыдан безгә килгән.

Сүзләр хаклы, сүзләр төгәл – яхшы беләм,

Истә тотсаң, комга тимәс тормыш көймәң.


Тууыннан башлап туплый кеше үзенә акыл,

Һәм дә эзли фани җирдә яшәү хакын.

Гыйлем белгән, әхлак сөргән бәндәләргә

Белегез сез, дускайларым, Аллаһ якын!


«Сөйләшер шул күңел Ленин белән…»

Күңелем Ленин белән сөйләшә…


Сибгат Хәким

Сөйләшер шул күңел Ленин белән,

Җир-суыңны тартып алсалар.

Йөз сиксәнгә борып тарихыңны,

Кара кайгыларга салсалар.


Богаулардан инде ычкындык дип

Оран салган иде Мулланур.

Кояш тотылдымы, әллә аймы

Безнең көннәр тагын болгавыр?..


Үтәр микән? Таңнар атар микән?

Чумарбызмы тагын ялганга?..

Чүлдәгедәй сусап кибәрбезме,

Ялганчылар әйдәп барганда.


Сөйләшер шул күңел Ленин белән,

Үткәнеңне бозып язсалар,

Мәктәбеңне, язу-әлифбаңны

Җәһәннәмгә болгап атсалар.

(Чүплекләргә өеп яксалар.)


Таш диварда ата-баба каны…

…Мирсәетләр каны кипмәгән.

Юк, кипкәндер… Әмма кара көннәр,

Йокысыз төннәр әле үтмәгән.


Эзәрлекләү һаман дәвам итә,

Кара көчләр буа милләтне.

Мавзолейга бүген чәчәк илтәм,

Кулым белән каплап йөрәкне.


Бахчасарайда күрешү. 2013 ел

Кара диңгезгә дип түгел, —

Бабаларым җиренә

Сәҗдә кылырга бардым мин

Гүзәл Кырым иленә.

Дөрес, хәзер ил дә түгел,

Ханлык та түгел инде.

Сибелеп яткан татарлар

Язмышка күнгән инде.

Юк, күнмәгән, йөрәкләрдә

Тибә тарих шаукымы:

Гасырлардан-гасырларга

Күчә хөрлек ялкыны!..

Кулын кыскач, кардәшемнең

Тойдым җан әрнүләрен,

Ватанын җуеп, чит җирдә

Михнәтләр чигүләрен.

Ул да сизде күңелемнән

Нинди хисләр кичкәнен.

Бабамнарның, михнәт чигеп,

Күз яшьләре эчкәнен.

Без дә җуйдык бит Ватанны,

Безнең дә ханлык ауды.

Елгадай акты кайнар кан,

Болыттай уклар яуды.

Ярымайлар ауган чакта,

Яндык без ялкыннарда.

Бәкеләргә төшеп каттык

Зәмһәрир салкыннарда…

Тик сынмадык, чөнки без дә —

Гәрәйләр нәселеннән!

Бездә бит уртак кан ага,

Далалар моңы сеңгән!

Ничә гасыр күрешмәдек,

Никадәр сулар аккан?..

Дәрдемәндчә итеп әйтсәк:

Сөт калган, Ватан киткән!..

Сөт калган, Ватан киткән!..

Кайтырмы икән Әстерхан,

Казан, Кырым һәм Себер,

Урдалар кире кайтканын

Һаман да көтә күңел!..


«Туктап калдым үтеп барышлый…»

(Туганнар каберлеге яныннан узганда уйлану)

Туктап калдым үтеп барышлый;

Сандугачлар сайрый зиратта…

Яшәү-үлем – каршылыклы күренеш:

Елмаеп та булмый, елап та…


Гүрдәгеләр әйләнерлек итеп,

Мактыйлармы дөнья гүзәллеген.

Козгыннар да бүген ташлап киткән

Бу мәңгелек йокы үзәнлеген…


Хәсрәт килми торып уйланмыйбыз,

Сандугачлар шуны кисәтәме?

Алар гүя бездән сорый төсле:

«Мондагылар сезнең йөрәктәме?


Биредә бит утта янганнар бар,

Ауганнар бар авыр яралардан.

Дога кылучылар бармы икән

Алар өчен сезнең араларда?»


