Читать книгу Идегәй. Татар халык дастаны - Эпосы легенды и сказания - Страница 2

I. Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне

Оглавление

Борын үткән заманда

Болгар белән Сарайда,

Җаек белән Иделдә,

Алтын Урда, Ак Урда —

Данлы кыпчак җирендә,

Татардан туган Нугай илендә

Туктамыш[1] дигән хан булды;

Ил булганга ил булды,

Яу булганга яу булды.

Биләгәне кол булды,

Әйдәгәне мал булды.

Сарай дигән каласы,

Сиксән күчә[2] арасы,

Сары мәрмәр Алтын Таш[3]

Сигез йортка дан булды,

Аларда дан булмады.

Суна[4] тибеп каз алган

Кара лачын Төкле Аяк —

Ау лачыны бар иде,

Тугыз йортка дан булды.

Азамат ир Туктамыш —

Акбүз аты астында,

Лачыны ияр кашында,

Чирүле күлдә кош чөеп,[5]

Дәүран сөргән хан булды.

Ул дәрья да бу дәрья[6],

Ул дәрьядан Сырдәрья,

Сырдәрьядан Сәмәрканд,

Сәмәркандта утырган

Әмир Бырлас Шаһ Тимер[7]

Туктамышка хат бирде.

Ул хатында бу диде:

«Җаектан ашу Ак Түбә[8],

Иделдән ашу Күк Түбә,

Күк Түбәдә ак сарай;

Анда утырган Туктамыш —

Ул Туктамыш син булсаң,

Курымны[9] эчкән син булсаң,

Сине баккан мин булсам,


Тугрына[10] кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Аны миңа тапшыргыл».

Туктамыштай олы хан,

Укыган соң бу хатны,

Уңына торып бер бакты,

Сулына торып бер бакты,

Эченә суык боз төште —

Туң тимердәй күк булды,

Эченә кызу ут төште —

Сум[11] тимердәй кызарды.

Кызарган соң ут булды,

Аннан да үтеп ак булды.

Азамат ир Туктамыш

Анда җавап хат бирде,

Ул хатында бу диде:


«Ул дәрья да бу дәрья,

Ул дәрьядан Сырдәрья.

Сырдәрьядан Сәмәрканд;

Сәмәркандта утырган

Аягы чонтык[12] Шаһ Тимер

Әмир Бырлас син булсаң;

Аргы атасы Чыңгыз хан,

Бирге атасы Туйгуҗа,

Аннан туган Туктамыш —

Ул Туктамыш мин булсам;

Күк Түбәдә ак сарай,


Анда утырган хан булсам,

Ил булганга ил булсам,

Яу булганга яу булсам;

Кара лачын Төкле Аяк

Сиңа булмас, Шаһ Тимер!

Тугыз йортка дан булган,

Кара лачын ау кошым

Сиңа булмас, Шаһ Тимер!


Аннан кала Бүз тойгын[13]

Ул да булмас, Шаһ Тимер!

И Шаһ Тимер, Шаһ Тимер,

Тешең җитсә, таш кимер!

Сигез йортка сыймадың,

Тугыз йортны куймадың,

Сычкан типкән бидаяк[14]

Сиңа булсын, Шаһ Тимер!»


Хат бөтелде[15], сүз бетте.

Ай бетте дә көн бетте.

Ел артыннан яз килде,

Чирүле күлгә кош килде,

Күгәл[16] белән каз килде.

Оя баскан Төкле Аяк —

Ул да бала чыгарды.

Кош чөюгә мәл килде.

Ау кошларын караган

Котлыкыя[17] би[18] иде.


Азамат ир Туктамыш

Аны үзенә чакыртты:


«Әй Котлыкам, кил, – диде. –

Тугыз йортка дан булган,

Оя баскан Төкле Аяк

Ике бала чыгарса,

Икесен бер сынап күрәем,

Аны миңа бир», – диде.


Котлыкыя би килде.

Кыл ефәк бау муйнында –

Ике бер тиң бала кош,

Икесе дә кулында;

Ул кошларны биргәндә,

Туктамыш хан алмады,

Бер артык күз салмады.


– Әй Котлыка би, – диде.—

Болгар белән Сарайда

Мин Туктамыш хан икән,

Тугрыма кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан икән,

Аны баккан син икән,

Аны көткән мин икән,

Аннан туган ике кош —

Аны миңа бир, – диде.


