Читать книгу Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Мухаммет Магдеев - Страница 7

Архив материалларыннан – әдәби гомумиләштерүгә148

Оглавление

Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романының беренче вариантын 1914 елда яза. Ике табагы басылгач, патша властьлары әсәрнең тиражын конфискациялиләр149. Әсәрнең революциядән соң чыккан басмасы да, авторның әйтүенчә, «шул 1914 елгы кулъязма тексты буенча» эшләнә150. Г. Ибраһимовка «революциядән соңгы унбиш-уналты ел эчендә иске охранканың архивын күп тикшерергә» туры килгән151. «Безнең көннәр» романының яңа басмасы нинди принциплардан чыгып яхшыртылуы, идея-эстетик яктан тирәнәйтелүе турында Г. Ибраһимов үзе дә һәм аның иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов та күрсәтә152. М. Хәсәнов «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларның, вакыйгаларның тарихи җирлеген беренче буларак тикшерә. Әсәрдә бирелгән З. Булатовта ул большевик X. Ямашевка хас булган сыйфатларны, автор белән герое Сәхип биографиясендә күп уртак моментлар булуны һәм башкаларны ачыклый. Әсәрнең яңа вариантын эшләгәндә, Г. Ибраһимов, марксизм-ленинизмның революциядә пролетариат гегемонлыгы турындагы төп идеясен нигез итеп алудан тыш, «жандармерия, охранканың яшерен механизмын ачарга тиешле урыннарны тагын бик нык көчәйтергә кирәк» дип тапкан һәм «аеруча зинданнарны, тоткыннарны, палачларны» күңеле «туйганчы киңәйтә, тирәнәйтә баруны» үзенә бурыч дип санаган153. Әсәрнең беренче һәм икенче вариантларында охранканың механизмын ачу буенча Г. Ибраһимов матбугат һәм архивлардагы нинди чыганаклардан файдаланган соң? Бу сорауга җавап бирү өчен әсәрнең ике вариантын чагыштырып карарга кирәк.

Романның һәр ике вариантында татар палачы образы бар. Бу каян килеп кергән? Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимовның Киев төрмәсендә күргәннәре җәзалар, эшафотларга ук барып җитмәгән бит. Әсәрдә кат-кат «кызыл киемле» палачның күренүе154 һәм аның да татар булып чыгуы, кеше үтерүченең аракыга яллануы һәм башка фактларның берәр тарихи нигезе юкмы? Татар матбугатында Столыпин реакциясе вакытындагы коточкыч җәзалар турында күп язылган. Рус газеталарының хәбәрләренә таянып, анда кайсы төрмәдә кайчан ничә кеше асылуы, атылуы турында күп хәбәр биреп барганнар. Арада җәлладлар турында да җан өшеткеч хәбәрләр басылган. Мөселман җәлладларның берсе белән генә танышыйк: ул Екатеринбург төрмәсендәге палач Касыйм Халидов. Башта ул шәһәр төрмәсендә надзиратель булган, бик эчә башлагач, аны җәллад итеп күчергәннәр. Җәзаланган һәр кеше башына ун сум түләгәннәр. К. Халидов 1907 елның ахырында 6 кеше, 1908 елның башында 10 кешене аса. Килгән акчасына бик нык эчә башлагач, аны хезмәтеннән куып чыгаралар. «Мөселман-җәллад» үзен нахакка рәнҗетелгән кешегә исәпли һәм, яклау эзләп, мөселман адвокатларына мөрәҗәгать итә155. «Безнең көннәр» романындагы Томск төрмәсеннән килгән мөселман палачына бик охшый бу.

