Читать книгу Татарские стихи - - Страница 4
Йокысыз төн
ОглавлениеТөнне йокысыз үткәрдем —
Шигырь килде башыма.
Кабаланып язып куйдым
Дәфтәр алып кулыма.
Шигырь язсам рәхәт була,
Шатланам иҗадыма.
Матур килеп чыкса, ашыгам
Укырга балаларыма.
Бар да шагыйрь була алмый —
Ул җиңел кәсеп түгел.
Үзең өчен генә яз дип,
Миңә киңәш бирә күңел.