Котлыкыя би анда

Янә килеп йөгенде[19].

Ул икесен янә биргәндә,

Туктамыш хан аны алды,


Тырнак очына кундырып,

Берәвен чөйде тургайга,

Берәвен чөйде күгәлгә —

Икәве дә очмады,

Тырнагыннан купмады.

Шунда белде Туктамыш

Ике бер тиң бала кош

Төкле Аяктан тумаган,

Томшыгы тома[20] яралган

Төксез аяк – бидаяк.

Азамат ир Туктамыш,

Анда күңеле бозылып,

Котлыкыя бигә әйтте:

– Тугыз йортка дан булган

Кара лачын Төкле Аяк,

Аны чөйгән мин икән,

Аны баккан син икән.

Аның ике баласын

Сорап торган мин икән.

Миңа сонып торганың —

Аягы төксез бидаяк, —

Аны үзеңә ал! – диде. —

Үз кошларым бир! – диде.


Котлыкыя би әйтте:

– Әй ханиям, ханиям,

Тугрыңа кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Синең белән дан булды;

Кичә син дә чал булдың,

Бүген ул да чал булды.


Йомыркасын салганда,

Картлыгыннан шил[21] булды,

Аннан туган ике кош

Бидаякка тиң булды,

Ул ике кош шул, – диде.


Туктамыштай олы хан

Уңына торып бер бакты,

Сулына торып бер бакты,

Күңеле боздай бозарып,

Күзе курдай[22] кызарып,

Анда торып моны әйтте:

– Сәмәркандта утырган

Әмир Бырлас Шаһ Тимер;

Аргы утырган ул булса,

Бирге утырган мин булсам,

«Кара лачын Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Аны миңа тапшыргыл», – дип,

Боерып торган ул булса,

Аның телен алмаган[23]

Туктамыш хан мин булсам,

Ау лачыным караган

Котлыкыя син булсаң,

Салган ике йомыркасын

Оядан алган да син икән!

Кош бидаяк йомыркасын

Ояга салган да син икән!

Лачынымның токымын

Шаһ Тимергә биргән дә син икән!

Аягы төксез бидаяк —

Аны да булса күтәреп,

Минем кашыма килгән дә

Син икән, әй, син икән!

Туктамыш хан янә әйтер:

– Һай Котлыка, Котлыка,

Коның котсыз, Котлыка!

Дәвер кемнең дәвере? —

Туктамышның дәвере!

Заман кемнең заманы? —

Туктамышның заманы!

Җавабың бир, Котлыка!

Туктамыш хан янә әйтер:

– И Котлыка, Котлыка!

Шаһ Тимер суккан сум алтын,

Сум алтынга сатылдың!

Бер башыңны ике иттең,

Ике ханга баш ордың,

Җавабың бир, Котлыка!


Котлыкыя би әйтте:

– Әй ханиям, ханиям,

Кас дошманың[24] Шаһ Тимер,

Шаһ Тимергә сатылсам,

Бер башымны ике итсәм,

Ике ханга баш орсам —

Сездән дәүләт киткәне,

Бездән дә ырыс киткәне.

Башыбызга – уртак көн —

Ул шул икән, ханым әй,

Ул шул икән, ханым әй!


Азамат ир Туктамыш

Әрләп-хурлап аны әйтте:

– Һай Котлыка, Котлыка!

Коның[25] котсыз, Котлыка!

Дәвер кемнең дәвере? —

Туктамышның дәвере!

Заман кемнең заманы? —

Туктамышның заманы!

Куш канатлы алтын таҗ,

Күз урнында гәүһәр каш,

Чыңгыздан[26] килгән дәүләт кош

Бу башымда түгелме?

Алты айлык агыр[27] йорт,

Итәгемдә яткан йорт,

Салыгыннан салыгын[28]

Салып алган мин икән,

Урдасыннан урдасын

Уңгарып тоткан мин икән,

Түрәсез калган киң йортның[29]

Түрәсен көткән[30] мин икән —

Үзем Чыңгыз түгелме?

Миннән дәүләт киткәннең,

Синнән ырыс[31] киткәннең

Җүясен[32] әйтеп бир, – диде.

Котлыкыя би әйтте:

– Әйтмәк бездән, хания,

Ишетмәк сездән, хания.