Баязит кари үзенең бөтен биографиясе белән татар провокаторы И. Бикчуринны хәтерләтә. Аларның «таңчы» булулары, иптәшләре арасында искиткеч әдәпле, самими булып йөрүләре һәм башка бик күп уртак сыйфатлар Баязит кариның прототибы И. Бикчурин икәнлегенә шик калдырмый. Баязит – мәшһүр Җиһан ишан улы, Бикчурин – Чистай өязе Кечеткәнле авылының «шөһрәтле Хәлил хәзрәт» улы. «Таңчы»лар Бикчуринны ничек зур шөбһә астында, кызганып, үлүенең сәбәбен аңлый алмыйча күмсәләр, Баязитны да шулай күмәләр. Бикчуринны күмгәндә дә туганнары катнашмый. Баязит та шулай күмелә. «Таңчы»лар язган бик күп мәкаләләрдә Бикчуринның «гаҗәп әйбәт холкы» мактала. Хәтта укыган җирләре дә туры килә: әгәр романдагы «Мәдрәсәи Исламия»не Казанның «Мөхәммәдия»се дип кабул итсәк, Баязит биографиясе ул – провокатор Исхак Бикчурин биографиясе. Романдагы Җиһан ишанның бик күп сыйфатлары мәшһүр Ишми ишан белән уртак. Әсәрдә Җиһан ишан, яңа ысул белән укытыла торган мәдрәсәне тоткан Кадир байны каргап, хат яза. Тарихта Ишми ишанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен сүгеп бик күп хат язганлыгы, хәтта җаваплар алганы, гомумән, язышу алып барганлыгы мәгълүм. Ишми ишанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә каршы көрәшенә җавап буларак язган хатлары Казан университеты китапханәсендә саклана156.

Г. Ибраһимов романында «Җасуслык белән төһмәт кыйлынмакта булган учитель Әхмәдев»157 тә фамилиясе буенча гына булса да провокатор учитель Әхмәтфаиз Даутовны хәтерләтә. Г. Газизнең дә провокаторы «Әхмәт учитель» дип аталганлыгы очраклы булмаска кирәк.

XX йөз башы татар прозасында геройларның исемнәрен тормыштагыча итеп бирү күренеше – еш очрый торган хәл. Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасында учитель Зәкәрия образы бар. «Менә мин Казан губернасында ике ел учитель булып тордым… Икенче елны кичәләрдә карт мужикларны җыеп, газета укып сөйли башладым. Җыеннарына барып, белгәнемчә, файдалы совет (киңәш) ләр бирә идем. Теләгәннәренә буш русча укыттым»158. Күренгәнчә, учитель Зәкәрия бераз гына народникларны хәтерләтә. Тикшереп карасаң, Ф. Әмирханның якын танышларыннан берсенең исеме Зәкәрия икән. Зәкәрия Бәхтияров, Учительская школаны тәмамлап, төрле авылларда ун еллап «учительлек» иткән, Ф. Әмирхан аны бик якын күргән (Зәкәрия империалистик сугышта үлгәч, Ф. Әмирхан аңа некролог язган). «Бу яшь егетнең симасы миңа һәрвакыт рус идеалистлары арасында «народник» (халыкчы) гонваны белән мәгъруф 60–70 еллар зыялыларының хөрмәтле сималарын хәтерләтә иде»159.

Г. Ибраһимовта да шулай: тормышта аның танышы Әхнәф Тангатаров – «Безнең көннәр» романында анархист Әхмәт Тангатаров һ. б. «Безнең көннәр» романының беренче вариантында Баязит кариның төрмә әлифбасына ничек өйрәнгәнлеге турында нибары бер юл бирелә: «ул, кыенлык белән булса да, моңар өйрәнгән… иде». Ләкин жандармерия архивы белән танышкач, автор моны конкретлаштыра төшә. Ә КГЖУ архивында тоткыннар әлифбасының бер коды тулы таблицасы белән теркәлгән. Казан жандармериясе бу әлифбаның кодын камерага бер провокаторны кертеп алдыра, һәм ахырдан губерна охранкаларына бу код таратыла160. Романның яңа вариантында, мәгълүм булганча, бу әлифбаны Баязитка өйрәтәләр. Г. Ибраһимов романында бирелгән таблица Татарстан Үзәк дәүләт архивындагы таблица белән тулысынча туры килә. Бу хәл язучының тарихи документны сәнгать деталенә әйләндерү осталыгын күрсәтә. Тоткыннар әлифбасының техникасы турында беренче вариантта биш-алты сүз белән чикләнгән язучы, документлар белән танышкач, моңа киңрәк туктала, таблицаны тулы килеш бирә. «Бу чиертешү һөнәре Баязит өчен зур бер азатлык булып китте, – дип яза автор. – Ул әйтерсең таш стеналарны, тимер ишекләрне, мылтыклы тыгыз каравылны бер кул селтәү белән җимереп, теләгән вакытта чыгып китә алырлык хәлгә килде. Үзе теләгән нәрсәне күршеләр белән сөйләшергә өйрәнү аңа шул чаклы ирек биргәндәй булды»161.

