Читать книгу Идегәй. Татар халык дастаны - Эпосы легенды и сказания - Страница 5

IV. Туктамыш ханның Субраны җырлатып, Идегәйне сынаганы

Оглавление

Сыпра сынлы суп ерау,

Алып бер җитеп килгәчтән,

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Туктамыштай олы хан

Ике утырды, бер торды,

Эчке баштан юл бирде.

Анда өлкән туй ясап,

Күк түбәдәй түбәгә

Ак чатырлар кордырып,

Түрә-картын җыйдырып,

Хан-хәзрәт ала күзен

Як-ягына каратты.

Ирдән ирен җыйдырды,

Бидән биен җыйдырды.

Кобогылны сыныем дип,

Дәрәҗәгә чигием дип,

Анда хәбәр кылдырды.

Чапчагы[130] белән сары бал,

Аны да кулдан күтәртеп,

Ак утауга китертеп,

Идегәйне аякчыга[131] куйдырды.

Сары баллар салдырып,

Субрадаен ерауга

Өч тустаган бал бирде,

Балны җитеп алгачтан,

Алып бер аны салгачтан,

Чала бурлы[132] булгачтан,

Субра ерау анда әйтте:

– Тим-тим Чуар, Тим Чуар[133],

Чабылган аттан тир чыгар.

Ак мамыктан бүз[134] чыгар;

Акыллы ирдән сүз чыгар;

Йөз туксан биш яшәгән,

Җаны-сөяге какшаган,

Азауларын тездереп,

Ак ефәк белән бәйләгән

Бер алҗыган картыңмын! —

Миндәй ирдән ни чыгар?

Ни чыгар, ай ни чыгар!

Әйтер идем, телем килмәс,

Әйтмәс идем, күңел тынмас;


Коры үләндә дым булмас,

Коры сөяктә май булмас,

Акыл кайткан картларда

Хан тыңлардай сүз булмас,

Хан тотса да, халык тотмас,

Халык тотса да, хан тотмас;

Халык белән хан бозылышса,

Арадан үтәр юл булмас.

Янәдән әйтеп ни әйтим:

Ни бер җайман авыз карт икән дирләр, әй!


Ни белсә, шуны әйтә икән дирләр, әй!

Тәстә-тәстә бал бирче!

Сирпелдерми алып килче!

Бал бөйрәккә[135] төшкәндә,

Бал белән бөйрәк пешкәндә,

Күңрәнә биреп[136] әйтием:

Менмәгә бирсәң җәбә[137] бир —

Тибенгедән[138] тир чыкмас;

Чөймәгә бирсәң карчыга бир —

Канҗагаңны[139] буш итмәс;

Кимәгә бирсәң кара бир —

Эче тузмый тышы уңмас;

Сөймәгә бирсәң сылу бир —

Ак сарайга сөйкәнеп

Елый калса кем алмас?

Җикмәгә бирсәң атан[140] бир —

Арышы сынмый мыгаймас[141];

Саумага бирсәң кысрак[142] бир —

Кукрайга[143] тигән суыкка тими суалмас[144].

Ерау балны эчкәндә,

Бал йөрәккә төшкәндә,

Туктамышка янә әйтте:

– Иделдә булды илле хан,

Җаекта булды ялгыз хан,

Ире ханның уагы,

Уак[145] ханның иресе —

Карт бабаң да хан иде,

Алымы синнән аз иде,

Биреме синнән күп иде,

Тулга да тулга дисез,

Җырла да җырла дисез,

Ни җырлаек сезләргә?

Ни бирерсез безләргә?


Туктамыш хан анда әйтте:

– Ал кара кеш тун бирим мин сиңа,

Сайлап алып кияр булсаң, ераучым,

Кыңгыраулы күк карчыга бирием,

Күл кыдырып[146] чөяр булсаң, ераучым!

Алпан да тилпән йөгертеп,

Адымын җиргә куыртып,

Аргымак ат бирием,

Камчы тартмый менәр булсаң, ераучым.

Ханәкәдән артык ару бар,

Көнәкәдән артык сылу бар,


Аны да алып бирием,

Уң җиреңә ултыртып,

Аркасыннан сөяр булсаң, ераучым!

Аякчым булып утырган

Анау да торган Кобогыл,

Аның да нинди ир икәнен

Әйтеп тә бирер булсаң, ераучым!

Азамат ир Туктамыш

Субрадаен ерауның

Иңсәсенә кара самур[147] тун бирде,

Үз кулыннан бер сараяк бал бирде.

