Читать книгу Идегәй. Татар халык дастаны - Эпосы легенды и сказания - Страница 4
III. Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны эзәрләгәне
ОглавлениеХан ханәше Йәникә
Беркөн ханга моны әйтте:
– Карачы[86], ханым, карачы! —
Тауда ятып тай баккан,
Кырда ятып куй баккан,
Елкычыдан би булган,
Түрәң булган Кобогыл
Ни кылганны карачы:
Карачылар эчендә
Булгандаен карачы —
Кадыйрбирде хан углы.
Ул тугандай туй кылып,
Хан углына углын тиң куеп,
Ханәкә белән Көнәкә
Кыз тугандай сый кылып,
Хан сыена тиң кылып,
Хан казнаңны ачтырып,
Сан сөяген бактырып,
Туй кылганын карачы!
Чыңгыздан калган кара ту,
Кара туны кулга алып,
Яу кырганын карачы,
Хан түрәдәй утырып,
Дау кырганын карачы!
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып,
Хансарайга килгәндә,
Кыл-кыл чәчен үстергән
Кыл түбәле Кобогыл —
Ул килгәнен карачы!
Хан сарае ак ишек
Иртә булса ачылып,
Туктамыш хан килгәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач[87] тутый кош
Сайрап телгә килгәндә,
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып,
Сәлам биреп килгәндә,
Хан тәхетендә утырып,
Ул сәламне алганда,
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Туктамыштай олы хан,
Үзе дә үзе сизмәстән,
Калкып та калкып торыр икән
урыныннан, ай.
Сынап торган Йәникә
Туктамышка моны әйтте:
– Тауда ятып тай баккан,
Кырда ятып куй баккан,
Елкычыдан би булган,
Түрәң булган Кобогыл
Өрәңгедән каты икән;
Килбәте синнән киң икән,
Коты синнән котлы икән.
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Кобогыл килеп кергәндә,
Хан башыңны кол итеп,
Калкып та калкып тордың
урыныңнан, ай!
Азамат ир Туктамыш
Ханәшенә үпкәләп әйтте дир:
– Ян йөрәкне яндырып
Ялганлама син, ханәш,
Сум йөрәкне сулкытып
Сумгыллама[88] син, ханәш!
Тауда ятып тай баккан,
Кырда ятып куй баккан,
Түрәм булган Кобогыл
Өрәңгедән каты булалмас!
Кыл-кыл чәчен үстергән
Кыл түбәле Кобогыл
Өрәңгедән каты булганда,
Булгандау ай булганда,
Өрәге миннән каты булалмас!
Килбәте миннән киң булмас!
Килбәте киң булганда,
Коты миндәй котлы булалмас!
Чыңгыздан булган затыма
Кол Кобогыл тиңәлмәс!
Ул килгәндә, мин тормам,
Ул килгәндә, мин торсам,
Туктамыш хан мин булмам!
Хан сарае ак ишек
Иртә булгач ачылып,
Туктамыш хан иңгәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач тутый кош
Сайрап телгә килгәндә,
Хан ханәше Йәникә
Хан уңыннан утырып,
Итәген аның инәләп,
Ал тәхеткә чәнечте.
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Туктамыштай олы хан,
Үзе дә үзе сизмәстән,
Калкып дай калкып торганда,
Энәләп куйган итәге
Инеченнән тартылып,
Энә шартлап сынганда,
Азамат ир Туктамыш
Үз гаебен аңлады,
Күңле боздай бузарды,
Күзе курдай кызарды,
Борлыгып карар тапмады;
Урнында ятты-ятмады,
Өч көн күзен йоммады,
Өч төн йокы татмады.
Йәникә ханәш анда әйтте:
– Борлыкмагын, Туктамыш,
Боекмагын, ханиям!
Елкычыдан би булган
Кобогылның өрәге
Өрәгеңнән өстен булганда,
Аны түбән кылаек!
Коты синнән котлы булганда,
Аны да котсыз кылаек;
Кобогыл янә килгәндә,
Сусынга бал куяек,
Сусын балның эченә
Агу-зәһәр кояек.
Ул яу микән, ил микән[89] —
Аны шунда сынаек!
Яу булганда, Кобогыл
Балны эчеп эчмәстән,
Пычагын алып кынабтан
Безе белән бер болгар;
Ил булганда, Кобогыл
Балны эчеп эчмәстән,
Пычагын алып кынабтан[90]
Сабы белән бер болгар.
Аның күңелен сынаек,
Борлыкмагын, Туктамыш,
Боекмагын, хан! – диде.
Хан сарае ак ишек,
Бер ишектә Аңгысын,
Бер ишектә Тыңгысын –
Ике торган шыгавыл[91],
Туктамыш хан колы иде.