Баязит карый образын Г. Ибраһимов әсәрнең бөтен канвасы буенча онытмыйча алып бара, кат-кат әйләнеп кайта һәм бөтен бер шәхеснең коточкыч фаҗигасен бирә. Яшь, зирәк, саф күңелле баланы башта татарның иске мәдрәсәсе имгәтә. Шәхес карыша, анда бунт башлана. Ләкин сына. Мәдрәсә кануннарына буйсынырга мәҗбүр була. Сынган шәхес тагын уянып карый, ләкин яшь егетне бөтен мәдрәсә алдында тагын суктыралар. Баязит мәдрәсәне ташлый. Ерак Себердә, Байкалда ялланып эшли, ил-җир күрә. Ул арада революция башлана. Егетнең күңеле кузгала, ләкин ул әле үз юлын эзли. Бер мулланың революциядә катнашучыларга үз мәхәлләсендә бәддога укытканын күргәч, ниһаять, Баязит кари «кыю» бер фикергә килә, ул, авылга кайтып, үзенең каты күңелле, иске фикерле атасын – Җиһан ишанны үтерергә карар кыла. Шуның белән Баязитның хыялы конкрет бер калыпка салынгандай була. Кулга алынганда да, өендә прокламацияләр табылгач: «Миңа аларны кем китерсен? Мин үзем революционер!» – дип, шатлык белән кычкыра. Ләкин ялгыз камерада озак утыру андагы беренче пафосны җимереп ташлый. Социал-демократик хәрәкәттә эзлеклелек, революция юлында үз-үзеңне аямау – корыч ихтыярлы кешеләргә хас. Баязит карида исә андый характер юк. Жандарм полковнигы Герасимовның мәкерле ятьмәсенә эләккән егет шулай ук «урталыкта» кала. Йә тешеңне кысып авырлыкка түзәсең, йә, вөҗданыңа каршы барып, шәхси азатлыкка чыгасың. Нык характерга ия булмаган егет соңгысын сайлый: тыпырчына-тыпырчына да иптәшләрен сата. Ләкин иптәшләрен сатып алган азатлык аның тынын буа. Төрмәдән чыккан Баязит пессимизмга чума, йомыла, акрынлап сүнә. Ул «Олугъ ләгънәт»тән Әхмәт кичергән газапны кичерә, һәм Әхмәт учительнең финалы моны да читләтми: Баязит асылынып үлә.

Архив материалларын, мемуарларны, яңа чыганакларны файдаланып, Г. Ибраһимов провокаторлыкны киңрәк яктырта. Бер Баязит кына түгел, карт жандарм Герасимовка сигез ел буе яшерен хезмәт иткән провокатор да шулай үлә. Герасимовны пычак белән кадап үтерә дә, төрмәгә эләккәч, үзе дә асылынып үлә. Провокаторның юлы тормышта да, реалистик әсәрдә дә бер генә: ул – фаҗигале финал.

«Безнең көннәр»дәге катлаулы провокатор Баязитны Г. Ибраһимов татар яшьләре арасында килеп чыккан ялгызак, очраклы шәхес итеп бирми. Провокаторлык – патша хөкүмәтенең эшчеләр хәрәкәтен сүндерергә юнәлдергән иң мәкерле алымнарыннан берсе иде. Шуңа күрә романда автор бу күренешне гомумроссия күләмендәге хәлнең бер кисәге итеп бирә. Баязитның провокаторлыгы фаш булгач, иптәшләре моның сәбәпләрен эзләп баш ваталар. «Баязит провокатормы? Бу – мөмкин түгел. Бу – аларның башына сыя алмый. Моны аңлауга көч җитми… Мондый хәлләрнең сәбәпләре аерым кешеләрдә генә түгел, безнең эсерларның бөтен сыйнфый фикере нигезендә үк мондый хәлләргә туфрак бармы икән? Анда, югарыда, эсер хәрәкәтенең үзәгендә, үзәк җитәкче миендә Азеф! Евно Азеф! Даһи провокатор! Провокатор җитәкче. Монда Баязитлар провокатор. Бу Баязитлар, бу Азефлар бер үк тамырның мәҗбүри җимешләреме?»162

