Читать книгу Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Мухаммет Магдеев - Страница 6

Татар әдәбиятында «кара көч» образы123
Провокаторның чирканчык тибы

Оглавление

Политик очерклардан тыш, «кара көчләр»нең аерым типлары хикәя һәм романнарда тасвир ителә башлый. Арадан иң характерлысы – Г. Газизнең «Олугъ ләгънәт» хикәясе. Хикәянең 1912 елда язылган булуы очраклы түгел. Татар интеллигенциясе арасында охранка агентларының иң активлашкан чоры бу. Әлбәттә, хикәя патша цензурасы тарафыннан тоткарлана. Әсәр бары тик 1917 елгы Февраль революциясеннән соң гына дөнья күрә. «Бу хикәя 1912 елда язылган булса да, цензура аркасында хөррияткә кадәр матбугатка чыга алмый торган иде»142, – дип яза автор.

1912 елга кадәр аерым мәҗлесләрдә генә уку өчен вак-төяк кызыклы хәлләр, обывательләр тормышыннан алынган кечкенә вакыйгалар турында хикәяләр язган Г. Газиз иҗатында «Олугъ ләгънәт» хикәясе – беренче җитди зур әсәр. Хикәядә без беренче рус революциясе елларында халык хәрәкәтенә кушылып азмы-күпме активлык күрсәткән Әхмәт образын күрәбез. Бу образ белән Г. Газиз тормыш вакыйгаларын реалистларча сурәтләүгә ирешкән. Автор бигрәк тә жандармериянең мәкерле ысулын ачуда зур осталык күрсәтә. Жандарм офицеры Әхмәткә турыдан-туры провокатор булырга тәкъдим ясамый. Патша жандармериясенең азчылык милләтләр арасында эш алып барган чиновниклары үзләренең кара эшләрен башкаруда андый тупас алымнардан узганнар иде инде. Ул Әхмәткә бары тик «гыйльми хезмәт» язарга, «государство файдасына бергә эшләү»не генә тәкъдим итә. Әхмәтнең «Сез мине шпион ясамакчы буласыз?» дигән соравына каршы ул: «Алла сакласын, ул нинди термин?» – дип, җәберсенгән булып кылана. Бу – жандармериянең «сарык тиресе ябынган бүре» икәнлегенә бер дәлил. Әсәрнең тормышчанлыгын күрсәтә торган тагын берничә деталь характерлы. Алда язылганча, патша администрациясе татарлар арасындагы прогрессив хәрәкәтнең һәртөрле формасын панисламизм дип атый иде. «Олугъ ләгънәт» хикәясендә әнә шул хәл жандарм офицерының бер җөмләсе белән ачылган.

«– Шарт читен түгел, менә нәрсә… бит хәзер сездә панислам фикере таралган, ягъни ысулы җәдидә, менә шуларның…»

Хикәядә шундый эпизод бар: шәһәр күләмендә доносчыларны каргау була икән дигән хәбәр тарала. Хәбәр Әхмәтнең тынын, дөньясын кыса башлый. Җинаятьче үзенә урын тапмый. Җитмәсә, дәрестә бер шәкерте сорау бирә:

«– Хәлфә, донос нәрсә ул? Нигә ул кешеләргә иртәгә җомгадан соң нәгъләт укырга әзерләнәләр?»

Икенчесе:

«– Әй малай, беләсеңме? Бит Шәрифҗан хәзрәт мәчетендә иртәгә каһәр укыйсылар, ди. Шул донос ясаган кешеләргә».

Хикәядә Әхмәт тә шундый җыелышларның берсендә була. Психологик яктан бу киеренке моментны күтәрә алмыйча, ул аңын югалтып егыла. Бу эпизод әсәрнең тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылганын күрсәтә. 1911 елгы тентүләр вакытында, мәсәлән, Зариф Әмирхан инициативасы белән Ишми ишанга мәчеттә бәддога уку оештырылганлыгы алда язылган иде.

