Читать книгу Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Мухаммет Магдеев - Страница 4

Татар әдәбиятында «кара көч» образы123
Әләкчеләр, мәхбүсләр, җәлладлар…

Оглавление

Яңа революцион күтәрелеш елларында кара көчләр – провокаторлар, шымчылар, жандармнар белән көрәш татар демократик әдәбиятында зур чагылыш таба. Бу көрәш әдәбиятка бөтен бер тематика булып килеп керә. Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек язучылар, сатирик журналлар яңа революцион күтәрелеш елларында икейөзлеләрне, кара эчлеләрне, сатлык җаннарны тәнкыйть уты астына алалар.

Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Тукай кебек әдипләрнең илдә барган политик атмосфера белән якыннан таныш булганлыгы, рус әдәбиятының прогрессив казанышларын үзләштереп барганлыклары – мәгълүм нәрсә. Татарлар арасындагы политик атмосфера да бөтен Россиядә урнашкан атмосферадан, нигездә, аерылмый. Әдәбиятта да шулай: рус әдәбияты белән бер ук вакытта сатлык җаннарны образ буларак әдәбиятка кертү процессы башлана. Бу тема беренче чиратта Тукай иҗатында активлашып китә. 1910–1913 елларда Тукайның дөньяга карашында, бер яктан, кара көчләрнең хакимлек итүе вакытлы гына икәнлеккә ышаныч арта барса, икенче яктан, үзен чолгап алган мохиткә, үзе тирәсендә чуалган буржуаз-мещан интеллигенциясенә шикләнеп карау тенденциясе көчәя.

Монафикълар камап һәр дүрт ягымны,

Күрәлмим мин кояшым һәм аемны.


(«Үкенеч», 1910)

Шагыйрьнең иҗатында җан сатучылар, монафикълар сурәте күренә башлый. Тукай, шәхес буларак, бу чорда керләнмәскә, пакьлеген сакларга тырыша. С. Рахманколыйга багышлап язган (К. Мостакаев искәрмәсе, Г. Тукай, 2 т., 356 б.) шигырендә дә ул монафикълар, вак җанлылар, доносчылар белән тулган татар тормышыннан үзен аерып куя, алардан читтә торырга дустына вәгъдә бирә:

Белеп тор, мин чыгармын таш күңеллеләр арасыннан,

Көлеп тормам карап читтән, синең бәхтең карасыннан.


(«…га», 1911)

Тукайның бу чордагы хатлары, мәкаләләре белән танышканда да шул ук хәл: шагыйрь монафикълардан җәфа чигә. «Бу замандагы европалылар, – дип яза ул С. Сүнчәләйгә хатында, – нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңа тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр. Бу – күз алдында. Сине мин һәр тугрыда садәдил кеше таптым» (курсив безнеке. – М. М.)124. Буржуаз шартларда якын-тирәсендәге шәхестән шөбһәләнү әнә шундый саф күңелле кеше эзләү, эзләнүне тудыра. Парижда «Мусульманин» журналы чыга башлагач, шагыйрь аңа зур шөбһә белдерә: «Син аларны (ягъни журнал чыгаручыларны. – М. М.) кемнәр дип таныйсың?» – дип сорый ул икенче бер хатында үзе «садәдил» дип тапкан шул ук Сүнчәләйдән125.

X. Ямашевның үлеме татар прогрессив яшьләре өчен һич тә көтелмәгән, тарих тарафыннан кинәт ясалган удар була. Тукайлар, Әмирханнар, Коләхметовлар бер мәлгә тетрәп, туктап калалар. Ямашев үлгән көннәрдә татар демократик интеллигенциясе атакага күтәрелгәч кинәт кенә командиры үлгән гаскәрне хәтерләтә. Ахырдан Ямашевның мондый кинәт үлемен Г. Ибраһимов «төбе-сере ачылмаган үлем» дип атый126. Бу «сере ачылмаган үлем»нән тетрәнү беренче чиратта Тукай иҗатында сизелә. Шагыйрь әнә шуңа күрә Ямашевка багышланган ике шигырендә дә дустындагы саф күңеллелек, әхлаклылык, ачык йөзлелек сыйфатларына басым ясый. Большевик образын шагыйрь әнә шулай үзенчә, Тукайчарак кабул итә. «Монафикълар» арасында яшәгән шагыйрь, большевикның сыйныфлар көрәшендә пролетариат җитәкчесе булуын күрүдән бигрәк, әхлакый якларын күргән һәм шуңа сокланган. «Хөрмәтле Хөсәен» үлгәннән соң, Тукайда «монафикълар»ны тәнкыйть итү тагы да кискенләшә.