Әсәрнең үзәгендә торган большевик Зариф Булатов яңа вариантта яшьләрнең конспиратив эшләренә зур саклык белән карый. Яшерен мәҗлесләргә килеп кергән яңа кешеләрнең кемлеге белән кызыксына, шикләнә, саклану чараларын күрә. Шундый яшерен мәҗлесләрнең берсенә килеп кергән Шаһвәли дигән приказчик, мәсәлән, Зариф Булатовта зур шик уята. «Тукта, бу кем? Адашып йөргән бер революционермы? Әллә, Гәрәй Солтан шикләнгәнчә, күп катлаулы явыз провокатормы?» Провокаторлар, гадәттә, аеруча кыен мәсьәләләрне үз өсләренә алалар, полиция-жандармериягә эшчеләр белән бергә «эләгәләр», хәтта кыйналалар, сөргенгә «сөреләләр» иде. «Безнең көннәр» романында, мәсәлән, шундый эпизод бар: Әхтәм Тангатаров, беренче тапкыр камерага килеп эләккәч, күршедән стенага чирткән тавышка колак сала. Ялгыз камерадагы тоткын мондый сигналга шатланырга гына тиеш иде. Ләкин дусты Баязит аңа төрмә турында күп нәрсә сөйләгән. Арада ул: «Өйрәнмәгәнрәк тоткыннарның серләрен алыр өчен, күрше камерага охранка агентын утырталар да, стена аркылы шулай сөйләтеп, материал суыралар», – дип тә сөйләгән. Әнә шуңа күрә Әхтәм Тангатаров беренче чиратта «саграк булырга кирәк, тозакка төшермәсеннәр» дигән карарга килә. Бу, авторның, архив белән танышканда, без алда телгә алган документка зур игътибар биргәнлеген тагын бер кат раслый. Әсәрнең яңа вариантында шуңа күрә автор үзенең геройларына яңа сыйфатлар өсти. Мондый хәлләрне яхшы белгән большевик Булатов әлеге мәҗлестә Шаһвәлидән башта шикләнеп кенә утырса да, соңыннан шиге калмый. Газета чыгару һәм аңа редактор табу мәсьәләсе кузгатылгач, Шаһвәли пафослы сүз сөйләп ташлый:

– Менә нәрсә, Зариф абый! Ятып калганчы, атып кал, диләр түгелме? Редакторлыкка башка адәм тапмасаң, мин күнәм, әйдә, газета өчен сөрсәләр, мине сөрерләр. Япсалар, мине ябарлар: пролетариат өчен, социализм өчен мин үземне корбан итәргә әзермен! – диде дә, шаркылдап көлеп, каршы корольне дүрт яклап кысып бикләде.

Шаһвәлинең соңгы сүзе булмаса, Булат бер шик эчендә калачак иде, егетнең тавышындамы, сүз чыгышындамы, елмаюындамы, нәрсәсендәдер бер ясалмалылык, бер фальшь чыкты163.

Баштарак бу провокаторны урында ук юк итү планы туса да, большевик Булатов ачуын йөгәнли: мәҗлестән Шаһвәлине кайтарып җибәрә һәм артыннан күзәтүче ияртә. Мәҗлестә артык зур мәсьәләләр кузгатылмый кала. Архивны актарганда Г. Ибраһимов үзенә кагылышлы бик күп документларны укыган булырга тиеш. Аның И. Бикчурин, Т. Мамлеев һәм башка провокаторларны тануы, гәрчә тегеләр шифр белән генә аталып йөртелсәләр дә, бик табигый. Провокатор үтеп кергән җыелышны тасвирлаган аерым эпизодлар «Безнең көннәр»нең яңа вариантына әнә шул документлар нигезендә өстәлгән.