Җир уртасы Күк Түбә,

Күк Түбәдә ак сарай;

Шушы Сарай калада

Дүрт дәрваза[33] бар иде.

Икәве бикле булганда,

Икәве ачык икәндер;

Береннән килгән кәрваны

Береннән чыгып бетә алмай,

Боҗрасы бөтен алкадай

Боралып үтәр икәндер,

Ямгыр белмәс ямчыгыл[34]

Ям юлында ям чапкан;

Ялгыз йөргән юлаучы

Ям юлында ял тапкан;

Юртса юлы киң булып,

Ятса җире киң булып,

Йорт-җир әман икән дә;

Үзе бинең заманы

Ил фареван[35] икән дә;

Зәкяттан алган зәкяты,

Казнасыннан казнасы,

Үзе бинең сансыз мал,

Үзе дә белмәс икән дә;

Сансыз алтын бу казна

Гомергә бетмәс икән дә,

Безнең көнгә килгәндә,

Ул да җитмәс икән дә!


Били белсәң, ханиям,

Икселмәс[36] дәүләт бу иде.

Алтын Урда, Ак Урда

Алтмыш йортка юл иде,

Индегенең[37] көнендә

Кәрван, дөя килалмый,


Дәрвазаңнан иналмый,

Дәрвазаңнан иңгәндә,

Сиңа бүлеп биралмый.

Синнән дәүләт тайганы

Шул түгелме, ханиям?

Янә торып янә әйтсәм,

Идел сырты Сары Тау

Илем кунган йорт иде,

Илем йортта куймадың,

Иделне ике кичердең,

Анда да аны куймадың,

Кырлы курай шур татыр[38]

Кола чүлгә китердең,

Комкәнт дигән каламны

Комга түгеп бетердең!

Әй ханиям, ханиям!

Бер биядә ике имчәк –

Бере кипсә, беренең сөте юк,

Бер дөядә ике өркәч —

Бере китсә, беренең көче юк;

Йорттан йортым күчкәне –

Бездән ырыс киткәне,

Куштан кошың күчкәне —

Сездән дәүләт киткәне.

Бер башымны ике итеп,

Ике ханга баш орсам,

Ул да булса, ханиям,

Йорттан абруй киткәне,

Чабучы булсаң, баш – менә!

Түгүче булсаң, кан – менә!


Сыпра сынлы суп ерау,

Алып бер җитеп килгәчтән…


Аны әйтеп, Котлыкыя

Хан алдында йөгенде.

Туктамыш хан анда әйтте:

– Һай син татар, һай татар,

Мангыттан азган чал татар[39]!

Син дә кичә бар булдың,

Син дә бүген юк булдың!

Син дә кичә би булдың,

Бүген килеп, син дә бер

Үлем белән тиң булдың —

Токымыңны ораен!


Азамат ир Туктамыш

Ике биен чакырды:

Чакмагыш би, Дөрмән би

Анда килеп баш орды.

Туктамыш хан анда әйтте:

– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,

Айбалтаңны тот, – диде.—

Айпычагың так, – диде.—

Котлыкыя ялган бине

Муйнын ора чап! – диде.—

Пәридән алган хатыны,

Бишектә ятар баласы;

Аны да ташлап калдырган

Пәридән булган анасы[40]

Ул баланы тап! – диде.—

Бишеген ора чап! – диде.—

Син дә булсаң Чакмагыш,

Чакма чаккан Чакмагыш,

Котлыкыя ялган бинең

Чаңырагын[41] чап, – диде.—

Чабып утка як! – диде.


Шунда торган Җантимер —

Киң кунычлы Җантимер —

Алты угыллы ир иде;

Атагы – өлкән аталык[42],

Йортта өлкән пир[43] иде;

Туктамышның кашында

Киңәше киң килбәтле,

Сүзе үткән би иде;

Котлыкыя би белән,

Кан тамызып ак сөткә,

Ант эчешкән ир иде.


Торып килеп Җантимер,

Хан алдында йөгенде:

– Әй ханиям, ханиям!

Җир китәрдә ни калыр?

Җиреннән тайган ил калыр;

Ил китәрдә ни калыр?

Ил киткәндә, йорт калыр,

Йорт китәрдә, сөт калыр,

Ак күкрәктән сөт имгән

Сүзе татлы тел калыр.

Тел китәрдә ни калыр?

Язганнан язган хат калыр;

Баш китәрдә ни калыр?