Ләкин шагыйрь «монафикълар» алдында җебеп калмый. Көр тавыш белән үзе аларга яный, өркетә.

Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән,

Монафикъ! Яхшы саклан! Аударым бер көн ояң берлән!


(«Монафикъка», 1912)

Шулай итеп, унынчы елларда патша охранкасының политикасына протест йөзеннән әдәбиятта икейөзлелекне, доносчылыкны тәнкыйть итү тенденциясе барлыкка килә. Тукай шигъриятендә «саф күңел», «керсез күңел», «кара», «монафикъ», «доносчы» һәм башка сүзләрнең еш кулланылуы – шагыйрьнең заманга, тарихи барышка гадәттән тыш сизгер икәнлегенә, шул барышны вакытында чагылдыручы булганлыгына бер мисал. Доносчылыкны тәнкыйть итүнең (донос – татарча «әләк» сүзе белән йөртелгән) татар прогрессив әдәбиятында традициясе бар иде. Моны, ихтимал, ХIХ йөз шагыйре Яков Емельянов башлап җибәргәндер. Мәгълүм булганча, донос аркасында ул төрмәдә утырып чыга. Емельяновта әләк (донос) әле конкрет бер күренешкә кагылмый, ул, – гомумән, явызлыкның чагылышы. Патша строе шартларында, Емельяновча, намуслы кешене, кая гына барса да, ничек кенә сакланса да, әләк-донос эзәрлекли. Шагыйрь, әләктән зарланып кына калмый, бәлки аңа каршы күтәрелергә дә чакыра.

Шушы яман,

Тинтәк башлы,

Иң акылсыз

Чак каргадан

Бик тизеннән

Котылмасак,

Итәр харап!127


1911 елның февралендә башланган тентүләр фонында демократик әдәбиятта Емельянов күтәргән тема кабат яңгырый. Демократ язучылар патша хөкүмәтенең репрессияләрен революцион күтәрелештән өркеп калган самодержавиенең контрчаралары икәнен әле аңлап бетермиләр. Тентүләр бөтен татар районнарын чолгап алган көннәрендә С. Сүнчәләйнең «Гайбәт» дигән бер шигыре матбугатка чыга.

Изгеләрчә тор, гыйбадәт кыл, җыла.

Яки көл, аз уйна, шаула, йөр, дула –

Барыбер гайбәт гөнаһыңны табар,

Җәлладың ул, сүз белән башың чабар.


Ул ишек ачмас, ишек астан керер.

Таш эченнән, диңгез астыннан йөрер.

Бармы гаебең, юкмы – ул шаулап ятыр,

Мәңгегә исемеңне таплар, пычратыр.


Фил итәр чебенеңне, үзеңне сатар,

Пакь атыңны былчырак базга атар.

Шул явыз гайбәт намусыңны ватар,

Аурый бит гайбәт белән безнең татар128.


Шунысы характерлы: рус шагыйре И. С. Никитиннан тәрҗемә ителгән бу шигырьгә С. Сүнчәләй бер үзгәреш керткән: әләкчелекне ул татар тормышына хас бер күренеш дип биргән. Моңа гаҗәпләнерлек урын юк; шагыйрь үзен чолгап алган мохитне күргән, шуны тасвирлаган, башка дөньяны ул әле белми. Никитин шигыре шуңа күрә аңа бер этәргеч кенә булып хезмәт иткән.