Беренче вариантта бик аз яктыртылган яки бөтенләй очрамаган яңа күренешләр – жандармериядә сорау алу күренешләре шулай ук архив белән танышкач өстәлгәннәр.

«Безнең көннәр»дәге полковник Герасимов – архив материалларына нигезләнеп тудырылган тип. «Жандарм полковнигы Герасимов кайбер вакытта Зубатов методын гамәлгә куючан, бигрәк тә беренче тапкыр эләккән яшь тоткыннарны яхшы сүз, үгет белән туры җавапка тартырга яратучан иде». Шәкерт Баязит төн уртасында камерадан әнә шушы кеше янына китерелә. «Баязит аңа текәлде. Ләкин бу кешедә бер дә алай куркыныч, ерткыч төс юк. Киресенчә, ак чәче, ак сакалы, ачык көләч йөзе белән, өлкән агаң яки туган атаң кебек ягымлы тавышы белән бу жандарм безнең тоткынга бик ипле карт булып күренде».

Мәдрәсә шәкерте бөтенләй югалып кала: карт төлке каравылны да чыгара, урын да тәкъдим итә, биш-ун минутка гына чакырганын әйтә, янәсе, бер-ике генә сүзе бар икән, Баязитның сәламәтлеген дә кайгырта, икенче докторга күрсәттерәм, ди… Ләкин әнә шундый «аталарча» йомшак мөгамәлә, «кайгыртучанлык» арасында Герасимов егеткә үзен кызыксындырган төп сорауларны куя:

– Сез моны кайчан язган идегез?

– Сез менә шуңардан күчердегезме?

– Менә бу соңгы хат сезнекеме?

Әнә шул сорауларга кирәкле җавапны алу өчен, ул яңадан «яхшы атага» әйләнә. «Сез – зур кеше баласы… Сезне бу Булатлар, Гәрәйләр юлдан яздыралар. Сез миңа дөресен сөйләгез, мин сезнең язмышны җиңеләйтергә тырышачакмын… Башлыкларыгызның ялганнарына ышанмагыз, алар сезгә һәрбер жандармны бер усал ерткыч итеп күрсәтәләр». Сорау алуның ахырына таба карт жандарм тавышын көчәйтә, ачулана. Яшь тоткында исә бу хәл ныклык уята. Карт полковникка кычкыра башларга әзер торган Баязитны шул вакытта яңадан камерага озаталар. Чөнки «үзенең утыз еллык хезмәтендә мондый күп хәлне кичергән карт жандарм Герасимов тоткынның психологиясендәге бу кискен үзгәреш моментын шунда ук сизде дә кыңгырау чылтыратты, аннан каравыл керде». Жандармерия әнә шулай психологик эшкәртү алып бара. Әсәрдә бирелгән ротмистр Николаев та шундый: «акрын, сабыр, бераз тонык тавыш белән» ул Тангатаровтан сорау ала. Вакыйга 1911 елда бара. Мәгълүм булганча, яңа революцион күтәрелештән өркеп калган патша хөкүмәтенең милли окраиналарда иң катлаулы политика алып барган чоры бу. Татарлар арасындагы демократик хәрәкәтнең һәрбер чагылышын панисламизм, пантюркизм белән бәйләп, жандармериянең репрессияләр алып барган чоры. Татар интеллигенциясенең бик күп катлаулары – либераль буржуаз карашлыларыннан алып революцион-демократик карашлыларына кадәр, Галиҗәнап тарафыннан расланган җинаять уложениесенең 102 нче статьясы буенча гаепләнеп, тентүләр уздырылган, төрмәләр тутырылган чор. Г. Ибраһимов әнә шуларга кагылышлы архив документлары нигезендә жандарм офицерының типик образын тудыра. Ротмистр Николаев та, «үзегезгә җиңеллек булыр» дип, аталарча нәсыйхәт биргәннән соң, кинәт кенә атакага күчә:

«– Төркия флотына акча җыю эшенә ничек карыйсыз? – дип сорап, тоткынның күзенә йотылды.

