Читать книгу Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Мухаммет Магдеев - Страница 5

Татар әдәбиятында «кара көч» образы123
Төрмә очерклары

Оглавление

Яңа революцион күтәрелеш елларында патша төрмәсе турында фаш итүче политик очерк жанры туа. Шул елларда туган төрмә очеркларының иң характерлыларыннан икене – дин реформаторы, мәгърифәтче язучы Г. Буби һәм З. Шаһингәрәев әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Болар, берсе – Вятка ягында, икенчесе Самара губернасында яшәсәләр дә, икесе дә бер язмыш кичерәләр. Беренчесе яңача укыткан өчен доносчы Ишми корбаны булса, икенчесе, рус класслары, һөнәр мәктәпләре ачып җибәргән өчен, доносчы ахун Ш. Гаделев корбаны була. Ни өчендер З. Шаһингәрәев тә Г. Буби, Н. Думави, Ш. Саттаровлар утырган Сарапул төрмәсенә китерелә.

Г. Бубиның Сарапул төрмәсе турындагы кулъязмалары әлегәчә басылмаган. Хәлбуки, патша администрациясе, чиновниклары, бюрократлар, патша суды, төрмәсе турында ул очеркларда искиткеч бай материал бар. З. Шаһингәрәевнең очерклары исә «Төрмәләр хатирәсе» исемендә 1913 елда Казанның «Милләт» матбагасында басылып чыга.

Башта Г. Буби очерклары турында берничә сүз. Бу очеркларда без патша Россиясендәге паразитик типларның бөтен бер галереясын күрәбез. Монда кадимче муллалар, надан ишаннар, доносчылар, жандарм офицерлары, ришвәтчеләр иксез-чиксез. Г. Буби очеркларындагы конкрет шәхесләр һич тә милләтләргә бүленмиләр. Автор шәхесләрне ике генә категориягә бүлә: болар – мәгърифәт тарафдарлары яки аның дошманнары. Дошманнарны тасвирлаганда Г. Бубиның теле искиткеч усал, аның тасвиры колоритлы, сүзе куәтле. «Буби» уку йорты гомернең гомер буена руслардан түгел, ә татарларның үзләреннән зыян күреп килгән. Очеркларда моңа мисаллар бик күп. Анда, мәсәлән, XIX гасырның соңгы чирегендә Буби уку йортының Бәдретдин мулладан күпме җәфа чигүе турында языла. «Ошбу Бәдретдин мулла кебек хәсис, вөҗдансыз, фетнәче, милләт вә дин хөрмәтен белмәс дөньяда икенче адәм йә булыр, йә юк. Әтрафына үзенә муафыйк бар хәбисләрне җыймыш, шайтанлыкта шайтаннан да уздырадыр, ягъни бөтен янәшә-тирәгә күрсәтмеш, вә бераздан вөҗданы бар һәрбер адәмнән ләгънәт вә нәфрәт алмыш иде». Бәдретдин мулла мәдрәсә өстеннән гариза биреп бик алҗыткач, комиссар килеп аннан «Мәдрәсә хакында икенче мәртәбә гариза бирмә» дип имза алды». Кара көчләр турында язганда Г. Буби ирониягә күчә: «Бар гомерен шуңа сарыф кылды, вә шул хосуста һәфтәдә ике вә һич булмаса бер дәфга Бубыйдан илле чакрым җир Сарапулга бармаенча калмады, вә ахырында Сарапулдан мәдрәсә хосусында гариза биреп кайтканда хәстәләнәрәк өч көннән соң Әбүҗәһелләр, Әбүләһәбләр янына китте… Яхшы, әле ул вакытта донос модада түгел, аны белгән кеше юк иде. Әгәр бу мәлгунь юлны Бәдретдин мулла белсә иде, «Буби» мәдрәсәсе бу көнгә калмас, бәлки моннан утыз-кырык ел мөкатдәм үк ябылыр иде». «Бәдретдин мулланың «тырышлыгы» белән китерелгән Солтан исемле бер мөселман урядникның паспортлары юк кырык-илле шәкертне кыш уртасында чатлама суыкта, үзе төнлә тагын, сарык көтүе кебек җәяү, Бубыйдан биш чакрым җир, Әгерҗегә комиссарга алып килүе вә, шунда илтеп, бер тәүлек ябып торгызуы хәзер дә бөтен ямьсез ләүхәләре белән күз алдында тора…» «Безнең татар шулай менә, түрә булдымы, мотлакан, үз милләтенең хозененә йөри, үз кардәшләренең канын эчә. Әгәр стражнигың татар булмаенча берәр рус булса иде, мотлакан, ул бу эшне эшләмәс иде. Хәтта шул вакыттагы рус комиссар да, Солтанны бу эше өчен бик шелтәләп (башта үзе өйдә юк икән), үзе кайткач та шәкертләрне кайтарып җибәрде. Вә ни сәбәптәндер Солтан да урынында озак тормады, төшерелде, вә шул хәсрәтеннән булырга кирәк, үзен үзе асты, ләкин, вакытында кереп, бауны кисеп алдылар, максудына ирешмәде. Хәзер Уфада ул, безнең собраниедә нинди дә булса бер урында. Мөхәммәдьяр мөфтинең өерле эштән чыккан кешеләрне шунда безнең мәхкәмәи шәргыягә җыюы аның үзенә махсус бик сәер гадәте инде ул».