Буында типкән кан калыр;

Буыннан-буын чабылса,

Ул чагында ни калыр?

Йорт урнында яу калыр;

Яу чапканда ни калыр?


Ялгыз башы каңгырап,

Куйдай булып маңгырап,

Чүл далада тинтерәп,

Дуадактай[44] хан калыр.

Синең кошың асраган

Котлыкыя би иде.

Ул да булса ир иде,

Бер бабасы яу иде,

Бер бабасы ил иде,

Бер бабасы кол иде,

Бер бабасы би иде.

Аның да өлкән бабасы —

Баба Төкләс Хуҗа Әхмәт,

Әүлиялар пире иде.

Әй ханиям, ханиям,

Кол язарда[45] би кичәр,

Би язарда хан кичәр,

Аталыгым хакына

Хаталыгын кич, – диде.—

Аталыгым хакына

Хаталыгын кичмәсәң,

Бишектә яткан баласы —

Кашык канын кич, – диде, —

Буында типкән кан калсын,

Баладан кулың тарт, – диде, —

Каныннан аның кайт! – диде.


Җантимер би әйткәндә,

Туктамыштай олы хан

Аның телен алмады,

Сүзенә колак салмады.


Ачуы аннан каты иде,

Кичүе аннан кайт[46] иде.

Котлыкайны тоттырды,

Кулына кыл җеп тактырды.

Сарай дигән каласы,

Сиксән күчә арасы,

Сары мәрмәр Алтын Таш,

Алтын Таштан Салкын Таш[47]

Салкын Ташка тарттырды.

Бер ягында – аскылык,

Бер ягында – чапкылык,

Чапкылыкка мендереп,

Чүң[48] бүкәнгә чүктереп,

Айбалталы Дөрмән бидән

Анда башын чаптырды,

Җантимердәй атага

Хан колагын салмады.

Хан колагын салмаса,

Ул да карап калмады.

Ни кыласын аңлады,

Өенә карый юл алды.

Җантимернең алты угыл,

Алтынчы угыл – Кобогыл,

Алып килеп ул аны

Котлыкыя бинең өенә,

Салып куеп бишеккә,

Котлыкыя баласын

Киң кунычлы Җантимер,

Кунычында яшереп,

Үз өенә китерде…


Котлыкыя өенә

Анда Дөрмән би килде:

– Син дөньяда йөргәнче,

Хан боерыгы йөрсен, дип,

Хан боерыгы йөргәндә,

Атаңа җиткән айбалта

Инде сиңа җитсен, дип,

Кыл муйныңнан үтсен, дип,

Кобогылга кул салды.

Анда килеп Чакмагыш

Чаңырагын сындырып,

Чакма чагып үрт[49] салды.

Хан боерыгы үтмәде,

Хан боерыгы үткәндә,

Тәңредән узып китмәде –

Атага җиткән айбалта

Баласына җитмәде.

Балтасы чабып чапмады,

Кыл муйныннан үтмәде.

Ул үләсен бу үлде,

Ханның әйткән сүзе үлде.

Берәве үлде, берәү калды —

Тәңре хөкеме, бу иде.

Ул баланы Җантимер,

Итегемнән алдым, дип,

Итегеннән алганда,

Илсез-көнсез калдың, дип,

Атын куйды Идегәй[50].

1

Туктамыш (?–1406) – 1380 елдан башлап хакимлек иткән Алтын Урда ханы, Җучи хан нәселе дәвамчысы. Аксак Тимер явында (1389–1395) җиңелә, Тимер Котлыг хан тарафын-нан тар-мар ителә (1398–1399).

2

Күчә – урам.

3

Алтын Таш – Сарай шәһәрендәге хан бистәсе.

4

Суна – кыр үрдәгенең сирәк очрый торган бер төре.

5

Кош чөю – өйрәтелгән ау кошлары белән җәнлек аулау, кошны кулдан чөеп җибәрү.

6

Ул дәрья дигәне – Җаек, бу дәрья дигәне – Идел, ягъни Иделдән ары – Җаек, Җаектан ары – Сырдәрья дигән сүз.

7

Әмир Бырлас Шаһ Тимер – Аксак Тимер (Тимерләнк, Тимерлан, Тимур, 1336–1405), Ур-та Азия дәүләт эшлеклесе, полководец, 1370 елдан – әмир, чыгышы белән Бырлас ыруын-нан. Башкаласы Сәмәрканд булган дәүләт төзегән, Алтын Урданы тар-мар иткән, Иранга, Кавказ артына, Һиндстанга, Кече Азиягә һ.б. талау походлары ясаган.