Әхтәм җавап бирә алмады, аның алдына панисламизм, пантюркизм турында бер-бер артлы дүрт-биш сорау килеп басты. Болар өстенә тагы:

– Татарлар арасындагы сепаратизм фикеренә ничек карыйсыз? – дип сөаль ташлады».

Ахырдан тагын манёвр:

«– Сезнең баш өстегездә 102 нче статья тора… Берничә чуалчык мәсьәлә турында хак сүз әйтә белсәгез, мин сезнең өскә төшәргә торган кылычны үз кулым белән читкә тибәрмен, – дип урыныннан торды».

Болар барысы да документаль чыганакларга таянып эшләнгәннәр. Әсәрнең беренче вариантында «Төркия флотына акча җыю» мәсьәләсе бөтенләй юк. Хәер, татар халкы бу нәрсәне бөтенләй ишетмәгән дә, белмәгән дә. Ә жандармерия архивында бу мәсьәләне тикшергән йөзләгән папкалар ята. Г. Ибраһимов аларны әнә шулай әсәренә кертеп җибәргән.

Архив документлары Кәрим Гайфи образын тулыландыруга да зур хезмәт күрсәткән. Түбәндәге өзекнең һәр җөмләсе Казан жандармериясенең унынчы еллардагы эшчәнлеген документаль рәвештә эченә алган. «Кәрим Гайфинең кызыл фәсе белән тар кара җөббәсе, русча китаптан файдалана алмаганга күрә, Истамбул басма дәреслекләре буенча укыткан һәрбер мөгаллим, аның квартирында табылган һәртөрле Мисыр, Төркия басма китаплары – охранка алдында гаҗәп зур шөбһәле әйберләр, куркынычлы нәрсәләр булып күренәләр. Урыннарда, губерна жандармерия кәгазьләрендә генә түгел, Петербургта департамент докладларында да панисламизм, пантюркизм белән татар социал-демократиясен бергә бутап, бер аршын белән үлчәп, йөдәп чыгалар. Шул ук Булатны социал-демократик большевик та, шул ук Булатны тагы панисламизм, пантюркизм хәрәкәтләрен яклаучы да ясап буталалар. Мәдрәсәдә, хәзрәттә, мөгаллимнәрдә ясалган тентүләр һәммәсе әнә шул чуалчык хәрәкәтнең тамырын эзләү өчен иде».