Икенче вакыт Бәдретдин мулланың гаризасы буенча, егерме биш-утыз стражник белән Сарапул комиссары килеп, мәдрәсәдә тентү ясыйлар. Габдулланың әтисе өстеннән «ялган акча ясый» дип язып биргән икән. Рус комиссары бөтен мәдрәсәне тентеп берни дә тапмагач, «өебезне карамады да, әткәйдән гафу үтенде вә шул көенчә кайтып китте. Комиссар, тәмәке күргәч: «Бу эшегезне язсам, ничек булыр?» – дигән иде. Әткәй аңар: «Мөфти үзе дә тарта, бернәрсә дә булмас», – дип, аны искят итте». Г. Буби патша чиновникларының бөтен якларын – ришвәтчелеген, куркаклыгын, тупаслыгын сатирикларча күрә һәм көлә белә. Менә бер-ике мисал: Ишми ишан Әгерҗегә килгәч, Г. Бубины аның белән очраштыралар. Очеркларда мондый юллар бар: «Мәҗлесләрдә кеше талаштырып ләззәт алучы, Әгерҗенең үзе кара, фикере кара Әфтах мулла, мине Ишми белән талаштырырга теләп, ысулы җәдидә мәсьәләсен кузгата башлады. Ләкин минем шайтаным аның шайтанына галиб килде, ничек итсә иттем, мин талашмадым, бәлки Ишми ишан белән аны талаштырдым. Ике этнең талашуы бик кызык бит, мәҗлес бик хозур узды». Яки суд алдыннан шаһитларны ант иттерү вакытын алыйк. Закон буенча офицерлар, дин әһелләре судта дөресен сөйләү өчен ант итмиләр. Алар – болай да ант эчкән кешеләр. Ишми ишан исә моны белми. «Ишми дә озын чапаны белән тузаннарны себерә-себерә тезләнде, үзе яминле булса да, кеше рәтеннән ант итте. Хокукын белмәгән сәфиһ адәм һәрвакытта шулай була шул». Суд барышын тасвирлаганда Г. Бубиның әдәби осталыгы сокланырлык. «…Моннан соң Ишми керде. Ишектән килеп кергәч тә, һәйәте хакимә алдында тузанлы, нәҗес идәнгә килеп тезләнде. Пристав килеп торгызган иде, ике-өч адым атлап, дәхи тезләнде. Пристав монысында ачуланып торгызды. Ишминең, исәр үгез кебек як-ягына каранарак, «Шәригать, шәригать» дигәне ишетелде». «Жандармский вахмейстер да йөз сум ришвәт алган иде. Төрмәдән чыкдыкымыз соңында анысын сәер иттек: «Судка бирәмез», – дип куркытып, аякларымызга сәҗдә кыйлдырдык, өч йөз сумны тәмам түләттек. Безне хәбес кыйлганда аждаһа кебек йөргән кешенең аякларыбыз астында еланнар кебек бөгәрләнүе әмма кызык, көлке булды соң…»138. Г. Бубиның бу очерклары, әдәби парчалары шул заманның доносчыларын («Милләтенә хыянәт итүчеләр», «Җәдитләргә казылган чокыр» һ. б.), төрмәдәге башбаштаклык, патша администрациясенең бюрократлыгын («Бахмутинның рәсемен алу», «Тәҗрибәле никах», «Коры мәхәббәт», «Ирләр фәхешханәсе» һ. б.) искиткеч ачы сатира уты белән көйдерәләр.