Сыпра сынлы суп ерау

Сараякны алгачтан,

Аны авызына алмастан,

Идегәй белән Җанбайны

Кашына ымлап алдырып,

Киң Җанбайның йөзенә

Сорау биреп аны әйтте:

– Бездән борын заманда

Тунику[148] атлы хан үтте,

Яу булганга яу булды,

Ил булганга ил булды.

Олы ханның уагы,

Уак ханның олысы

Туникуга баш иде.

Тунику күктән ашканда,

Кытай йортын басканда,

Аның олы вәзире –

Тат торуны Колатай,

Даладан табып бер бала,

Тарун[149] булып үстерде.


Югалчы бала[150] ир булды,

Озак үтми яу булды;

Тат торунын кузгатып,

Туникуны каулады.

Туникуның тәхетенә

Колатайны хан итте.

Хан булган соң Колатай,

Югалчы үскән баланың

Кырсак[151] башын чаптырып,

Туникуны кайтарды.

Сорау бирәм, олы би,

Кайсы дөрес эшләде?


Кәмалның углы Киң Җанбай

Җавап биреп аны әйтте:

– Ак калада уйга бай

Йорт агасы Субратай[152],

Йөз туксан биш яшәдең,

Күпне күреп байкадың,

Күпне белеп сөйләдең,

Синнән кала мин байгыш,

Әйтеп-әйтеп ни әйтим?

Азамат ир Колатай

Яман юлга басмады,

Хан булган соң сарайда

Югалчыны үтереп,

Тунику данын саклады.


Сыпра сынлы Субра

Идегәйгә карап анда әйтте:


– Яу түбәгә баш егет,

Яшең утызга җитмәен

Тугыз йортка дан булдың;

Азамат ир Кобогыл!

Төпчек атаң белмимен,

Өч азамат әңгәмәсен[153]

Байкап күрсәң ни булгай?


Анда әйтте Идегәй:

– Ак калада уйга бай,

Йорт агасы Субратай.

Йөз туксан биш яшәдең,

Азау тешең ашадың,

Күпне күреп байкадың;

Югалчы үскән батырның

Аты иде Тимертау,

Аның атын әйтмәдең,

Йорттан аны яшердең,

Убалын[154] кая куярсың?

Өнәндә[155] булды сигез хан,

Олы ханның уагы,

Уак ханның олысы

Туникуга баш иде,

Тунику күккә ашкан соң,

Кытай йортын баскан соң

Үзен күккә ашырган

Йортына кыңгыр карады,

Йорты фәрван булмады;

Көчлесе кол биләде,

Көчсезе зар иңрәде,


Күккә ашкан Тунику

Йортына күзен салмады;

Югалчы үскән Тимертау

Йортның зарын аңлады:

Юл тапмаен адашкан

Чалпы йортка юл булды.

Чалпы[156] йортны кузгатып,

Туникуны каулады,

Йортка күзен салмаган

Туникуны каулаучы

Тимертау дөрес эшләде;

Йортның уен байкамый,

Тимертау сүзен тыңламый,

Сын битләгән[157] сорандай

Мылҗырап йөргән Колатай,

Тимертау башын чаптырып,

Убал ялгыш эшләде,

Минем белгәнем шул, – диде.


Җавап сүзен алгачтан,

Сынап бер карап торгачтан,

Өлкән ерау Субра

Идегәйне җүпләп анда әйтте:

– Яшь җелектә май була,

Акылы уйга бай була:

Җелегеңә май тулган,

Акылың уйга бай булган.


Аны әйтеп Субра,

Сары балны күтәреп,

Идегәй белән Җанбайга

Тулгай биреп янә әйтте:

– И сары бал, сары бал,

Сары балны кем эчәр?

Икең бергә килгәндә,

Кайсыгыз батыр ир булса,

Алып та алып шул эчәр!


Субра алай дигәндә,

Җанбай уйга килгәндә,

Идегәй алып аны эчте.

Субра ерау анда әйтте:

– Афәрин, батыр икәнсең!

Ханга дуслык иткәндә,

Дуслыгың ничек итәрсең?

Ханга хаслык иткәндә,

Хаслыгың[158] ничек итәрсең?


Идегәй торып анда әйтте:

– Ханга дуслык иткәндә,

Чыгып кала бозармын,

Казнадан казна китереп,

Ханның күңелен табармын.

Ханга хаслык иткәндә,

Арсаеп[159] атка менәрмен,

Карчыга булып очармын,

Ханны куып басармын,

Балын канҗагама асармын;

Бүленгән куйдай итәрмен,

Бүректәй киеп китәрмен,

Казнасын алып илгә,

Ханлыкны лаек бигә бирермен,


Мин дигәнне кылырмын,

Дигәнемне кылмасам,

Атамның хәрәм углы булыем!