Ханның колы булганда,
Идегәйнең кулы иде.
Хансарайда ни барын
Алар аша Идегәй
Белеп торган көне иде.
Хан сарае ак ишек
Туктамыш хан иңгәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Ханга сәлам биргәндә,
Ирнәве юка сараяк[92],
Сараякның эчендә
Агулап салган сары бал —
Азамат ир Туктамыш
Идегәйгә биргәндә,
Ишектәге Аңгысын
Тыңгысынга аңдырып[93],
Башын кылдай игәндә,
Идегәй аны сизгәндә,
Билендәге пычагын
Суырып алды кынабтан.
– Алмас пычак сабы алтын,
Кайрылмагай, майрылсын,
Агуы булса бу балның,
Агуын суырып алсын! – дип,
Пычагын балга батырды,
Безе белән дүрт кисте,
Бер болгады, бер эчте,
Аннан әйтте ханәшкә:
– Иләмле икән иләгең,
Куксымый[94] микән чиләгең?..
Аны әйтеп Идегәй,
Хансарайдан борылды.
Идегәй алай киткәндә,
Хан ханәше Йәникә,
Якасын ертып аһ итеп,
Ал тәхеткә егылды.
Аннан әйтте Йәникә:
– Аңлаган булсаң, ханиям,
Кобогылның кылганы —
Сине, мине хурлавы.
Пычагын алып кынабтан,
Безе белән болгавы –
Ил түгел, яу булганы.
Дүрт кисәккә бүлгәне —
«Идел, Җаек суларны,
Иртеш белән Чулманны[95],
Дүрт дәрьялы йортыңны
Дүрт бүләрмен», – дигәне;
Уртасыннан болгавы —
«Сарай белән Болгарны
Бер болгармын», – дигәне;
Иләк, чиләк дигәне —
Олы кызың Ханәкә,
Кече кызың Көнәкә —
Берәвен тиңләп иләккә,
Берәвен тиңләп чиләккә,
«Берәвен углым тиң күрсә,
Аңа да аңа сакла», —
дигәне, ай!
Ханәш аны әйткәндә,
Азамат ир Туктамыш
Йәникәгә аны әйтте:
– Ян йөрәкне яндырып
Ялганлама син, ханәш,
Сум йөрәкне сулкытып
Сумгыллама син, ханәш!
Яхшы ата Җантимер
Җандай күргән ир иде,
Яу да түгел – ил иде,
Аннан туган Кобогыл —
Ул да миңа яу булмас,
Дау бетереп яу кырган
Кобогыл миңа дау булмас.
Өрәге миннән каты булса да,
Кобогыл миңа үч булмас,
Синең дигән һич булмас,
Һич булмас, ай, һич булмас!
Йәникә ханәш анда әйтте:
– Яхшы атаның баласы —
Җантимердән туган Кобогыл,
Ул сиңа яу булмаса,
Ул сиңа үч булмаса,
Мин дигән һич булмаса,
Тугыз ирең чакырткыл,
Ерауларың алдыргыл,
Сынчыларың сынаткыл,
Өлкән бер туй кылдыргыл,
Ул кемлеген сынаткыл,
Анда мәлем[96] кылдыргыл,
Кобогыл дигән кем икән,
Кем икән әй, кем икән?
Туктамыштай олы хан
Аптырады, әйләнде,
Әйләнеп киңәш тапмады,
Тугыз ирен чакыртты.
Берәвен өйгә ингезеп,
Туктамыш хан анда әйтте:
– Иңсәңә суксам – иңкәймәс[97],
Искемне бирсәм – иләмәс[98],
Исәнтәй углы Ходайбирде батырым,
Син бер кереп тулгачы[99]! – дип иде,
Иңкәеп өйгә кергәчтән,
Кул кушырып торгачтан,
Тора биреп тулгады,
Әйтеп иде бер сүзне,
Аның бу сүзе якмады[100],
Күңеленә ятмады,
Аны: Өйдән чык, – диде.
– Карт бүредәй кашкарган[101],
Кап-караңгы төннәрдә
Сансыз кулны башкарган,
Көн дә сөңге сындырган,
Сөңгесенә кеше мендергән,
Ир күңелен тындырган,
Алмаган яу куймаган,
Эчсә канга туймаган,
Илгә аз да яуга күп —
Акбалтыр углы Уагым,
Монҗыр углы Чуагым,
Икәвең кереп тулгачы! – дип иде,
Икәве килеп кергәчтән,
Кул[102] кушырып торгачтан,
Тулгап-тулгап салды иде,
Болар сүзе якмады.
Күңеленә ятмады,
– Икең дә өйдән чык! – диде.
