Читать книгу Идегәй. Татар халык дастаны - Эпосы легенды и сказания - Страница 3

II. Идегәйнең Кобогыл исемендә үсеп, Туктамыш хан сараенда түрә булганы

Оглавление

Җантимернең алты угыл,

Алтынчы угыл – Кобогыл,

Кобогыл дип беленеп

Үсә куйды Идегәй.

Бер яшендә бер икән,

Баскан җире шил икән.

Ике яшьтә ил булды,

Әйткән сүзе им булды.

Өч яшендә аталык

Остаздан китап башлатты.

Дүрт яшендә дан булды,

Фирасәте[51] фаш булды;

Биш яшенә килгәндә,

Җантимернең биш угыл –

Бишенә дә баш булды,

Алтысында ат менде,

Җидесендә җәй[52] тартып,

Җиде тотам ук атты.

Сигез-тугыз булганда,

Сигез тукмак сындырып,

Туң тимергә кул орды.

Унга җитте – ул булды,

Ул ни дисә шул булды,

Чүлгә чыгып басканда,

Чүл ярылып юл булды,

Тауга чыгып басканда,

Тау сыгылып уй[53] булды.

Унберендә бер булды,

Уйпыксыз чичән[54] ул булды.

Уникегә җиткәндә,

Алпамыштай ир булды.


«Ир булган соң җир булыйм,

Иңсәм җиргә тисен, – дип, –

Ил игелегем күрсен, – дип, –

Асыраган чал бабам —

Ул игелегем күрсен», – дип,

Тауда ятты, тай бакты,

Кырда ятты, куй бакты,

Елкы бакты – кол булды,

Өстендә ямар тун булды;

Башы белән баш булды,

Атагы белән дан булды,

Түрәсе белән фаш булды,

Ятимнәргә яр булды.

Идегәй андый ир булды:

Аты юкка ат булды,

Чүлләгәнгә[55] су булды,

Адашканга юл булды;

Ялгызга – ясак[56],

Җәяүгә таяк ул булды.

Ундүртенә килгәндә,

Ундүрт дауны бетереп,

Түрәсен биргән[57] ул булды.

Унбишенә килгәндә,

Туксан башлы Урданың

Туксан углы бер булып

Айдалага[58] килгәндә,

Алар белән ант тотты.

«Көрәшеп барың мин ексам,

Мин барыңа баш, – диде.—

Көрәшеп берең мине екса,

Улыгыз миңа баш», – диде.

Кушагын[59] алып ту[60] итеп,

Анда мәйдан күтәрде.

Туксан башлы Урданың

Туксан угылы җыелып

Идегәй белән көрәш тотканда,

Екса ега белмәде,

Чалса чала белмәде —

Барын екты Идегәй;

Еккан береннән тун[61] алып,

Айдалага өйдерде.

Өеп салып Идегәй,

Өстенә менеп тайчанды.

– Туктамыш хан тәхетенә

Мин мендем! – дип яр салды[62].

Аннан әйтте Идегәй:

– Анау килгән ак атлы —

Ул Туктамыш хан булса,

Алдында баш имәгез,

Үзе сәлам бирмәсә,

Башлап сәлам бирмәгез.


Туктамыштай олы хан —

Акбүз аты – астында,

Лачыны – ияр кашында,

Җилә җитеп килгәндә,

Анда күрде айдала.

Айдалада туксан бер бала.

Туксаны торыр яланбаш,

Ул туксанның эчендә

Чалкаеп утырыр бер бала.

Азамат ир Туктамыш

Килә җитеп килгәндә,

Ул туксан бер тик торды,

Торып бер баш имәде,

Иңкәеп сәлам бирмәде.


Туктамыштай олы хан

Анда торып моны әйтте:

– Туксан бала – айдала,

Туксан булып, бүз бала[63],

Бүз балалык итә белмәдең —

Башлап сәлам бирмәдең.

Ханыгыз булган минме өлкән,

Әллә юкса сезме өлкән?!


Анда әйтте Идегәй:

– Башта булсаң син өлкән,

Аякта[64] чыгар без өлкән.

Әйтеп бирсәм ник өлкән —

Туксан башлы Урданың

Янымда туксан баласы,

Шушы туксан баланың

Яшен санап салсам мин,

Анда чыгар без өлкән.

Өлкәнне өлкән белмәгән,

Башлап сәлам бирмәгән

Ул да булса, ханиям,

Син икән, ай син икән!


Азамат ир Туктамыш

Анда уңга әйләнде,

Анда сулга әйләнде,

Әйләнеп җавап тапмады.

Хансарайга кайтып килгәндә,

Башыннан уе китмәде,

Урынында ятты-ятмады,

Өч көн күзен йоммады,

Өч төн йокы татмады.

Кыр башында айдала —

Айдалада утырып,

Туксан бала эчендә

Идегәй булды бер бала.

Башы белән баш булды,

Атагы белән дан булды,

Түрәсе белән фаш булды;

Ятимнәргә яр булды,

Аты юкка ат булды,

Адашканга юл булды,

Карны ачканга тамак ул булды.