Сыпра сынлы суп ерау

Идегәй белән Җанбайны

Икесен бер сынап күргәчтән,

Туктамышка аны әйтте:

– Әй ханиям, ханиям,

Әйт дисең дә куймыйсың,

Әйтмәгә авызым бармыйдыр.

Бармаса да әйтием:

Кара лачын, Бүз тойгын —

Икесе ике ояның кошы икән,

Остазларыңа тоттырып,

Икәүне бер тургачка кундырдың.


Кашында торган ике ир:

Берәве аның олы угыл,

Маңлае чыкык[160], гүзәл булыр,

Батыр булыр шул угыл;

Җантая биреп утырган,

Җанбай аты аталган.

Ирне салкык[161] күренә —

Җанбаз[162] булыр шул угыл,

Кәмалның углы Киң Җанбай,

Сүзгә чичән ир Җанбай

Киңәш бирер картларга,

Яуга чыгар атларга,

Бездән дәүран үткәндә,


Сезгә дәүран җиткәндә,

Та кем калды ханнарга!..


Аргы угыл да бирге угыл,

Шул читтәге шул угыл —

Кош борынлы Кобогыл,

Бүре пычым[163] шул угыл,

Балтыры җуан, кулы үнән[164],

Җай татарга охшый шул угыл;

Ирене юка күренә —

Чичән икән Кобогыл,

Яурыны яссы, муйны озын,

Җәй тартмага кулы озын —

Мәргән икән Кобогыл;

Бармагы җиздәй маешкан —

Чибәр икән Кобогыл;

Чәче айдай балкыган —

Асыл икән Кобогыл;

Бите нурдай түгелгән —

Түрә булыр Кобогыл…


Туктамыштай олы хан

Сараенда ятып төш күрде.

Уянып уйлар бакканда,

Юранып юрау тапмады.


Сыпра сынлы суп ерау

Тора биреп тулгайдыр,

Тулгай биреп сарныйдыр[165]!

Сарныйдыр да җырлыйдыр.

Бал бөйрәккә төшкәндә,

Бал белән йөрәк пешкәндә,

Субра аны җырлайдыр:

– Мин картыңмын, картыңмын,

Күпне күргән картыңмын.

Ни күрмәгән картыңмын?

Башлык та башлык Башлык хан —

Аны күргән картыңмын;

Аннан соңгы Абыл хан —

Аны күргән картыңмын;

Аннан соңгы Кара хан —

Аны күргән картыңмын;

Аннан соңгы Ала хан[166]

Аны күргән картыңмын;

Олы бабаң Томавыл[167]

Аны да күргән картыңмын;

Унике тотам ук тарткан.

Тартканында өзә аткан

Аннары соңгы ир – Чыңгыз —

Мин аны күргән картыңмын!

Юклаусыз[168] үткән Яучы хан —

Аны күргән картыңмын;

Бәянду хан, Саен хан —

Аны күргән картыңмын;

Саен ханнар киткәндә,

Аннан калган картыңмын;

Тартып булат бәйләгән

Бура солтан Бәрки хан[169]

Аннан калган картыңмын;

Өзәңгесе өзмә алтын,

Бер өзмәсе мең алтын,

Үзбәк[170] дигән хан үткән —

Аны күргән картыңмын;

Тибенгесе тезмә алтын,

Тыныйбәк[171] дигән хан үткән –

Аны да күргән картыңмын;

Аргымак бавы сум алтын

Асылбәк[172] дигән хан үткән –

Аны мин күргән картыңмын;

Ябынчасы[173] җәймә алтын,

Баш шайманы[174] чын алтын,

Манарасы кырык колач

Җанбәк[175] дигән хан үткән —

Аны мин күргән картыңмын;

Бирдебәк[176] тә хан булган,

Биреме синнән күп булган —

Аны күргән картыңмын;

Олы ханнан тугыз хан,

Кече ханнан утыз хан,

Ыгына[177] кергән картыңмын.

Карт бабагыз Туктага,

Аның углы Туйгуҗа[178]

Аны күргән картыңмын.

Әй Туктамыш, Туктамыш,

Тик төнә көн син үзең

Яланаяк, яланбаш

Йөреп торган бала идең,

Бүген син дә хан булдың —

Сине дә күрә торамын.

Үтерә икәнең беләмен,

Үтерсәң җуяр нием бар?

Ахирәт өйгә барырмын,

Янә өйгә керермен…

Әҗәл туры килмәсә,

Азраел корык салмаса,

Әле дә булса, Туктамыш,

Синнән калыр картыңмын!