Г. Ибраһимов, яңа документларга таянып, татарлар арасында оялаган пантюркист образын тудыра алган. Мәгълүм булганча, пантюркистлар мөселман илләре өчен социализм строе буш хыял, булмастай эш дип шаулыйлар. Моны провокатор X. Тәлаши дә үзенең «Мусульманин» журналы аркылы пропагандалый. Мәсәлән, журналның 1911 ел, 2 нче санында «Чит илдәге диндәшләребезнең тормышы» дигән мәкаләдә мондый сүзләр бар: «Һичнинди нигезе булмаган социализм тәгълиматы Төркиягә дә үтеп керде, һәм бу тәгълиматны анда ике йөзләп кеше яклый». «Безнең көннәр»дәге Кәрим Гайфи шәкертләр арасына әнә шул социализм идеяләре үтеп керүдән курка. Ул да, Россиягә кайтып, көрәшкә ташланган. Ләкин нинди көрәш? Укыту эшен көчәйтү өчен. Аныңча, «Шәкерт укысын! Гыйлем алсын! Ә фикер, тәнкыйть аңардан шул алган гыйлемнең нәтиҗәсе рәвешендә үзе килеп чыгар». Шул фикерен куәтләп, ул да көрәш эчендә «кайный». Ләкин «социализмны булмый торган хыял саный». Кәрим Гайфи образының тарихилыгын ачу патшага каршы көрәшкән һәркемнең дә пролетариат идеологиясен аңлаган прогрессив шәхес булмаганлыгын аңлауга ярдәм итә. Андый шәхесләр унынчы елларда татарлар арасында байтак. Кәрим Гайфи – шуларның җыелма образы. Аның революцион дулкынга кереп китүенең төп сәбәбен Г. Ибраһимов шулай ук тарихи планда ачкан: «Иске хөкүмәт мөселман халкын изә. Патша хөкүмәте Истамбулны алу, Төркияне бетерү-йоту планы белән яши. Шуңа иске идарәнең җимерелүе кирәк. Революциянең бу ягы файдалы. Әмма безнең яшьләр аны ялгыш аңлый. Безгә мөселман берлеге кирәк, төрек халкының берлеге кирәк. Моның өчен без бай, ярлы, эшче, фабрикант, алпавыт, крестьян һәм шәкерт белән мөгаллим кулга-кул тотынып эшләшергә кирәк». Бу сүз, әлбәттә, туп-туры «Мөселман иттифакы» программасына барып тоташа. Кәрим Гайфи – революцион дулкынга ташланган кеше булса да (ул революция көннәрендә качып ятмый, җыелышларда катнаша, чыгыш ясый), нигездә, революциягә каршы көрәшүче. Ул төрекчә сөйләшә, төрекчә кылана. Бөтен симпатиясе – Төркия ягында. Аның өчен дошман – бары тик «рус жандармнары» гына. Ләкин алар да Кәрим Гайфинең идеалы булган пантюркизмга каршы көрәшкән өчен генә дошман күренәләр. Югыйсә аларның бер яхшы ягы бар: «Алар кызыл янгынны басалар. Кызыл утны сүндерәләр». Бу яктан бәяләгәндә, Кәрим Гайфи – аларның союзнигы. Г. Ибраһимовның тарихи хакыйкатькә турылыклы булуын монда тагын бер документ белән беркетергә була. Эчке эшләр министры Н. Маклаков 1913 елда татар кадимчеләренең яңалык тарафдарларына аяк чалулары белән фактта дәүләт органнарының союзнигы ролен үтәүләрен әйтә164. Кәрим Гайфи – әнә шундый союзник.

Гомумән алганда, Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романында тарихи документларны сәнгать әсәренә хезмәт иттерүнең матур үрнәген бирә.

Татар дөньясындагы кара көчкә каршы көрәш тактикасын әдәбиятта бик күп язучылар күтәреп карый. Кызганычка каршы, аларның күбесе сәнгать әсәре булудан бик ерак тора. Ш. Саттаров «Буби» мәдрәсәсендә тентүләр узганнан соң берничә пьеса яза. Анда кара фикерле ишаннарның, сатлык җан муллаларның һәм башка бик күпләрнең образы бирелә. Ләкин бу әсәрләр ясалма, иллюстратив чыкканнар. Озын гына исем белән бишәр пәрдәлек итеп язылган бу драмаларда («Татар тәгазиб вә җәһаләтнең корбаны», «Татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр») ышандырырлык образлар юк. Ш. Саттаровның кара йөзле муллалары, ишаннары хәтта револьвер белән коралланганнар. Мәсәлән, аның бер пьесасында Сәгыйдулла исемле алдынгы карашлы кешене кадимче муллалар тәрәзәдән атып үтерәләр. Бу эпизод, нигездә, аның хатыныннан түбәндәге сүзләрне әйттерү өчен кирәк: «Йа Алла! Бу җанымның башына каһәр суккан могтәсиф надан «татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр» җиттеләр бит!»165. Провокаторлар, шымчылар турында, гомумән, унынчы еллардан соң күп язылган. Ләкин бу әсәрләрнең барысын да реализм принципларына каршы килү харап иткән. Әсәрне мөмкин кадәр тормышчан итәргә тырышып, сәнгатьчә эшләнешенә игътибар бирмәү Габдерәүф Шәһидинең «Әшәкеләр» пьесасында үзен сиздерә. Автор бу пьесасын патша бәреп төшерелгәч язган. Ул аны «доносчы охранкачылар тормышыннан алынган дүрт пәрдәлек фажига» дип атый. Әсәрдә Шәмгун исемле бер китапчының биш ел буе яшерен рәвештә охранкага хезмәт итүе һәм революциядән соң фаш ителүе тасвирлана. Әсәрнең ахырында мондый сүзләр белән Шәмгунны фаш итәләр: «Шәһәребезнең охранкасында биш елдан бирле хезмәт итүче һәм, аена кырык сум вазифага кызыгып, безнең һәрбер милли вә гомуми иҗтимагый эшләребезне панисламизм хәрәкәте итеп күрсәтеп көн күрүче бер мәлгунь икән»166.