Юк шул, юк шул… Шау-шу тулы

Урамнарда иман гаме.

Салкын карашларда чагыла бары

Ымсындыргыч дөнья яме.


«Күңелләрдә бушлык…»

Күңелләрдә бушлык:

Әллә хушлык,

Әллә шаукым шулай куша.

Үттеме соң, эчтән кайнап,

Тыныч йөрү бары тыштан?..


Нинди халәт, нинди тынлык, —

Моны ничек юрарга соң?!

Бу бушлыкны ничек итеп

Кай тарафка куарга соң?!


Җил дә исми, сайрамый кош,

Тымызык күл уйга талган.

Чәчәкләр дә ачмый таҗын,

Ә кырлары – бары кылган.


Инде җилсез себерелү

Башландымы зур упкынга?!

Кемдер әнә җөрьәт иткән

Шул упкынга табынырга…


Яр читендә көтеп тора

Диңгезләргә дәшкән кораб.

Йә котылыйк бу гафләттән,

Йә диңгездә булыйк харап.


Сувинер дәүләт бәете

Сувереннан сувинерга

Әверелде Ватаным.

«Аю» ларга рәхмәт әйтеп,

«Тавыш биреп» ятамын.


Без бит киң күңелле халык, —

Кайныйбыз бер казанда.

Толерантлык истән чыкмый

Балага узганда да…


Танылыр Казан дөньяга,

Ярышлар бездә узса.

Ярымтатар-ярымнегр

Булырбыз, Алла бирса!


Нигә милли уку йорты, —

Үзәк акча биргәндә?!

Бишенче көпчәк булсак та,

Ярый, арба йөргәндә…


Нигә кирәк ана теле:

Кибет бар, дөнья хозур!

Чиркәү киносы[10] карарбыз, —

Яшәсен телевизор!


Кармелита белән Миро[11]

Инде дүрт ел кавышмый…

Пенсияләр артып тора,

Бәяләр дә калышмый…


Инглиз телен безгә дә,

Яхшы булыр белгәндә.

Су сорарга кирәк булыр

Балалардан, үлгәндә…


«Газизләрдән газиз Чулман буйлары…»

(Чаллының «Тәүбә» мәчетенә якында гынаяңа бер чиркәү салынгач)

Газизләрдән газиз Чулман буйлары…

Узган саен өзелә үзәгем,

Нур сирпегән ярымайда күреп

Каракошның кара эзләрен.


Нигә аңа Ходай канат биргән,

Ничек менгән шундый биеккә?

Җиз тырнагын батырып җаныбызга,

Әверелмәк була бөеккә.


Айны гына түгел, кояшны да

Каплар иде, килсә көченнән.

Нәфрәт белән канат җилпүеннән

Кирмәннәр дә хәтта ишелгән.


Җаны тырмалганнар, теле йолкынганнар

Арасыннан атлыйм аптырап.

Тагын күпме без яшәрбез икән,

Кара күләгәдән калтырап.


Ак шигырь

Ак вәгъдәләр биреп,

Ак кар ява әнә,

Ак өметкә күмә җир өстен.

Ак кәгазьгә язам

Ак шигырьләр бүген:

«Аклык безгә шатлык китерсен…»


Ак урамнар буйлап,

Ак уйларын уйлап,

Ак күңелләр уза янымнан.

Ак чәчәкләр Җиргә

Ак бәхетләр бирсен,

Аклыкка мин бүген табынам.


«Тәрәзләрне буран сарыдымы…»

Тәрәзләрне буран сарыдымы,

Йоклаттымы әллә җил җыры?

Кайтып киләм тездән көртне ерып, —

Онытмадым яшьлек юлымны…


Кайтып киләм әле, кырык эшне

Кырык якка таба ыргытып,

Тәрәзләрдә һәрчак утлар янсын,

Хисләремне минем ургытып.


Авылым башындагы ак каеннар

Күренмиләр ап-ак буранда,

Беренче һәм соңгы сөюемне

Очратырмын төсле урамда.


Очратырмын кебек киткәннәрне,

Сиздермичә безнең арадан.

Бу кайтуым арындырыр төсле

Сагышлардан туган ярадан.


…Кемнәр йөрсен инде бу буранда, —

Теләкләрем чынга ашмаслык.