Янә торып янә әйтсәм:

Өнәндә үтте ун батыр,

Ун батырдан иң батыр

Санае[179] күк соландай[180],

Тартып атса санаен

Күктә йолдыз югалткан,

Күк батыр дип аталган —

Аны күргән картыңмын.

Энҗү белән Бәнҗүдә[181]

Борын үтте биш батыр

Биш батырдан иң батыр —

Гөрзисе иде биш батман,

Кылычы иде йөз тотам,

Сукса тауны җимерде,

Чапса яуны юк итте,

Таубатыр дип дан алды —

Аны күргән картыңмын.

Җаек белән Иделдә

Борын үтте дүрт батыр;

Дүрт батырдан иң батыр,

Кулындагы калканы

Аның иде өч батман,

Иңендәге тимер көбә

Аның иде дүрт батман.

Гавер[182] аткан утчагыр

Күкрәгенә батмаган,

«Утчагыр[183] алмас» батыр дип,

Даны йортка таралган —

Аны күргән картыңмын.

Күп батырны мин күрдем,

Күп батырны мин белдем,

Яшем йөз туксанга килгәндә,

Чыкмаган җан йөргәндә,


Миннән дәүран үткәндә,

Сезгә дәүран җиткәндә,

Утыз тешем беткәндә,

Шунча ирләр күргәндә,

Утыз ханның гомерен үткәндә,

Кобогылдай ирне мин

Бер күрмәгән картыңмын!

Кашларына карасам,

Каләмнән пәйда булгандай;

Күзләренә карасам,

Күгеннән пәйда булгандай;

Каршыннан торып карасам,

Каһәрдән пәйда булгандай;

Буйларына карасам,

Нурдан пәйда булгандай!

Шул читтәге шул угыл,

Аргы угылдан бирге угыл,

Уртадагы озын буйлы,

Ат җилкәле Кобогыл,

Комга беткән[184] коба тал,

Корык[185] сайлар Кобогыл;

Кола-алалы күп елкыңны

Куып әйдәр Кобогыл;

Әйләнмәгән күп йортка

Билге текәр[186] Кобогыл;

Боты савырлы[187] көрән ат,

Ботка тартып менәр ат:

Ике саклык турыны

Олауга җайдак[188] алыр ул;

Нугайлының агыр йорт[189],

Җәяү яткан хәйран йорт –

Ач көзәндәй бөгелеп,

Ач бүредәй чыелдап,

Ач арысландай үкереп,

Илеңә тавыш салыр ул;

Кырык көнлек чүленә

Айдынлы булак[190] салыр ул;

Иделнең ике ягы кызыл яр,

Ысбадан савыт салыр ул;

Иртеш башы Кара Тун,

Ике арасын куар ул;

Чиксез кузы[191] сансыз куй,

Күп гаскәре туйсын дип,

Суеп казан асар ул;

Батман, батман балыңны

Тартып алып эчәр ул;

Алтыннан суккан Ак Урдаң,

Көмештән суккан ак ишек,

Төшсә тимер чукмары

Ишегеңне ачар ул;

Кирәгәңне киртәр ул,

Киртеп утын итәр ул,

Кисмә-кисмә сары алтын —

Кисеп улҗа итәр ул;

Кашыклап җыйган малыңны,

Чүмечләп чәчеп бетәр ул.

Бар урдаңны алыр ул.

Тәхетеңә бау салыр ул,


Кола чәчең агартып,

Ике күзең кызартып,

Картайганда илеңнән

Сөрән салып куар ул;

Табаныңны теләр[192] ул,

Телеп кылын салыр ул;

Хур кызыдай күрекле,

Сандугачтай ирекле

Ханәкәдәй аруны,

Көнәкәдәй сылуны,

Йәникәдәй бикәчне

Ат өстенә мендереп,

Алсу йөзен сулдырып,

Тиген[193] улҗа кылыр ул.

Камчы тияр муйныңа,

Кан соргылыр куйныңа,

Такыя олы башыңны

Кисәр булгай шул угыл.

Инде мин кеше танымам,

Әгәр кеше танысам,

Котлыкыя би улы

Идегәй ул – Кобогыл!..

130

Чапчак – кисмәк.

131

Аякчы – кәсә өләшүче. Хан мәҗлесендә хөрмәтле эш саналган.

132

Чала бурлы – ак белән кызыл катыш төс.

133

Тим Чуар – Идегәй атының исеме.

134

Бүз – китән, ак материя.

135

Бөйрәк – бөер.

136

Күңрәнә биреп – тамак кырып, көйләп.

137

Җәбә – җабага, яшь ат яки кыска колаклы ат.