Айбалталы Дөрмән би,

Дөрмән улы Урман би —

Туксан бала эчендә

Каракчылык кылган би:

Балалар менгән таяк ат —

Аны урлап тотылды…

Өч урлады – котылды,

Дүртенчедә тотылды.

«Түрәсен моның бир», – диеп,

Айдаланың туксан бала

Кулын килеп кушырды.

Урман бинең кашына

Тора килеп Идегәй,

Кулдан кылын тоттырды,

Кылдан кыл җеп тактырды,

Салкын ташка тарттырды,

Туксанның берен җәллад итеп,

Анда башын чаптырды.

Хәбәр илгә фаш булды.

Җәллад булган ул баланы

Айбалталы Дөрмән би

Кулын кулдан каерып,

Туктамыш ханга баш орды:

– Үзем булсам Дөрмән би,

Улым булып Урман би,

Урманымның башын чапкан

Шул баланың канын кайтием[65],

Әй ханиям, түрәм би?!


Җәллад булган ул бала

Торды дагын аны әйтте:

– Кыр башында айдала,

Айдалада туксан бер бала.

Кобогыл безнең беребез,

Ул да булса башчыбыз,

Моның түрәсен ул биргән,

Аның аргысын мин белмәм.


Туктамыштай олы хан

Идегәйне алдырды:

– Әй Кобогыл, Кобогыл,

Яхшы атаның баласы –

Җантимернең углы идең;

Елкы бактың, куй бактың,

Айдалага ут яктың:

Айбалталы Дөрмән би,

Дөрмән углы Урман би,

Аның башын ник чаптың?


Анда әйтте Идегәй:

– Илеңдә йөргән каракчы

Өч ат урлап котылса,

Дүртенчедә тотылса,

Синең түрәң буенча

Дүртенчедә чабылса,

Дөрмән углы Урман би —

Ул да шулай тотылды,

Синең хөкемең буенча


Ул да шулай чабылды,

Аның аргысын мин белмәм.

Туктамыш торып анда әйтте:

– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,

Шушы торган Кобогыл

Ни кылса да рас кылган,

Сүзем белән бер кылган,

Мин аңа түрә бирә алмам.

Айдалада утырып,

Ундүрт дауны бетергән,

Туксан бала эчендә

Бәйге тотып[66] дан алган,

Туксанына баш булган,

Түрәсен биреп фаш булган,

Ул ни кылса рас кылган,

Кобогылдай баланың

Түрәсенә чыгалмам.


Кобогылга аны әйтте:

– Әй Кобогыл, Кобогыл,

Сараемда кал, – диде.—

Өстеңдәге иске тун —

Ул туныңны сал, – диде.—

Яурыннары[67] каймалы,

Төймә бавы тартмалы

Ал кара кеш[68] тун бирим.

Бу тунымны ки, – диде.—

Чың-чың иткән чын йөгән

Чыңлатканда караган,

Токымы толпар яралган

Тимгел чуар ат бирим,

Ул чуарны мен, – диде.—

Күн давылбаз[69] так, – диде.—

Җил карамый җил, – диде.—

Тотар бавы сум алтын

Асыл шоңкар кош бирим,

Күл әйләнә чөй, – диде.—

Бер бите айдай балкыган,

Бер бите көндәй салкыган,

Болгардаен[70] болкыган,

Җофардаен аңкыган

Айтулы[71] атлы ару[72] кыз

Җаның сөйгән яр булса,

Туеңнан туең кылдырып,

Аны да сиңа бирием,

Куйныңа алып сөй, – диде.—

Кырымнан кыен дау килсә,

Түрәсен аның бир, – диде.—

Кырымнан калын яу килсә,

Кобогылым, аны кыр, – диде.


Анда әйтте Идегәй:

– Атың булса багамын,

Утың булса ягамын,

Мин яхшыга яхшымын,

Мин яманга яманмын,

Кул биргәннең колымын —

Хезмәтеңдә каламын.


Идегей аны күргәндә,

Сузылмалы шам кылыч,

Суырып алып кыныннан

Киерелеп артка бер чапты.


Торып килеп Идегәй,

Хан ни бирсә, аны алды:


Ал кара кеш тун икән —

Кияренә аны алды;

Тимгел чуар ат икән —

Менәренә аны алды;

Күн давылбаз бар икән —

Төяренә аны алды;

Асыл шоңкар кош икән —

Чөяренә аны алды;

Бер бите айдай балкыган,

Бер бите көндәй салкыган,

Болгардаен болкыган,

Җофардаен аңкыган

Айтулы ару кыз икән —

Туеннан туен кылдырып,

Сөяренә аны алды.

Кырымнан кыен дау килсә,

Дауны кырды Идегәй;

Кырымнан калын яу килсә,

Яуны кырды Идегәй.


Туктамыштай олы хан

Идегәйнең көнендә

Яу белән даудан котылды.

Сарай дигән калада

Дүрт дәрваза бар икән,

Икәве бикле булганда,

Икәвен ачык куйдырды.

