Читать книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев - Страница 11
Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Остаз
(Шәхес трагедиясе)
VII
ОглавлениеШулай да мин институтка кердем. Аның да, ягъни «биш процент»ка эләгүемнең дә тарихы бар, ләкин мин монда аны язып тормыйм, чөнки төп темадан читкә китүдән куркам.
1947 ел җәе куркыныч, корылыклы, кырыс булды. Хәбәр килде: Арча педучилищесыннан өч укытучыны кулга алганнар. Болар – элеккеге «учредилкачы» Хәлим Искәндәрев, элеккеге кадет Константин Афанасьевич Ибаев, физика укытучысы, әсирлектә булган Әхәт Кариев. Җаннар өшеде, күңелләр катты. Искәндәрев кебек зур эрудицияле, культуралы кешеләрне төрмәдә нишләтәләр икән? Кыйныйлармы, авыр эшкә чыгаралармы? Күңелдә авыр хисләр боз булып урнашты.
…Институтта рус әдәбиятыннан имтихан биргәндә, минем көймә комга терәлде: Пушкинның «Евгений Онегин» романы буенча ниндидер бер четерекле сорау иде берсе. Белгән сорауны да әйтмичә, билетны имтихан алучыга таба этеп куйдым.
– Мы это не проходили, – дидем.
– Как? – дип чәчрәп китте имтихан алучы марҗа апай. – Как? Как можно не проходить «Евгения Онегина»? Какую школу вы окончили?
Минем тамакка төер утырды. Акрын гына җавап бирдем:
– Арское педучилище.
Шунда могҗиза булды. Өстәлләр тирәсендә йөренеп, кереп-чыгып күренгәләгән бер апа (өлкән экзаменатор булып чыкты) ашыгыч безнең янга килеп басты да, өстәлдәге папканы актарып, тиз-тиз генә бер кәгазь алды һәм ярым борын авазлары белән имтихан алучыга укыды. Аңлавымча, ул Татарстан Мәгариф министрлыгының пединститутка язган хаты иде. Болай дип хәтердә калган: «При приёме экзаменов по русской литературе у абитуриентов из Арского педучилища просим иметь в виду, что в 1947 году там отстали по русской литературе на 52 часа. Министр просвещения ТАССР Мукминев».
Миңа «өч»ле куйдылар. Остазым өчен оят булды. Инде мин дә «өч»ле алгач! Рус әдәбиятыннан… Имтихан барышында мин тарих бүлегенә күчтем. Ләкин зур әдәбиятка – Толстой, Гоголь, Лермонтов, Пушкин, Чеховка – мәхәббәтем кимемәде. Ә «Евгений Онегин»ны теге вакытта укымаганыма бер дә үкенмим – олыгайгач укыдым. Теге вакытта бу хәзинәне барыбер аңлап бетермәгән булыр идем…
Гомерләр узды. Мин хәрби хезмәтләр үтеп, авыл мәктәбендә эшләп йөрим. Педучилищеда вакыттагы дәфтәрләремне актарам. Беренче курс дәфтәре. 1944 ел, декабрь. Рус теле дәресе. Язганмын: «Ат төсләренең русча исемнәре».
Әйе, Хәлим ага боларны яздырган иде. Әйткән иде, боларны дөрес итеп урыс үзе дә әйтә белми. Мин исән вакытта язып калыгыз.
Төсләр мондый була икән:
Буланый – кара-сары; ялы, койрыгы кара;
Бурый – көрән, карасу җирән;
Вороной – чем-кара;
Гнедой – туры; ялы, койрыгы кара, үзе кызыл;
Каурый – кола; сырты, ялы кара; аксыл-кызыл;
Карий – кара-туры;
Пегий – ала;
Рыжий – җирән; ялы саргылт-кызыл;
Серый – соры; сырты кара, шинель төсле;
Сивый – ап-ак ат;
Тёмно-сивый – тимеркүк;
Чалый – бурлы; аклы-кызыллы бөрчекле;
Чубарый – алмачуар.
Шуларны укыйм һәм хәтергә төшерәм.
«Доверенность» дигән хикмәтле әйбер бар, – дигән иде остазыбыз, – шуны үз гомерегездә сезгә бик күп тапкыр язарга туры киләчәк. Кеше үз гомерендә бик күп мәртәбә ике төрле кәгазь яза: доверенность һәм гариза. Боларның барысы да, нихәл итәсең, рус телендә языла. Менә сез шуңа өйрәнегез. Иң беренчесе: «Заявление» дигәч «от такого-то» дигән формулировка дөрес түгел. Заявление кого? Родительный падеж. Димәк, заявление студента такого-то… Газетада бит шулай: заявление Советского Правительства.
Доверенностьның мин сезгә классик формасын өйрәтим, менә болай: «Денежный перевод, поступивший на моё имя, доверяю получить предъявившему паспорт серии… номер…» Подпись.
Тагын бер-ике кагыйдә: болар, минемчә, бер дәреслектә дә юк. Ни өчен «на почте, на станции, на вокзале», ә ни өчен «в деревне, в городе, в лесу» диелә. Аңлатма бирелгән, тарихтан: почталар тимер юл станциясендә булган, ә станцияләр биеккә урнашкан. Ни өчен бер авылны «село» дип, икенче авылны «деревня» дип әйтәбез. Село – чиркәүле авыл. «Деревня» халкы «село»га гыйбадәткә йөри. Дәфтәрдә тагын бер күнегү: «в виду» «ввиду» кайчан, ничек кулланыла? Кайчан аерым, кайчан бергә языла? «Также» һәм «так же» кайчан аерым, кайчан бергә языла? Татар баласы боларны белергә тиеш һәм шул сүзләр кергән җөмләләр: «Придумать предложения с сочетанием…» Хәлим аганың иң яраткан методы иде бу… «Рәхмәт аңа, өйрәтте бер яхшы нәрсә…» (Тукай).