– Күчкәндә күчең[103] әйләнгән,
Исфаһан[104] кылыч бәйләнгән,
Яу карасын күргәндә,
Явар көндәй турланган,
Китәр коштай сайланган,
Ярашык[105] аттай ярсынган,
Аргымак аттай типсенгән
Аргыннарның башы идең,
Кара Куҗа батырым,
Син бер кереп тулгачы! – дип иде,
Иңкәеп өйгә кергәчтән,
Кул кушырып торгачтан,
Ул да тулгап салды иде,
Аның да сүзе якмады,
Күңеленә ятмады,
Аны: – Өйдән чык! – диде.
Туктамыштай олы хан
Аптырады, йөдәде,
Як-ягына карады:
– Бу җыенның эчендә
Кемнәр бар да кемнәр юк.
Аптыраган көнемдә
Тулгамага кешем юк!
Нугай иле – авыр йорт,
Аптырауда әйләнде,
Әйләнеп киңәш тапмады,
Һичбер адәм базалмый,
Хан кашына килә алмый,
Ханга җавап бирә алмый,
– Тәкъсирлебез падиша,
Без белмибез, – ди торды.
Туктамыштай олы хан
Тугача бине чакырды:
– Караңгыда юл тапкан,
Хәфия[106] җирдә сүз тапкан,
Яурының киң какбактай[107],
Айларың[108] өлкән тукмактай,
Кулында сазы уйнаган,
Телендә сүзе уйнаган,
Аңраучым да минем маңраучым,
Яхшы көндә җырлаучым,
Яман көндә бузлаучым[109],
Туктар улы Тугача,
Син тулгачы! – дип иде,
Иңкәеп өйгә кергәчтән,
Кул кушырып торгачтан,
Тулгай биреп аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям!
Син дә белмәс эш икән,
Мин дә белмәс эш икән;
Тугыз батыр агасы
Кыпчак биең бар булыр,
Белсә белер Кыпчак би,
Миннән килмәс эш икән.
Туктамыштай олы хан
Кыпчак бине өндәде:
– Куш-куш пычак асынган,
Кушалыклап[110] утау[111] тектергән,
Карагай буе ат менгән,
Мең чүкечле тимер тун[112]
Билен бишкә тарттырган,
Күгән салып каптырган,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алган.
– Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт!
Адәм телен алмаган,
Үз раесы[113] булмаса,
Асу[114] җиргә бармаган,
Мөйтәннән туган Кыпчак би,
Син бер кереп тулгачы! – дип иде,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Иңкәеп өйгә кергәчтән,
Кул кушырып, тез бөгеп,
Тез астына бүрек салып,
Уң кулына бал алып,
Тулгамага килеп иде,
Кәмалның углы Киң Җанбай[115],
Кыпчакдаен батырны
Кире тартып ым итеп,
Изү[116] кагып утыртты.
Туктамыштай олы хан
Киң Җанбайга анда әйтте:
– Садагын[117] кырык нарга[118]
тарттырган,
Салтанатын Улда белән
Вылдадан[119] арттырган,
Хан алдында ат тоткан[120],
Тамагына алты хат тыккан[121] —
Кәмалның углы Киң Җанбай,
Киңәшең артык би Җанбай.
Киңәшемнең соны син,
Киң сабамның[122] куры син,
Кыпчакдаен иремне
Кире тартып утырттың,
Кобогылның асылын
Син тулгачы, – дип иде,
Анда әйтте Киң Җанбай:
– Әй ханиям, ханиям!
Син дә белмәс эш икән,
Мин дә белмәс эш икән,
Нугай иле тапмастай
Бу бер авыр төш икән.
Алты суның буенда
Камадай башы кашкарган,
Кондыздай төсе саргайган,
Азаулар теше бушаган,
Чүбин аяк ат менгән[123],
Яшьлегендә ир булган,
Судай булат бәйләгән,
Арыслан, каплан аулаган,
Җитмеш җиде ил гизгән,
Йөз туксан биш яшәгән,
Сосар бүрекле, суп тунлы,
Субра[124] дигән ерау бар,
Кобогылның асылын
Ул белмәсә, кем белер? —
Аны әйтеп Киң Җанбай,
Тәгъзим итеп туктады.
Кәмалның углы Киң Җанбай,
Ханга моны дигәндә,
– Ерау хәзер булсын! – дип,
Хан боерыгын биргәндә,
Хан чабары Байморат
Сыйпап соры бүрек киеп,
Билен тартып бер буды,
Кыл койрыгын чарт төеп,
Чапкын атка бер менде,
Юрта чаба бер җилде,
Алты суның буена
Алты көндә бер җитте.
Сыпыра сынлы ерауга
Хан боерыгын белдерде.
Алты суның буенда
Йөз туксан биш яшәгән
Азаулары какшаган,
Мөчәләре[125] йомшаган,
Чокчытлары[126] бушаган,
Төшәр дә торган яңагын
Ак ефәк тартып бәйләгән
Сыпыра сынлы суп ерау –
Атка менәр хәле юк,
Ерауны алып килә алмый,
Кире кайтты Байморат.