Архивларда татар җәмәгатьчелегенең доносчыларга янау хатлары җибәрүе турында документлар күп очрый. Андый хатларны барлык доносчылар да алганнар. «Олугъ ләгънәт» хикәясендәге Әхмәт әфәнде дә шундый хат ала. Хатта «Әхмәт әфәнденең дә доносчылык итүе һәм шуның күрсәтүе белән ничә кеше тәүкыйф ителгән булу ихтималы язылган иде… Ахырында, әгәр бу эш хак булып чыкса, аның бер группа тарафыннан үтереләчәге язылган иде».

Тарихта мәгълүм булганча, доносчылар, провокаторлар, һәрбер җинаятьче кебек, үз гаепләреннән үзләре куркып газапланалар. Юридик органнар хөкеменә кадәр әле аларны үз намусларының хөкеме җәзалый. 1911 –1912 еллардагы погромнар вакытында Ишми ишан да жандармериядән ярдәм сорый һәм аны саклыйлар. Әхмәт әфәнде дә куркуга төшә: нәкъ тормыштагыча, ул үзе хезмәт иткән хуҗасына ярдәм сорап килә. Әхмәт әфәндегә «шәфкать» күрсәтелә:

«– Ярар, Әхмәт Юсупыч, мин кешеләр җибәрермен, – диде. Бер кеше өенә дә куелган иде».

«Олугъ ләгънәт» – XX йөз башы татар әдәбиятының әһәмиятле әсәрләреннән берсе. Әсәрнең исеме үк донослыкның хезмәт ияләре каршында зур җинаять икәнлеген, моның, юридик җәзадан бигрәк, бөтен халык җәзасына лаек пычрак бер күренеш икәнлеген раслый. Моннан тыш, бу хикәядә, прозаик буларак, Г. Газизнең зур осталыгын күрү кыен түгел. Әхмәтнең пычрак юлга таба тәгәрәү эволюциясен, аның һәлакәтен тасвирлауда Г. Газиз контрастлар, кеше рухындагы фәлсәфи бәрелешләрне бирү остасы Г. Ибраһимовның иҗат манерасына якынлаша. Менә Әхмәт әфәнде бар иде. Квартирасы, бала-чагасы, мөлаем хатыны, дәрәҗәсе, эше бар иде. Ул русча грамоталы, рецензияләр, прошениеләр яза, халык каршында галим дигән даны бар иде. Әсәрнең ахырында Әхмәт әфәндене без… сыер абзарында күрәбез.

«…Сыерга болгата торган тагарак өстенә басты да агачка бауның бер башын нык бәйләде, бер ягына элмәк ясап, үз муенына киде. Дәфгатән, тагарак авып китте… Әллә нинди тояр-тоймас вә халәткә килде дә диңгезгә чумган күк булды… Бу ахыргы хисе иде. Каршындагы сыер бик күп карап торганнан соң, әкрен генә килеп аны иснәде, иснәде дә «мыш» итеп бер пошкырды… Тирестән күтәрелгән чебеннәр Әхмәтнең күбекләнгән авызына кундылар…»

Әхмәт әфәнденең җинаятен язучы аерым бер кешенең фаҗигасе итеп бирүдән ерак тора. Һәм фаҗиганең нәтиҗәсен дә бер Әхмәткә генә кайтарып аңлатмый, ә гомумкешелек фәлсәфәсеннән чыгып аңлата. «Җәмгыятьсез адәм тора алмый, ул адәм җәмгыять белән яратылган, шуның белән үләчәк, аңарга каршы килү – бик зур җинаять… Үз халкыңны сөю – беренче бәхеттер» дигән гуманистик йомгаклау белән әсәр тәмамлана. Әлбәттә, авторның иҗтимагый карашлары чикләнгән. Г. Газизнең «халык» төшенчәсенә җәмгыятьнең барлык катлаулары да керә. Язучы җәмгыятьнең капма-каршы сыйныфлардан торуын күрми яки күрергә теләми.