Доносчылыкны тәнкыйть итүдә М. Гафури башкачарак позициядә тора. Я. Емельянов доносчылыкны, гомумән, явызлык дип тамгаласа, С. Сүнчәләй моны конкрет татар тормышына кайтарып калдырды. Алар һәр икесе хөкем чыгардылар: доносчылык – кабахәт эш. Һәр ике шагыйрь әнә шундый бәядән узмадылар. М. Гафури исә, бишенче ел революциясенең әһәмиятен аңлауда тулы бер эволюция кичереп, революцион-демократиягә килгән шагыйрь буларак, доносчылыкка чик куячак көчләрне дә күрә, киләчәккә зур өметләр баглаган хәлдә, бу ямьсез күренешне тәнкыйтьли. Аның «Доносчы» шигыре үзенең оптимистик мотивлары белән, әлбәттә, С. Сүнчәләй зарыннан күп югары.

Белми бит ул – алдына баскан дию,

Табынып шуңа ул да зураймак була,

Ике тиен дә тормаслык җәлладларга

Башын сатып, тамак туйдырмак була.

Җәлладын, диюләрен

Мөнҗәникъка тотар өчен

Кирәк булыр: иркен сулыш,

Үч алучы бишенче ел!129


Бу чор әдәбиятында әнә шулай сатлык җаннар, монафикълар, шымчылар тәнкыйть объектына әйләнәләр. Демократик әдәбиятта алар барысы бергә «кара йөзләр» дип исем алганнар.

«Кара йөзләр»дән конкрет шәхес – явызлык символы Ишми ишан әдәбиятка килеп кергән. Сатирик әдәбиятта аңа шактый күп юллар багышланган. Ишми турында татар һәм рус вакытлы матбугатында да байтак язылган.

Татар матбугатының Ишми ишанга каршы көрәше 1906–1909 елларда ук башланган. Бу чорда татар газета-журналларында Ишминең яңача укытуга каршы көрәше фаш ителә, ул тискәре карт, кадимче, яңалык дошманы дип тамгалана. Ф. Әмирханда, мәсәлән, ул тәнкыйть объекты булып 1907 елда күренә башлый (Әл-ислах, 1907, № 13). 1908 елда язылган «Кечкенә фельетон» исемендәге әсәрендә дә Ф. Әмирхан әле Ишмине донасчы буларак түгел, ә яңалык дошманы буларак кына, мәдрәсәләргә бәйле рәвештә генә тәнкыйть итә130. «Казан мәхдүмнәре дикъкатенә» дигән фельетонда да шулай: анда Ишминең русча укытуга каршы көрәшеп йөрүенең буш бер эш, тарихи барышның аерым кара көчләр белән исәпләшмәве турында әйтелә131.

Яңа революцион күтәрелеш елларында исә Ишми мәгърифәт дошманы буларак кына түгел, ә хезмәт халкы дошманы, самодержавие агенты буларак тәнкыйть ителә башлый. Ишминең «тырышлыгы» белән унынчы еллар башында уку йортлары туздырыла башлагач, аңа каршы язылган мәкаләләр күбәеп китә… Аның сатира объекты буларак матур әдәбиятка килеп керүе дә нәкъ шул чорга карый. Тукай 1910 елда язылган «Кайда? Кем?» дигән шигъри фельетонында аны «фетнәле эшләр башында» торучы тәдәнни (артка өстерәү) арбасы дип атый.

Бәдбәхет мәлгунь кеше кем, дусларым?

Бер авылның чалмалы карт марҗасы!132


Ләкин бу текст «Яшен ташлары» (1911) җыентыгында гына шулай «юашландырылган». Тукайның кулъязмасында һәм беренче тапкыр басылган «Ялт-йолт» текстында «чалмалы карт» конкрет аталган. Анда болай:

Бәдбәхет мәлгунь кеше кем, дусларым?

Түнтәр авылы чалмалы карт марҗасы133.


Озак та үтми, шагыйрь бу шәхескә яңадан әйләнеп кайта. Бу юлы ул аны типиклаштыру юлы белән бирә. Ишми Кушмыйга әйләнгән.

Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы,

Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.

Безнең урам – таш урам, ташу ага басудан,

Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан134.


Нәкъ шул ук вакытта Ишми ишан образы Ф. Әмирхан фельетоннарында еш күренә башлый. «Бар иде, ди, бар иде, ди» исемендәге фельетонында ул Ишмине надан муллалар арасында яшәргә җайланган доносчы дип атый135.