8

Ак Түбә – елга һәм түбә исеме. Алтын Урда чорында Иделдән алып Сырдәрьягача булган җирләр Ак Түбә һәм Ак Урда дип йөртелгән.

9

Кур – кымыз ачыткысы, кымыз төбе.

10

Тугры – кош кундыра торган агач. Бу сүзнең «тур, тургач» рәвешендә әйтелеше дә очрый.

11

Сум яки сом – саф, катнаштырылмаган. Сум акча, сум ит кебек сүзләрдә дә очрый.

12

Чонтык – кыска, җитешмәгән. Аксаклыгыннан көлү. Аллегорик мәгънәсе – «хан булырга синең нәселең затсыз, артымнан җитәргә аягың кыска».

13

Бүз тойгын – ак карчыганың бер төре, Туктамыш ханның икенче дәрәҗәдәге ау кошы.

14

Бидаяк – карчыганың бер төре.

15

Бөтелү – язылу.

16

Күгәл – кыр үрдәгенең бер төре.

17

Котлыкыя – тарихчыларның күпчелеге күрсәтүенчә, ак мангыт ыруыннан булган. Мангыт кабиләсенең бер өлеше башлыклары Нугай мирза исемен алып, нугай дип аталып киткән.

18

Би – аксөяк, феодал.

19

Йөгенү – бер аякка тезләнеп хөрмәт күрсәтү, реверанс, баш ору.

20

Томшыгы тома – борын очы яссы, тупас, үткен түгел.

21

Шил – кайтыш.

22

Кур – кымызның ачыткы төбе.

23

Телен алмау – сүзенә илтифат итмәү.

24

Кас дошман – җан алырга йөргән дошман, халык телендә «хас дошман» рәвешендә дә әйтелә.

25

Кон – чырай.

26

Чыңгыз – Чыңгыз хан (Тимучи, 1155–1227 еллар тирәсе). Ул 1206 елдан Монгол импе-риясенең ханы булган, Азиягә һәм Көнчыгыш Европага яулап алу походлары оештырган.

27

Агыр йорт – хөрмәтле йорт.

28

Салык – салым.

29

Түрәсез калган киң йортның – Туктамыш хан тәхеткә килер алдыннан Сарай беркадәр вакыт хансыз тора.

30

Түрәсен көтү – хөкем йөртү.

31

Ырыс – бәхет.

32

Җүя – логик нәтиҗә.

33

Дәрваза – шәһәр капкасы.

34

Ямчыгыл – почта йөртүче, ям – почта.

35

Фареван – муллык, иркенчелек.

36

Икселмәс – кимемәс.

37

Индеге – хәзерге.

38

Шур татыр – тозлы җир һәм тозлы су.

39

Мангыттан азган чал татар – Туктамыш хан үзе монгол нәселеннән булганлыктан, Котлыкыя бине татар дип хурлый.

40

Пәридән булган анасы – Идегәйнең анасы җен кызы, пәри яки шүрәле булуы турында бик күп вариантта легендалар бар.

41

Чаңырак – җәйләүдәге күчмә киез өйләрнең түбә алкасы.

42

Аталык – хан балаларын тәрбия итүче. Зарыйлык белән килүчеләрнең зарын ханга җиткереп торучыларны да шулай атаганнар.

43

Пир – карт, җитәкче.

44

Дуадак – ялгыз; нәселе киселгән оясыз казны дуадак каз диләр.

45

Кол язарда – кол ялгышканда.

46

Кайт – кайтыш, йомшак, ким.

47

Салкын Таш – җәза мәйданы булган урын.

48

Чүң – зур.

49

Үрт салу – үрләтеп ут салу.

50

Идегәй – легендаларда Идегәйнең табылдык бала булуы әйтелә. Ул итектән табыла яки итек эчендә үлемнән сакланып кала һәм бу аңа Идегәй исеме бирелүгә бер сылтау итеп күрсәтелә. Идегәй үзе 1419 елда Алтын Урда сарай аристократиясенә каршы сугышта үте-релгән, тарихта билгеле бер шәхес, халыкның легендар батыры.

Идегәй. Татар халык дастаны

Подняться наверх