Ләкин моның белән әсәрнең әһәмиятен сызып ташларга ярамый. Хикәянең әһәмиятен язучы алдында торган төп бурычтан чыгып бәяләргә кирәк. 1912–1913 еллардагы язучыларның яшерен җыелышларында катнашкан автор үз хикәясендә нинди бурыч куйган соң? Аның «үз алдына куйган төп бурычы, – ди Г. Газиз хикәяләренә сүз башы язган Р. Гайнанов, – провокаторның чирканчык тибын укучы күз алдына китереп бастырудан, аңа карата тирән нәфрәт уятудан гыйбарәт». Һәм автор «җәмәгатьчелектән, халыктан аерылып, хыянәтчелек сазлыгына баткан типның сынын килеш-килбәте, кыланыш хәрәкәтләре белән күз алдына китереп бастыра, укучыда андый хәшәрәт шәхесләргә карата көчле нәфрәт уята»143.

«Олугъ ләгънәт» хикәясенең әһәмияте әнә шунда.

Бу хикәянең тууын И. Нуруллин 1911–1914 еллар татар әдәбиятында «урталыкта калган катлауга» игътибарның артуы» белән бәйләп карый. И. Нуруллин шул чор татар прозасыннан «урталыкта» яшәүче бөтен бер типлар галереясын алып тикшерә. Болар – Ф. Әмирханның «Урталыкта» романындагы Хәсән Арысланов, Ш. Камалның «Көзге яңгыр астында» хикәясендәге Гайфи хәлфә, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендәге артист Җәләл, шагыйрь Габделхак һ. б.144 Болар – йә идеалсыз, көчсез, йә вак идеаллы кешеләр. Татар тормышында мондый типлар байтак була һәм әдәбиятның аларга игътибар итүе бик табигый иде. Әйтергә кирәк, унынчы еллар прозасында бу «объектны» И. Нуруллин беренче буларак тикшерде. Ләкин Әхмәт хәлфә антрепренер булып халыкка культура хезмәте күрсәтергә хыялланган артист Җәләл, карарсыз, җыйнаксыз, ләкин белем алырга тырышып йөргән аттестатник Хәсән Арысланов, юаш, вак тормышлы Гайфи хәлфәләргә караганда катлаулырак. Ул урталыкта калмый, кара көчләр ягына чыга. Әхмәт хәлфә, шулай итеп, Г. Газиз тарафыннан социаль явызлык тибы буларак бирелгән.

«Урталыкта» мәсьәләсе – зур мәсьәлә. Яңа революцион күтәрелеш елларында бу теманың әдәбиятка килеп керүе һич тә очраклы хәл түгел иде. Унынчы еллар – интеллигенция арасында дифференциянең көчәйгән чоры. Мәгълүм булганча, Бишенче ел революциясендә күптөрле политик агымнар катнашты. Революция җиңелде. Интеллигенциянең бер катламы большевиклар партиясе җитәкчелегендә самодержавиегә каршы көрәшне дәвам иттерде. Икенче бер катламы исә революция вакытындагы идеалларыннан йөз чөерде, өметсезлеккә, анархистик настроениегә бирелде. Бу катлам бәрелде, сугылды, эчүчелеккә бирелде, әмма иң күбе патшаны, дөньяны сүгүдән уза алмады. Ләкин җәмгыять бик күп катламлардан тора. Интеллигенция эчендә дә шулай иде. Берәүләр үзләрен эшчеләр сыйныфы, аның идеологиясе белән бәйли алмадылар. Царизм шартларында большевиклар белән бер сафта торып көрәш алып бару үз тормышыңны даими куркыныч астында тоту дигән сүз иде. Интеллигенция вәкилләренең бик күбесендә мондый тәвәккәллек юк иде. Алар реакция ягына да чыкмыйлар. (…) Патша хөкүмәтенең революциягә каршы алып барган бөтен эшенә алар чирканып, җирәнеп карыйлар. Ләкин тормыш һәр шәхесне һәр сәгатендә сынау алдына китереп куя. Интеллигенция вәкилен бигрәк тә еш сыный. Урталыкта калып, озак яшәү мөмкин түгел. Охранка беренче чиратта әнә шуларга – «урталыкта» калган йомшак характерлы интеллигентларга игътибар юнәлтә, аларны сынап карый. Исхак Бикчурин әнә шулай сынала. Сәгыйть Рәмиевкә дә охранка шулай мөрәҗәгать итеп карый. Политик карашлары хөкүмәт органнары өчен ачык булган Тукай, Ибраһимов, Әмирхан, Камалларга андый тәкъдим ясалмаган бит! Димәк, «урталыкта» калган интеллигенция катламы фактта патша хөкүмәтенең демократик фикергә каршы көрәшендә резервы иде. Шул ук вакытта бу катламның үзендә дә дифференциация бара. И. Бикчуриннар сына, сатыла; С. Рәмиев кебекләре намусына тап төшермичә исән кала һәм «урталык»тан чыгу юлларын эзли.

Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Газиз әсәрләрендә һәм очеркларында сурәтләнгән провокатор, доносчы образы Г. Ибраһимов иҗатында тагы да конкретлаша, сыйнфый яктан ачыклана төшә. Г. Ибраһимовта провокатор – турыдан-туры социал-демократияне һәм революцион демократияне сатучы шәхес. Язучы моны бөтен катлаулыгы белән һәм тарихи планда бирә. 1905–1917 еллар арасында Россия тарихында, Гапон, Азеф, Малиновский кебек, эшчеләр хәрәкәтенең аркасына пычак кадаган эре провокаторлар күренеп алдылар. Рус әдәбиятында боларның кара эшләре шактый чагылыш тапкан. Провокаторлар, образ буларак, XX йөз башы рус әдәбиятына килеп керәләр. «Сатирикон» һәм «Яңа Сатирикон» журналларының редакторы Ар. Аверченко иҗатында, мәсәлән, карагруһлар, октябрист, полицейский типлары арасында шпиклар, провокаторлар күренә башлый. Аның шундый типлар җыелмасыннан торган «Весёлые устрицы» исемендәге җыентыгы демократик укучылар тарафыннан җылы каршы алына һәм егерме дүрт тапкыр басыла145. Ар. Аверченконың «Робинзоннар», «Путаница» хикәяләре тулысынча шпиклар, провокаторларны тәнкыйть итүгә багышланган. XX йөз башы рус демократик тәнкыйте бу теманың Л. Андреев иҗатында да чагылыш тапканын билгели. Демократик матбугат аның «Иуда Искариот һәм башкалар» дигән хикәясендә артык икеләнмичә генә рус эшчеләр хәрәкәтенә үтеп кергән конкрет провокаторларны таный. Халык күңелендә Азеф, Гапоннарның исеме әле бик тә яңа, онытылмаслык иде146.

«Вакыт» газетасы кызыклы гына бер факт китерә: О. Норвежский дигән берәү, укучыларга анкета таратып, соңгы ун ел эчендә дөньяга чыккан әсәрләрнең иң ошаганын күрсәтүләрен сорый. Җавап бирүчеләрнең күпчелеге иң ошаган әсәрләр дип Л. Н. Толстойның «Яңадан туу» романын һәм Л. Андреевның «Иуда Искариот…» әсәрен атыйлар147. Бу хәл очраклы булмаса кирәк.

Татар әдәбиятында эре провокатор тибы беренче тапкыр Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романында очрый. Ләкин бу тип язучы тарафыннан үз заманында түгел, ә күп еллар узгач кына тудырыла. Ни өчен үз заманында түгел? Бу сорауга җавап – алдагы бүлекчәдә.

142

Газиз Г. Хикәяләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1958. – 182 б.

143

Газиз Г. Хикәяләр. – 25– 31 б.

144

Нуруллин И. Күрс. хезм. – 207–209 б.

145

Волков А. А. Русская литература ХХ века. – М., 1970. – С. 244.

146

Судьбы русского реализма начала ХХ века. – Л.: Изд-во АН СССР, 1972. – С. 56.

147

Вакыт. – 1909. – № 498.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Подняться наверх