Шулай итеп, унынчы еллар татар демократик әдәбияты һәм публицистикасына революцион-демократик көрәш темасы белән берлектә табигый рәвештә патша охранкасының кара көчләрен тасвир итү килеп керә. Бу процесста берничә тенденция күзгә ташлана: а) әдипнең үзен чолгап алган иш-иптәшенә шикләнеп каравы, монафикълардан саклануы, үз мохитендә «саф күңелле» шәхес эзләве; б) кара көчләрне, охранкага хезмәт итүче динчеләрне, кадимчеләрне, гомумән, «явызлык» дип бәяләү, тәнкыйть итү, аларны милләт дошманы буларак гомумән гаепләү; в) сатлык җаннарның, шымчы, доносчыларның конкрет исемнәрен атап фаш итү; г) әдәбиятта провокатор, җәллад образын тудыру, самодержавие символы буларак төрмә темасы килеп керү; д) кара көчләрне төрмә стеналары эченә ташлаган тоткын образы аша тасвирлау. Әдәбиятта тоткыннарны баштарак нахак бәла корбаннары, аннары мәгърифәт таратучы, соңрак патшага каршы сүз әйткән өчен эләккән кеше итеп тасвирлап килделәр. Ниһаять, әдәбияттагы төрмә тоткыны большевик революционер образына кадәр үстерелде. Аңлы революционер-большевиклар белән бәрелешкәндә патша охранкасының кара көчләре тагы да ачылды, бу темага язылган әсәрләрнең фаш итү көче артты.

Бу мотивлар, әлбәттә, егерменче йөз башы татар әдәбиятын эчтәлек ягыннан баеталар, әдәбиятның эмоциональ тәэсир итү көчен, масштаблылыгын арттыралар. Патша ялчыларын фаш итү, аларны әдәбиятта тәнкыйть итү процессы татар демократик язучыларының политик сизгерлеген үстерә. Ләкин иң әһәмиятлесе шунда: кара көчләрне тәнкыйть итү язучыларны бу кара көчләр артында кемнәр торганын танырга өйрәтте: Ишмиләр артында буржуалашкан Ишморат байлар, җирбиләүче мулла-ишаннар, Бикчуриннар артында татар «таңчы»ларының реакцион катлавы тора иде.

149

Xәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. – Казан, 1964. – 87 б.

150

Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр : 8 томда. – 3 т. – Казан, 1956. – 429 б.

151

Шунда ук. – 432 б.

152

Хәсәнов М. Күрс. хезм. – 397–420 б.

153

Ибраһимов Г. Безнең көннәр. – Казан, 1919. – 313, 374, 407 б.

154

Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 431 б.

155

Йолдыз. – 1909. – № 378.

156

Фәтхиев А. Н. Күрс. хезм. – Казан, 1962. – 8 б.

157

Ибраһимов Г. Безнең көннәр. – 18 б. Сүзлек: җасус – шпион; төһмәт – яла ягу. – М. М.

158

Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр : 2 томда. – 2 т. – 43 б.

159

Шунда ук. – 494 б. Сүзлек: сима – эчке, рухи сыйфат; гонван – исем; мәгъруф – танылган. – М. М.

160

ТДҮА. Ф. 1189, ф. – 1 тасв. – 2886 эш. – 101 д.

161

Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 104 б.

162

Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 400 б.

163

Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 261–262 б.

164

Пермь өлкә архивы. – 65 ф., – 3 тасв. – 689 эш. – 3–4 д.

165

Саттаров Ш. Татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр: драма. – Казан, 1911. – 70 б. Сүзлек: могтәсиф – золым итүче. – М. М.

166

Шәһиди Г. Әшәкеләр. – Сембер эш башкару комитеты матбагасы, 1917. – 52–53 б.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Подняться наверх