1910–1912 еллар, шулай итеп, татар демократик әдәбиятында әләкчелекнең, социаль явызлык дәрәҗәсенә күтәрелеп, актив рәвештә тәнкыйть ителә башлаган чоры була. «Гайбәт»не, «әләк»не тәнкыйть итү белән бер чорда унынчы еллар татар әдәбиятына кара буяулар – төрмә, палач, суд, тоткынлык тематикасы да килеп керә. Моның да татар әдәбиятында борынгыдан килгән традициясе бар иде. Игътибар итсәк, Кол Галидән башлап ХХ йөз башына кадәр татар әдәбиятында, башлыча поэзиядә, зиндан телгә алынып киленә. Мәхәббәт геройлары Йосыф та, Таһир да, Бүзьегет дә зинданга эләгәләр, кайберләре шунда корбан булалар. Кол Гали дә, Сайяди дә, Курмаши да, Көнчыгыштан килгән гуманистик традицияләрне баетып, мәхәббәтнең зинданнан, палач балтасыннан көчле икәнлеген исбатларга тырышалар. Ләкин XVIII–XIX гасырларга таба самодержавиенең реакцион милли политикасы көчәйгән, катлаулана барган саен, татар әдәбиятында зинданның мәхәббәт герое өчен түгел, гомумән, гадел, туры сүзле кеше өчен икәнлеге сурәтләнә башлый. Донос аркасында үзе зиндан күргән Утыз Имәни, мәсәлән, мөнәҗәтләрендә болай дип Аллага дәшә: дүрт кешенең капкасына бардырма: судья, мөфти, губернатор, патша; дүрт нәрсәне күрсәтмә: фәкыйрьлек, бурыч, авыру, төрмә; дүрт кешенең бәлаләрен күрсәтмә: бозыштыручы, хәйләкәр, шымчы, патша. Акмулла да донос корбаны була, зинданга эләгә. Акмуллада исә зиндан конкретлаша: аның «эчендә нахак та бар, хаклык та бар». Нахаклары кемнәр соң?

Кай адәм ун ел ятыр, озак калган,

Эшләре Петербурга озап калган,

Һиммәтле кандай ирләр заегъ булып,

Аягы кисәп менән тозакланган136.


Көнбатыш әдәбияты тәэсирендә иҗат иткән З. Бигиевтә төрмә функциясе үзгәрә: мәгърифәтче язучы төрмәдә нахакка утырган Муса Салиховны маҗаралардан соң азат итә. Мәгърифәтче язучы өчен, әлбәттә, сыйнфый-социаль критерий юк, аның өчен явызлык һәм яхшылык кына бар. «Гөнаһе кәбаир»дә ул төрмәгә явызлар – Мәмәт белән Габделгафурны кертә. Позициясендә социаль карашлардан бигрәк гомуммәгърифәтчелек карашларын уздырган Дәрдемәнднең дә матбугатка чыккан иң беренче шигырендә зиндан бар. Аның зинданы да явызлар өчен. Бу шигырен ул «тимерле тәрәзә үтәсеннән күзе елтыраган танышка тартамын» дип багышлый.

Ятимнәр күңелене кырдың, җимердең –

Көчең җитсә, бу зиндан ишеген ват!

Туган алдауда мин синнән калышмам,

Күрим сине, йә бу солдатны алдат!137


(«Кыйтга»)

Столыпин реакциясе елларында инде патша төрмәсенең төсе әдәбиятта ачыклана башлый. Шул елларда иҗатының югары ноктасына җиткән Н. Думавида ул халыклар төрмәсе булган патша Россиясен, самодержавиене символлаштыручы кара көчкә әйләнә. Әлбәттә, тәэсир объектына сыйнфый-социаль мөнәсәбәт әле Думавида да күренми. Ләкин Думави «төрмә»сендә, һәрхәлдә, гаепсезләр газап чигә. Монда Кол Гали, Курмаши, Утыз Имәни, Акмулла, Емельянов һәм башка гуманист шагыйрьләрдән килгән традиция яңара.