И Ходай, дим, сабырлык бир миңа

Акыллардан шашмаслык.


Җирсү дигән авыр тойгыларны

Күпләр тоя киткәч еракка.

Чишмә суы басар йөрәк утын,

Иелеп эчсәң көмеш улакка.


Горур милләт

Cолтанга хат язган диеп,

Себерләргә сөрсәләр дә;

Үз телендә сөйләшкәнгә,

Дошман итеп күрсәләр дә;

Бер имана орлык өчен

Иманың сат, дисәләр дә;

Вөҗданына тугры калган,

Сатылмаган горур милләт!


Катламнарга бүлә-бүлә,

Әллә кем дип язсалар да;

Салым салып, котын алып

Мискин итмәк булсалар да;

Бер-берләренә өстереп,

Төрле план корсалар да;

Асылына тугры калган,

Сатылмаган горур милләт!


Кара төн патшасы авып,

Алсу таңнар атсалар да;

Сез автоном халык, диеп,

Декретларга язсалар да;

Менә сезнең чикләр, диеп,

Хариталар сызсалар да;

Рухы белән бердәм калган,

Сатылмаган горур милләт!


Яңа дәүләт төзибез, дип,

Эш атыдай җиксәләр дә,

Кара ярлыкларын тагып,

Ил дошманы итсәләр дә,

Кулына таяк тоттырып,

Кара яуга кертсәләр дә,

Юлбарыстай көчле булган,

Сатылмаган горур милләт!


Хөррият килде дигәчтен,

Чит хокуклар таксалар да;

Сепаратист, дип гаепләп,

Читлек вәгъдә итсәләр дә;

Мәктәпләребезне ябып,

Авыр йозак элсәләр дә;

Һич бирешмәс, исән калыр,

Иншаллаһ, горур милләт!


Якты өмет

Шәҗәрәләр әле барланмаган,

Кулъязмалар илгә кайтмаган.

Ил тарихын һаман яздырабыз

Әтрәк-әләм – җиде ятлардан…

Өзәңгеләр ләкин тутыкмаган;

Тулпар атлар кешни утарда…

Булат кылыч чыңы кайтавазы

Тынычлык бирмәс безгә йокларга!..

Өеп ягар чаклар җитәр әле

Чытырмандай дошман байракларын.

Тамырларда тибәр яугир каны, —

Күтәрелер татар җайдаклары!..

Дала җиле тәнгә ятмыни соң,

Дөрләгәндә көрәш учаклары?!

Караңгылык янә артта калыр,

Таң нурлары бизәр офыкларны.


Каурый каләм

Мин үрелдем тагын аңа,

Бүген күңелем тулып.

Ак кәгазьгә тамды йөрәк хисе,

Каурый эзе булып.


И сердәшем, коткар, дидем,

Тирән сагышлардан.

Тавышлардан-гаугалардан,

Яра-ялгышлардан.


Саркыды уй үткәннәрдән,

Саф чишмәдәй ургып.

Бүгенгедән киләчәккә

Йөзәм каурый булып.


Бөтерә-бөтерә алып китте

Мине ярсу ташкын.

Хыял канатларын җилпеп,

Гарешләргә аштым.


Юк шул, юк шул… Шау-шу тулы

Урамнарда иман гаме.

Салкын карашларда чагыла бары

Ымсындыргыч дөнья яме.


«Чәчәкләргә манып кылкаләмен…»

Чәчәкләргә манып кылкаләмен,

Яз яңарта җиһан сурәтен.

Син бит мине үткәннәрдә калган

Язда яши-яши яши өйрәттең.


Андый язлар инде бүтән килмәс,


7

Мәскәүдәге «Норд-Ост» театрында булган фаҗигадән соң язылды.

8

Святослав Игоревич (945–972 еллар) – славян халыкларының легендар хәрби җитәкчесе, Киев кенәзе.

9

Цицерон Марк Туллий (Marcus Tullius Cicero) (б.э.к. 106 –43) – Борынгы Римның бөек ораторы, сәясәтче һәм философ.

10

Сүз соңгы вакытларда католик динендәге халыкларның киноларын татарчага тәрҗемә итеп күрсәтү турында.

11

Озак вакыт экраннарда барган «Кармелита» фильмының төп геройлары.

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Подняться наверх