Береннән килгән кәрваны

Береннән чыгып бетә алмый,

Боҗрасы бөтен алкадай

Боралып килгән мал булды.

Туктамыштай олы хан,

Идегәй ирнең көнендә

Ил казнасы бай булды.

Биләгәне кол булды,

Әйләгәне мал булды;

Җәеп салса көмешен —

Җәйрәп яткан күл булды;

Өеп салса алтынын —

Әлдермештәй тау булды.

Ашаган казы ял булды,

Эчкәне сары бал булды.

Әмма Идегәй үзе кем? —

Анысын белмәс хан булды.


Кадыйрбирде[73] – яшь солтан,

Туктамыштай хан углы,

Ул биләүдән чыкканда,

Хан ханәше[74] Йәникә

Анда игезәк кыз тапты.

Ул кызларны тапканда,

Туктамыштай олы хан

Аналыклар[75] алдырып,

Сан сөяген бактырды.

Хан казнаны ачтырды,

Көрәкләп тәңкә чәчтерде.

Ханнан ханны җыйдырды,

Бидән бине җыйдырды,

Ту бияләр[76] суйдырды,

Утыз көн уен кылдырды,

Кырык көн туен кылдырды;

Олы кызы айга тиң —

Атын куеп Ханәкә,

Кече кызы көнгә тиң —

Аты куеп Көнәкә,

Күңелен анда тындырды.

Туктамыштай олы хан

Куйдан куен суйганда,

Туйдан туен кылганда,

Идегәйнең алганы,

Кагып түшәк салганы —

Айтулы ару кыз икән,

Аның да җитеп ай-көне,

Ай ярлыкаеп көн туды,

Ат башыдай ул туды.

Ул туганда Идегәй,

Аталыклар алдырып,

Сан сөяген бактырды.

Алтыннан чүмәк[77] уйдырды,

Көмештән төбәк[78] койдырды,

Кыр кураен семәк[79] иттерде;

Кыр курае каты булыр дип,

Алтыннан семәк кылдырды.

Ту бияләр суйдырды,

Туктамышның сансыз кол —

Барын, югын җыйдырды,

Ялгызыма алкыш[80] тисен дип,

Өлкән бер туй кылдырды,

Хан кашында туды дип,

Атын Норадын[81] куйдырды.

Ул туганда Идегәй

Кам[82] йөргесенә[83] будырды,

Кам йөргесе каты булыр дип,


Клакай камка[84] түшәтте,

Клакай камка каты дип,

Сосарына биләтте.

Күкрәге яулы үссен дип,

Качкан яуны кудырды,

Яуда явыр[85] булсын дип,

Яуны бергә кыдырды.

Күңелен шунда тындырды.

51

Фирасәт – үтә күрүчәнлек, үтә зирәклек.

52

Җәй – җәя.

53

Уй – чокыр, уйсу җир, уелган җир.

54

Уйпыксыз чичән – тел остасы.

55

Чүлләү – чүлдә йөреп сусау.

56

Ясак – әйберләтә салым, закон хөкемендәге мал. Бу сүзнең «корал һәм кораллану, отряд булу» мәгънәсе дә бар.

57

Түрәсен бирү – хөкем йөртү.

58

Айдала – ачык дала, такыр дала.

59

Кушак – билбау.

60

Ту (туг) – байрак, флаг.

61

Тун – гомумән, «кием» дигән сүз булган.

62

Яр салу – аваз салу.

63

Бүз бала – биредә «асыл бала» мәгънәсендә.

64

Аякта – азакта, соңында.

65

Кайтием? – Кайсылай итәем, нишләтим?

66

Бәйге тоту – ярышта җиңү.

67

Яурын – калак сөяге, арка турысы.

68

Ал кара кеш – биредә ал сүзе төсне түгел, бәлки бик яхшы, югары сыйфатлы булуны аңлата.

69

Давылбаз – кош чакыру өчен күннән ясалган барабан.

70

Болгардаен (болгар кебек) – бу урында «күн» мәгънәсендә, болгари тун.

71

Айтулы – Идегәйнең хатыны булачак кыз исеме.

72

Ару – биредә «сылу» мәгънәсендә килә.

73

Кадыйрбирде – Туктамыш хан улы, 1419 елда үтерелә.

74

Xанәш – хан хатыны, ханча.

75

Аналыклар – тәрбияче өлкән хатыннар.

76

Ту бия – колынламаган бия.

77

Чүмәк – аяклы бишекнең астына куелган кран.

78

Төбәк – бишекнең төбе.

79

Семәк – бала тотыну өчен бишеккә куелган әйбер.

80

Алкыш – яхшы теләк.

81

Норадын – Идегәйнең улы. Вариантларда Норалын, Морадым, Нургали, Нургадил формасында да очрый. Тарихи документларда Нуретдин буларак билгеле. 1419 елда үлә.

82

Кам – камканың бер төре.

83

Йөрге – биләүсә.

84

Клакай камка – алтын яки көмеш аралаштырып, бизәкләп тукылган ефәк тукыма, чатма, парча.

85

Явыр – яу ире, яугир.

Идегәй. Татар халык дастаны

Подняться наверх