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Киңәше өлкән ир Җанбай
Туктамышка аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям!
Сыпыра сынлы суп ерау
Сыбай[127] менеп килмәстер,
Менсә дә килә белмәстер;
Алтынлы көймә җиктергел,
Арышка сият тактыргыл,
Арбага гөлләр түктергел,
Алты кара ат җиктергел,
Күп түшәкләр түшәткел,
Мамык ястыклар ясаткыл,
Ике яхшы нөгәрең утырткыл,
Килмәс булгаймы икән, әй,
Килмәс булгаймы икән, әй?!
Туктамыш хан боерды,
Алты кара ат тоттырды,
Алтын көймәсенә җиктерде,
Арышка[128] сият[129] тактырды,
Арбага гөлләр түктерде,
Күп түшәкләр түшәтте,
Мамык ястыклар ясатты,
Ике нөгәрен утыртты,
Суп ерауга җилдертте.
Анда барып җиткәндә
Әйтеп иңде бер нөгәр:
– Суп аяклы, суп бүрекле
Сыпра сынлы суп ерау,
Тимердән азу тешең төшкән,
Йөз туксан биш яшең җиткән,
Күпне белгән, күпне күргән,
Кадерләүгә ия карт,
Безне сиңа хан җибәрде,
Кадерләүгә ия карт!
Ханым түрәм Туктамыш
Өенә сине чакырды.
Кунак булсаң ни булган?
Ханым белмәгән эштән
Хәбәр бирсәң ни булган?
Анда Субра ерауны
Биленә пута будырып,
Яңакларын бәйләтеп,
Азауларын чиратылган
Чи ефәк белән чорматып,
Алтынлы көймәгә менгезеп,
Култыгына җизле таяк сөятеп,
Кулына алмас кундырып,
Күзенә сөнбел сөрттереп,
Үтрек – ялган димәскә
Иман шәһадәтен искәртеп,
Ханга алып киттеләр.
86
Карачы – биләр һәм мирзалар сыйныфының иң югары кешеләре.
87
Егач – җимеш агачы.
88
Сумгыллау – көязләнү.
89
Яу микән, ил микән – «дошман микән, дус микән» мәгънәсендә.
90
Кынаб – кын, кыны.
91
Шыгавыл – ишек сакчысы.
92
Сараяк – сары аяк, сары кәсә.
93
Аңдыру – кисәтү, сиздерү, аңына төшерү.
94
Куксымый – исләнми.
95
Чулман – Кама елгасы.
96
Мәлем – мәгълүм.
97
Иңкәю – иелү.
98
Искемне бирсәм – иләмәс – ягъни иске киемне бүләк итеп бирсәм дә кадерсезгә кимәс.
99
Тулгау – тезмәләп әйтү, җырлау.
100
Якмады – йогышмады, ошамады.
101
Кашкару – чаллану.
102
Кул – гаскәрнең бер як канаты.
103
Күч – күчмәләрнең урыннан урынга күчүе.
104
Исфаһан – Иран шәһәре. Ул заманнарда Исфаһан осталары яхшы корыч коюлары белән данлы булганнар.
105
Ярашык – чабыш өчен алдан күнектереп куелган ат.
106
Хәфия – яшерен.
107
Какбак – капка, капкач.
108
Айлар – чигә чәче.
109
Бузлау – елау.
110
Кушалыклау – куш итү.
111
Утау – күчмә өй, тирмә.
112
Тимер тун – көбә, панцирь.
113
Раесы – уе.
114
Асу – билгесез, ят.
115
Кәмалның углы Киң Җанбай… – тарихи документлар буенча билгеле кеше, Туктамыш ханның вәзире.
116
Изү – күлмәкнең ал якасы.
117
Садак – ук, җәя сала торган савыт.
118
Нар – бер өркәчле дөя.
119
Улда, Вылда (Вилдан) – оҗмахта хезмәт күрсәтүче.
120
Ат тоту – исем тоту.
121
Тамагына алты хат тыгу – төрле тел белү.
122
Саба – кымыз йөртә торган зур күн савыт.
123
Чүбин аяк ат менгән – (чүбин аяк – агач аяк); бу юллар «аның җеназасы күтәрелер көн җиткән» дигәнне аңлата.
124
Субра – «гүзәл җырчы» мәгънәсендә, халык җырчысы. Дастанда җырчының исеме «Хубра» рәвешендә очрый.
125
Мөчә – әгъза.
126
Чокчыт – яңак сөяге.
127
Сыбай – атка атланган кеше.
128
Арыш – тәртә.
129
Сият – бизәк әйберләре.