Думавиның төрмәне, патша Россиясендәге символик кара көч итеп, кат-кат тасвирлавын тарихның шаяруы дип кабул итәргә мөмкин: 1911 елгы тентүләр вакытында ул үзе дә төрмә камерасына килеп эләгә. Думавиның дөньядагы явызлыкны, шәхесне имгәтә торган иҗтимагый тәртипләрне тәнкыйть иткән шигырьләрендә һәрвакыт җан өшеткеч бер аһәң, шөбһә сизелеп-сизелеп ала. Шагыйрьне һәрвакыт әллә каян килеп кергән бер тавыш сагайта. Нәрсә бу?

Нинди шомлы тавыш бу?

Палач вәхши бераз

кан койган икән;

Гөнаһсыз бер адәмнең

бугазына

Пычакны шулвакыт

ул куйган икән…


Думави шигырьләрендә сыкрану, шикләнү авазлары яңгырый. Бу – реакция елларындагы төрмәләр, судлар белән җәфа чиккән хезмәт ияләренең авазы. Тормыш, Думавича төрмәләр, хәбесләр, җәлладлар белән тулы.

Күп еллар ятамын кап-караңгы

Төрмәдә, тавыш юк, тып-тынлык.


(«Мәхбүс»)

Аңладым: бер хәбестән

Икенчегә

Казаклар ул адәмне илтә иде.


(«Яз үтеп, җәйнең башы…»)

Күрәмсез? Рәшәткәгә бер кош кунган,

Каян син килдең монда, әй гөнаһсыз?

Юк исә мәхбүсләрнең берен танып,

Төрмәгә керимме, дип торамсыз!


(«Себер төрмәсендә…»)

Күргәнебезчә, шагыйрьнең әйләнә-тирәсендәге бөтен тормыш гөнаһсызга яшь коюдан, гаепсезләрне тоткын итеп газаплаудан гыйбарәт. Бу безгә мәгълүм булган, матбугатта басылып чыккан шигырьләр генә. Ләкин тентү киләсе көнне һәм төнне Думави үзе дә, аның шәкертләре дә, мичләр тутырып кәгазь ягалар. Бубый урамындагы кар иртәгесенгә кап-кара булган иде, дип искә алалар шәкертләр ул көн турында. Ихтимал, Думавиның безгә мәгълүм булмаган, матбугатта чыгып өлгермәгән шигырьләре дә шунда һәлак булгандыр. Ниһаять, моңа кадәр Думави өчен абстракт куркыныч булып килгән зиндан, тоткынлык конкретлаша. Төрмә камерасында шагыйрь кулына каләм ала.

Моңланып, мин дә тәрәзә

Алдына килсәм әгәр:

«Кит югал!» – дип каршы ала

Мине төрмә сакчысы.

Мин китәм, әмма табигать

Кызгана бугай мине –

Койма артыннан карап

Кала миңа ай яртысы.


(«Мәхбүс»)

Шулай итеп, татар әдәбиятына төрмә темасы килеп керде. Патша Россиясе – үзе халыклар төрмәсе, һәм бу «халыклар төрмәсе» дигән сүз һич тә абстракция түгел, ә чынбарлык иде. Унынчы елларда Россиядә төрмә ишекләре, богаулар тавышына халык ыңгырашуы кушылган. Шуңа күрә татар әдәбиятына бу авазларның килеп керүе ул табигый бер күренеш булды.

124

Тукай Г. Әсәрләр. – 4 т. – 217 б.

125

Шунда ук. – 216 б.

126

Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан. – Казан: Татгосиздат, 1922. – 6 б.

127

Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1968. – 254 б.

128

Йолдыз. – 1911. – № 664.

129

Гафури М. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1939. – 47 б. Сүзлек: мөнҗәникъ – борынгы заман сугышы коралы, туп. – М. М.

130

Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр : 2 томда. – 2 т. – 259 б.

131

Шунда ук. – 320 б.

132

Тукай Г. Әсәрләр : 4 томда. – 2 т. – 96 б.

133

Ялт-йолт. – 1910. – № 18.

134

Тукай Г. Әсәрләр. – 2 т. – 153 б.

135

Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр : 2 томда. – 2 т. – 386 б.

136

Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз. – 242 б. Сүзлек: озап калган – китеп барган; кисәп менән – богау белән. – М. М.

137

Вакыт. – 1906. – № 16.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Подняться наверх