З. Шаһингәрәевнең «Төрмәләр хатирәсе» дигән очеркларында исә төрмә тыныч манерада тасвирланган. Бу китапта автор тоткыннарның кайберләренә характеристика бирә. Аның камерасындагы тоткыннарның берсе – Габдулла Буби. Автор аның камерада бик тыныч кына әдәби эш белән шөгыльләнеп ятуына сокланып бетә алмый. Аның, ди ул, «язган тәэссоратын укыган вакытта кемнең дә булса күзеннән яше күренмәү мөмкин түгел иде. Табигый, бу – тәэссорат хисе булмыйча, осталык шагыйрият иде». Камерада тагын Алабуга реаль мәктәбе укучысы унҗиде яшьлек рус егете Гвоздев була. Гвоздев – сәяси тоткын, шигырьләр яза, русчадан эсперантога тәрҗемә итә, акча белән мәхбүсләргә ярдәм итә, «чын мәгънәсендә инсан холыклы», сабыр. Икенче бер тоткын – Котдус исемле Әгерҗе егете, ачык фикерле, гыйлемгә һәвәсле, яхшы гына русча белүче, егерме сигез яшьләрдә, гүзәл тавышка малик, гарәпчә вә төрекчә җырлый белә, русчадан тәрҗемә итә, хикәяләр яза». Котдус исемле егетнең ике иптәше – «Иж заводыннан сәясәт белән эләккән урта мәгълүматлы, саф калебле тырышчан Шутов, Переводчиков фамилиясендәге егетләр. Переводчиков, рисуноклар ясап, алтын кара илә әллә нинди шамаилләр ясамакта иде, Шутов күбрәк вакытын җәбер-һәндәсә карап утырмакта иде»139. «Арабыздан иң инсаниятле, иң бай бер иптәшебез Гвоздевка 102 нче статья белән алты ел каторга бирделәр», – дип яза автор140. Сарапул төрмәсендә бу вакытта өч йөз илле-дүрт йөз кеше тотылган, һәм аларның күбесе политик тоткыннар булган.

Очерклардан күренгәнчә, патша төрмәсенең камерасы руслар, татарлар һәм башка милләт вәкилләренең үзара туганлашуына, политик яктан хәзерлекләре артуга ярдәм генә итә. Монда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне руслык-татарлык түгел, христианлык-мөселманлык та түгел, ә кара көч – самодержавие строена мөнәсәбәтләрнең уртаклыгы билгели. Монда, караңгы төрмә камерасы эчендә, әдәбият, сәнгать әнә шулай тоткыннарның юанычына, аларның кара көнен яктыртучыга әйләнә. Д. Гобәйдинең шигырьләр китабына сүз башында «1912 елны… РСДРПның Ижевск оешмасы туздырыла» дигән сүзләр бар141. З. Шаһингәрәев китабында, ихтимал, нәкъ менә шул туздырылган оешманың членнары искә алынадыр?

Академик үзәктә эшләгәндә, Г. Ибраһимов ашыгычлык белән Г. Буби кулъязмаларын эзләп алу буенча конкрет чаралар күрә. 1922 елда үлгән Г. Бубиның очерклары, Г. Ибраһимов тарафыннан китертелеп, Казан университеты Гыйльми китапханәсенең сирәк очрый торган кулъязмалар бүлегенә тапшырыла. Уналты ай төрмәдә утырган тоткынның мемуарларындагы конкрет шәхесләр: надзирательләр, жандарм офицерлары, ришвәтчеләр, чиновниклар һәм, ниһаять, политик тоткыннар – барысы да Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларны тулыландыруга ярдәм иткән булулары мөмкин.

138

Фәтхиев А. Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. 10 нчы чыгарылыш. – Казан, 1962. – 12 б.

139

Шаһингәрәев З. Төрмәләр хатирәсе. – Казан, 1913. – 74 б.

140

Шунда ук. – 80 б.

141

Гобәйди Д. Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 4 б.

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Подняться наверх