138

Тибенге – тир үтмәсен өчен ат белән ияр арасына салына торган күн.

139

Канҗага – иярнең арт ягындагы күн капчык.

140

Атан – печкән дөя.

141

Мыгаю – сыгылу, хәлдән таю.

142

Кысрак – бу урында: «бия» мәгънәсендә.

143

Кукрай – кук – урай – үләнгә бай җир.

144

Суалмас – кипмәс. Ягъни суыктан үләнлек корымый торып, сөте кимемәс.

145

Уак – вак.

146

Кыдыру – бетергәнче йөрү.

147

Самур – җәнлек, кондызның бер төре.

148

Тунику – борынгы Монголиядә хакимлек иткән хан.

149

Тарун – үги ата.

150

Югалчы бала – өйсез, урам баласы.

151

Кырсак – шомлы.

152

Субратай – Субра атай.

153

Өч азамат әңгәмәсен – ягъни югарыда әйтелгән Тунику, Колатай һәм Югалчы әңгәмәсен.

154

Убал – гөнаһ, язык.

155

Өнән (Онон) – хәзерге Монголия һәм СССР территорияләре буйлап ага торган елга.

156

Чалпы – масса.

157

Сын битләү – сынын, төсен алыштыру.

158

Хаслык – дошманлык.

159

Арсаю – тартынып тормау.

160

Чыкык – чыгынкы.

161

Салкык – салынкы, салпы.

162

Җанбаз – җан белән уйнаучы, осталык күрсәтүдә үз җанын хәтәргә куючы.

163

Пычым – сын, фигура.

164

Үнән – уңган, җитез.

165

Сарнау – көйләү, җырлау.

166

Башлык хан, Абыл хан, Кара хан, Ала хан – бу ханнар тарихта билгеле түгел.

167

Томавыл – Чыңгыз дастаннарында күренгәнчә, бу – Томавыл мәргән. Чыңгыз ханның бабасы дип күрсәтелә.

168

Юклаусыз – траурсыз.

169

Яучы хан, Бәянду хан, Саен хан, Бәрки хан – биредә Алтын Урда ханнары турында сүз бара.

170

Үзбәк – Үзбәк хан. 1312–1341 елларда Алтын Урда ханы булып торган. Урданың иң төзек, күтәренке һәм данлы вакыты шул хан заманында булган.

171

Тыныйбәк – Үзбәк хан улы. Бик аз гына хан булып тора һәм үтерелә.

172

Асылбәк – аның турында мәгълүматлар табылмады.

173

Ябынча – яңгырдан бөркәнчек яки ат ябуы.

174

Шайман – корал һәм кием көбәләре.

175

Җанбәк – 1342–1357 елларда Сарай ханы булып торган.

176

Бирдебәк – Җанбәк улы. Тарихчылар аның явыз һәм холыксыз булуын хәбәр итәләр. Хан булгач, ул барлык кардәш-ыруларын үтертеп бетергән. Үзе 1360 елда Кулна мырза та-рафыннан үтерелә. Сарай чуалышлары шул хан заманында башлана.

177

Ыгына керү – ышыгына керү, баш салу.

178

Туктага, Туйгуҗа – Туктамыш ханның бабасы белән атасы.

179

Санай – җәянең бер төре.

180

Солан – салават күпере.

181

Энҗү, Бәнҗү – Амудәрья белән Сырдәрьяның борынгы исемнәре.

182

Гавер – кяфер.

183

Утчагыр – туп, пушка.

184

Беткән – үскән.

185

Корык – бер башы җеп элмәкле озын таяк, ат өереннән теләгән атны тотып алу өчен муенына шул ыргытыла. Сугыш вакытында сөңге сабында да шундый корыклар булып, дошманның муенына ыргытып, ат өстеннән ега торган булганнар.

186

Текәр – текәп, кадап утыртып куяр, ягъни үзәксез, байраксыз халыкларга байрак утыртыр.

187

Савыр – арт сан, бүлтәк.

188

Җайдак – иярсез, ягъни бер атыңны иярләп менәр, икесен запаска саклык өчен янга тагып алыр.

189

Нугайлының агыр йорт – Нугай мирзадан соң Алтын Урда дәүләте үз эчендә күбрәк «Нугай йорты» дип йөртелә. Агыр йорт – хөрмәтле йорт.

190

Айдынлы булак – якты чишмә, инеш.

191

Кузы – куй бәтие.

192

Табан телү – табанны пычак белән телеп, ярага ат кылы җибәрү. Ул чорларның иң рәхимсез җәзасыннан саналган.

193

Тиген – буш, түләүсез.

Идегәй. Татар халык дастаны

Подняться наверх